Повесть

18.07.2018 7 (июль), 2018

Әфган тауларын кичеп…(дәвамы)


Башын укырга:
  1.  http://kazanutlary.ru/?p=45817
  2. http://kazanutlary.ru/?p=45931

…Кичә теге авыл уртасындагы зур ак йортка бер бик шәп машина килеп китте. «Джип» икән, азактан «дед»лар әйтте. Бер кыз бала, бер үсмер егет һәм бик бай киенгән кара күзлекле ханым килде. Күренеп тора, хәлле кешеләр, матур итеп киенгәннәр. Без ак йорт дип атаган йортка килгән теге кыз баланың монда беренче генә килүе түгелдер, күрәсең. Килүенә күп вакыт үтмәде, үзенә тиңдәш кызлар белән су буена төшеп киттеләр. Су буендагы агачлар ышыклады аларны. Бу атнада бүтән үзгәрешләр булмады.

Буш вакытларда командирыбыз Виктор Кравченко бездән, салагалардан, ут позициясен ныгыттыра. Янәсе, безне кулга өйрәтә. Үзен һәм солдат хезмәтен шулай хөрмәт иттерә. Ә көннәр сузыла да сузыла. Консервалар һәм галетлар туйдырды. Авызга көчләп тыксаң да, йотасы килми.

Шулай тәмам ялкып, тизрәк безне алыштырганнарын көтеп ятканда, сержант калган ике-өч литр суны түкте дә:

– Йәле, салагалар, тамак чылатырга чишмә суы алып килегез, тапсагыз, капкаларга бүтән нәрсә дә ярый, – диде. Һәм, әфганнардан алыштырып алырга дип, бер плащ бирде.

Тауга менүе генә рәхәт кебек, ә төшүе үзе бер бәла. Безнең кебек дала кешеләренә аеруча. Кәҗә сукмаклары белән авылдан бер-ике чакрым читкәрәк төштек. Унбиш көнләп чиста салкын су күрмәгән кешеләргә нәрсә кирәк? Ташлар арасында тиз-тиз генә юынырга, йотлыга-йотлыга эчәргә керештек. Куйбышев егете Саша, без канистраларга су тутырган арада, ярда безне саклап торырга тиеш иде. Тау елгасына килеп тоташкан чишмәне күргәч, түзмәде, биленә кадәр чишенеп, автоматын яр читенә ташлап, юынырга кереп китте. Аңа карап, без дә кызыгып, коралларны яр читенә куеп, юынып алдык. Биш минут вакыт үтмәгәндер, канистраларны тутырып, ярга чыксак, безнең автоматларны безгә төзәп, ике әфганлы тора. Ишарәләп безгә киенергә куштылар. Без салкын судан бигрәк куркудан дер калтырап, киенә башладык. Менә сиңа мә! Безнең бит әле үз гомеребездә беренче тапкыр «духларны» күрүебез. Зиһеннәребез буталды. Ничә киеп, ничә салган чалбарны чак кидем. Духларның йөзендә иман әсәре күренми. Йөз дигәнен дә йон баскан, битләрендә ике күзләре генә ялтырый тегеләрнең. Без киенүгә, ишарәләп, кышлакка табан атларга куштылар. Беләләр, иблисләр, чалбар каешларын алдылар, берсе чалбар төймәләрен кисеп чыкты. Ә икенчесе безгә уттай янган күзләрен ялтыратып карап тора. Бер кул белән чалбарларны тоттык, икенче кулда – канистра. Эчтән генә әнкәй, картинәй өйрәткән догаларны укырга чамалап карыйм, һич кенә дә искә төшми, каһәрең. Барыбыз да күшеккән тавыкка охшап калдык. Тик Пермь егете Ваня гына бер ел хезмәт иткән, калганнарыбызга чак-чак алты ай тула. Безне, өч солдатны, тезделәр, дүртенчебез Ваняны су кырында үскән агачка бәйләп тә куйдылар. Бер дух урысча сукалый, ахры, гел «так, так» дигән була.
Затворларын алып, автоматларны кире үзебезгә тоттырдылар, янәсе, үзегез күтәрегез. Духларның яшьрәге безнең артка басты. Эх, малай, үзебезнекеләр тау башында бинокльдән күрмәсеннәр дип, без, юньсезләр, таллырак урынны – елга борылышын сайлаган булдык бит. Тау башындагылар, чынлап та, безне күрмиләр шул. Димәк, безгә ярдәмгә дә килә алмыйлар.

Дух безгә кычкырмый, әмма усал итеп:

– Вперёд! Бежать не надо, будем пух-пух, – дип, автоматка күрсәтә. Болай да аңлашыла. Болардан мәрхәмәт көтү түгел, ул турыда уйларга да ярамый. Шулай итеп, өчебезне кышлак ягына алып та киттеләр. Читтән караганда, тыныч кына авылга таба барабыз. Янәсе, сержант биргән плащны авылда йә алмага, йә виноградка алыштырабыз. Духларның икенчесе елга буенда үскән куаклар арасыннан безне мушкага тотып бара. Коры автомат белән ни эшлисең, җитмәсә, арттагысының кулында пистолет та бар. Бер кул тагын буш түгел, чалбар күтәреп барабыз, шул ук кул белән автомат каешын да тотканбыз, икенче кулда канистра. Менә шулай без дүрт солдат тыныч кына авылга керәбез. Чөнки арттагы дух Пермь егете киемен кигән. Читтән карасаң, һичбер аерма юк, буйлары да туры килеп тора.

Авыл уртасындагы теге ак йорт күршесендәге бер өйгә алып керделәр. Өй хуҗасы йөгереп чыкты, безнең арттан пистолет тоткан духка кызып-кызып нәрсәдер аңлата башлады. Тау башына төртеп-төртеп күрсәтә. Әмма теге дух йорт хуҗасын төртеп җибәрде дә тамак төбе белән каты итеп аңа җикерде. Өй хуҗасы йортына кереп китте. Дух безгә, кулы белән ымлап, өйнең нигез буена утырырга кушты. Нишлисең? Барып утырдык. Таудан безне күрә алмаячаклар. Авылда өйләр тыгыз утырган. Балчыктан, таштан өйгән биек-биек коймалар. Таудан караганда, авылның һәр өе яхшы күренә сыман иде, алай түгел. Чинар, хөрмә һәм башка агачлар арасыннан авыл юньләп күренмәгән дә икән. Үзем шулай уйлыйм, үзем астан гына күзәтәм. Ничек котылырга моннан? Капка бикле. Койма биек. Озакламый кайдандыр тагын алты-җиде дух килде. Өйгә кереп киттеләр. Ә берсе безне саклый, бездән күзен алмый. Тегеләр үзләре белән Пермь егете Ваняны алып килделәр. Духлар Ваняны кыйнаганнар, күрәсең. Аның борыны канаган, ирене ярылган, бер күзе күгәреп, бөтенләй капланган. Ваняны минем кырга китереп утырттылар, мин сораштыра башлаган идем, шулвакыт безне саклап торган яшь кенә дух арттан кабыргага китереп типте, үләм икән дип торам. Тын бетте, йөрәк чүт туктамый калды, чак-чак адәм рәтле тын ала башладым. Кабырга сынды ахры, тын алган саен чәнчә башлады. Сөйләшергә теләү кайгысы бетте. Бераз утырганнан соң, безне берәм-берәм өйгә алып керә башладылар. Өченче булып мин кердем. Духларның мөселманнарга карата бик үк каты булмаганнарын ишеткән бар иде. Шуңа да ишектән кергәндә: «Бисмилләһир-рахманир-рахим», дип, картинәй өйрәткән доганы укып кергән булам. Теге урысча сукалаган дух:

– Ә, Аллаһны исеңә төшердеңме, кяфер колы, – ди. Һәм минем чалбарны төшереп карадылар, янәсе сөннәтлеме мин? Ничә яшь булгандыр, анысын белмим, әмма миңа «яңа чалбар тегәбез», дип алдап, сәкедә сөннәтләгәннәрен бик яхшы хәтерлим. Картәни белән картәти бик диндар кешеләр иде. Менә хәзер духларга шуның нәтиҗәсен күрсәтеп торам.

Урысчаны вата-җимерә, милләтемне сорыйлар, кайсы частьтан, нинди күрсәтмә белән монда килеп эләгүем турында төпченәләр. Мин, солдат антына тугры калырга тырышып, дәшмим. Духлар үзара нәрсәдер сөйләшеп алдылар да тыштагыларны алып керделәр. Аларның да чалбарларын төшереп карадылар. Тегеләр сөннәтсез иде, чөнки алар барысы да – христианнар. Моны күреп, бер дух төкеренә үк башлады. Теге урысча сукалаган дух үзенең биленнән зур гына гаҗәеп матур һәм бизәкле пычагын алып, кулында зыр әйләндереп, миңа сузды.

– Үзең мөселман, ә үзең кяферлар белән мөселманга каршы сугышып йөрисең. Мә, исән каласың килсә, сөннәтлә шуларны, тыңламасаң, үзем башыңны кисеп, үз кулларым белән казык башына эләм, – ди бу. Вакытны сузып, аңламаган булып кыланам. Автомат приклады белән берне сыртка салып, ишарә белән күрсәттеләр. Ниһаять, үзебезнең егетләр дә аңлап алды: миңа карап дер калтырап торалар. Духларның йодрыгын беренче татыган Ваня белә: болардан котылу – тик үлем аша гына. Шуңадыр да елап ук җибәрде. Минем кот очты, чәчләр үрә торды. Тегенең пычагын һаман кулга алмый тора идем, духларның берсе күкрәк авызына типтеме, суктымы, аңышмый калдым, аңымны югалтып егылганмын. Биткә су бөркеп һушка китерделәр, кулга тагы пычак тоттырдылар. Пычакны алдым. Үзем: «Әллә бер-икесен чәнчергә дә тәрәзәдән сикереп чыгып качаргамы икән?» – дип уйлыйм. Башта төрле уйлар. Бер адым да ясый алмыйсың, әнә, теге тәрәзә кырындагы дух кулында пистолетын уйнатып кына тора. Беренче пуляны шунда ук җибәрәчәк. Үзем: «Үтерсәләр, тизрәк үтерсеннәр иде», – дип уйлыйм. Юк, үләсе килми. Әти-әниләр әллә кайдан искә төште. Мин шулай икеләнеп торганда, нәрсә беләндер арттан җилкә тамырына суктылар. Кул белән болай сугып булмый. Мин шундук упкынга очтым.

Шулай күпме ятканмындыр, тышта автомат тырылдавына аңыма килдем. Үтереп баш чатный, тамак кипкән, телне әйләндереп алырлык түгел, кайда ятканымны аңламыйм. Начар төш күреп саташам, һаман уяна алмый җәфаланам кебек. Караңгы баз дисәң, баз түгел, ниндидер бер бүлмә. Ишек такталары арасыннан якты төшә. Яктылык өстән дә, бер дүрткел тишектән дә төшә. Ә-ә, чак башыма барып җитте – бу якларда кышкы көннәрдә икмәк пешерә торган урыннары бар икән. Идән уртасында тандыр дип аталган чокыр бар, чак шунда төшмәдем. Ишек ярыгыннан карарга дип шуышам. Мөгаен, безнең егетләр коткарырга килгәннәрдер, тышта кызу гына атышалар, кул гранаталары шартлый. Ишекне этәреп карыйм. Юк, бирешми, тыштан бикләгәннәр. Көчкә торып бастым. Баш әйләнә, күңел болгана. Ишекне бөтен гәүдә белән этәргә чамалыйм. Шунда кемдер түшәмдәге тишектән бер бәйләм граната очырды. Калганын уйлап өлгерә алмадым. Ишек белән бергә кайдадыр очып баруым гына хәтердә. Мин кабат караңгылыкка – упкынга төшеп югалдым.

Һушыма килгәндә, кемнәрдер мине аяктан сөйрәп каядыр алып бара иде. Мине ике мәет арасына илтеп салдылар. Шул вакытта ыңгырашканмындыр, күрәсең.

– Тере инде әллә, эт җан, – дип кычкырды кемдер. Шунда гына шәйләдем – үзебезнекеләр! Урысча сөйләшәләр. Күз юньләп күрми, туфрак тулган ахры, баш зыңлый. Аның зыңлавы шулкадәр көчле ки, туктаусыз укшыта. Юньләп ишетеп булмый. Торып басарга итәм, юк, булмый. Шулай мүкәйләп йөрим. Берәрсе килеп ярдәм итсә – егылам да китәм, егылам да китәм. Шунда кайсыдыр теге каһәр суккан канистрадагы суны башка коя башлады. Чәчи-чәчи булса да, әзрәк су да эчеп алдым. Су – су инде, шундук ару булып китте. Күз дә әзрәк күрә башлады. Ишегалдындагы бер баганага тотынып, торып бастым. Җир көчкә үз урынына ятты, йә бер якка, йә икенче якка авыша. Егылмаска тырышып, теге багананы кочаклыйм…


Повестьның дәвамын «Казан утлары» журналының 7нче санында (2018) укыгыз.

Фото: advantour