Хикәя

29.06.2018 6 (июнь), 2018

Котылу


Ахыры
Башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=45639#

2

– Син аңа ачуланма инде, әбекәй. – Башын аска игән Солтан, күзен мөлдерәтеп, Мәрфугага карады. Оныкның кыяфәте кызганыч иде. Бөркетнең йонсыз чыпчыкка әверелүе иде бу. Һич курку белмәс малай иде лә балакай. Кем, Гыйләҗләрнең сарае янганда, ут эченә ыргылып, терлекләрен тышка куалады? – Ул! Тыны кысылып, суга баткан дусты Әхсәнне кем елга төбеннән сөйрәп чыгарды? – Ул! Ә бүген шушы батырдан бер кемсәсе бау ишә…
Кунаклар таралышкан, өстәл тулы сый-нигъмәт шул килеш калган иде, Мәрфуга, кайнар сулыштан ярылган иренен көчкә кыймылдатып:
– Ачуланып ни, – диде. – Кешедән оят менә.
Өйалдында кемдер дак-дак идән төйде.
– Хуҗалар өйдәме? Бичура керә, бичура, ха-ха!
Карчыкның бала йоны кабарды. Никахка дигән озын күлмәк кигән, битенә кара карлыган сытып сылаган, чәчен пумала итеп тузгыткан, ә кулына Мәрфуганың таягын тоткан «Бичура», тавышын ясалма калынайтып, тагын үкерде. – Ник дәшмисез, ахмаклар! Ха-ха!
– Изочка, театр уйнама, – диде Солтан. – Әйдә, тамагың ачкандыр, аша!
– Ой, сколько тәмле әйбер! – Изольда кыстатмады, табынга утырды.
Мәрфуга «ә» дә димәде, «мә» дә димәде. Йөрәк кенә, өзеләм-өзеләм дип, куагында талпынган яфрак төсле калтырый иде.
Хәерсез килен никах күлмәген, йомарлап, чолан идәненә бәргән икән, карчык аны юып киптерде. Авыр таш белән бастырылса да, күңелдә өмет бөреләнә, күлмәк иясен табар, һәм онык үз тиңе белән кавышыр кебек иде. Солтан көнозын эштә, йортта ни хәлләр – бихәбәр, ә кич, карчык аһ-зар белән аның җанын талкымады. Өйдә исә элеккеге тынычлыктан җилләр исте: сары чәч үз тәртибен урнаштырды. Мәрфуга намаз укыганда, дивар селкетерлек итеп музыка акырту, телевизор кабызу, лар-лар телефоннан сөйләшү – никадәр генә кисәтсәң дә, колакка эленмәде. Бервакыт Изольда аның намазлыгы өстендә аяк тырнагын кисә иде, картайдым, дисә дә, көч-гайрәт бөтенләй үк суырылмаган икән, карчык киленне тибеп очырды. Туп төсле тәгәрәде килен. Тәбегә кысылган тычкан төсле чинады килен.
Аның:
– У-у, карт җен! Мин сиңа күрсәтәм әле, – дип янавына игътибар итмәгән иде Мәрфуга. «Күрсәтте» имансыз. Карчык агач сандыкта үлемтекләрен саклый, ә андагы «хәзинә»нең эчтәлеге яшьләргә мәгълүм, газраил ишек шакыса, ул аларны ничек кулланырга икәнен өйрәткән иде. Беркөнне борынны ярган әшәке ис тойды карчык һәм нүешне капшады, фонарь яктыртып, идән астын тикшерде, һәркайда чисталык иде. Аптырап сандык капкачын ачты һәм әз генә аркан аумады: таслап-таслап төрелгән сөлге-тастымаллар, ак ситсылар нәҗескә буялган иде. Әй, күңелнең иң нечкә кылларын сындырды килен! «Мондый әрнүне дошманыңа да язма, Раббым!» – дип елады ул. Оныкка белгертмәде, үлемтекләрне яндырды. Ә Изольда читтән генә елмаеп йөрде…
Ун көнгә командировкага китмәсә, әбисенең күзеннән ташыган хәсрәтен Солтан бәлки күрер иде. Мондый тормыш җүнлегә илтмәс, миңа килен белән мөнәсәбәтләрне җайларга кирәк, ул да бит адәм баласы, гел кара балчыктан гына әвәләнмәгәндер, аңа ак төс тә кушканнардыр дигәндә генә, Изольда, мәче төсле, үзе каенанасына сырпаланды.
– Абейка, давай дуслашабыз. Мин бүген Самарадан Сашка абыемны көтәм. Аның янында әрләшмик, ладно?
Беркатлы Мәрфуга эреде инде, эреде. Хәтта ки: «Ирең өйдә юк чакта кунак китермиләр», – дип тә чәпчемәде. Юл сумкасын аркасына аскан табак битле ир-ат үгезгә охшаган, карашы белән сөзеп ызбаңны ишәр кебек иде. Абыйлысеңелле, төнлә каядыр югалып, таң атканда гына пәйда булды. Төшкә хәтле, алгы бүлмә ишеген ябып, икесе дә йокы симертте. Уянгач, битен дә юмаган килеш килен кыяр-помидор турады, ипи кисте.
– Без туганым белән пикник оештырабыз. Кызынырбыз, су коенырбыз.
«Пикник»ның мәгънәсен аңламаса да, карчык урынын белде: карт өянке төбендә икән. Аулак, кеше йөрми…
Табигать кочагыннан туганнар айкалып-чайкалып кайтты. «Болар кояш эссесеннән миңгерәгән ахрысы», – диде Мәрфуга. Ә кичкырын, азгын кәҗәсен эзләгәндә, өянке төбендә аунаган аракы шешәләренә абынып чүт егылмады. Менә сиңа «эссе кояш!»
«Пикник» өченче көнне дә дәвам итте. Иртән үк көн бозылырга маташа, күк читендә куерган болытлар әкрен генә авылга таба шуыша иде. Яшен ялт-йолт күз «уйнатты», таш тутырган кисмәк дөбер-дөбер тәгәрәде. Давыл килә иде, карчык баудан керләрен җыйды, тавык-чебешләрен абзарга куалады. Мондый вакытта яр буенда кызынып яту куркыныч иде, бу ике җәфаны чакырыйм булмаса дигәндә генә, капкада Солтан күренде.
– Бәй, сәфәрем ун көнлек дигән идең лә, улым?
– Бурыч үтәлде, әбекәй. Поезд тәрәзәсеннән җил бәргән бугай, башым шаулый.
– Хәзер, улым, үлән чәе эчсәң – тереләсең, иншә Аллаһ, – дип, Мәрфуга ашыгып өйгә әйдәде. Чынлап та, Солтанның маңгае уттай кызу иде.
– Давыл купты, Изольда кайда соң?
Кемгә нәрсә, кәҗәгә кәбестә шул, моңарда хатын хәсрәте!
– Юрганга төренеп ят әле, улым. Үлән чәе тирләтә-җиңеләйтә ул.
Өянке төбендәге шешәләр турында сөйләргә теле бик кычытса да, карчык тыелды. Ир белән хатын арасын шайтан гына бозар.
– Изулденең абыйсы килгән ие, улым. Онык мендәрдән башын калкытты:
– Нинди абыйсы?! Аның бер туганы да юк, Изольда ятимнәр йортында үскән!
– Чү, улым, чү! Хәзер хатыныңны чакырам, алар су буенда гына.
Мамык та мамык, Мәрфуганың да аягы мамык иде. Ул көчкә-көчкә генә атлады. Болытлардан ут чәчелә, таш төягән кисмәк яман дыңгырдый иде. Табигать никадәр генә тузынса да, бер басыла, ә менә карчыкның күңелендә бөтерелгән өермәнең һич тынасы юк иде. Хәйләкәр килен күзгә карап алдады микәнни? Әйтәм аны төнлә югалалар иде. Сарайдагы печән өемен, шәт, кәҗә таптамагандыр? Шикләнү дә шайтан котырыгы, диләр.
Чиләкләп-чиләкләп яңгыр яварга тотынды. Сукмак лачма чыланды. Таеп егылмас өчен, яртылаш бөкрәйгән Мәрфуга гәүдәсен турайткан иде, аягы җиргә кадакланды. Өянке төбендә ике туган бер-берсенә береккән иде…
– Изулдә, ирең кайтты!
Күк күкрәвенә күмелсә дә, хатын аның тавышын ишетте, «абыйсы»ның кочагыннан суырылып:
– Ой, ник бик тиз? – диде. – Сашенька, татар кайткан! Тай тизрәк!
– Айн момент! Хушлашыйк башта, иркәм. – Сашенька бугазына голт-голт аракы койгач, шешәсен карчыкка табан ыргытты. – Әй син, карга! Татарга серне тишсәң, сагалап торып үтерәм мин аны! Молчи, карга!
«Үгез», исерек хатынны кочагына кысып, янә өянкегә сөялде.
Мыскыл! Хурлык! Гарьлек! Әйтеп кенә ышанса иде икән Солтан! «Нахак», дияр. «Изольданы яманлама, әбекәй, мин аны бөтен хата-кимчелекләре белән яратам», – дигән иде, яратучылар бер син генә түгел әнә! Тегесе дә, елыйелый: «Ялган! Абейка сине миңа каршы котырта, бездә бернинди дә кунак булмады», – дияр.
Яшен, кая барып бәрелергә белмәгәндәй, камчысын әле уңга, әле сулга селтәде дә, алагаем кизәнеп, нәрсәгәдер китереп сукты. Колак тонды, арка пеште. Ләхәүлә, ләхәүлә, ләхәүлә… Мәрфуга артына борылды: карт өянке чытыр-чытыр яна иде.


Фото: pixabay.com