Бәян

07.05.2018 №7(июль), 2016

Бер уч борчак


Дәвамы
Көнләшерлек шул!

– Абый, абый, бүген репетициягә калабызмы?
– Абый, ә сез безне баян уйнарга өйрәтә аласызмы?
– Ә сез шәһәрдәнме, авылданмы? Кайсы авыл матуррак? Безгә озакка
килдегезме? Сезгә кадәр укыткан Харисов бер ел да тормады…
Дәрес беткәч тә укучылары җибәрми Зарифны, көн саен яңа сораулары
туып тора. Өлкән класслардагылар якын ук килеп сөйләшә, артыннан чыгып,
коридор буйлап озата китәләр:
– Йөргән кызыгыз бармы соң?
Бусын дәрестә аңа чекерәеп карап утырган Рәисә бирде. Үзе четер-четер
көлә. Иптәшләре дә көлешә.
Зариф эшен бик җиңел башлады. Директор урынбасарларына дәрес атнага
унике генә сәгать тиеш икән. Калган вакытыңда хет балалар белән бәйрәм
концерты әзерлә, хет укытучылар бүлмәсендә берәрсе белән шахмат уйна,
хет башка укытучыларның дәресенә кер. Әмма монысын «башкалар» өнәп
бетерми. «Бер практикасы юк бит аның. Япь-яшь башы белән кеше дәресләрен
тикшерергә! Вазифасы ул түгел…» – дип зарланалар. Берсендә директор
андыйларны үзенчә тынычландырды:
– Тикшерми, ә өйрәнә, тәҗрибә туплый. Ә ошамаган якларын әйтә икән,
аны ул кадәр фаҗига итеп кабул итмәгез инде…
Ә, алаймы? Шул көннән Зариф укытучылар коллективын үзе өчен икегә
бүлде. Дәресләренә керүне ошатмаганнарның дәрестән тыш чараларын
тикшерергә тотынды. Аннары җыелышларда кайнар чыгышлар ясый торган
булды. Аны мөкиббән китеп тыңлыйлар кебек тоела, андый чакларда Зариф,
гадәтенчә, үз тавышына үзе соклана башлый иде.
Ә менә авыл кешеләре белән уртак телне тиз тапты Зариф. Кичен клубка бер
чыгып керүе җитте. Клуб баянының тавышын тикшергән булып уйнап карады,
шуңа үзе үк кушылып җырлап та алды. Ун минут үтмәгәндер, яшьләр аны
түгәрәккә алган иде инде, «тагын, тагын!» дип дәртләндереп тора башладылар.
Ул кичне Зариф клуб мөдире Әхияр белән туганлашып диярлек кайтты.
Аннан аерылгач та, үзе яши торган йортны таба алмыйча, авылны өч
әйләнде… Кичтән дәрес планы язарлык хәле калмаган иде инде. Дәрескә дә
көчкә җитеште. Класска килеп керүгә, урындыкка ишелеп төште дә, теманы
дәреслектән балаларның үзләренә укырга кушты. Гөнаһ шомлыгына, «үтеп
барышлый» дәрескә директор сугылды. Зариф кызарынды, «безнең мөстәкыйль
эш», дип акланды. Малайлар исә парта өстенә ятып пырхылдады…
…Ярый, аның ишеләре, әтисе әйтмешли, ерунда, тик менә ялгызлык изә.
Керләреңне үзең уасы, үзең үтүклисе. Идәнне дә сөртми булмый – кайчак
әйтми-нитми, йомыш тапкан булып, укучылар килеп керә. Беркөнне Рәисә
чәчрәп чыкты:
– Абый, кая, идәнегезне юып бирик әле! – ди. Юк, ярамый. Аннары дәрестә
«скидка» ясыйсы булачак бит аңа.
Ашау-эчү дә канәгатьләндерми. Мәктәп буфетында буш шулпа эчеп кайтканнан
соң, үзеңә нидер әмәлләргә кирәк. Андый эшләрне элек тә өнәми иде ул.
Болар хакында зарлангач, Әхияр ике дә уйламады:
– Өйләндерергә кирәк сине, малай! – диде. – Иртәгә үк любой кызны табып
бирәм мин сиңа!
Юк, «любой» кирәкми. Андыйларны башта үзеңә ияләндерергә кирәк әле.
Ул «ияләндерүләр»нең кыйммәткә төшүен Зариф яхшы белә. Аның әзер кәләше
бар – ныклап торып бер сөйләшү җитә, хәзер кайтып төшәчәк ул.
…Җәмилә июнь ахырларында – җәйге сессиясен тәмамлагач кайтып төште.
Авылга да, мәктәп коллективына да тиз ияләште – әллә Зарифына булган
мәхәббәте ярдәм иттеме? Баш-аягы белән эшкә чумды. Йөгерә-йөгерә бара,
йөгерә-йөгерә кайта. Өй эшләрендә дә Зарифына ярарга тырыша. Тик менә авыл
кешеләренең атна саен диярлек мәҗлес-кичәләргә чакырып торуы гына эчен
пошыра. Парлап килегез, дип дәшәләр, безнең авылда ялгыз йөрүне өнәмиләр,
диләр. Җәмилә үзе дә барырга яратмый, Зарифны да җибәрәсе килми.
– Ярамый алай, аппагым! – диде беркөнне Зариф. – Җәмгыятьтә яшәп,
җәмгыятьтән аерым булып булмый, – дип үзенчә акыллы сүзләр сөйли
башлады. – Алар бит безнең укучыларыбызның ата-аналары. Үзеңне авыл
кешеләреннән өстен кую һич тә килешә торган эш түгел!
Кайсы эш килешә, кайсысы килешми икәнен кем белә инде!
– Җырласаң җырла, түлке эчмә инде, зинһар! – дип ялынды Җәмилә
гадәтенчә.
– Кайчан эчкәнем бар инде, матурым? – дип, күзләрен хәйләкәр уйнатты
Зариф. – Хуҗаның хәтерен калдырмас өчен әз-мәз кабып кую эчүгә керми бит ул!
Әй, күпме сөйләсәң дә, бер сүз инде! Ахыры да бертөрле тәмамлана:
мәҗлестән көчкә өйгә кайтып егылу, Зарифны ялына-ялына йокларга яткыру,
аннары ярты төнгә кадәр дәрес конспекты (үзенекен дә, аныкын да!) язып
утыру. Иртән көчләп-зурлап йокыдан уяту, Зарифның: «Бүтән андый хәл
булмас», – дип антлар эчүе, Җәмиләнең аңа чираттагы ихлас ышануы…
Институтның кышкы сессиясенә бик авырлык белән кузгалды Җәмилә.
– Зариф, җаным, мин югында үзеңне тәртипле тота күр инде берүк! – диде.
– Укытучылар арасында төрлесе бар, чебеннән фил ясап куймагайлары!
– Кайчан тәртипсезләнгәнем бар минем? Әйтеп карасыннар! Миңа җитәргә
әле аларга!
Ул шулай кистереп, имән бармагын югары каратып, нык тавыш белән әйтеп
куярга ярата. Андый чакта хатын да тынычланып китә.
…Шәһәрдән кайтканның икенче көнендә үк Җәмилә эшкә чыкты. Зарифны
да, мәктәпне дә сагынган иде. Гадәттәгечә, хатын-кызлар белән чәй өстәле
артына утырып, каникул хәлләрен сөйләшергә тотындылар. Җәмилә дә:
«Минем Зариф…» – дип нидер әйтә башлаган иде, тегеләр бер-берсенә сәер
генә карашып алды. Җәмиләнең йөрәген нидер тырнап куйгандай булды. Эчкән
килеш күренгән микәнни, Ходаем?! Кайтыр юлда Хәлимәне куып тотты – ул
кеше хәтерен саклап тора торганнардан түгел, күңелендә ни булса, шуны тота
да әйтә.
– Ни… Зариф белән бер-бер хәл булмагандыр бит мин юкта? – Җәмиләнең
тавышы калтыранып чыкты. Хәлимә:
– Ни булган? Белмим… Син аны унынчыдагы Рәисәдән сора, ул белә булыр,
– диде дә адымын кызулатып китеп тә барды.
Кайтып керү белән иренә ташланды Җәмилә – аның мондый кызулыгын
Зарифның моңарчы күргәне юк иде әле.
– Унынчыдагы Рәисәгә ни булган?
Зариф бер мизгелгә генә югалып калгандай булды. Аннары, тавышын
күтәреп, һөҗүмгә күчте:
– Син дә гайбәт җыеп йөри беләсеңмени? Китче! Чирегенә «өч»ле чыккан
иде, шуны төзәтергә дип өйгә килде. Ну, бер түгел, ике килде. Монда нинди начарлык күрәсең? Ә анасы, теге Давыл Миңзифа инде, җилбердәп кереп, кызын
бәргәләп алып чыгып китте. Җитмәсә, директорга барып әләкләгән. Җыен надан!
Җәмилә дәшмәде. Кеше сүзенә карап, ник чыгырыннан чыга соң әле ул?
Чыннан да, ни гаебе бар монда Зарифның? Дөрес әйтә ул, көнләшәләр аннан.
Көнләшмәслекме? Авыл халкының телендә гел ул, «Илһам Шакировың бер
якта торсын!» дип кенә җибәрәләр. Концерт буласы көнне Әхияр өйгә үзе
килеп җитә: «Җәмилә ханым, Зариф Закировичтан башка һич тә эш бармый
безнең», – дип төчеләнә. Балалар да ярата үзен – дәрестән соң кайтып китми,
гел аның тирәсендә кайнашалар.
Әйе, көнләшәләр аннан.

«Кем икәнлегемне беләсеңме?»

Гәүһәриягә бишек элгән көннән йорттан тынычлык качты.
Хәер, «бала» сүзен Зарифның башта ук ишетәсе килмәде.
– Син нәрсә! Яши дә башламаган килеш! Безгә башта йорт җиткерергә кирәк
әле. Директор һаман искә төшереп тора, «мәктәп фатиры яшь белгечләр өчен
ул», ди. Ә син бала дисең! Каян башыңа кереп утырды ул?!
Андый чакта хатын җавап бирми, үз эченә бикләнеп тик йөри. Дөрес анысы,
биш ел буена (шулкадәр вакыт узып киткән инде монда тора башлаганнарына!)
Зарифның «йорт» дип сөйләнгәне юк иде. Нинди акчага җиткерсен аны?
Җәмилә үзе кызык ул, мәктәптә артык эш килеп чыктымы, уйлап-нитеп
тормый, беренче булып килеп ябыша. Кем декрет ялына китә, кем больничный
ала, кемдер уку елы уртасында китеп үк бара… Кайчакта атнасына утыз
алтышар сәгатькә җиткән чаклары да була – ике ставка дигән сүз бит ул! «Акча
дип үләсең инде, – дип көлә Зариф. – Тормышның тәмен белеп яшәп калырга
кирәк!» Үзе ул шул унике сәгатеннән арттырмый, алай да кичләтеп кенә көч-
хәл белән кайтып егыла. Җәмилә:
– Үзең йорт дисең, үзең өстәмә акча эшләү турында уйламыйсың… –
кебегрәк сөйләнә башласа, җен ачуы чыга:
– Ни җитми сиңа? Тамагың ачмы? Иҗат кешесе мин, беләсең килсә! Мин
эшләгәнне берәү дә булдыра алмый! Үзең шуңа риза булып кайттың түгелме!
– дип тавышлана.
Кайткан иде шул, анысы хак. Баштарак мәлне Зарифы авыл сәхнәсендә
чыгыш ясаганда мөкиббән китеп тыңлый иде Җәмилә. Аның өчен горурлануы
бугазын каплагандай була, халыкның котыра-котыра кул чабуы колагына матур
музыка булып ишетелә. Ә хәзер… шул баян тавышын ишетмәс өчен башын әллә
кайларга алып качасы килә. Соңгы вакытларда иренең мәктәп җыелышларында
ясаган чыгышын, имән бармагын өскә каратып: «Гаепле кеше җәзасын алырга
тиеш!» – дип зур пафос белән тәмамлап куюы да саруын кайната башлады.
Коеп куйган артист… Андый чакларда ни өчендер ул үзен гаепле сизә, башын
аска иеп утыра…
…Бик елак бала булып чыкты Гәүһәрия. Төннәр буе йокы күрсәтми. Зариф,
башын-күзен томалап, зал ягына чыгып ята. Алай да Җәмиләнең кыштыр-кыштыр
кереп-чыгып йөрүе ачуын китерә. Иртән мәктәпкә кара янып чыгып китә.
Соңгы вакытта эшендә еш кына командировкалар килеп чыга башлады
тагын. Җәмилә – декрет ялында, ялгызы бала карап утырудан бик алҗыган иде.
– Ник һаман сиңа кушалар аны? Башка берәү дә юкмыни соң мәктәптә? –
дип ризасызлыгын белдереп алды.
– Син минем кем икәнлегемне оныттың мәллә? Нинди должностьта икәнлегемне?
– дип җикеренде Зариф. – Ашыйсың килсә, анысына гына түзәсең инде!
Түзми кая барасың! Анысына да түзә, кичке концертларына да. Аларыннан
Зарифны төн уртасында Әхияр җилкәсенә салып алып кайта.
– Җәмилә ханым, компенсациясе күкрәк кесәсендә. Карап алыгыз… – дип аклана.
Җәмилә, ул әйткән кесәдәге алтыга бөкләнгән зәңгәр бишлекне, чыннан да,
карап кына ала да кире куя. Иртән таптыра башласа, чыдап кына тор аннары!
Беркөнне Гәүһәрияне көч-хәл белән йоклатып кына җибәргән иде, давыллап,
Миңзифа апа килеп керде. Исәнме юк, саумы юк, урындыкны дөбердәтеп (баланы
уята дип, Җәмиләнең коты очты) килеп утырды да төкрекләрен чәчә башлады:
– Нинди мокыт соң син, ә? Иреңнең кайда йөргәнен беләсеңме әзрәк?
Җәмиләнең йөрәге «жу» итеп китте. Кайда йөри? Нишләп йөри?
Каян белергә тиеш соң ул? Бала белән өйдә утыра ич! Башына мамык
тутырылганмыни, Миңзифа каршында аңгыраеп тик басып тора.
– Минем кыз янына шәһәргә йөри ул! Рәисә янына! Бер акыл кермәсә дә
кермәс икән сиңа!
Ничек килсә, ул шулай давыллап чыгып та китте. Хакмы бу, нахакмы? Әгәр
хак булса?.. Ничекләр яшәп бетермәк кирәк, уф!
Зариф күтәренке күңел белән, шаулап кайтып керде. «Гәүһәриям, бәгъре-
ем!» дип җырлый-җырлый, гомер булмаганча, хәтта баланы да күтәреп алды,
үчтеки-үчтеки иттерде. Җәмиләнең кәефсез икәнен сизмәде дә. Моңа хатынның
тагын да ныграк ачуы килде. Сыйлап кайтарганнар, димәк… Баланы идәнгә
төшереп җибәрмәгәе… Кайнарланып килде дә Гәүһәрияне иренең кулыннан
тартып алды, дәшми генә кече якка кереп китте.
– Нәрсә сытылып каршылыйсың әле мине? Ирең кайтты, ашыйсы килеп кайтты…
– Зариф, каты-каты басып, аның артыннан иярде. – Бәйләнәсең килә мәллә?
– Килә! – Җәмилә ярсыды. – Туйдым! Ялганыңнан да… үзеңнән дә!
– Ә, алаймы?
Ярый әле баланы караватына салып өлгергән иде Җәмилә – Зариф,
бармакларын тырпайтып, аның өстенә ташланды. Уңлы-суллы биргәләде дә
ишекне каты ябып чыгып китте:
– Артымнан эзләп йөрисе булма!
Бала, әсәренеп, башта беркавым тынсыз ятты, аннары ачы тавыш белән
кычкырып елап җибәрде.
…«Эзләп йөрисе булма!» Әй, ярата инде шулай куркытырга Зариф! Әле
студент чакта ук, нәрсәгәдер көйсезләнеп, трамвай тукталышында калдырып
киткән иде ул аны. Үзе, кызулап барган шәпкә башын гына борып, шул
сүзләрне кычкырды. Җәмилә үзен гаепле сизде (гомер буе шулай үзен гаепләргә
яратты инде ул), бик борчылды. Зариф үзе белән бер-бер нәрсә эшләмәгәе
дип шикләнде. Тулай торакка кайткач, эзләмәгән җире, сорашмаган кешесе
калмады. Йокысы йокы, ашы аш булмады. Өч көн үтте микән, Зариф, берни
булмагандай, аның янына үзе ялтырап килеп җитте… Чияледә дә вакыйгалар
нәкъ шул тәртиптә дәвам итте. Зариф көйсезләнә, чыгып югала, Җәмилә төне
буе үлә-бетә аны эзли, тегесе иртән берни булмагандай кайтып утыра…
Ә бу юлы… бу юлы хатын гомерендә беренче тапкыр иренең чыгып китүенә
сөенде. Калтыранган куллары белән баланы күтәреп алып, күкрәгенә кысты.
«Нишлик, балам?» Әле өйләнешкәнче үк бер кул күтәргән иде инде Зариф
аңа. Артыннан ук гафу үтенде. Җәмилә кичерде. Аһ, кичермәгән булса шунда!
Хәзер яшь бала белән кая китә алсын соң инде ул?!

«Юк», дип әйтергә дә кирәк…

Соңгы араларда Зариф белән мәктәп директоры арасында әледән-әле низаг
чыгып тора. Беркөнне кабинетына алып кереп сөйләште.
– Беренчедән, сез клуб работнигы түгел, ә мәктәп укытучысы, – диде, үзе
кулындагы карандашы белән өстәлгә бәреп-бәреп алды. – Ә сез укучыларыгызга
нинди үрнәк күрсәтәсез? Ата-аналардан да туктаусыз жалоба килә! Тегендә
эчеп егылган, монда кәмит күрсәтеп йөргән…
Зариф аңа кызыл чүпрәк күргән үгез шикелле карап утырды. Кем соң әле син
миңа акыл сатарга? Ярар, урынбасарлыктан алдың инде, үз дигәнеңә ирештең.
Аңа карап, халык алдында абруем кимедеме әллә? Юкса, үзешчән сәнгатьтә
ничә еллар буе алар мәктәбе гел беренче урында булды – Зариф исеме район
башлыклары теленнән төшмәде.
Әлегә ул шулай эченнән генә кайнап утырды. Менә-менә тагын бер сүз…
– Икенчедән, мәктәп фатирын кайчан бушатасыз? Хатыныгыз киткәнгә дә
бишбылтыр. Анда гаиләле яшьләр керергә тиеш – ничәнче кат исегезгә төшерәм инде…
Монысына Зариф түзмәде, «ялт» итеп урыныннан сикереп торды.
– Фатирың да кирәк түгел, мәктәбең дә! Иртәгәдән күрмәссең монда мине!
Артымнан үзең эзләп килерсең әле!
Директор селкенмәде дә. «Ә» дә, «җә» дә димичә, шул халәттә утырып калды.
…Бөтенесенә әнисе гаепле! Артист булырга тиеш иде ул, монда балалар көе
көйләп йөрергә тиешле кеше түгел иде! Шушы караңгы авылда талантын күмеп
куйды, үзе бер кирәксезгә әйләнде. Җәмиләсен әйтер идем! Эт шикелле үзе ияреп
килде бит ул монда, аңа ялынган кеше бар идеме? Кеше булды да ташлап китте.
Кул күтәрәсең, дип елады. Хатын-кыз белән шунсыз буламыни? Баланы берүзем
тәрбиялим, дип тә зарланды. Ничек берүзе? Ун яшькә кадәр бергә үстермәделәрмени
аны? Артыннан ялынып килер дип уйлагандыр инде. Аннан башка тормышы бармас
дип куангандыр. Юк! Тайгага кереп адашса да, ачтан үлә торган түгел Зариф абыең!
Горур кеше ул!.. Хәер… Җәмилә китмәсә, бу көнгә төшмәгән дә булыр иде, мөгаен…
Шундый буталчык уйлар эчендә бара Зариф. Автобус сикертеп куйганда уянып
киткәндәй була да, тагын шуларга кире кайта. Ялынып бармаса да, шәһәргә килгәндә
керә ул Җәмилә янына. Шәһәр читеннән йорт сатып алган – туганнары булышкандыр
инде. Үзе шуннан ерак түгел мәктәптә укыта. Гәүһәриясе – төс-кыяфәте белән өзелеп
төшкән Зарифның үзе. Кечерәк чагында җырларга да яратты, тик Җәмилә гел тыеп
килде: «Атаңа охшамагаең!» – дип, Зарифның үзе алдында ук кисәтеп куя иде.
Ә нәрсә! Тотарга да, Җәмилә янына барып, бөтенесен сөйләп бирергә! Хәер,
бөтенесен дип… Кирәклесен генә инде. Үпкә-сапкаларны онытырга вакыт.
Ахыр чиктә, рәсмиләштереп аерылышмаган да әле алар. Авырлык килгәндә,
ир – хатынга, хатын иргә булышырга тиеш…
Күптәннән күрешкәннәре юк иде инде – Гәүһәрия җиткән кыз булган. Әүвәлге
шикелле алдына утыртып ярата да алмады. Кызы аны чит тә итмәде, авыз
тутырып «әти» дип тә әйтә алмады. Килгән саен «кунак абый» итеп кенә карады.
Җәмилә дә җитдиләнгән. Әллә олыгайганмы? Йөзендә бернинди җылылык
юк, Зарифны да эшлекле кыяфәттә тыңлап утырды.
– Булгандыр инде гаеп икебездә дә… Ялгызлык рәхәт нәрсә түгел. Сезгә дә
шулайдыр. Үз йортыгызда торгач, монда да ирләр кулы кирәктер…
Шул урында Җәмиләнең йөзендә мыскыллы елмаю чагылып киткәндәй
булды. Зариф түзде, кабынып китүдән үзен тыеп калды. Ярамый хәзергә…
Эшне бозып куюы бар.
– Синең шәһәргә күчеп килү теләгең бар, димәк. – Җәмилә авыр сулап
куйды. – Нәрсә дим, торып карарсың инде – урамга куып чыгарып булмас.
Ну белеп тор – элекке гадәтләреңне авылда калдырып килгән булсаң гына…
Зариф эченнән генә тантана итте. Сизде бит ул Җәмиләнең аны кабул
итәчәген. Белмәссең, шушы көн җитәчәген көтеп тә торгандыр әле. Холыкны
үзгәртеп булмый – килеп-китеп йөргәндә дә ашатты, эчертте, өстен-башын да
карап чыгарды. Чын мәхәббәт дигәннәре шулдыр, мөгаен. Зарифның үзенә
андый хисләр ят булды инде…
Икенче көнне туп-туры үзе укып чыккан институтка китте – теге вакытта
профком рәисе булып торган Хәниф Хатыйповичның күптән инде шунда декан
икәнлеген белә иде. Кем белә, иске дуслык хөрмәтенә ярдәм итеп куймасмы әле…
Хәниф Хатыйпович аны колач җәеп каршы алды.
– У-у… Ничә җәй, ничә кыш! Яле, яле, карыйм әле үзеңә… Тукта, болай гына
булмас, күрешү хөрмәтенә… – дип шкафына үрелә башлаган иде, Зариф туктатты:
– Юк, юк, Хәниф Хатыйпович! Күрешкән чаклар булыр әле. Мин менә
киңәшим дип кенә сугылдым сезнең янга.
Шул минутта үзенә шаккатты Зариф. «Юк» дип әйтә алуын күр син! Кирәк
чакта булдыра ала икән бит. Җәмилә өйрәтеп чыгарганга гына түгел инде бу,
язмышың кыл өстендә торганда, түзеп була икән!
Мәсьәлә ул көткәннән дә әйбәтрәк хәл ителде – Хәниф Хатыйпович аңа
беренче курста тарих сәгатьләре тәкъдим итте.
– Мәктәп стажың җитәрлек. Синең эшкә җитди карый торган егет икәнлегеңне
яхшы беләм. Ну башка өлкәдә дә деканат эшендә актив катнашырсың дип ышанам…
Аның яныннан чыкканда, Зарифның күңеле тулы кояш иде. Бар ул яхшы
кешеләр! Чияле директоры үзен дөньяның кендеге дип исәпләп ялгыша! Менә
күрсәтсен әле ул аңа! Синең укучыларың ук килмәсме минем янга укырга
кертергә сорап. Менә шуннан соң карарбыз… <…>


Бәянның ахырын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=2499
  2. http://kazanutlary.ru/?p=44105

Фото: pixabay