Каләм тибрәтүчеләр

24.05.2018

Изге ай


Әй, хөрмәтлем, сизәсеңме,
Ни арада килде май,
Җиңел лә сулыш алдыра
Рамазан ае шулай!

Тоткан ошбу уразамны
И , тылсымлы изге ай,
Бары сиңа багышладым,
Тапшырдым сиңа Ходай!

Намаз укыгач , Раббыма
якынлыгың тиз арта,
Куңел, җаның рәхәт таба,
гөнахлар кала артта!

И хөрмәтлем, кыл догаңны,
әҗер-савабы зурдыр,
Эсседә җиләс җил булыр,
салкыннарда җылытыр!

Шул чагында Аллах белән
серләшер ныклы рухың,
Тәмуг утыннан коткарыр,
Оҗмахка илтер юлың!


Марсель Шарапов