Хикәя

29.03.2018 №6 (июнь), 2017

Үтерелгән мәхәббәт кайтавазы

,


Ахыры

Прокурор ярдәмчесе кәнәфинең артына сөялеп утырды һәм, бүлмәгә, әңгәмәдәшенең игътибарлы карашына күз ташлап, сүзен дәвам итте:
– Делоларны тикшергәндә, мондый фотоларны без бик күп таптык. Ул заманда оперработникларның яраткан методы булган бу ялган фотолар. Алар хатын-кызның психологиясен, көнләшүен, хыянәтне кабул итә алмавын бик әйбәт белеп, моңардан «уңышлы» файдаланганнар. Җинаятьтә гаепләнеп, кулга алынган теләсә кайсы ир-атның хатынына шушындый фотографияне күрсәтсәң, ул шул минутта ук җебеп төшә, ихтыяр көчен югалта. Калганы, халык әйтмешли, вакыт эше генә. Менә шушындый әшәке ысул белән репрессия елларында күпме язмыш җимерелә, күпме гомер өзелә.
– Гафу итегез мине, – диде Рәмзия Рөстәмовна, күз яшьләрен тыя алмыйча, – әмма мондый фотога кешене үз ризалыгыннан башка төшерергә мөмкинмени?
– Нинди ризалык ди ул… – Рәхмәтуллин кашларын җыерды. – Ул заманда кем кемнең ризалыгын сорап торсын? Кирәге дә юк иде аның. Җип-җиңел эшләнелә торган эш. Күз алдына китерегез, ирегез пляжда. Аның артыннан яшерен рәвештә фотоаппаратлы оперработник күзәтә. Җае чыккач, ирегез янына агентурасында эшләүче ярдәмчесен – гадәттә, чибәр туташны, яисә пляжда ял итүче «кармакка эләккән» берәр кызны җибәрә. Тегесе үз чиратында ирегезгә берәр сорау биргәндә, кинәт аңын җуя яисә эпилепсия өянәге кузгалган булып кылана. Хатын-кыз егыла башлаганда, ир-атның инстинкты уяна. Ирегез «авыру» кызны тотып кала, ярдәм чакыра, ә чибәркәй, берничә минуттан аңына килеп, коткаручысына рәхмәт әйтеп, тыныч кына китеп бара. Оперработник боларның барысын да фотога төшереп бара. Компромат әзер, аны ничек телисең, шулай кулланып була. Ирегез делосында да нәкъ менә шушы технология ярдәмгә килгәндер…
Рәмзия Рөстәмовна, ишеткәннәренә ышанмыйча, башын түбән иеп утыра иде. Нәрсә уйлаганы, нинди җан газабы кичергәне турында фаразлап кына була иде…
Прокурор ярдәмчесе дә тын гына утырды. Бу минутта ул ханымга сөйләргә тиеш булмаган серне ачкан өчен үз-үзен битәрли иде сыман. Ләкин дело бит инде күптән ябылган, ә бәхетсез ялгыз хатын-кызны гомер буе үз ялгышлары өчен газапланып яшәүгә дучар итү гаделсезлек һәм рәхимсезлек булыр иде. Хәзер ул, һич югында, иренең чынлап та гадел, намуслы кеше һәм икесенең дә әшәке ялган, гаделсезлек аркасында корбан булуларын белә.
– Үзегезне җәфаламагыз шулай! – диде ул ихлас кызгану белән, тәмам төшенкелеккә бирелгән Рәмзия Рөстәмовнага карап. – Сез – дөнья күргән хатын-кыз, ә ул чакта япь-яшь кыз-бала гына булгансыз. Күпкә көчле, тәҗрибәлерәк, язмыш тарафыннан сыналган хатыннар да бирешкән ул чакта. Нишлисез бит, заманасы шундый булган…
– Минем элекке… юк, юк, минем ирем белән анда, төрмәдә нәрсә булды? – дип, калтыранган тавыш белән сорап куйды Рәмзия Рөстәмовна. Күз яшьләрен туктатырга тырышмый да иде инде ул.
– Сезнең соравыгызга җавап бирү бик кыен миңа. Аның үлеме турындагы мәгълүматлар, Әхмәтовныкы кебек үк, билгесезлек пәрдәсе белән капланган. Рәсми версия буенча, икесе дә төрмәдән качарга тырышкан вакытта атып үтерелгән. Башка, расланмаган мәгълүматларда исерек конвойчылар белән сугышкан чакта Ниязның дустын яклап чыгуы турында сүз бара… Үзегез аңлыйсыздыр инде, хәзер чын дөресен белү һич мөмкин түгел. Шактый вакыт үткән, күп нәрсәләр онытылган…
Рәмзия Рөстәмовна, барысын да аңлап, башын гына кагып куйды.
– Китәргә ярыймы?
– Әйе, әлбәттә. Кирәкле мәсьәләләргә ачыклык керттек. Килүегез өчен рәхмәт. Бүген үк Баязитовка җавап хаты әзерләячәкбез. Беләсезме, кәефегез булып, хәлегездән килсә, карт янына барып, аны тынычландыра алсагыз, әйбәт булыр иде.
– Тырышып карармын, – дип, үз-үзенә дә ышанмыйча вәгъдә бирде Рәмзия Рөстәмовна.
Фатирына кайткач, ул иңенә авыр йөк булып төшкән, аяк-кулларын богаулаган коточкыч арыганлык тойды.
Йөрәге сулы чокырга егылып төшкән песи баласы сыман тончыга һәм тыпырчына башлады.
Авырлык белән чишенеп, йокы бүлмәсенә узды ул, юрганын алды, хәлсезләнә баруын сизгәч, баш астына мендәрен салып, караватына ятты. Тормыш шыксызланып сүнә барды. Мондый халәтне гомерендә беренче тапкыр кичерә иде әле Рәмзия Рөстәмовна.
Ничек кенә иренең мәхәббәте, тугрылыгы һәм һич югында намуслылыгы хакында шикләнә алды икән ул?
Әрем сыман әче, түзә алмаслык авыр хатирә һәм хис-кичерешләрдән аның күкрәгендә, әйтерсең, сулышны кысучы каты төер хасил булды. Йөрәге, көчсезләнеп, әкрен генә тибә башлады. Ниндидер саргылт-соры караңгылыкка чума баруын һәм тәненең башка буйсынмавын тойды ул.
Үзенең шушы дөнья белән хушлашасын аңлады һәм үлеменә каршылык күрсәтергә тырышмады. Киресенчә, күкләрдә, һичшиксез, Ниязны очратып, тезләнеп булса да гафу үтенәсен күз алдына китереп, ниндидер сабыйларча сөенеч кичерде Рәмзия Рөстәмовна.

Рәзилә ХӘЙРЕТДИНОВА тәрҗемәсе


Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=28004
  2. http://kazanutlary.ru/?p=42562

Фото: sueveriya