Каләм тибрәтүчеләр

03.09.2018

Көзен ачылган бөре


Шатлыкта да язам, кайгыда да,
Эч пошканда, кʏңел борчуда.
Кʏп агачлар инде яфрак койды,
Ә мин — бөре, көзен ачылган.
Язганым да, язмаганым да кʏп,
Көне-төне кайный башымда.
Кайсы йөгереп, кайсы очып ʏтә,
Язып кала алмыйм барсын да.
Бʏген хәтта төштә яздым шигырь,
Матур хисләр ташты тʏгелеп.
Таңнар атты, калды хисләр генә
Кʏңел нурларына төренеп.
Язлар, жәйләр, көзләрнең артында
Кышлар ʏтә бурлы атында.
Чабып йөреп хыяллар артыннан,
Яшьлек буталана каршымда.
(Сораганга киңәш биргән булам,
Яшем байтак, җыйган акыл да.)
Дөнья бʏген акыл белән тулган,
Хәтта интернеттан сатыла.
Минем акыл инде кемгә кирәк?
Язып куйдым шуның хакында.
Утны саклап торган куык хәтта
Саксызрак тисәң, ватыла.
Язган юлларым да минем әле
Бары нечкә кʏңел хакында.
Ефәкләргә төрсәм уңар бит ул,
Бәллʏрләргә салсам — уалыр.
Кʏңелемне шигырьләргә салдым,
Каты бәгырь әйтер: хыялый.
Бәгъзе берәʏ әйтер: ни калган?
Yткән гасырдан дип, бер кылган,
Совет җилләренә буйсынган,
Демократиягә ымсынган?!
Бәгъзеләре: дөнья — киң, дияр,
Дәрьяларга уе тиң, дияр.
Сакалларның төсе көл кебек.
Кʏңел — сабый, акыл — көз кебек.
Тик боларны әйтмәс ул көлеп.
Язам шигырь иртән, кичен дә,
Керә кайчак шулай төшемә:
«Шагыйрь» арткан җирдә, дисеннәр,
Әйдә, рәхәтләнеп көлсеннәр…
Тәнзилә Назарова-Исәнбирдина. Башкортстан

Фото: pixabay.com