Татар галәме

10.07.2018 7 (июль), 2018

Нью-Джерси штатында


ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ – ДӨНЬЯ КИҢЛЕГЕНДӘ

Көн-төн яңгыр коядыр,
Океан якынгадыр.

Күңелем хәле бик сәер,
Кешеләр сәергәдер.
Шар ачылырга әзер, –
Ачыла белмәгәндер!

Бик ягымлы, бик сабыр,
Гаепләре баргадыр…
Хәл сораучылар күптер,
«Ярдәм сорама», – диптер.
Бүреләр дә җанлыдыр –
Сарыкларны жәллидер,
Ит кенә ашап торадыр,
Печәнне калдырадыр…
Бай илләр дә шулайдыр,
Киң күңелле буладыр!

Бай, гомумән, сәердер –
Бар дөньяны жәллидер.
Байлыктан ул көләдер,
Тишек ыштан киядер,
Әллә уйнап киядер,
Әллә чынлап җүләрдер!
Шырык-шырык көләдер,
«Фан»ны гына сөядер,
Әйбере күп буладыр,
Өе шыгрым туладыр.

Тышка тезеп куядыр,
Шулай савап җыядыр.
Кирәклесен, затлысын
Савапка да алышмый –
Бу хакта ул ялгышмый,
Чын кыйммәтне беләдер!

Чын белән чын түгелне
Аеру кыен нигәдер!
Кемдер карап торадыр,
Күп-күп акыл җыядыр.
Америка ача-ача,
Аптырап та куядыр –
Минем кебек буладыр.
Көн-төн яңгыр коядыр,
Чын су микән бу яңгыр…

Нурия ИЗМАЙЛОВА, Америка Кушма Штатлары


Фото: poembook.ru