Татар халык ашлары

28.05.2018

Язгы салат


Язгы салат сәламәтлек өчен витаминнарга бик бай. 6 порция салат өчен: 500 г бәрәңге, 100 г яшел салат яфрагы,

2 йомырка, 1 кыяр, 4-5 редис, 1 кишер, 2 помидор, 50 г яшел суган, 1 аш кашыгы уксус, 150 г каймак, тоз, борыч, лимон согы тәменчә.

Салат яфракларын, йомырка, пешкән бәрәңге, пешкән кишер, кыяр, редис, помидор һәм яшел суганны турап бергә бутыйбыз. Салат өчен соус: каймак, лимон кислотасы, тоз, борычны бергә кушып болгатабыз һәм салатка кушабыз.