Бәян

26.02.2018 2 (февраль), 2018

Ак читек


Дәвамы

Түзәргә, тагын бераз гына түзәргә кирәк.

Кишәрлекнең куе таллар белән каймаланган урынын бер әйләнсә, бүгенгә җитәр, дип, иркен дә сулар, мөгаен. Алайса, иртәдән бирле күзенә ак-кара күренми җир сөрә торгач, теле аңкавына ябышкандай булды, иреннәре чатнап ярылды. Һе, ярылыр да шул, гомер булмаганны, янында бер йотым су калмасын инде. Термостагы чәй әллә кайчан эчелеп бетте, көн саен трактор кабинасына менеп кунаклый торган өч литрлы банка исә, чишмә суы тутырылган килеш, болдырда онытылган иде. Үч иткәндәй, көне дә чамасыз кыздырып җелеккә төште: җәй азагы димәссең, менә, кич җиткәндә дә сүрелергә исәбе юк. Анысы, уракның кызган мәлендә яңгырсыз булуына сөенеп кенә тормалы инде үзе, бодай да ындыр табагына коп-коры килеш җырлап кына кереп китә, сөрүгә чыккан тракторлар да келтерәп кенә йөри. Узган ел күрше басуда бата-чума изаланганын искә төшереп, Нургаян үзалдына елмайды. Ул чагында кояш җылысын, коры көннәрне тансыклап тилмергәннәр иде, бүген исә күңел эсседән зарланырга маташа түгелме? Һай бу адәм баласы, бар чагында һичбернәрсәнең кадерен тоймый шул…
Ирнең күңеле тизрәк өйгә ашкына иде. Бүген клубка һинд киносы киләсе, кайтып юынганчы, капкалап алганчы да байтак вакыт үтәр, шуңа эшкә нокта куярга да юыртырга кирәк. Кыз белән егет булып йөргән чаклары әллә ни еракта калмаса да, Зәйтүнәсен култыклап клубка барулары, бер-берсенең тән җылысын тоеп, янәшә утырулары тансыкка әверелеп бара шул. Анысы, кино-концерт, дисәләр, кечкенә Наилне карап торырга әбисе бар, һич авырыксынмый, сөенә-сөенә бала белән әвәрә килә. Бу юлы да, кибет каршында эленеп торган белдерүне күреп кайткач, Саимә үзе сүз башлады:
– Индийски кино килә, дигәннәр, барырсыз. Баланы имезеп калдырсаң, «эһ» тә итми ул, башны башка терибез дә, ятабыз да йоклыйбыз. Барыгыз, бар, рәхәтләнеп парлап йөреп кайтыгыз.
Нургаян үзе кино дип артык егылып китми, ә менә Зәйтүнәсенең, һинд киносы, дисәң, күзләре яна башлый мәгәр. Карап утырганда елап-шешенеп бетә, кулъяулыгы сыгып алмалыга әйләнә. Янәшәсендә утырган Нургаянга исә хатынын иңбашыннан кочып, юаткандай, вакыт-вакыт җилкәсен сөеп кую, үрелеп, юеш бит очын сөртү, кай мәлдә, аның кулын учына алып, йомшак, җылы бармакларын ирененә тигерү экранда барган күренешләрдән күпкә өстен тоела.
Бүген дә, кичен икәүләп клубка барырга дип сөйләшкәч, яшь хатынның сөрмәле күзләреннән сабыйларча сөенеч сирпелде:
– Алайса, син дә бик кичкә калма инде, Нургаян, – диде ул иренә, үзе каенанасы ягына рәхмәтле караш ташлады. – Мин дә амбардан иртәрәк кайтырга тырышырмын.
Зәйтүнә яследә ашарга пешерә, ә кызу урак өстендә берәүне дә син сатучы, син пешекче дип аерып тормыйлар, ындыр табагына көндезен дә, төнен дә икмәк агыла тора, эшче куллар бер дә артык түгел. Яследәгеләрне дә, бу атнада ничек тә булышыгыз инде, дип, амбарга дәшкәннәр иде. Менә, бүген соңгы көнен эшләп кайтса, Зәйтүнәсенең кулы чишелер иде чишелүен. Алайса, бала имезергә дә кайта алмый, Наилне кул арбасына салып, көн уртасында каенанасы амбарга үзе менә.
Нургаян, тәгаенләп куйган кишәрлекне сөреп бетерүгә, басу читенә чыгып, тракторыннан сикереп төште. Бертын, кулын каш өстенә куеп, күз алдында камыр шикелле күпереп яткан җир өстенә карап торды. Чиксез дала кебек җәйрәгән кап-кара туфрак, әйтерсең, тере җан иясе: ир-егет аның тип-тигез итеп сулыш алганына тиклем ишеткәндәй булды. Җир, гүя, тулгак газабыннан котылган яшь ана, шулкадәр җиңел һәм рәхәт сулап, татлы йокыга әзерләнә. Җыеласы икмәк мул булып җыеп алынган, яңгырга эләкмичә, ындыр табагына озатылган, шушы көннәрдә туңга сөрүне дә төгәлләсәләр, күңел тәмам тынычланыр иде. Күп калмады, тагын бераз гына түзсәләр… Шулай дисә дә, хезмәтеннән зарланырга җыенмый Нургаян. Кая ул зарлану, киресенчә, кыр эшләре тәмам төгәлләнеп, кар төшәргә итүгә, эче тынгысызланырга тотына. Тизрәк яз җитүен, тракторын йөгәнләп, басу-кырларга чыгар мизгелләр якынлашуын сабырсызланып көтә.
Теге чакта, армиядән кайткач, калага барып урнашырга да җай чыккан иде. Китмәде Нургаян. Әнисен япа-ялгыз калдыруны күз алдына да китерә алмады. Нургаяннан башка таяныч булырдай беркеме дә юк бит аның. Аннары, тракторыннан аерылу да башына сыймый иде. Ярар, таныклыгы булгач, шәһәрендә дә техникага утырды ди. Ә бит иркен басу-кырларны, язын баш очында сайраган тургайларны, ерак чишмә ягыннан җил алып килгән тау бөтнеге исен кесәгә салып та, үзең белән ташкалага апкитеп тә булмый, агайне…
Яшелчә бакчасында үзе ясаган душ астында коенып чыккач, Нургаян сәгатькә күз салды. Җиде тулып маташа түгелме? Зәйтүнәсенең кайтып килгәне күренми әле, җәһәтрәк атлармын, дигән иде дә. И бу хатын-кыз. Кайткан җирләреннән туктап, сукмак уртасында ләчтит саталардыр. Аларның шул бит. Ике хатын бергә килсә – базар, өч хатын булса – ярминкә, димәсләр иде аны. Көне буе сөйләшсәләр дә, сүзләре бетми. Алай дисәң, Зәйтүнәнең гайбәт сатарга, буш сүз сөйләргә яратмаганын белмиме инде Нургаян? Башына каян җүләр уй килә… Ярар, өлгерерләр. Киноны, сигездә башлана, дип язсалар да, авыл халкы барыбер мал-туарын урнаштырмыйча, сыер саумыйча, тотакабалана клубка ашыкмый. Өйалды баскычыннан кып-кызыл помидор тулы табак тотып менеп килгән Саимә, улының һаман керергә җыенмавын абайлап:
– Ашка әллә кайчан токмач салганием, куерып бетә бит инде, нигә ашый тормыйсың? – дип борылып эндәште дә, табагын куеп, ишек төбендәге кәлүшләрне рәтләргә тотынды. Тел әрәм итеп әйтүе генә инде, хатыны кайтып кермичә, берүзе кашыкка барып тотынамы Нургаян? Ярар, сулышларын бер-берсе дип алып кына яшәгән көннәре, кеше күзләре генә тия күрмәсен. Алайса, Саимә үзе утыз биш яшендә ирле килеш сыңар канат калып, улыкаен берүзе аякка бастырды, язмышына тигән һәр бирмеш көне яланкул кычыткан, тигәнәк йолкуга тиң. Улы белән килененә парлы тормыш язсын берүк, тату яшәсеннәр.
Нургаян әнисенә җавап итеп елмайды да, тирә-ягына каранып:
– Наил кая, чатыр чапканы күренми? – диде, коймага сөялгән өч тәгәрмәчле сәпидкә ымлап.
– Йоклады бит, алҗуы җиткән, көн буе уйнады. Уятырмын инде, кояш батканда йоклавы хәерлегә булмас, – диде Саимә, болдыр ишеген бер ачып, бер ябып. – Күр әле, минем кебек шыгырдый башлаган бит бу, улым, майлап куярсың әле.
Нургаян, үзалдына күңелле көй сызгыра-сызгыра, ишегалдында торган трактор арбасына сикереп менде. Солидол салынган банка шунда почмакта гына иде. Үрелергә ашыкмады, хатыны күренмиме дип, урамга күз салды. Ачуы да килә башлагандай булды. Иртәрәк кайтам дигән кешенең эзе дә юк, Ә Нургаян ашкынган-кабаланган булды. Ашкынмас иде, Зәйтүнәсен сагына. Кешегә әйтсәң, кеше кычкырып көләр, өч ел бергә яшәгән хатыныңнымы, дияр. Чын менә, көнозын басуда йөргәндә, ирнең колагында, матур бер җыр шикелле, хатынының ягымлы, йомшак тавышы яңгырап тора. Күз алдында – сөеп туймас зифа гәүдәсе, калын итеп үреп куйган ике толымы…
Ир, арбада таралып яткан эш коралларын бер читкә җыеп куйды да, башын күтәреп, янә урамга карады. Шулвакыт капкадан, җил-җил атлап, күрше хатыны Илсөярнең кереп килгәне күренде. Муеннан урап бәйләгән яулыгы артка шуып төшкән, маңгаеннан шабыр тир ага, борчылуы йөзенә чыккан. Аны күргәч, йөрәге жу итеп киткән Нургаян арбадан ни рәвешле җиргә сикерүен абайламый да калды. Илсөяр дә, Зәйтүнә дә амбарда ашлык чистартуда. Илсөяр монда, ә Зәйтүнә? Хәвеф барын сизенүдән ирнең йөрәге айкалып алды.
– Нургаян абый, – диде Илсөяр, өзгәләнеп-өзгәләнеп, – әйдә әле тизрәк, анда ни…
– Зәйтүнә кая? – Нургаянның тонык тавышы әллә каян, баз авызыннан ишетелгәндәй иде.
– Ни бит… Зәйтүнәнең өстенә… погрузчик ауды бит! И бер Аллам…
Нургаянның күзалды караңгыланып китте, Илсөярнең беләген келәшчә кебек кысып алуын да сизмәде. – Нәрсә дисең? Нәрсә ауды?
– Соң… погрузчик, дим… Ашлык төйи торган… – Илсөяр такмаклап еларга тотынды, үзе, беләген ычкындырып, Нургаянны җитәкләп алды. – Әйдә инде, кадакланып торма, тизрәк барыйк.
Нургаян, эченә йөгергән калтырауны басарга тырышып, аңа иярде. Аяклары җирне тоймый, гәүдәсе үзенеке кебек түгел, баш миен бары тик бер генә сорау бораулый, тик ул сорауны кычкырып кабатларга курка. Күрше хатыны «юк», дияр дә, ир, кәүсәсенә пычкы тигән агачтай, гөрселдәп җиргә авар шикелле.
– Мин, дивана, әйтми торам, – диде Илсөяр, атлый-йөгерә барган шәйгә ул сорауны күңел күзе белән укып, – исән ул, исән. Сине генә көтәләр, бүлнискә илтергә кирәк.
Калтырау кими төште, шулай да маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Нургаян тешләрен кысып, берара уртын чәйнәп йөгерде. Йөрәге һаман да чабышкы атныкыдай дулый, сикерә, башны тубал итеп, берсе өстенә икенче сорау өелә бара. Ничек, ни өчен, ни рәвешле… Тик тел тибрәтеп сөйләшергә җай юк, нәкъ баягыча, янә аңкауга ябышкан диярсең; күзне дә сәер бер томан каплаган шикелле.
Илсөяр үзе еш-еш сулап йөгерә, үзе, юатырга теләгәндәй, аның кулына кагылып-кагылып ала иде:
– Инде кайтабыз гына дигән идек… Соңгы машина, дип бодай китерделәр… Мин аңышмадым да: еракка куйдың бит, дигәч, Ренат машинасын арткарак чигендерә башлады. Зәйтүнә, җирдә аунап яткан кабельне таптый, дип, шуңа иелгән икән. Чигенгән шәйгә, Ренат погрузчикны аударган, Зәйтүнәнең аркасына гына килеп төшкән…
– Соңыннан, соңыннан… – Ирнең колагы берни ишетергә теләми икән. Иң мөһиме – Зәйтүнәсе исән, диде, исән! Әнә, амбар капкасы кул сузымында гына, тамак төбенә килеп кысылган менә бу төерне йотып, ныграк йөгерсә, ике атлап бер генә сикерәсе…
Ашлык, тузан, кызган салам исен күмеп, тирә-якка, яз көнендәге кебек, ашлама исе таралган иде, ындыр табагында бодай көшеле янында авыз-борыннарын яулык белән каплаган хатын-кызлар кайнаша. Алар, Илсөяр белән Нургаянны күрүгә, сүз берләшкәндәй, читкә тайпылдылар.
Ир җиргә тезләнде. Зәйтүнәсен сузып салганнар, яшь хатынның сызлануы бөтен йөзенә таралган, күзләре йомык, тешләре кысылган. Кадерле кешесенең килеп җитүен сулышыннан сизде булса кирәк, ул кинәт күзләрен ачты, ирексездән аккан яшьләреннән кыенсынгандай, кызганыч елмайды:
– Аякларым… аякларым юк бит, Нургая-а-ан… – Өзелеп-өзелеп шулай дигәч, керфекләре янә йозакка бикләнде.
Нургаян, аның кайнар бит очын, кулларын, хәрәкәтсез аякларын бертуктамый сөя-сөя, хатынын тынычландырырга ашыкты:
– Бар, бар, Зәйтүнәкәем, аякларың үз урынында… авыртканга гына тоймыйсыңдыр… – Аннан, үзенең дә ихтыярсыз аккан яшьләрен кул аркасы белән сөртә-сөртә, тирә-яктагыларга күтәрелеп карады. Хатыннар, телсез калгандай, агач көрәкләргә таянып торалар, кепкасын кашларына кадәр төшергән Ренат, машина арбасына сөялеп, бертуктамый тәмәке көйрәтә, берсен ташлый, икенчесен кабыза.
– Рәхимә апага эндәшүче булмадымы? – Нургаян, хатыны янында авыл фельдшеры күренмәгәч, аптырап киткән иде, сорау тулы карашын янындагыларга төбәде.
– Рәхимә апа юк шул, кичкырын күрше авылга онык күрергә киткән, ди.
Өнсез калган хатын-кызлар да аңга килә башладылар ахры, арадан берсе:
– Районга илтегез инде, болай яткызып эш чыгамыни?! – диде, Нургаянга карап.
Ни уйларга, ни кылырга белми исәңгерәгән ир әле һаман хатынының кулын сыпыра, йөзен сыйпый иде, шулай дигәч, айнып киткәндәй булды. Ярдәм сорагандай, тагын башкаларга күтәрелеп карады. Күршесе янына иелгән Илсөяр Ренатка ымлады:
– Син илтсәң инде. Кемне эзләп йөрисең хәзер.
– Ярар. – Ренат артык сүз әйтмәде. Тәмәкесен ташлап, кабинасына юнәлде.
Амбар коймасы яныннан иске ишек табып килделәр, Зәйтүнәне шуның өстенә күчереп салгач, машина әрҗәсенә менгерделәр. Нургаян аның янына утырды. Больницага барып җиткәнче, юлның һәр бормасында, һәр сикертмәсендә аның җаны өзелеп-өзелеп киткәндәй булды. Зәйтүнәсе әллә аңын җуйган, әллә сабырлыгы шул дәрәҗәдә – ник бер аһ итсен дә бер ыңгырашу авазы чыгарсын! Кай җирләре авыртадыр да, ничекләр түзәдер. Аякларым, ди, югыйсә, аяклары бәрелгән-сугылган кебек тә түгел, сынган-шешкәнгә дә охшамаган… Исән җаныкае, исән – шуннан артык ни кирәк? Сынган җире булса да төзәлер, барысы да җайланыр, үтәр. Исән бит аның күз алмасы, шатлыгы, җанкае, бәгырькәе, яшәвенең мәгънәсе. Шулкадәр яратып кавышканнарны Ходай болай гына сынамый калмас инде. Әнә бит, Таһир-Зөһрәләрне, Хәлил-Галиябануларны ничекләр сынаган, аерып сынаган, суларга агызып сынаган. Нургаян белән Зәйтүнә бергә бит әле, менә, хатынның бармак очларыннан агылган җылылык, тәндә яшәү суты барлыгын белдереп, ирнең дә тәненә өмет булып тарала. Нургаян үз учына алган йомшак бармакларны ныграк кысканын тоеп, хатынының кулын ычкындырды. Кул, яралы кош канаты сыман, читкә каерылып төште. Коты очкан Нургаян Зәйтүнәгә таба иелде:
– Әнисе, әнисе… Хәлең ничек, җанкаем? Түз инде, барып җитәбез хәзер.
Эндәшсен, җавап кына кайтарсын берүк. Авырта, көчкә түзәм, дисен, тик эндәшсен, эндәшсен генә…
– Наил… Әнкәй беләнме? – Зәйтүнәнең бер-берсенә укмашкан керфекләре дә, күгәреп каткан иреннәре дә ачылыр-ачылмас тибрәнде.
– Көн буе уйнаган, йоклый иде әле. Аның өчен кайгырма. – Нургаян хатынының юешләнеп маңгаена ябышкан чәчләрен рәтләде.
– Имәргә сорар инде… – Күгелҗем күзләр мөлдерәп яшь белән тулды.
– Ат хәтле малай, туктаса да ярар. – Ир, үзе дә йомшап төшмәс өчен, тавышын юри кырыслатты. – Авыз тутырып ботка ашар, нибуч, ике яше тулган.
– И-и, Нургаян…
Ата – беләк, ана – йөрәк, диләр шул. Зәйтүнәнең бәгыре, тән газабын онытырга мәҗбүр итеп, сабые турында уйлап сызыла иде.
Йөк машинасының әрҗәсендә, кулга-кул тотынып, яшь ир белән яшь хатын бара. Әле парлап яши генә башлаган, тәүге нарасыйларының чырык-чырык көлүенә сокланып туялмаган, бөтерчек малай янына тагын бер оя кызлар-малайлар алып кайту турында хыялланган яшь ата белән яшь ана. Хыяллары да, өметләре дә баш очында озата барган мамык болытлардай ак әле, хисләренә дә бер бөртек тузан кунмаган: һәр икесенең күңеле мәхәббәттән яктырып тора. Коточкыч авыртудан Зәйтүнә вакыт-вакыт аңын җуеп ала. Андый мәлләрдә күз алдыннан үзенең ап-ак чәчкәле тау итәгеннән оча-йөгерә төшеп килгәне сызылып үтә. Әй йөгерә, әй йөгерә, аяклары җиргә тигән дә, тимәгән дә кебек. Ул да булмый, әлеге ак чәчкәләрнең һич кенә дә тау итәгендә түгел, әнкәсе йортында, сәке буендагы тәрәз төбендә, авылда бер булып шаулап утырган «кәләш» гөле икәнен абайлап ала. Гөл янында иренең шәүләсе тирбәлә, ул бертуктаусыз «Зәйтүнә, Зәйтүнә», дип кабатлый-кабатлый, шул гөлгә су сибә, гөлнең ап-ак таҗларына кап-кайнар сулышын өрә. Үзе кулы белән бертуктамый Зәйтүнәнең калын толымнарын сыйпый. <…>


Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=40558
  2. http://kazanutlary.ru/?p=40723
  3. http://kazanutlary.ru/?p=40886

Фото: miriadna.com