Шигърият

31.05.2018

Дәһшәтле чибәрлек


Кәттә атлап килә!
Нәзакәтле бармаклары арасында
Җем-җем көйри сигаретның көлсу күзе.
Кызыл-кучкыл иреннәрдән, бөдрәләтеп,
Боҗра-боҗра төтен чөеп килә үзе.

Көмеш ука – зәһәр озын тырнаклары,
Колагында – киергедәй алкалары.
Ничә илнең байрак төсе – чәчләрендә,
Сокланыйммы бу замана чәчәгенә?!

Бар да кебек, юк та кебек – кыска итәк,
Көязлекнең тантанасы – чая ботлар…
Чыкы-чыкы чукып бара үкчәләре,
Хәтта, туктап, тынын көйли чал ир-атлар.

Калку-текә күкрәгенең ядрәләре
Тетрәп тора муенсалар арасыннан.
Сискәнер дә кояш нуры кире чигәр
Назы качкан тәкәббер, боз карашыннан.

«Шоу» дигән шау, иблис көе – металл шаңы
Яшьлегеннән эчке моңын савып алган.
Узган гасыр комсомолы – әбисенең
Бер әчмуха татарлыгы йогып калган…

Чибәр үзе, каһәр!
Мондый килеш-килбәт
Халыкара модаларны тез чүктерә.
Асылында – нинди фасыл?..
Сүз камчысын
Селти язып, тыелалдым чүт-чүт кенә.

Яшь әни бу!
Парк буйлап этеп бара –
Фаэтондай купшы-матур бала арбасы.
Хакыйкатькә күзне ачыйк, менә нинди –
Милләтенең сөтен җуйган чор анасы…
………………………………………………………………
Шакып уятты да…
Хатирәләр купты тамырыннан.
Әнә ул – мин, ята сабый, күккә карап,
Имезлеге – арыш камырыннан.
Кабык арба тартып әнкәм бара
Рәшәле басу камылыннан.

Кинәнәме тургай, нинди моңнар саркый,
Талир тәңкә чыңы – толымыннан.
Елату да шуннан, юату да шуннан –
Буыннардан күчкән үз моңыңнан.

Әнкә сөте белән, үлән суты белән
Ныгып, ялантәпи җилдергәнбез!
Туган телдән тәлгәш-сүзләр өзеп,
Тәм-сихәтен җанга сеңдергәнбез.

Тынма, хәтер… Йодрыклана үҗәтлегем:
Искермәгән әле иске көйләр!..
Бәхилләшә кырыс заман аръягыннан
Айлы алка таккан чын әниләр.
Җырда яшәү тапкан инәкәйләр…
………………………………………………………
Үтеп китте әнә!
Чәнти бармак белән
Этеп кенә затлы бала арбасын.
Үткен тояк – биек үкчә, чыкы-чыкы,
Узып бара, чәнчеп… ү з А л л а с ы н…


Диккать! Тәмәке тарту сәламәтлеккә зыян сала!