Яңа исемнәр

25.06.2018 6 (июнь), 2018

Җиңү язы килгәндә… (Хатирә)


Хикәя (дәвамы)
Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=45478
  2. http://kazanutlary.ru/?p=45532

Мәрьям апа ялгыз карчык иде. Бердәнбер улы сугыш кырларында югалган. Оныклар белән ташып торган бала-чага тавышлары да ишетелми аның җиргә иңгән йортында. Тик йонлач мәче генә, ямь-яшел дәү күзләрен кешегә текәп, үзенең барлыгын белдереп йөри.
Мәрьям апаның өе урман кырыендарак, башка йортлардан читтәрәк урнашкан. Аның каралты-курасы янында гына колхозның ат абзары салынган.
Холкы буенча бик тә сабыр хатын, улыннан хәтсез вакыт хат килмәгәч, еш әйткәли иде: «Ни язган – шул булыр. Язмыштан узмыш юк».
Кызлар килеп кергәндә, Мәрьям апа мичтән ипи ала иде. Ишекне ачуга, өйдәге җылы ямь Нәрхәятнең йөрәгенә май булып ятты:
– Әйдәгез, балалар, утырышыгыз, – дип, табын янында кайнаша торды.
Әмма кызлар башта үзләре ашамый. Алар Мәрьям апа әзерләп куйган башакны атларына бирәләр. Дөньядагы барлык хайваннардан да Нәрхәят атларны бик жәлли. Ник дигәндә, адәм баласының башына төшкән күп авырлыкларны ат кеше белән бергә тарта.
Бүген кызлар өчен чын бәйрәм иде, чөнки өстәлдә ипи ята. Мондый вакытларда Нәрхәят Ак Колагына да өлеш чыгара. Кыз абзарга кергәч, ат һәрвакыттагыча кешнәп ала, колакларын тырпайта һәм, акыллы күзләрен тутырып, Нәрхәяткә карый. Бу кич тә ул атын сыйларга булды. Нәрхәят Ак Колак каршына килеп басты, йомарлаган уч төбен ачты һәм атның иреннәренә китерде. Кызның битенә җылы сулыш бәрелде. Ризыкның тәменнән ләззәт табарга тырышкандай, Ак Колак ипине әкрен генә, ашыкмыйча гына чәйни башлады. Рәхмәтле күзләрен кызга күтәрде. Нәрхәят шундук атның муенына сарылды, башын дустының ал сынына салды.
Төн дә җитте. Өй эчен яктыртып торган керосин лампасының соңгы яктылыгы да сүнде. Мәрьям апаның йорты караңгылыкка күмелде. Ләкин кызлар озак кына йоклап китә алмадылар. Нәрхәят янында яткан алтынсу җирән чәчле, кара кашлы, яшел күзле Гөлчәчәк әкрен генә сулкылдап елый иде.
– Гөлчәчәк, бәгърем, ни булды?
– Зөлфәт, сөйгән ярым, исән-имин генә булсын иде, – диде Гөлчәчәк, елавыннан туктый алмыйча. – Ярәшергә өлгермәдек, бер-беребезгә сүз бирдек: ул – кайтырга, мин – көтәргә.
– Җаныем, елама, тукта. Алдан күз яшьләреңне түкмә. Ышан, Алла боерса, кайтыр сөеклең. Яхшыга өметлән, бәгърем.
Нәрхәят ничек тә булса юатырга тырышты хезмәттәшен.
Тәмам изрәгән, дулкынланган дусты тәмле төшләр дөньясын гизгән чакта төн уртасы иде. Нәрхәят үзе дә борчылды, борчылуданмы йокысы качты. Хәйран гына ачкан күзләрен караңгылыкка текәп ятты. Аны да бит сөеп-көеп йөргән кеше бар иде. Озын буйлы, зур колаклы, кара мыеклы, кайчан карама һаман авызы ерык – Гаяз. Авылда беренче гармунчы саналган Гаяз бит ул. Хәзер дә кайдадыр еракларда аның йөзе гел елмаядыр кебек… Әмма көчләп сөеп булмый шул. Егетнең ата-анасы да Нәрхәятне сорарга дип килгәннәр иде. Йөрәктә мәхәббәт булмаса, күктән йолдызлар алып бирсәләр дә, бу хис тумый. Фронтка киткәндә дә озата килмәде Нәрхәят. Ә Гаяз, һичшиксез, Нәрхәятне көткән.
Гаяздан ике хат килде. Берсе ата-анасына, ә икенчесе – Нәрхәяткә иде. Госпитальдән язылган хат. Кыз күпме үкенде соңыннан, егетне кызганды. Үзен битәрләде, каты бәгырьлелектә гаепләде. Ә бәлки Гаяз шушы вакытларда карлы кырларда соңгы сулышын бирәдер. Кыз кинәт кенә сискәнеп китте, тәненә калтырау йөгерде.
– Юк, юк, ул исән, исән! – курку һәм шул ук минутта өмет белән чыккан тавыш караңгылыкка каршы яңгырады.
Менә ул Кызыл-Сарай болынында йөри. Болын зәңгәр чәчәкләргә күмелгән. Якында көлеп-челтерәп чишмә ага. Ә ерактарак урман каралып утыра. Нәрхәяткә рәхәт, күңелле. Зәңгәр чәчәкләргә карый, чәчәкләр – аңа. Бу бит чәчәкләр дә түгел икән, бу бит күзләр һәм нинди таныш! Челтерәп аккан җырлы чишмә энҗедәй тигез тешләрен күрсәтеп елмаймыймы соң аңа? Әйе, елмая, ләкин әлеге елмаю да шундый таныш Нәрхәяткә. Юк, бу болын түгел, бу Гаяз аңа карый, аңа елмая…
Ниһаять, өмет чаткылары белән тулы күзләр авыраеп йомылды, карлыгачтай кара каш астындагы йомшак керфекләр дулкын булып сирпелеп ятты. Гүзәл йөзле төн күперде, куерды, назик канатларын тынгысыз җир өстенә җәйде, айлы карашын авылга төшерде. Шулчак, күкне яктыртып, йолдыз атылды, мизгел – очкынланып зәңгәр биеклектә янар таш бөртекләре коелды, аның балкышын Нәрхәят тә, башкалар да күрмәде. Бу бәхет йолдызы иде. Мәрьям апаның йорты тынлык эченә чумды. Зәңгәр күкнең салкын кургашын итәгендә шытып, бөртек-бөртек булып, энҗе-мәрҗәндәй, вак-вак кояшлар сибелде.
Сихри төн асыл йолдызлы таҗын киде.


Хикәянең ДӘВАМЫН сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: yandex.ru