Бәян

02.03.2018 2 (февраль), 2018

Ак читек


Дәвамы

– Теге кызның чәчен карале, чын микән ул?
Тузанлы басу юлының читендә гамьсез генә утырган ике егетнең дә муены, каерылып чыгардай булып, уңга борылды. Юлдан, шактый иске икәнлеге күренеп торган сәпидкә утырып, бер кыз килә иде. Өстендә – коңгырт күлмәк, аягында – кәлүш. Башына, арттан чөеп, акка кара борчак төшкән косынка бәйләгән. Икегә аерып үргән озын толымнары, сәпид тәгәрмәче әйләнгән шәйгә, ефәк бау шикелле, елкылдап-елкылдап китә. Озын баулы чүпрәк букчасын җилкәсенә аскан.
Нургаянның күзенә иң тәүдә озын толымнар ташланды. Булса да булыр икән! Тузгытып җибәрсә, биленнән дә хәйран узып китәдер! Егет ни өчендер башындагы кепкасын йомарлап кулына тотты.
Вәсим исә теш арасына кыстырган үлән сабагын, саташыпмы, нигәдер кесәсенә салып куйды.
Кыз аларга якынлашты. Юлга якын ук утырган егетләрдән куркуы булдымы, сәерсендеме, каушадымы, тизрәк үтеп китәргә теләп, сәпиден җитезрәк әйләндерергә тырышты. Үч иткәндәй, аяклары буталган кебек тоелды, оялудан бите алмадай кызарырга өлгергән кыз, ике егеткә керфек арасыннан ялт кына бер карап алды да, аларның юлбасар да, карак та түгеллегенә инанып, юлын дәвам итте.
– Безне дә утырт әле! – дип шаяртып кычкырган Вәсимгә җавап кайтаручы булмады.
Бүтән чакта җор телле, һәрнәрсәне шаяруга борырга яраткан Нургаян, кызның артыннан текәлеп, сихерләнгәндәй, телсез калган иде. Вәсим, аның янтыгына төртеп: «Һәй, ике күзең ияреп китте түгелме?» – дип көләргә тотынгач кына, айныгандай булды. Кепкасын янә кашына ук төшереп киеп куйды. Шуннан соң гына:
– Вәйт чибәр! Моны эләктерсәң дә ярар иде! – диде, мәзәк кенә тел шартлатып.
– Һи, бала-чага гына… – Вәсим сер бирергә теләмәде. Ул күрше авыл больницасына шәфкать туташы булып кайткан Венера исемле кызга күз атып йөри иде. – Наратлыга мәктәпкә баруыдыр инде.
– Наратлыга баргач, бала-чага түгел инде, агай-эне, – дип каршы төште Нургаян. – Тугызда йә унда укыса, самай җиләк чагы… Каян килгән диген!
– Каян килсен… Безнең авылныкыдыр. Югары очтан төшеп килә бит.
– Әй, ул очларны каян белеп бетермәк кирәк, без – аерым, алар – үзләре аерым авыл шикелле, – диде Нургаян, башын янә кыз китеп барган якка борып.
Чыннан да, Нургаяннарның авылы кызык кына урнашкан: аны икегә бүлеп, уртадан тар гына инеш ага. Таулырак якка урнашкан өлешен «Югары оч», дип йөртәләр, иңкүлеккә урнашканын «Түбән оч», диләр. Сөйләшкәндә дә, кызык итеп, «Югары очка чыгып кайтам, менеп төшәм», дип сөйләшәләр. Кибет – Югары очта, шуңа күрә авыл халкы кибеткә «менә», ә клубка «төшә» – анысы Түбән очта. Һәр ике якның үзенең зираты бар, хак микән, Нургаяннарның урамын элек аерым авыл булган, дип тә сөйлиләр.
Вәсим белән Нургаянның, тракторга запчасть алырга дип, утыз чакрым ераклыктагы совхозга барулары иде. Бару дип, шушында күрешәбез дип сөйләшсәләр дә, ат җигеп килеп җитәргә тиешле «шофёр»лары һаман күренмәгәч, егетләр юл читенә чүмәштеләр дә гамьсез генә көтүләрен белделәр.
Ике дус, армиядән кайтуга, икесе дә тракторга утырдылар. Тик бергә озаклап җир җимертеп йөри алмаслар ахры. Шушы араларда колхоз рәисенә яңа машина кайтып, аның рулен Вәсимгә тоттырырга җыеналар, дигән сүз йөри. Утсыз төтен булмый: рәис – чыбык очы булса да, Вәсимнәргә туган тиешле кеше. Бу хакта егетнең үзеннән сорагач: «Тумаган тайның билен сындырмыйк әле, күз күрер», – дип кенә җаваплады ул, артык җәелеп төшмичә.
Көтә-көтә тәмам көтек булдык дигәндә генә, ниһаять, юлда колхозның җирән алашасы күренде.
Ат арбасыннан аякларын салындырып барган Нургаянның күңеле камыл арасында утырып калган иде. Егеткә кинәт кенә әллә нәрсә булды: баягы кызның мизгел эчендә генә чалынып калган йөзе, озын толымнары күз алдыннан китми йөдәтте. Югыйсә, рәтләп күргән шикелле дә булмады үзе. Алай дисәң… Сабыйлыгы да китеп бетмәгән чип-чиста йөздә күкчәчәк таҗына тартым бераз озынчарак күгелҗем күзләрне, аларның гаҗәеп яктылыгын аермачык күрде. Туп-туры булып сызылган кашларны да. Бераз турсаебрак, өскә кайтарылып торган сылу иреннәрне дә. Хәтта… үтә күренмәле шикелле алсуланып торган колак яфракларын да күргән икән.
И-и, әллә нәрсә югалып, җебеп калды бит шул чагында. Исемен булса да сорыйсы иде бит! Нәрсәсе бар инде аның? Сикереп торасы иде дә артыннан йөгерәсе иде. Вәсим тәгәри-тәгәри көләр иде көлүен. Көлсә, аннан гына укасы коелмас иде әле Нургаянның… Ярар, клубка чыгарга, шунда күзне ачыбрак карарга кирәк булыр. Кем бу чибәркәй, егете бармы – белми калмас…
Тик ярты төн җиткәндә эштән кайтып, юынып-киенеп ничә кич рәттән клуб сукмагын таптамасын, шау-гөр килеп күңел ачкан яшь-җилкенчәк арасында күгелҗем күз бер генә тапкыр да күренмәде.
Беркөнне Нургаянны күрше авыл басуына чөгендер ташырга куйдылар. Кичтән яңгыр явып киткән, аяк асты пычрак иде. Шулай булса да, авыл җирендә бүгенге эшне иртәгәгә калдыру гадәте юк: яңгыр ул атналар, айлар буе да явар. Күккә карап кояш көтеп ятсаң, бакчадагы бәрәңгеңне кар астыннан казып алыр көнгә дә калуың бар…
Басу гөрләп тора. Мәктәп укучылары чөгендерне җыеп, өемгә өеп, яфракларын кисеп куйганнар. Итекләренә, авырлык өстенә авырлык өстәп, йодрык-йодрык юеш балчык ябышкан. Нургаян, тракторын чөгендер өемнәре янына күчергән уңайга, аларга кызыгып та, кызганып та карап ала. Кызыкмас иде – эш авыр дип тормыйлар, күмәк булуларыннан файдаланып, рәхәтләнеп гөрләшәләр, шаяралар; егетләр, әнә, юк сәбәпне бар итеп, кызлар тирәсендә кайнаша: кайсы ялгыш кына бәрелеп киткән була, икенчесе, үз рәтен ташлап, берәр кызга булыша, өченчесе, кулындагы чөгендерен оныткан да, аягүрә йоклап киткән шикелле, алдындагы ак яулыкка текәлеп каткан… Авыл балаларын кызганмаслык та түгел: уку елы башлануга, китап-дәфтәр урынына колхоз басуы көтә шул үзләрен. Бер басуда бәрәңге алалар, икенчесендә чөгендер йолкыйлар, ал да, ял да юк үзләренә. Нургаяннар укыганда да шулай булды, бер елны, сигезенчедә чагында, тоташ яңгыр астында бәрәңге җыйганнарын мәңге онытасы юк егетнең. Туңып, чиргә сабышып беттеләр, кемгә ютәл төште, кемгә – томау. Әмма чирлим дип өйдә аунап ята торган чак түгел иде, кичтән мәтрүшкәле чәй эчеп яттылар да иртән янә яңгыр астына, басуга ашыктылар… Ул бәрәңгене арбалап-арбалап, мең бәла белән колхоз базына илтеп бушаттылар. Язын әлеге базны ачу да мәктәп балалары җилкәсенә төште. Кулларында көрәк булганнар башта баз өстенә өелгән туфрак катламын ачты. Сәнәклеләр туфрактан соң салынган саламны кубарды. Катлам юкарган саен борынны ярып кергән яман ис көчәя генә барды. Бераздан, инде ачылды дигән баз авызында, алагаем күл булып, черек бәрәңге боткасы пәйда булды. Нургаян бүген дә бер нәрсәгә аптырый: ул ботканы күңел болгаткан сасы искә көчкә түзгән балалардан түктерү кемгә, нигә кирәк булды икән дә, кайсы җүләренең башына килде икән ул эш? Көрәккә чак эләккән сыеклыкны бер чокырдан ала торалар – янәшәгә түгә торалар. Моннан да ахмаграк, мәгънәсезрәк гамәл булмас иде, каядыр хисап бирү өчен башкарганнармы? Янәсе, фәлән тонна бәрәңге чыгардык, кызганыч, барысы да черегән… Кара сакалың кая барсаң да үз артыңнан калмый шул: балалар, балчыкка каткан чиләкләрен сөйрәп, көзен ай буе интеккәннәр иде, яз да аларга ярык кашык әзерләгән икән…
Тракторны күчерергә кушып кул изәүләре Нургаянны уйларыннан арындырды. Алда торган чөгендер өеме янына барып туктады да, аякларын язарга теләп, кабинасыннан сикереп төште. Төште дә, үз күзләренә үзе ышанмыйча, керфекләрен челт-мелт йомгалап, арбага чөгендер ыргыткан кызга төбәлде. Кара сырма, кара итәк кигән, башыннан урап зәңгәрсу юка шәл бәйләгән кызыкай – беркөн ай күрде, кояш алды дигәндәй юк булган күгелҗем күз иде. Калын толымнарын, калкулык итеп, баш артына, шәл астына яшергән. Кулындагы пирчәткәсе юешләнеп беткән. Җитезлегенә күз иярми: самавыр хәтле чөгендерләрне бармак очы белән генә дигәндәй эләктереп ала да, җилле-җилле генә итеп, арбага очырта. Кыз Нургаянга бөтенләй игътибар бирмәде, күзен дә күтәреп карамады, эшләвен белде. Шулчак янәшәдәге кызларның берсе:
– Зәйтүнә, әнә теге бәләкәй чөгендерне Нургаян абыйның башына ыргыт әле, айнып китмәсме? – дип эндәште дә челтерәп көлеп җибәрде. Онытылып басып торган Нургаян теленә шайтан төкергән ул кызга эченнән генә мең рәхмәт укыды. Бик ансат кына озын толымның исемен дә белеп өлгерде бит. Егет ике уйлап тормады, яктырып елмайды да: – Юк, юк, чөгендер тимәгән килеш тә баш эшләми әле монда, – дип, Зәйтүнәгә борылды. – Зәйтүнә, чөгендереңне ыргытып бетеримме?
Кыз башын күтәрде, күзләрен тутырып Нургаянга бер карады да шунда ук, оялып, керфекләрен түбән төшерде.
– Ыргыт соң, – дигән сүзе дә ишетелер-ишетелмәс кенә яңгырады.
Егеткә шул сүз, шул караш җитә калды – өстендәге сырмасын салып, җәһәт кенә кабинага ташлады да дуамалланып эшкә ябышты. Зәйтүнә кишәрлегендәге башта бер, аннан икенче өем, әллә нинди тылсымлы кулга эләккәндәй, трактор арбасына күчеп өлгерде.
– Әлләй, аныкын гына ташыйсыңмыни, Нургаян абый? Ә без? – диде бу юлы үпкәле тавыш белән баягы кыз, аңа башкалар да кушылды.
– Бигайбә, кызлар, – дип күзен кысып елмайды Нургаян, тулы арбаны бушатып кайтырга кузгалып. – Үзегез бит, башыма чөгендер ыргытырга куштыгыз да… Мин шуннан куркып кына… Хәзер әйләнеп киләм, сезнеке дә басуда утырып калмас…
Кузгалып китүгә, Нургаян кабинага гына түгел, бөтен җиһанга яңгырарлык итеп, күңеленә беренче килгән җырны сузды:

Су буена килмәс идем,
Су салкынын сизмәсәм.
Өзелеп җыр җырламас идем,
Син җаныемны сөймәсәм…

Егетнең тавышы матур, күкрәк түреннән агылган моң белән сугарылган иде. Үзалдына елмаеп, эченә әллә ни кереп утыргандай, җыр арты җыр көйләде ул. Бу араларда чыкмаска дигәндәй, болыт артына качкан кояш та аның җанына кереп урнашкан шикелле; сагыш төсе белән өртелгән каеннар да өр-яңадан яфрак ярырга җыенган кебек тоелды. Трактор тәгәрмәчен ярыйсы гына салуларга мәҗбүр иткән менә бу кара басу юлында кочак-кочак күкчәчәкләр тирбәлгәндәй күренде.
Әлеге минутларда Нургаян озын толымлы сылуның нинди утларда януын чамаламый иде әле. Кыз да аны тәүге тапкыр күргәндә, юл читендә чүмәшеп утырган мәлендә үк күз уңына алган, сихри җылылык бөркелгән ачык йөзле бу чибәр егетнең йөз сызыкларын күңелендә әллә ничә кат рәсем итеп ясаган иде. Ул яраткан һинд киноларындагы артистларга охшаган! Маңгаена төшеп торган кара чәч учмасына тиклем шуларныкы кебек! Коңгырт күзләренең туптуры итеп, өздереп каравы!.. Бүген, чөгендер ташырга килгән тракторчының Ул икәнен күреп алуга, кыз уттан суга, судан утка төшеп аһ иткән иде. Басудагы әллә кемнәр, әллә кемнәр арасыннан тап аңа гына ярдәмгә ашыккан егет – унҗидесе тулмаган кызның хыялы, өмете, бер күрүдә бөреләнгән саф мәхәббәте иде.
Икенче көнне идарәдә иртәнге нәрәт вакытында Нургаянны үз авылларындагы басуга, бәрәңге ташырга билгеләделәр. Әй үртәлде егет, кәефе кырылды, чөгендергә куегыз, әле эш бетмәде бит, дип тә карады – нигәдер аның теләген исәпкә алучы булмады. Бүген дә Зәйтүнәне күрермен дип өметләнгән егет канатлары бәйләнгән очар кошка, тышаулап куелган чабышкыга тиң иде. Кичә сазга баткан басуда да келтерәп кенә йөргән тракторы бүген ярыйсы гына кипшенгән җирдә дә карышып маташты, гүя ул да хуҗасына теләктәшлек күрсәтә, бармыйм булгач бармыйм, дип үҗәтләнә… Нишлисең, нәрәт бирелгән: син колхозчы, син кол, эштән башканы дәгъваларга синең хакың юк.
Бүген бөтен җырларның сүзе дә, көе дә онытылган: егетнең юлдашы – моңарчы бер генә тапкыр да татымаган сагышлы бер сагыну иде.
Тау өстеннән җәелеп киткән басуның бер башы – Югары оч зиратына, икенче башы рәт-рәт утыртылган каеннарга тоташа. Басу инде буразна-буразна итеп казылган, бәрәңге, кайсы тавык йомыркасы, кайсы бала башы хәтле булып, таралып ята. Монда да бүген мәктәп балаларын менгергәннәр, әле җыелып бетмәгәннәрме, капчык көтәләрме – эшкә тотынмаганнар, каеннар тирәсендә чиләкләренә тезелеп утырганнар да чыркылдашалар.
Нургаян, тракторы белән килеп туктауга, кабинасыннан туп-туры арбасына сикерде, амбардан кочак-кочак итеп алып килгән капчыкларны җиргә ташлады. Үзе, шушы кычыткан чыпчыклары арасыннан өзелеп-өзелеп күрәсе килгән кешесен табарга теләгәндәй, өметсез генә бер караш белән кыз-кыркын ягына күз атты. Һәм… тапты да! Бәрәңгегә менгән кызлар арасында, башын аска иебрәк, кара сырма, кара итәк кигән, бүген инде алсу шәл бәйләгән Зәйтүнә дә бар иде!
И, болай булгач! Чөгендер басуына бар, дип, райком секретаре хет үзе ялынып килсен хәзер – Нургаян теше-тырнагы белән ябышып булса да шушында, тәгәрәп яткан бәрәңге арасында торып калачак…
Кыз исә аның тракторының зәңгәр түбәсен әллә кайчан абайлап алгандыр, йөрәгенең күгәрчен канат каккандай лепер-лепер итүе башкаларга ишетелмәсен дип, кулын күкрәгенә куеп, башын игәндер. Бит очларындагы кайнарлык ялкын булып кабына күрмәсен дип, шәлен йөзенә табарак тарткандыр…
Нургаянга җыр сүзләре әйләнеп кайтты. Теленнән төшеп кенә тамар иде дә басуны яңгыратыр иде:

Су читенә иелдем,
Төнбоекка үрелдем;
Бер елмаеп кара миңа,
Зәйтүнәкәй, акчарлагым,
Күтәрелсен күңелем…

Юк шул, анысына батырлык җитми… Кара инде, әллә берәр тылсым көче бармы соң бу кызда? Башны гел аның ягына борасы, күзне алмый карап кына торасы килә үзенә. Агыйдел камышы шикелле зифа сыны, сырма кигән килеш тә йөзек аша үтәрдәй нечкә биле, оялчан карашы, яп-якты нур бөркелгән түгәрәк йөзе үзенә тарта гына бит, әй. Югыйсә, як-ягыңа боргалансаң, төпченеп-төпченеп карасаң, башка кызлар арасында аннан да чибәррәкләре, шомырт кебек кара яки кыңгырау гөлдәй зәңгәр күзлеләре, мине үп, дип чакырып торган күперенке иренлеләре, толымнарының билгә түгел, үкчәгә җиткәннәре бардыр. Юк инде, күңел күзе дә, маңгай күзе дә шушы кызыкайдан башканы күрми түгелме? Күрми дә, күрергә теләми дә… Нәрсә булды соң әле бу? Кем әйтмешли, февраль микән, март микән – гыйшык микән, дәрт микән…
Бу – мәхәббәт иде. Моңарчы үзенә буйсындырмаган, йөрәкне чемер-чемер китермәгән тәүге, чиста, саф, эчкерсез мәхәббәт могҗизасы иде. <…>


Бәянны ТУЛАЕМ «Казан утлары» журналының 2нче санында (2018) укыгыз.
2018 елның 1нче яртысына (1-6нчы саннар) «Казан утлары» журналының электрон версиясенә язылу http://magarif-uku.ru/subscription/kazan-utlary-NN-1-6-2018/
Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=40558
  2. http://kazanutlary.ru/?p=40723
  3. http://kazanutlary.ru/?p=40886
  4. http://kazanutlary.ru/?p=41280

Фото: google.ru