Шигърият

15.09.2016 №9(сентябрь),2016

Көз


64

Аягүрә йортлар елап тора…
Кызганалар бугай дөньяны.
Көз китергән сары күлмәк киде
Җир шарының менә бу ягы.
Саубуллашмый-нитми кошлар китте,
Кошлар китте кояш артыннан.
Кошлар халкын уйлап басып тордым,
Чапкан чакта төшеп атымнан.
Җир нарасый, сабый бала кебек,
Юынды да һаман юынды.
Чистармады, ләкин пычрагыннан…
…Мин югалттым бугай юлымны.
Мине ташлап аргамагым качты,
Чабып китте дала ягына…
Ияренә менгермәсә дөнья,
Асылынып барыйк ялына!
Кабат кайтмас яфракларын сагынып,
Бар агачлар ятып елады.
Агачларга кушылып мин еладым,
Сагындым да үткән елларны.
Урамнарда йөрдем дәрвиш кебек…
Ай урамда йөзә, ай арган.
Боз астында катып калыр кебек…
Айны кудым пычрак сулардан.
Кышны уйлап моңсуланып йөрдем
Каурыйларын койган казлардай.
Бар өметем минем кышта инде…
Кыш артында чөнки язлар бар.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *