Хикәя

13.08.2018 №4 (апрель),2017

Танырмынмы икән мин сине…(ахыры)


Хикәянең башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=26716

– Радик, Эльвира, кайда сез? Балалар?! Әйдәгез, чәй эчәргә керегез.
– Керәбез, керәбез, – диде Радик. Кызын иярткән Эльвира кура җиләкләре
арасыннан килеп чыкты.
– Минем бөтен тәртипсезлекне карап чыктыгызмы, – дип елмайды Нәфисә.
Аннан веранда стенасына, тәрәзә төпләренә элеп, җыеп куйган үләннәрен,
ботагы белән сындырган җиләкләрен эткәләде.
– Синең тәртипсез яткан әйберең дә матур. Юктан да кәнфит ясыйсың
инде, – диде аның артында басып торган Фәридә.
– Кара, монысы да артымнан чыгып җиткән. Әйдәгез, әйдә. Балаларның
ашыйсылары килеп беткәндер, – дип, Нәфисә барысын да алдан үткәрде дә,
күтәреп куйган челтәрне төшереп, ишекне ачык калдырды.
– Наил эштәме әллә? – диде Радик, табынга утыргач.
– Эштәме соң инде-е?! Әле яңарак кына чыгып китте. И-и, шул сыннарыңны
әрәм итеп йөрисең, дим инде. Әйдәгез, менә бәлеше белән эчегез әле. Маен
кабыгыз, – дип, Нәфисә әле берсен, әле икенчесен эткәләп-кузгаткалап кына
торды. – Балаларга чәй кайнардыр, тукта, менә хәзер компот салыйк әле.
Нәфисә тиз генә кыймылдап, суыткычтан өч литрлы банка белән компотны
алып, өстәл читенә куйды.
– Салкын булмас микән? – диде Эльвира, банканы тотып.
– Юк инде, әзрәк әнә кайнар су салып җибәр алайса, – дип, аерым банкага
чәйнектән кайнаган су да агызып куйды. Фәридә, таманлап ике балага да компот
салып бирде. Балалар компотларын күтәреп чыгарга җыенганнар иде, әниләре:
– Улым, кая киттегез?! Син бит зур. Утырып эчәргә икәнен оныттыңмы? –
диде. Малай да, кыз да кире урыннарына утырды. Компотны эчеп куйганнан
соң, «әппәр» итеп, тиз генә чыгарга җыендылар.
– Урамга чыкмагыз, бакчада гына йөрегез. Юмыйча бернәрсә дә ашамагыз,
карагыз аны, – дип, әниләре артларыннан кычкырып калды.
– И, боларның үзләрен генә чыгарсаң… Тукта, үзем дә чыгыйм әле. Әби
булгач, әби булырга инде, – дип елмайды Фәридә. Һәм балалар артыннан иярде.
– Әйдәгез, ашагыз инде, Эльвира. Радик, менә алма бәлеше белән эчегез
әле. Балалар да берни ашамады. Тәмле булмаганмы әллә? – дип, Нәфисә үзе
дә бер кисәк бәлеш алып капты.
– Бик тәмле булды, рәхмәт. Мин җизнине карап керим әле, – диде дә Радик,
битен сыпырып, өстәл яныннан торып китте. Бигрәк сүзгә саран инде. Һәр сүзе
исәптә. Нәфисә сөеп, карашы белән Радикны ишеккә кадәр озатты.
– И-и, карап торам да балаларга, күз генә тимәсен инде, бигрәк тәртиплеләр.
Без әллә таба белмәдек, әллә бага белмәдек. Әллә нәрсә төсле генә булды.
– Без дә әллә ничек тапмадык инде, апа, – дип көлеп куйды Эльвира. –
Башкалар кебек. Икесен тапканда да: «Ходаем! Бәхете-тәүфыйгы, хәләл ризыгы
белән тусын», – дидем. Безгә әби, Ходайдан шундый балалар сорагыз, ихластан
сорасаң, бирми калмый ул, дия торган иде.
Нәфисәнең әллә аңында, әллә җанында «Менә сиңа шәһәр кызы!» дигән
уй узды. Эльвира исә Нәфисәнең бу халәтен сизмәде дә. Ул, табакка су алып,
чынаяклар юарга керешкән иде.
– Ярар инде, Эльвира, үзем юып куяр идем әле. Эшем эшләнгән, дуңгызым
дагалаган, дигәндәй. Нәфисә үзе сөтләрне, майларны суыткычка илтте, үзенең
колагында Эльвираның сүзләре яңгырады.
Ул арада ишектә Фәридә күренде. Аның артыннан ишеккә элгән челтәргә
урала-урала балалар да керде. Радик күренмәде.

– Татар ашар да качар, дигәндәй, апа, без кузгалыйк инде. Эшсез килсә, эш
калдыра. Күпме эшеңне калдырдык. Шулай да, сиңа килсәк, җаннар рәхәтләнеп
кайта, – диде Фәридә.
– Шушында килсәң, үзе – рәхәт, үзе – җәрәхәт, дисеңме? – диде җырламыйча
йөри белми торган Нәфисә. – Эш дип, без пенсионерларның хәзер сыер савып,
көтү каршылыйсы юк. Әй, туктагыз әле, чиләгем тулган бит. Фәридә, Эльвира,
кайсыгыз булса да алыгыз әле. Балаларның барысының да үзләрендә бар.
Нәфисә, аягының авыртканын да онытып, ишеккә юнәлде. Ул шулкадәр
ашыгып атлый иде, әйтерсең лә әкрен генә чыкса өлгерми кала, аның
берәмтекләп җыйган карлыганын алмый китәләр. Төзлеген, сыгылмалылыгын
югалтмаган гәүдәсенә шәфәкъ кызыллыгы төсендәге мәк чәчәкләре төшкән
юка күлмәге дә килешеп тора. Шатлыкта да, кайгыда да җырлап торган җаны
гел шушы өрфия таҗлы мәк чәчкәләре кебек аның. Нәфисәнең артыннан карап
торган Фәридә ирексездән шулай уйлап куйды. Нишләп шундый чагыштыру
килгәндер күңеленә, Фәридә үзе дә аптырады. Бөтенесе Нәфисәгә ияреп
бакчага чыктылар. Нәфисә йөзеп кенә карлыганнар арасына кереп китте дә
унике литрлы зәңгәр капрон чиләген күтәреп тә чыкты.
Аның бит алъяпкычы да кешенеке төсле генә түгел, дип уйлады Фәридә,
апасының челтәрдән теккән алъяпкычына карап.
– Бик чөмәкәйләп тулмаган инде. Радик, мәле машинаңа чыгарып куй,
улым, – дип кулына тоттырды. Балалар әтиләре артыннан иярде.
– Рәхмәт, Нәфисә апа. Килгән саен бер дә буш җибәргәнең юк инде синең,
– диде Эльвира. – Бакчаң да үзең кебек, үзең дә бакчаң төсле.
– Туктагыз, хәзер, – дип, Нәфисә кирегә борылды да өйдән чиләк белән
йомырка алып чыкты. – Фәридә, мәле, монысын син алдыңа ал.
– Әйдә, Радик, кузгал. Монда апаның күчтәнәче бетмәс. Бераз торган саен
нәрсәдер күтәреп чыга ул, – диде Эльвира, елмаеп.
Эльвираның тавышы тагын өстәл артында сөйләгән сүзен исенә төшерде.
Исенә төшерде дип, ул аны онытмады да. Кайчак була бит шулай: иртән
торганда күңелгә бер көй килә дә, көне буе шуны көйләп йөрисең. Эльвираның
сүзләре дә, ишеткәннән бирле колакта яңгырап, җанында бутала.
Кайсыларыдыр нидер әйтте, саубуллашты, куллар болгады. Машина
кузгалды. Аулак урамдагы капка төбендә аксыл зәңгәр машина төтене өелеп
калды. Ул арада, комганны комга ышкып чыгарган шайтан кебек, төтенгә
чумган капка төбендә Наил пәйда булды.
– Әнкәй, бер генә сум бир әле-е-е? – диде ул, тонган күзләре белән елмаерга
тырышып. Нәфисә ишетмәде. Аның колагында Эльвираның: «Ходайдан
тәүфыйклы балалар сорадым», – дигән сүзләре кабатланды. Ә мин алай әйтә
белмәдем шул, диде Нәфисә, пышылдап. Сорый белмәдем… Ә бу сорый…


Фото: sami-snatsalyorumlar.blogspot.com