Повесть

14.04.2018 4 (апрель), 2018

Соң түгел!


Дәвамы

Тикшерүче

Авария урынына якынлашуга һәм бер-берсенә чәкәләшеп туктаган ике машинаны, бераз алдарак туктап калган йөк машинасын күрүгә үк, Булатка барысы да ап-ачык иде. Классик очрак. Калкулыкка таба менгән «Форд», «КамАЗ»ны узам дип, каршы полосадан килгән «Киа»га бәрелгән. Чикләүче билгеләр юк, әмма бу ситуациядә узгынга чыкмаска кирәклеге азмы-күпме тәҗрибәсе булган теләсә нинди водительгә билгеле! Мондый типтагы аварияләр елына йөз булмаса да, дистәләрчә була. Шунысы гына аңлашылып бетми: нишләп «Киа» юл читенә чыгып йә кюветка ук очып төшмәгән? Мөгаен, һәр закончалыктан искәрмәләр була торгандыр… Әйе, барысы да ап-ачык: «Форд»ның водителе, туып өлгермәгән нарасыйны да исәпләсәң, өч кешенең гомерен өзгән. Ул, мөгаен, исерек тә булгандыр. Алай да булса, бетте инде аңа якты көн. Исән калганына үкенәчәк.
Ул шулчак як-ягына күз салды да, җаны өшеп китте: ике якта да офыкка тоташкан, кар күмгән киң яланнар. Никадәр иркенлек! Юл да ачык, бер машина да, кеше әсәре дә юк. Кирәк бит, үтерүче белән корбан пространствоның һәм вакытның бер киселешендә – бер ноктасында бер-берсен килеп тапканнар! Дөрес, юл тар. Уфага якын гына булса да, заманча юллар төзелеп бетмәгән, ике юнәлеш махсус барьер белән аерымланмаган. Кызганыч, юллар – илнең башын авырттырган бәла, ләкин бу авария ясарга хокук бирә дигән сүз түгел!
Аларга статистиканы җиткереп торалар: илдә аварияләр күп. Эчеп рульгә утыручыларга каты штрафлар, заманча юллар төзү, видеорегистраторлар үз эшен эшләми түгел: алар кими бара. Тик барыбер дә артык күп алар, артык күп! Аларда бик күп кешенең гомере өзелә. Бер елда – ун еллык Әфган сугышында һәлак булган солдатлардан да күбрәк. Димәк, күзгә күренмәгән сугыш уты ялмый Рәсәйнең иксез-чиксез киңлекләрен… Кем белән кем сугыша соң? Водительләр бер-берсе белән җитезлектә ярышамы, вакытны куып тотмакчылармы? Әллә инде барыбер дә койрыгын тоттырмас дөнья артыннан күз алартып куалармы? Абынып-сөртенеп, бәрелеп-сугылып… Үлеп-бетеп! Бу сорауларга җавап юк. Һәр авариягә бетмәс-төкәнмәс сәбәп-нәтиҗә чылбыры килеп тоташа. Булат шомланып, калтыранып куйды – гүя теге дөньяның салкын сулышы килеп кагылгандай, тәненнән салкын дулкын үтеп китте. Юк, болай булмый, эмоциягә бирелергә ярамый. Тойгы-хисләрне авызлыкларга, акылга таянырга кирәк, дип, үз-үзен ныгытты ул.
Ничек кенә булмасын, Булатның вазифасы һәм кешелек бурычы шуны таләп итә: гаеплене ачыкларга һәм аны суд алдына илтеп бастырырга! Гаепле кеше кәеф-сафа корып йөрергә тиеш түгел: ул тиешле җәзасын алырга тиеш. Руль артына утырганчы, югары тизлеккә салганчы йөз кат уйларга тиеш!
Тикшерүче сержантлар белән кул биреп исәнләште дә машиналарны әйләнеп карап чыкты. Ай-һай, дип башын чайкады. Каты бәрелгәннәр! Көне-төне гадәттән тыш хәлләрнең шаһиты булып, каешланып беткәнмендер дип уйласаң да, кайгыга күнегеп, йөрәккә боерып булмый, мондый хәлләр авыр тәэсир итә. Кичен хатынының энесе туган көнгә чакырган иде. Нинди туган көн, нинди кәеф инде моннан соң? Берьюлы өч мәет! Аның районында мондый ЧПның күптән булганы юк иде.
Полиция машинасында тагын бер ир кеше бар иде. Булатның ул якка текәлеп каравын күреп, сержантларның берсе:
– «Форд» водителенең җизнәсе, – диде.
Ул арада теге ир дә, килеп, тикшерүче белән исәнләште.
– Тикшерүче Булат Гайсин.
– Мин – Әдип Карамовның җизнәсе Газиз.
– Авариянең шаһитымы?
– Юк, без соңыннан килдек.
– Аңлашыла, – диде тикшерүче.
Аңлашылганы шул иде: җизни кеше шактый үткергә, белемле кешегә охшаган. Ас кебек, авыздан чыккан һәр сүзне аулап бара. Ә менә вафат булган гаиләнең якыннарына хәбәр ителде микән?
Сержантлардан бу хакта белеште. Водительнең һәм хатынының телефоннарын, тикшерү максатында дип, алганнар, ләкин шалтыратырга өлгермәгәннәр.
– Хәбәр итәргә кирәк! – диде Булат.
Үзе машиналар янына килде. Их, ничек харап иткәннәр! «Форд»ы бөтенләй өр-яңа инде әллә? Кирәк бит, ә! Машинаның шәплегенә ышанган инде Карамов иптәш! Тә-әк, эксперт чакыртырга кирәк. Фотоаппаратын онытмасын. Протоколга теркәр өчен, бәрелешнең схемасын төзергә кирәк булачак.
Карамовның гаебе көн кебек ачык булса да, кызганыч, шаһитлар юк. «КамАЗ» шофёры берни күрмәгән, чөнки тәгәрмәчләрдән тузгып күтәрелгән кар һәм солярка төтене барысын да каплаган. Тагын шунысы: бәрелешү урынын кардан чистарттылар, тик асфальтта көпчәк эзе күренмәде!
Тиешле урыннарга шалтыраткалаганчы, Газиз янына яшькелт «Ниссан» килеп туктады. Аннан яхшы киенгән ханым төште. Карамовның апасы, мөгаен. Булатның күзе үткен, нәкъ шулай булып чыкты. Туганнары кадерле, дип уйлап алды Гайсин, теге ханымның, утка баскан мәчедәй, үзенә таба ашыгып атлавын күреп. Ярый, боларның энеләре исән. Ә вафат булган Рөстәмовлар моргта!
– Иптәш следователь! – Сулуы капкан ханым килеп тә җитте, тезеп, сөйләп алып та китте: – Мин Әдип Карамовның бертуган апасы булам. Авария хакында туганым миңа үзе хәбәр итте. Ә бу – минем ирем.
– Ничәдә? – дип, аны бүлдерде Булат.
– Иртәнге сигезләр булгандыр. Юк, мин сезгә телефонымнан карап әйтәм. Менә, карагыз, сәгать сигез туларга егерме минут кала шалтыраткан. Шалтыратты да: «Апа, машина җимерек! Авария! Мин «КамАЗ» артыннан гына бардым бит!», диде. – Ханым елап җибәрде. – Иптәш следователь, әйтегезче, безгә нишләргә хәзер?!
– Тынычланырга! Тикшерүгә комачауламаска! – диде Булат. Үзе уйлап алды: бик үҗәткә охшаган бу ханым!
Ханым белән аның ире ерак китмәделәр. Ханым, кесә телефонын алып, машиналарны фотога төшерергә кереште.
Булатның йөзе чытылды, ләкин эндәшмәде. Әйе, ялгышмаган, үҗәт ханым бу! Үзе дә, телефонын алып, берничә фото ясады.
Менә район үзәгеннән эксперт-криминалист килеп җитте. Җитди, күп сөйләшми торган егет. Үз эшен тиз генә башкарды да китәргә рөхсәт сорады.
Ул ясаган схемада бәрелешү урыны күрсәтелмәгән иде. «Да-а, – дип сузды Булат үзалдына. – Болай гына булмый, авария җитди! Өстән ярдәм сорарга кирәк! Карамовның туганнары да карчыгадай бөтерелә. Күпме сынаганы бар: бик җиңел генә чишелердәй тоелган эшләр, гадәттә, нәкъ киресе була – очы-кырыена чыгып булмый!
Янә бер сәгатьтән Уфадан яшь кенә егет килеп җитте. Бу – яңа гына институт тәмамлаган булса да, җитди вазифалы, катлаулы аварияләр буенча махсуслашкан эксперт иде. Ул, тәүге эш итеп, каршы полосаны җентекләп карый башлады. Чынлап та, тырышып эзли торгач, асфальтта яңа гына тырналган эз табылды. Димәк, бу эз – яньчелгән «Форд»ныкы! Үз полосасына чыгып утырганчы ул шушында әлеге «тамга»ны калдырган.
Ниһаять, дип җиңел сулады Булат, эзләгән – таба, ниһаять, офыкта яктылык күренде. Юкса, чынлап та аптырарлык иде: мондый хәтәр бәрелешүдән эз калмавы башка сыярлык түгел.
Эксперт егет, автокран чакыртып, авария моментын күзалларга кирәк, дигән тәкъдим дә әйтте. Булат бу тәкъдимне күтәреп алды. Әлбәттә, дөрес идея! Тимерне кызуында сугарга кирәк!
Сәгать икеләр җиткәнче булашсалар булаштылар, ләкин байтак эш эшләнде. Иң мөһиме, өч кешенең башына җиткән водительнең гаебе ачыклансын һәм исбат ителсен!
Эш урынына кайтып барганда да, шактый туңуга, ачыгуга карамастан, уйлары авария тирәсендә әйләнде Булатның. Тикшерүче буларак, объективлык кирәклеген бик яхшы белә ул. Ләкин күңел дигәнең дә бар бит әле. Ә аның күңеле – вафат булган гаилә ягында. Аларны яклашучы кеше юк, туганнары да күренми. Күз алдына туып та өлгермәгән нарасый килде! Менә ул сабыйны кем яклар! Туып та өлгермәгән сабыйны!
Булат эшкә якты уйлар белән урнашкан иде. Кимсетелгән, казага тарыган кешеләрне яклау – шундый иде нияте. Дөрес, эшли-эшли, яши-яши, акның – ак кына, ә караның кара гына була алмавына инанды. Кешеләрнең ялгышларын, йомшак якларын аңларга тырышып карый башлады. Шул кичерешләр белән бергә һөнәреннәнме, әллә кешеләрдәнме, күңел кайту кебегрәк хис тә яралды инде әллә. Күпчелектә бит эгоизм көчле. Күпчелек үзен, гаиләсен, күп дигәндә, туганнарын кайгырта. Хәер, хәзер туган дип тә бик өзгәләнмиләр әле. Күпме кеше ата-анасының искереп беткән йорты өчен туганнары белән өзешеп, эткә дә әйтмәслек сүзләр әйтешеп бетә. Үз рәхәте, үз бәхете өчен генә тырышалар. Шул тырышкан мәлләрендә башкаларның юлларына аркылы төшәләр, башкалар теләгәнне алданрак эләктереп өлгерәләр. Бу Карамов та шулай ашыгып китеп барган инде. Үз кибете бар, ди, бит. Тагын да ныграк баюда булган инде аның уе…
Булатта еш кына шундый хис туа: әйтерсең, алдындагы юл кинәт юкка чыга. Кая барырга да белмисең. Алай гына түгел, уңны-сулны да аермый башлыйсың, тәмам югалып каласың. Ул эгоист һәм үз мәнфәгатьләрен генә кайгырткан кешеләрнең кайсын якларга? Ничек дөресрәк була? Кемне кемнән якларга? Көчлерәгенме? Әллә көчсез кеше ягына басаргамы? Күңеле белән гомер бакый көчсезрәкләр, рәнҗетелгәннәр ягында булды ул. Тик күңел кушканча гына яшәү мөмкин түгел, ул законга таянырга тиеш. Закон нәрсә куша, нәрсә таләп итә – шуны эшләргә дә һәм… тизрәк пенсия яшенә җитеп, тыныч тормышка күчәргә! Алмагач үстерергә, токымлы этләр асрарга, чебиләр үрчетергә! Әйе, әйе, чебиләр үрчетергә. Аңлый, соңгы теләге – аталык инстинкты. Ничә ел яшәп, күпме дәваханә юлы таптап та үзләренең сабыйлары юк аларның. Балалар йортыннан игезәк кыз белән малай алып үстерделәр. Шуңадырмы, балаларга карата кылынган җинаятьләргә беркайчан да тыныч күңел белән карый алмый. Кем-кем, ә ак-пакь, бер гөнаһсыз сабыйларга кул күтәрергә, аларның гомеренә кизәнергә беркемнең дә хакы юк! Күтәрә икән, ул кеше үзенә үпкәләсен! Дөньядагы иң кансыз, хаясыз адәм актыгы шул, димәк. Аңа бернинди кызгану да, яклау да булырга тиеш түгел! Монысы инде закон сүзе генә түгел, Булатның йөрәк сүзе! <…>


Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=43081
  2. http://kazanutlary.ru/?p=43226
  3. http://kazanutlary.ru/?p=43303
  4. http://kazanutlary.ru/?p=43405
Повестьның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: pixabay