Хикәя

12.03.2018 3 (март), 2018

Аязучан болытлы һава


Мәскәү шәһәрендә, Халыкара язучылар берлегендә, Сергей Михалковның урынбасары булып эшләп йөргән көннәрем. Эш урыныбыз – «Война и мир» романындагы Наташа Ростованың беренче балы узган тарихи бина. Аның аскы катында ресторан. Төшке ашны, рәис белән кара-каршы утырып, без шунда ашый торган идек.
– Ринат, сиңа бер үтенеч бар бит әле бүген, – дип мөрәҗәгать итте ул көннәрнең берендә.
– Тыңлыйм. Тыңламый хәлем юк, Сергей Владимирович…
– Бүген, сәгать дүрткә, Журналистлар йортына чакыру бар. Анда дөньяның төрле почмакларыннан җыелган рус теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашу була. Вәгъдә биргән идем, әмма бара алмыйм. Бармавымның сәбәбе бик җитди – бер чибәр кыз белән күрешү җае чыкты. Коткарсаң син генә коткарасың, – диде аксакал, уенын-чынын бергә кушып.
– Сәбәп чынлап та бик җитди икән шул, – дидем. – Әмма бу очракта, Сергей Владимирович, мин бит сезне алыштыра алмам. Аларга мин түгел, танылган шагыйрь Михалков кирәк. Өстәвенә тагы, рус теле белгечләре, дисез… Фамилиямне ишеткәч үк качып бетмәсләрме?!. Бәлки, миңа, сезнең урынбасар буларак, теге чибәр кыз янына барырга кирәктер?..
Шаяруны аңлый һәм шаярганны ярата да торган иде аксакал. Бу очракта да рәхәтләнеп көлеп алды.
– Хәйләкәр дә соң үзең. Син татар түгелдерсең бит? – дип куйды соң чиктә.
Берни эшләр хәл юк, ризалашырга туры килде. Беренче мәртәбә генә түгел ич, кайбер көннәрдә җидешәр-сигезәр урынга чакыру китерәләр иде аңа. Бу кичне дә җаваплы очрашулары барлыгын беләм. Тугызынчы дистәсенең икенче яртысын барларга керешкән шагыйрь, бик теләсә дә, кырыкка ярыла алмый бит инде.
Кушылган җиргә кичекмичә бардым. Мин киләсен хәбәр итеп куйганнар иде, ихтирам белән каршы алдылар, чәй эчерттеләр һәм президиумга утырттылар. Иҗат берлеге һәм язучылар исеменнән сәламләп чыгыш ясарга да туры килде. Дөньяның төрле почмакларыннан җыелган рус теле һәм әдәбияты белгечләренең ихлас чыгышларын тыңлау чын-чынлап онытылмаслык тәэсир ясады үземә. Кайда гына укытмыйлар икән дә кайда гына өйрәнмиләр икән рус телен һәм әдәбиятын – Япониядә, Кытайда, Австралияда, Африка һәм Көньяк Америка илләрендә… Хәтта, күпме яшәп, күпме дөнья гизеп тә, исемнәре шул көнгәчә колакка чалынмаган утраулардан килгән вәкилләр чыгыш ясады. Һәрхәлдә, ник барганыма үкенеп утырырга туры килмәде, үзем өчен бик файдалы һәм гыйбрәтле яңалыклар алып киттем бу очрашудан.
Өйгә шактый ук соңарып кайтырга туры килде. Чәй өстәле артына утырдым һәм, ияләнгән гадәт буенча, телевизорны кабыздым. Анда-монда баскаларга керешсәм, ни күрим – Мәскәү шәһәре каналларының берсендә шул кичәдә чыгыш ясаган бертөркем галим-голамә түгәрәк өстәл артында әңгәмә корып утыра. Исемнәре хәтердә калмаган булса да, таныш йөзләр, таныш сүзләр игътибарымны җәлеп итте…
Әйе, мин әйтәм, бу япон кызының үзенчәлекле акцентына һәм, әлбәттә, мөлаем йөзенә беренче күрүгә үк игътибар юнәлткән идем. Ә менә теге ир егет Бразилиядән иде кебек, Есенин шигырьләрен яттан сөйләп сокландырган иде ул… Ә монысы – иллене узып барган, карап торышка әллә ни чибәрлеге булмаса да, мөлаемлыгы белән үзенә тартып торган кара тәнле ханым, Кубадан. Тәнәфес вакытында аның белән хәтта берничә авыз сүз дә алыштык кебек әле. Минем Язучылар берлегеннән икәнемне белгәчтер инде, яныма килеп, үзе сәлам бирде. Исемен дә әйтте әйтүен, әмма хәтердә калмаган. Яшьлек елларында шигырьләр дә язган икән. Хәзер Гавана университетында рус теле һәм әдәбияты укыта. Бик иркенләп фикер алышырга иде кебек исәбе. Минем кайда һәм кем булып эшләвем, нинди әсәрләрем булуы хакында да кызыксыну белдергән иде… Әмма, җавап бирергә өлгердемме-юкмы, күренекле рус язучысы, күптәнге дустым Александр Арцыбашев килеп кочаклап алмасынмы үземне шул мизгелдә. Билгеле инде, әңгәмә шунда өзелде, әллә ул ханым үзе китеп барды, әллә, хәл-әхвәлләр белешә торгач, без читкә тайпылганбыз, ачык кына әйтә дә алмыйм хәзер.
Чү, тапшыруны алып баручы кунакларга кызыклы гына сорау белән мөрәҗәгать итте түгелме:
– Хөрмәтле ханымнар һәм әфәнделәр, рус әдәбияты белән кызыксынып китүегезнең тарихы нидән башланды, шул хакта безгә дә кыскача сөйли алмассызмы?
– Лев Толстой романнарыннан башланды, – диде берәве.
Икенчесен яшьлек елларыннан ук Достоевский әсәрләре таң калдырган. Пушкин, Лермонтов һәм Есенин исемнәрен дә кат-кат кабатладылар…
Чират Гавана университеты профессорына җитте. Ә ул, ни сәбәпледер, үз уйларына бирелепме, икеләнә калды бер мәлгә.
– Ә сез, Донья Алеида, ни диярсез? Нигә дәшми утырасыз… Сезнең рус әдәбиятына килү юлыгыз кем иҗатыннан башланды?
– Унҗиде яшемдә мин бер рус егетенә гашыйк булган идем, – диде ул, гел көтмәгәндә. Һәм шул урында, еракта калган хатирәләрен барлауданмы, бераз югалып калды.
«Ах» та «ух» иттеләр өстәл артында утыручы коллегалары, аларга бу бик тә кызыклы тоелды. Кайсы берәүләре елмаеп һәм көлеп тә җибәрделәр кебек. Алып баручы шундук элеп алды:
– Кызык, бик тә кызык, – диде ул. – Шул мәхәббәтегез хакында безгә дә сөйләп китмәссезме…
– Сөйләрлек берни булмады, – диде ханым, тирән сулыш алып. – Ул егет испанча бер сүз белми иде, мин – русча… Аңлаша алмадык. Ул китте һәм эзсез югалды. Ә мин үземә, һичшиксез, рус телен өйрәнәчәкмен, дип, сүз бирдем шуннан соң. Һич кенә дә рус теле яисә әдәбияты белгече булу түгел иде хыялымда. Математик булырга җыена идем мин.
– Менә бит нинди тарих, ничек кызык килеп чыга, – дип, тагы да җанлана төште тапшыруны алып баручы. – Ә ул егетне бүтән күрмәдегезме? Эзләмәдегезме?!.
– Сез ни сөйлисез, Куба кайда да, Россия кайда… Нинди эзләү, нинди табу, дисез. Минем менә гомеремдә беренче мәртәбә чит илгә чыгуым, яшьлек хыялым тормышка ашты – Мәскәүгә килдем.
– Донья Алеида, сез бүген Россиянең башкаласы Мәскәү шәһәрендә. Әйтегез әле, ул егетне эзләргә һәм эзләп табарга теләр идегезме?
– Ул заманнан бик күп вакыт узды, – диде ханым, беркадәр уңайсызланып. Чигәсенә төшеп торган чал чәчләрен ипле генә артка таба сыпырып куйды. – Күрәсез, миңа да унҗиде яшь түгел. Аның да егет чаклары узган булса кирәк…
– Ә шулай да? – дип, төпченүен дәвам итте алып баручы.
– Мин аны эзләп килмәдем, – диде ханым, катгый рәвештә. Һәм әллә нидән генә, ерак яшьлектә калган хисләрен искә төшерепме, шул мизгелдә күз читләрендә мөлдерәп пәйда булган яшь тамчыларын яулык чите белән сөртеп куйды. – Әмма, гел уйламаган-көтмәгәндә, мин аны очраттым бит.
– Очраттыгыз?! – дип, гаҗәпләнүдән үзалдына сузып куйды алып баручы.
Бу сүзләрне ишеткәч, як-ягында утыручылар да, ышанырга-ышанмаска белми, ачкан авызларын йомарга онытып, бер мәлгә хәйран калып тордылар.
– Таныдыгызмы?.. – диде араларыннан берәү.
– Мин таныдым.
– Ә ул?
– Ә ул мине танымады…
– Менә-менә, ир-атлар шундый инде… Алардан башканы көтеп тә булмый, – дип күтәреп алды янәшәдә утырган берничә хатын-кыз. Ир-атка карата мөнәсәбәт шул кадәрле дә бердәм булыр икән. Дөньяның төрле почмакларыннан җыелган укымышлы кешеләр бит без югыйсә.
Шушы минутта бу программаны карап утырган мәскәүлеләрнең дә бик күбесе килешкәндер дип уйлыйм мондый фикер белән. Мин дә баш кагып утырдым кебек әле.
Алып баручы дилбегәне кулыннан ычкындырырга теләми иде, әлбәттә, әмма сүзне капылт кына читкә борып җибәрүе дә уңайсыз. Бу тарихны йомгаклау максатыннан булса кирәк, ул тагы, кара тәнле, әмма искиткеч мөлаем һәм якты карашлы әлеге профессорга мөрәҗәгать итте:
– Сеньора Алеида, бәлки, ул егет… Хәер, бүген инде ул, әлбәттә, егет булмас, әфәнде, диик, сезне хәзер телеэкраннан күрә торгандыр дип гөманласак, аңа бүген ни дип әйтер идегез?
Ике уйлап тормады ханым, шундук җавабын да тапты:
– Яратам, – дияр идем. Һаман яратам… Һәм тагы шуны әйтим: мин хәзер дә, әледән-әле, үзем туып-үскән Варадерога кайтам. Океан читендәге кайнар ком өстеннән атлап, ялгызым гына йөргәндә, еракта калган яшьлегемне һәм әлеге россияле сеньорны очратырмын кебек тоела. Инде менә исемегезне һәм фамилиягезне дә белдем хәзер, әмма әйтмим, сезне уңайсыз хәлгә куярга теләмим. Шуны гына әйтәм: күрәсез ич, мин вәгъдәмдә тордым – рус телен өйрәндем. Ә сез… <…>


Хикәянең дәвамын  «Казан утлары» журналының яңа чыккан 3нче санында (2018) укый аласыз.

Фото: pixabay.com