Бәян

01.03.2018 2 (февраль), 2018

Кендек каным тамган йорт


Дәвамы

Шушы танышудан соң алар көн дә очраша башладылар. Офицерлар шәhәрчегендә барып утырырга кафе кебек урын булмаганга, гел өйдә күрешәләр иде. Кайвакытта Дилбәр өйдә ялгызы гына кала, шуңа күрә алар арасында ихлас сөйләшүләр күп булды. Бу аларны тиз якынайтты. Гел өйдә утырмас өчен, кайбер көнне Гафур кызны частьның клубына кинога да алып баргалады. Күп тә үтмәде, егет белән кыз арасында тартыну дигән нәрсә бетте, алар инде күптәнге танышлар кебек аралашалар, төрле темаларга ачыктан-ачык сөйләшәләр иде.
Ә бер көнне Гафур үзенең комендант взводындагы көндәлек вазифаларын башкарып, иртәнге якта егетләр белән атнага бер үткәрелә торган политзанятиене уздырып, төштән соң Дилбәр янына килде. Бу юлы Кадрия ханым да өйдә булып чыкты. Хуҗабикә Гафурны hәрвакыттагыча якты йөз белән каршы алды, Дилбәрнең дә күңеле күтәренке кебек иде.
Гафур исәнләшеп, җәйге көннең бигрәк матур, гадәттәгечә эссе түгеллеге турында бер-ике сүз әйткәч, Кадрия ханымга мөрәҗәгать итте:
– Кадрия апа, сез каршы килмәсәгез, мин Дилбәрне бераз йөреп кайтырга алып чыкмакчы идем. Елга буйларын күрсәтеп кайтырга исәп, – диде.
Дилбәр, апасын бу хакта алдан кисәтеп куйганга, бу сүз Кадрия ханым өчен яңалык түгел, киресенчә, ул хуп күргән эш иде:
– Барыгыз, бар… Йөреп кайтыгыз, көн дә матур тора. Аның монда килгәннән бирле беркая чыкканы юк бит әле, – диде ул, канәгать калып.
– Монда кая барасың, бер якта дала, икенче якта тайга. Бердәнбер барырлык урын – елга буе.
– Мин инде аны Улан-Удэга алып барыйм микән, дип тора идем.
– Әле Дилбәрнең Улан-Удэны яхшылап күргәне юкмыни?
– Юк шул, вокзалдан туры монда кайтты. Теге юлы килгәндә дә алып бара алмадым, – диде Кадрия ханым.
– Анда тарих музее бармы? – дип кызыксынды Дилбәр.
– Әйе, Бурятия тарихы музее дип атала.
Кыз эндәшмәде, башын гына селкеп куйды. Ә Гафур дәвам итте:
– Бер барганда кинога кергәч, бурят кызы белән сөйләшеп киткән идем. Син кайсы милләттән, дип сорый. Татар, мәйтәм. «Татар?!» дип, кызый күзләрен шарландырып миңа төбәлде. Аннан шаркылдап көләргә тотынды. Нигә көләсең, мәйтәм. Син монгол икәнсең, ди. Юк, мин монгол түгел – татар, дим. Ә ул шундый мыскыллы итеп елмая. Татар шул монгол инде ул, ди. Мин аптырашта калдым. Беренче тапкыр: «Әллә башка халыклар татарны монгол дип саный микән?» – дип уйлап куйдым.
– Әлбәттә, саный, – дип сүзгә кушылды Дилбәр. – Дәреслекләрдә hәрвакыт «татаро-монгольское иго» дип язалар ич. Монголлар еракта, Монголиядә, ә татарлар синең күршеңдә яши. Шуңа күрә тарихи нәфрәт тә татар өстенә төшә. Кызның мондый нәрсәләрдә ачык фикере булу Гафурны гаҗәпләндереп кенә калмады, аңа карата хөрмәтне дә бермә-бер арттырды. Ул, сөенеп:
– Син, Дилбәр, тарихчы профессиясен юкка гына сайламагансың икән, – дип куйды. Кадрия ханым бу әңгәмәне кызыксынып тыңлап торса да, яшьләрнең кая барырга җыенуын исләренә төшерде:
– Ярар, балалар… Барыгыз, йөреп кайтыгыз. Бик озакка калмагыз.
Гафур белән Дилбәр өйдән чыктылар да часть торган калкулык өстеннән машина юлы белән аска, ике чакрымлап ераклыкта яшел юрган сыман җәелеп яткан киң үзәнгә таба төшеп киттеләр. Анда талларга төренгән боргаланып аккан елга күренә, ә аңа җитәрәк туры сызыкны хәтерләткән тимер юл тасмасы сузылып ята. Гафур да, Дилбәр дә иреккә чыгуларына бик шат иделәр. Тирә-якта тынлык эчендә йокымсырап яткан табигать манзарасы, еракта-еракта, киң үзәннең каршы ягында, күгелҗемләнеп, ылыслы урман белән капланган сопкалар күтәрелә. Гафурның ишетүенчә, ул сопкаларда тәмле чикләвек бирүче эрбет агачлары да үсә икән. Тик аның елганың аргы ягына чыкканы юк, бары тик кискен континенталь климатлы Бурятиянең җәйге эссесендә сирәк-мирәк елгага коенырга төшәргә генә кайвакыт җай чыга. Анысы да качып-посып кына. Менә хәзер Гафур кызны үзән уртасыннан аккан йөгерек сулы Уда елгасына алып төшеп бара.
Башта кыз белән егет, әллә инде шушы бушлыкта ялгыз калуларыннан тартынып, әллә үзләрен чолгап алган тынлыкка хозурланып, сөйләшми диярлек атладылар. Үзгә шартларда сүз нигәдер ялганып китмәде. Гафур ара-тирә янәшәсендә барган Дилбәргә күз салгалап ала, аның мәрмәрдәй ак йөзенә, күтәренке сөйкемле борынына, ягымлы күзләренә, сызылып киткән кара кашларына, маңгай өстендә күпереп торган чем-кара чәчләренә карап, кызның чибәрлегенә сокланып бара. Дилбәр дә, аның кичерешләрен сизеп булса кирәк, ара-тирә елмаеп куйгалый.
Гафур кыз турында күбрәк белергә тели иде. Шуңа күрә ул аңа сораулар бирә башлады:
– Дилбәр, син яшәгән Чиләбе нинди шәhәр ул? Шул турыда сөйлә әле, – диде.
Кыз аңа күз ташлап алды да:
– Синең Челябинскины татарча Чиләбе дип атавың бик ошый әле миңа… Чыннан да, Челябинскиның исеме «чәләби» дигән татар сүзеннән чыккан дигән гипотеза бар. «Чәләби» – укымышлы, интеллигентный дигәнне аңлата икән. Чиләбе – иңкү җирдә урнашкан кала. Кайберәүләр шәhәрне Чәләби исемле татар авылы урынында барлыкка килгән, дип исәпли. Чәләби татар исеме булырга тиеш. Хәтерләсәң, тарихта билгеле Куликово сугышы алдыннан әүвәл бер-берсенә каршы торган ике гаскәрдән берәр батыр алга чыгып сугыша. Руслар ягыннан сугыш алымнарын яхшы белгән монах Пересвет булса, татарлар ягыннан Чәләби исемле батыр сугыша. Нәтиҗәдә, икесе дә hәлак була.
Гафур бу кадәресен белми иде. Ләкин белмәвен белдермәскә булды. Ул тарихчы түгел лә…
– Каланың исеме күңелгә ятышлы яңгырый, ул, чыннан да, татар сүзеннән чыккан булса кирәк, – диде.
– Кайбер тарихчылар Чиләбе шәhәре урынындагы җирләр борынгырак заманда ниндидер төрки батыр Сәләби-Чәләбинеке булган, дигән фикер дә әйтәләр.
– Бу җирләрдә элек төркиләр яшәгән, монда бернинди дә шик була алмый, – диде Гафур.
– Дөрес, руслар бу җирләргә XVII гасыр азагында – XVIII гасыр башында гына килеп урнаша башлаганнар. Чиләбе крепостена 1736 елда руслар хезмәтендә йөргән полковник Тевкелев дигән татар мирзасы нигез салган.
– Син Чиләбе тарихын яхшы беләсең икән, Дилбәр.
– Мин сиңа аның турында тагын бер сәгать сөйли алган булыр идем.
– Махсус кызыксындыңмы, каян барысын да белеп бетердең?
– Шәhәр тарихы турында курс эше язган идем. Күп казынырга туры килде, – дип аңлатты кыз.
Алар инде елгага кадәр ярты юлны уздылар. Сөйләшә торгач, юлның кыскара баруын сизми дә калдылар. Менә аста, үзән кырыйлап, товар төягән поезд үтеп китте. Тәгәрмәчләрнең тык-тык бәреп барган тавышы зәгыйфь кенә аларга да ишетелә иде. Гафур кызның кулын үз кулына алды. Дилбәр карышмады. Бер-береңә орыну аларны тагын да якынайта төште. Кызның бу хәрәкәтне кабул итүе күп нәрсә турында сөйли иде. Димәк, Дилбәр дә Гафурны якын итә, аңа битараф түгел. Гафур күңелендә кузгалган хисләрен кызга әйтергә теләсә дә, бу хакта сүз башларга батырчылык итмәде. Аларга катнашы булмаган сораулар биреп, әңгәмәне дәвам итте:
– Дилбәр, хәзерге көндә Чиләбе нинди шәhәр? Шул турыда сөйлә әле.
– Дөресен генә әйткәндә, Чиләбене илнең эш аты дисәң бер дә ялгышу булмас. Аны заводлар басып киткән. Бөтен тормыш шуларны тәэмин итүгә көйләнгән. Бөек Ватан сугышы вакытында Чиләбе трактор заводы, берничә эвакуацияләнгән завод белән кушылып, фронт өчен танклар җитештерүгә күчә. Аны хәтта халыкта Танкоград дип атап йөртә башлыйлар. Фашистларның котын алган «Катюша»лар Чиләбедә эшләп чыгарыла. Кыскасы, сугыш вакытында андагы заводларда патроннар, миналар, бомбалар, фугаслар, реактив снарядлар кебек кораллар җитештерелә. Сугыш ахырында hәрбер өченче танк, самолёт Чиләбедә эретелгән корычтан эшләнә…
Кыз кинәт, сөйләүдән туктап, Гафурга карады:
– Гафу ит, бәлки, болар сиңа кызык та түгелдер?
– Сөйлә, сөйлә… Бик кызык. Мин бит моңарчы Чиләбе турында берни белми идем. Менә син нинди калада яшисең икән.
– Промышленность үзәген тәшкил иткән калада яшим, – дип, киная белән әйтеп куйды кыз. – Игътибар үзәгендә заводлар булгач, халыкның тормыш-көнкүрешен кайгырту читтә кала бирә. Шәhәр нигездә беренче бишьеллыкларда ашык-пошык төзелгән беркатлы йортлардан тора. Бары тик соңрак чорда гына шәhәр үзәгендә, заводлар тирәсендә күпкатлы йортлар төзелә. Шул сәбәпле хәзерге көндә Чиләбенең элекке панорамасы акрынлап үзгәрә башлады.
– Алайса, син инде йөзе яхшы якка үзгәрә башлаган калада яшисең, – дип, шаяртып алды Гафур.
Дилбәр моңа каршы бер сүз дә әйтмәде. Алар инде тимер юл тасмасына җитеп, аны аркылы чыгалар иде. Яшеллек дөньясына аяк бастылар. Үлән арасында салынган сукмактан су буена юнәлделәр. Тиздән елгага да килеп җиттеләр. Биредә яшел үлән белән капланган бик матур тигез урын бар иде. Гафур кызны шунда алып килде.
– Менә шушы инде ул безнең коена торган урын. – Ул куллары белән елгага, әйләнә-тирәдәге агачларга күрсәтте.
Бу матур, аулак урын иде. Алардан башка монда беркем юк. Дилбәр беравык тиз агымлы, чоңгыллар ясап аккан елгага, аның ярларында куе булып үскән агачларга сокланып карап торды. Әмма кызда ниндидер уңайсызлану да бар иде шикелле. Күптән түгел танышкан егет белән мондый аулак җиргә килеп чыгу кызны бераз каушаткан иде шикелле. Дәшми тормас өчен Дилбәр:
– Чыннан да, матур җир икән… Елганың агымы бик көчле, коенырга курыкмыйсызмы? – дип сорады.
– Курыккач солдат буламыни ул, – дип, Гафур шаярып җавап бирде.
Алар чирәм өстенә утырдылар да бөтерелеп аккан суга карап тынып калдылар. Бераз дәшми утыргач, Дилбәр:
– Гафур, менә синең тиздән хезмәт срогың тула. Армиядән соң нишләргә уйлыйсың?
Гафур өчен бу әлегә төп сорау иде.
– Катлаулы сорау бирдең син, Дилбәр.
– Нигә Казанга укырга китмәдең? Син бит укытучылар семьясыннан.
Гафур сорауга ничек бар шулай, ихлас җавап бирергә булды.
– Беләсеңме, Дилбәр, мәктәпне тәмамлаганда мин үземнең киләчәктә кем булырга теләвемне ачык кына белми идем. Ә теләсә кайсы вузга керәсем килмәде. Профессияне дөрес сайламасаң, гомер буе газапланып яшәргә туры киләчәк. Шулай түгелмени?
– Шулай, Гафур. Тамак туйдыру өчен генә эшләп йөрү гомер буе рухсыз яшәүгә тиң.
– Менә шул-шул…
– Ә хәзер бу мәсьәләне ачыкладыңмы соң?
– Нәрсә дип әйтергә дә белмим… Мин мәктәптә укыган елларда да, армиягә алынгач та, бик күп матур әдәбият укыдым. Бигрәк тә романнар укырга яратам. Кыскасы, мине әдәбият бик кызыксындыра.
– Шулай булгач, армиядән соң тот та университетка кер.
– Филология хатын-кыз профессиясе бит ул. Әнә, әнием мәктәптә гомер буе рус теле белән әдәбият укытты. Ул аңа, хатын-кызга килешеп тора.
– Фәнни эш белән шөгыльләнерсең.
– Армиядән кайткач, башта эш табарга кирәк булыр. Әти-әни картаеп баралар, алар өстендә яшәп булмас. Минем энекәш тә бар бит әле.
– Ничә яшьтә?
– Бер елдан мәктәпне бетерә.
– Хәзер бит эшли-эшли уку мөмкинлеге дә бар. Шәhәрдә берәр эшкә урнашырсың, укырга да керерсең.
– Армиядән кайтыйм әле, анда күз күрер…
Бу көтелмәгән сөйләшү аларны тагын да якынайта төште. Дилбәрнең аны кайгыртып сөйләгән сүзләре аны гаҗәпкә салды. Бер уйлаганда, кем инде ул аңа, очраклы танышу, очраклы танышлык. Очраклымы соң? Гафур сизә, Дилбәр белән ике арада аларны бер-берсенә бәйләп торган ниндидер күзгә күренмәс җепләр барлыкка килде. Гафур кызга якынрак утырды, сак кына аны биленнән тотты. Кыз, кирәкми, дип читкә тайпылмады. Егетнең җылы кулы кызның нечкә билендә калды. Аларның иңнәре бер-берсенә тоташты. Бу якынлыктан Гафурның йөрәге ашкынып тибәргә тотынды, күңелендә Дилбәрне сөю, үз итәсе килү хисе уянды. Ул кызны сак кына үзенә тартты, башлары якынайды, Гафур яратуга сусаган иреннәрен аның яңагына тидерде. Шунда Дилбәр көтмәгәндә аңа таба борылды, кайнар иреннәр бергә кушылды. Бу татлы халәт күпме дәвам иткәндер, кыз белән егет аны уйлау хәлендә түгелләр иде. Әмма ул Гафурның:
– Дилбәр, мин сине сөям, – дигән пышылдавы белән төгәлләнде.
Кыз аңа җавап бирмәде, бите уттай яна, карашы аяк очына төбәлгән. Гафурның күзләренә борылып карарга аның кыюлыгы җитмәде. Гафур исә аның колагына йөрәгеннән чыккан сүзләрне пышылдавын дәвам итте:
– Дилбәр, син шундый гүзәл, күңелемә шундый якын, сине очратуыма мин бик шатмын.
Кыз, хисси халәттән чыгу өчен, юри шаяруга күчеп:
– Кай арада мин сиңа якын булып киттем соң әле, Гафур? – диде.
Кызның «Гафур» диюе мин дә сине сөям, дигәндәй яңгырады.
– Дилбәр, син мине әллә нишләттең… Оныта алмаслык иттең…
– Өйгә кайтып китсәм, шундук онытырсың әле…
– Юк, Дилбәр, мин сине инде оныта алмам…
Дилбәр кинәт аягына торып басты. Җыерылган итәген төзәткәләде. Гафур да урыныннан торды.
– Безгә кайтырга вакыт, апам озак йөрмәгез, дип калды, – диде кыз hәм килгән сукмактан кире китте. Гафур аңа иярде. Аның йөрәге әле тынычланып җитә алмыйча тибә иде. <…>


Бәянның дәвамын «Казан утлары» журналының 2нче санында (2018) укыгыз.
Башын укырга:
1. http://kazanutlary.ru/?p=40261
2. http://kazanutlary.ru/?p=40670
3. http://kazanutlary.ru/?p=40816
4. http://kazanutlary.ru/?p=41217

Фото: pixabay.com