Ампула (хикәя)

- Нигә нефтьче булырга уйладың?

Практикага килгән студентларның һәрберсенә иң әүвәл әнә шул сорауны бирә Аяз Баянов. Җавапларның төрлесен ишетергә туры килә аңа, йөргән кызымның әнисенә нефтьче кияү кирәк дигән мәгънәсезләре дә, безнең нәселдә бөтенесе шушы һөнәр ияләре дигән горурлык белән әйтелгәннәре дә...

Колак ияләнгән берәр җөмлә ишетергә әзерләнгән нефть-газ берләшмәсе инженерын соравына каршы яңгыраган сорау сикәндереп җибәрде.

- Ә кем булырга иде соң?

Студент егет соравына җавап көтеп тормады, хакыйкатьне ул гына белгән кебек, каударланып дәвам итте:

- Беркемгә кирәкмәгән юрист булырга идеме? Икътисадчымы? Дөнья тулды бит инде алар белән! Һәм, гомумән, безнең илдә кешечә яшисең  килсә, нефтьче булырга кирәк!

- Ә калганнар кешечә яшәмиме?

- Калганнар яшәми, җан асрый! Әле ярый, читкә сатарлык нефть бар, ул акча китерә. Ә акчаң булса, яшәргә була ул!

Әллә яшьлеге, әллә фикер йөртү дәрәҗәсе белән дөнья дәрьясының төбенә чумып, саф энҗесен эзләп таба алмаган, яр буена кайтып егылган дулкыннардан гына нәтиҗә ясарга ашыгучы бу егет белән бәхәсләшәсе килмәде Аязның. Өстәл тартмасыннан, үрелеп, эченә каракучкыл сыеклык тутырылган ампула тартып чыгарды ул.

- Нәрсә бу?

- Ампула.

Әле яңа гына әйтелгән фикерләренең кыюлыгыннан үз-үзенә биһуш булып утырган студентның тавышы бөер тирәсеннән чыгарга хыяллана иде.

- Ә эчендә нәрсә?

- Ампула булгач, берәр уколдыр инде...

- Нефть бу. Ампула эченә нефть тутырылган.

Нефтьме, куе кофемы, зәмзәм суымы – егеткә барыбер иде кебек. Аяз Баянов көткән күзләрдәге очкын никтер бу юлы да кабынуны кирәк санамады...

Җир йөзендә география фәненнән башка бер генә дә мөһим мәсьәлә юклыгына бөтен барлыгы белән инанган Бану Габдулловна җиденчеләргә табигый ресурслар темасына чираттагы эффектлы дәресен бирә иде. Вулкан кебек ургылган энергиясен тамчысына кадәр эшендә калдыруына карамастан, укучылар арасында җелегеңне суыручы, үзәгеңә үтүче данын алган мөгаллимә башкаларны да үзе укыткан фәнгә гашыйк итәчәгенә тамчы да шикләнми иде. Әнә бүген дә, лаеклы ялга чыгарга күптән вакыты җиткән дөнья картасы да, сыйныф шкафыннан тартма-тартма күрсәтмә әсбаплар да эшкә җигелде.

- Менә, укучылар, карагыз, җирнең кайбер казылма байлыкларын сез үз күзләрегез белән күрә аласыз. Монысы – ташкүмер, бу ампулада – табигый газ, ә монысында – нефть...

Җиденче сыйныф укучысы Аяз Баяновның әлегә кадәр тыныч кына әйләнгән дөньясына бер мизгелдә әллә ни булды – җир тетрәде, яшен камчылады, таулар ишелде, диңгезләр ярларыннан чыгып ташыды. Нефть?!. Кайда, кайда? Аяз, күрми калмыйм дигәндәй, урыныннан калкынды. География дәресләре өчен махсус ясалган күрсәтмә тартмада бармак буе гына  ампула ялтырап ята иде. Ә эчендә... ә эчендә - нефть! Әллә нишләде Аяз. Тыны кысылды, йөрәге чабыш көткән юрганыкы кебек ярсып типте. Нефть! Нефть! Нефть...

Аязларның туган төбәгендә кара алтын чыкмый шул. Әнә шуңа да нефть сүзе чүлдә дәрвишне алдалаган рәшә кебек, офык артыннан, әлегә кадәр күз күрмәгән яклардан үзенә ымсындыра иде. Тычкан уты кадәр генә өмет булмады түгел, булды. Аларның авылы яныннан аккан Ашин елгасы үзәнендә бер елны геолог абыйлар шактый кайнашты. Авыл малайлары чит итеп тормады, сез нәрсә эшлисез, нишләп йөрисез ише сабыйларча беркатлы сораулар нефть эзләүче белгечләр янәшәсендә бертуктамый яңгырады ул чакта.

- Без сезнең якларда нефть эзлибез. Кара алтын күп сездә, әмма өлгереп җитмәгән. Бу тирәләрдә скважиналар калыкканчы бик күп сулар агар әле...

Шулчакта Аяз күңелендә кабынырга да өлгерми калган нефть атлы хыял учагын бүген Бану Габдулловна, үзе дә сизмәстән, янып торган чыра өстәп, дөрләтеп җибәрде. Ампулада - нефть! Нефть! Дәрес онытылды, укытучы сөйләгәнне Аяз ишетмәде. Уйлары белән ул әллә кайчан ампула эченә кереп чумган иде инде...

Дәрселәрдән соң география укытучысы өйгә ашыгуның ни икәнен белми иде. Кич җиткәнче сыйныф бүлмәсеннән аның тимер чыңы кушылган көр тавышы яңгырап тора. Бетмәс-төкәнмәс зачет, практик эшләр тапшырырга калган укучылар белән дөньясын оныткан Бану Габдулловна шкафтагы яссы тартмага текәлеп, тораташтай катып калган Аязны искәрмәде дә. Нефть тутырылган ампуланы йотардай булып карап торган малай үзе дә шушы мизгелдә кайда булуын, әйләнә тирәдә ниләр майтарылуын сизми иде кебек.

- Нефть! Менә син нинди икән! Җир куенында миллионлаган еллар буена йокымсырап ятканнан соң, якты көн күзенә ничек чыгып җиттең син? Их, бер генә тамчыңны бармак битендә биетеп, учка ышкып карыйсы иде! Юк шул, пыяла ампулага тутырып, бикләп куйганнар сине. Үз зинданыңны үзең ватып чыга алмассың инде син... Ватып? Ватып!?...

Аяз үз уйларыннан үзе куркып китте. Бер мизгелдә башында яралган коточкыч ниятенең шомыннан тәне калтырады, чәч төпләре тирләде, сулышы ешайды. Үзен биләп алган вәсвәсәне башкалар да сизеп алыр күк тоелды, тиз генә мәктәп букчасын кулына алды да, өйләренә йөгерде. Иртәгесен дә, аннан соң да мәктәптә үтелгән һәр дәрес Аязны ныклыкка сынады: узган җәйдә Кырымнан алып кайткан чуер таш чалбар кесәсе аша җанын пешерде, ә үзе, кайчан да бер география кабинетының бушавын көтеп, газап утында яна иде. Һәм ул көн көттермәде. Бер иртәдә сыйныф бүлмәсенә завуч килеп керде.

- Бану Габдулловна районга география укытучылары семинарына китте. Бүген аның дәресе урынына физкультура укыячаксыз.

Тыныч кына әйтелгән шушы ике җөмлә сыйныфта шатлык бураны куптарды. Ура кычкырган сыйныфташ малайлар, кулларын чәбәкләгән кыз-кыркын арасында хәтәр сөенече белән япа-ялгыз калган Аяз да бар иде. Дәресләр бетте, укучылар өйгә таралышты. Мең сәбәп табып, иптәшләреннән аерылып калган Аяз география кабинетына ашыкты. Коридор буйлап ничек атлавын да, кабинет ишеген ничек ачып керүен дә абайламады, күрсәтмә әсбаплар торган шкаф янына килеп баскач кына айнып киткәндәй булды. Дулкынланудан калтырау алган куллары белән шкаф ишеген ачты, үрелеп, хәзинә сандыгына тиң тартманы алды. Бер кулы нефтьле ампулага, икенчесе чалбар кесәсендәге чуерташка үрелде. Менә хәзер. Бер мизгелдән. Таш белән ампулага җиңелчә генә бәреп алу да җитә. Һәм Аязны ымсындырган, тилерткән, тилмерткән бер кашык нефть, капкыннан котылып, учка агып төшәчәк. Чуерташны кысып тоткан кул һавага күтәрелде һәм... һәм... һавада эленеп калды. Шушы хәлиткеч мәлдә, хыялыңнан сине бер мизгел аерып торганда Аязның колагында ярамый дигән өн яңгырап үтте. Каяндыр ерактан, тирәннән ишетелгән тавыш гәүдәсен чорнап алды да җанында кайтаваз булып бәргәләнә башлады. Ярамый! Ярамый! Ярамый... Җилкә чокырыннан бәреп чыккан салкын тир өшетте, көчсезлегеннән гасабиланган күңел сыкравы күзләрдән яшь булып типте. Әле генә бик якында булган җиңүле тантана үкенечкә әйләнеп, күңелгә юшкын түшәде. Ахыр чиктә Аязга шушы яшенә кадәр бирелгән тәрбия, әдәп-әхлак үз эшен эшләде. Чуерташны кире кесәсенә салып, гарьлегеннән үз-үзен кыйнардай булып, малай өенә кайтырга кузгалды. Пешмәгән, көчсез, салам сыйрак, куян йөрәк... – мәктәптән өйләренә илтүче тыкрык буйлап атлаган Аяз үзен утлы табада пешерде.

Кырым кояшын хәтерендә йөрткән чуерташ чалбар кесәсендә бүтән мәктәп бусагасын атлап кермәде. Ампуланы ватарга кыюлыгы җитмәсен аңлаган Аяз, сыкрап булса да, үз көчсезлеге белән килеште. Әмма шул көннән алып малай өчен география дәресләре җәзага әйләнде...

Дөньяда могҗиза барлыгына ышанасы килә иде! Кыек атып, туры тидерәчәгенә өметләнеп, көннәрдән бер көнне гаражда бишекле мотоциклы тирәсендә кайнашкан әтисен аптырашты калдырды Аяз.

- Әти, бездә нефть юкмы ул?

- Нәрсәгә соң нефть сиңа, улым?

- Кирәк. Син башта әйт, бармы, юкмы?

Улының гадәттән тыш эшлекле чыраен күргәч, ата кешенең көлеп җибәрәсе килсә дә, тыелып калды.

- Нефть юк, каян килсен, улым. Әнә, кисмәктә керосин бар. Шул нефьт инде ул, барыбер.

- Юк. Миңа нефть кирәк. Керосин кирәкми миңа.

- Нигә кирәк ул сиңа нефть?

- Болай гына. Оныт, әти.

Көтелмәгән сораудан сәерсенгән ата кеше кабат-кабат төпченергә яхшысынмады. Мәктәптә яхшы укыган, тәртип ягыннан йөзгә кызыллык китрмәгән улы белән горурлана иде ул. Начар гамәлләр кылмасына ышана иде.

Инде юк, өмет өзелде дип, тәмам төшенкелеккә бирелгән Аязның урамына бәйрәм бер дә көтмәгәндә килде. Дусты Булат белән велосипедының тәгәрмәчен кабарталар иде. Әйбәт аның дусты! Кара күмер күзләрендә тамчы хәйлә, күңелендә усаллык юк. Күршедә генә яшәгәнгә, туганнан бирле агылый белән тагылый кебек гел бергә йөриләр. Моңа кадәр дә шуклыкны сирәк кенә үз иткән Булат, бүген аеруча җитди иде.

- Иртәгә мин Әлмәткә китәм, югалтма мине.

Булатның сүзеннән аздан гына чалкан аумады Аяз.

- Әлмәткә?!

Сөйләшүне дәвам итү өчен үзеңне кулга алырга кирәк иде.

- Нигә шаккаттың? Әлмәткә инде, Әлмәткә!

- Нишлисең анда?

- Чыбык очы туганнарыбыз әбине Коръән ашына чакырганнар. Әти машина белән алып бара. Мине ничек калдыралар инде? Мин дә барам!

Башка вакыт булса, Аяз дустын, әбиләрдән калган бәлеш төбен ашап йөрүче дип, үртәп тә алыр иде. Әмма бүген үчекләү кайгысы юк иде шул. Әлмәт сүзеннән бөтен дөньясы гипнозланган малайның йөрәге кабат нефть дип сулкылдады.

- Булат, Әлмәткә барганда сиңа бер йомыш кушып җибәрим әле? – Аязның тавышындагы ягымлылык Антарктида бозларын эретерлек булса да, Булат артык ис китмәгән кыяфәт белән генә тыңлады. Шулай булмыйни, Әлмәткә көн дә бармыйлар, әле, җитмәсә, сине Алланың кашка тәкәсенә санап, нидер үтенергә җыеналар.

- Я, әйт, йомышыңны.

- Булат, дус булсаң дус бул, булмасаң, юк бул - миңа Әлмәттән нефть алып кайт, ә, зинһар?!

- Нефть? Ниемә хаҗәт соң ул сиңа?

- Кирәк. Бетте-китте. Алып кайтасыңмы?

- Әллә син безне бензовоз белән барабыз дип уйлыйсыңмы? Җиңел машинаның кай төшенә төяп кайтыйм соң мин ул нефтьне?

- Мичкәсе белән сорамыйм ла мин! Әбиеңнең корвалол шешәсе белән генә! Шул җитә... Алып кына кайт!

Аязның гасабилануы Булатка сәер тоелды, шулай да сер бирмәде.

- Ярар, карарбыз.

Көткән вакытта минутлар бик акрын үтә. Кызыл ашъяулыкка төрелгән күчтәнәчләрен тоткан әбисе, тормышта гел елмаеп кына торса да, руль артында ерак юлга чыгар алдыннан җитдиләнеп киткән әтисе янәшәсендә бәхеттән авызын җыя алмаган Булат утырган Москвич урамны чыгып, күздән югалганга икенче тәүлек. Инде икенче тәүлек Аязның күзенә йокы керми, тамагыннан ризык үтми. Көненә ничә кат аларның йорт тирәсен урап килә, вакыт барган саен көтү кыенлаша. Менә хәзер кайтып җитәрләр дә, Булат машинадан очып диярлек төшеп, Аязның кулына нефтьле шешәне сузар. Өенә кадәр керергә түземлеге җитмәс, капка төбендә үк шешәнең борулы башын ачып, нефтьне учына агызыр. Ә юк, бары тамчысын, бер тамчысын бармак битенә төшереп, ничә айлардан бирле тынычлыгын алган җир маен тән күзәнәкләре белән тоярга тырышыр... Аязның ләззәтле уйларыннан урам чатында күренгән аксыл машина айнытты. Кайталар! Йөрәк ашкынып лепелдәде, сулыш ешайды. Менә, менә...

Москвич җай гына кайтып туктады. Әтисе белән әбисеннән дә алда машинадан Булат сикереп төште.

- Сәлам, яшьти!

- Сәлам! Я, кайда?

- Нәрсә кайда?

- Нефть кайда дим. Алып кайттыңмы? Я, я, сузма инде...

- Нефть? Әй, һаман шуны сөйлисең икән әле, каян табыйм мин сиңа нефть? Мә, менә сиңа гына дип Әлмәт кәнфите алып кайттым!

Булатның учында ялтыравык тышлы ике кәнфитне Аяз күрмәде дә. Үз туксаны туксан иде малайның:

- Син бит миңа нефть алып кайтырга вәгъдә бирдең! Ник алып кайтмадың? Әлмәткә барып та нефть алып кайтмагач инде....

- Вәт тиле ә! Әлмәттә бар халык тездән нефть ерып йөри дип белдеңме соң? Ул кадәр шашсаң, әнә, зур үскәч нефтьче бул! Тик йөрерсең җир маена чумып!

Дустының бу сүзләреннән Аязның күңел күгенә әле яңа гына җыелып өлгергән үпкә-ачу болыты таралды да китте. Бер мизгел элек кенә күзенә кара дошман булып күренгән Булат кабат якын дуска әйләнде.

- Рәхмәт, мәңге онытмам!

Кинәт кенә май кояшыдай балкып, өйләренә торып йөгергән Аяз артыннан озак карап торды Булат. Җан дустының сәер кәеф үзгәрешләренә аптырарга да, борчылырга-сөенергә дә белмәде ул.

Ә Аяз, чыннан да, үзгәрде. Малай йөрәген алгысыткан нефть тотып карау теләге нефтьче булу хыялына әверелде. Өлгерләнлек аттестаты алганчы шушы хыял аны бер генә минутка да ташлап китмәде. Химия-биология фәннәренә ябышып яткан улларын табиб булыр дип көткән әти-әнисен шаккаттырып, Әлмәт нефть техникумына юл тотты. Студент елларында да аның йөрәге нефть дип кенә типте, һәр дәрес, һәр семестр хыялы белән очраштырачак мизгелгә бер адым иде. Шөкәтсез үрдәк бәбкәсе булып, иптәшләреннән аерылып тормады, студент тормышының кызыклары Аяз дөньясын да читләп үтмәде. Әмма акылы белән йөрәген бер йодрыкка төйнәгән максат егетнең юл күрсәтүче маягына әйләнгән иде инде.

Буровойга практикага җибәрелгән студент егет Аязның тез буыннары калтырады. Ничә еллар җанын алгысыткан нефть рәшәсе нәкъ менә бүген чынбарлыкка әйләнәчәк бит! Тәҗрибәле бораулаучылар өчен Аяз “ямь-яшел” иде әле, шулай да аның бер-бер артлы яудырган сорауларына җавап бирергә авырсынмадылар. Бораулаучы инструментны күтәргәндә борып алынган торбадан ниндидер эремә чайпалганын күреп, Аяз кыбырсыды:

- Нәрсә бу? Нигә түгелә ул?

- Син моның нәрсә икәнен белмисеңме? Өйрәтмәделәрме? Скважинадан нәрсә генә акса да, нефть түгелә дигән сүз! Ичмасам, ничек туктатырга икәнен беләсеңме соң, егет?

Аяз иң башларын сикертте:

- Ничек туктатырга? Ничек?!

- Һәй... Ничек-ничек, имеш! Торбага күкрәгең белән егыласың, кулларың белән кысып тотасың! Чытырдатып ябыш! Юкса, басым белән гәүдәңне үк чөеп атачак!

Никадәр җаваплы эш йөкләнгәненә эчтән генә сөенеп тыңлаган егет бораулаучыларның үзара серле генә карашып алганын сизмәде, билгеле. Озак та үтмәде, торбаны кабат җир өстенә күтәрделәр. Аяз амбразурага каршы торырга җыенган сугышчы хәлендә иде. Торба авызыннан чайпалып торган каракучкыл сыеклык күренүгә күкрәге белән капланды, куллары белән салкын тимерне кочаклады. Юк, басымга гына бирешмәс, бүген сынатырга ярамый! Нефтьче бит ул!

Бораулаучыларның шаркылдап көлгәненә гаҗәпләнеп, күз кырые белән генә борылып карыйсы итте. Көлешү, шаулашу көчәйде генә:

- Менә нефтьчелеккә багышладык сине! Вәт кеше чыгачак синнән! Нефтькә күкрәгең белән каплана алгач, калганын булдырачаксың инде! Я, тор инде, үпкәләмә, шаярдык бераз!

Әле һаман үзе белән шаярганнарын аңлап җиткермәгән Аяз аякларына калкынды. Бөтен киемнәренә сыланган майлы эремәне куллары белән сыйпап карады да, сорыйсы итте:

- Бу?... Бу – нефтьме?

Юк, манный боткасы!

Нефтьче хезмәтенең бөтен ачы-төчесен татырга өлгергән өлкән абзыйлар кабат көлештеләр. Аларга кушылып Аяз да көлде. Кулларын, битләрен кабат-кабат нефть белән ышкыды. Күзләрен йомып, учына сыланган җир маен иснәде. Тамагына төер утырды, бәхеттән елыйсы килде. Нефтькә буялып өлгергән иреннәре рәхмәт, рәхмәт дип пышылдады... Аның бу кыланмышына буровойдагылар бераз сәерсенсә дә, дәшмәделәр. Кылансын әйдә, еллар буе нефть-мазутка чумып эшли башласа, җир маена ничек буялу түгел, аны ничек тәннән юып төшереп бетерү турында хыялланыр әле дип уйладылар да эшләрен дәвам иттеләр.  Ничә еллардан бирле Аязның тынычлыгын алган кара алтын дөньясында тәүге чирканчык әнә шулай булды.

Чандыр гына гәүдәле студент егеткә карап, Аяз Баянов үз алдында сөйләнеп куйды:

- Чираттагы студент. Чираттагы...

- Нәрсә дисез, абый?

Әңгәмә гадәттәге сораудан башланырга тиеш иде, әмма Аязның куллары ампулага үрелде.

- Менә монда...

Аязга башлаган җөмләсен төгәлләргә мөмкинлек булмады, утырган урыныннан калкына төшкән студент егет әсәрләнеп кычкырып җибәрде:

- Ампула эчендә нефтьме? Чыннан да нефтьме? Абый, ватып карыйк әле! Үз кулларым белән тотып карыйсым килә!

Аяз бер мәл үз колакларына үзе ышанмый торды. Сискәнеп, егеткә күтәрелеп карады. Студентның коңгырт күзләрендә берьюлы меңнәрчә очкын кабынган иде. Сөенечтән җиңелчә калтыраган бармаклары белән эш өстәле тартмасына үрелде Баянов. Дистә еллар хуҗасы белән бергә үз миссиясен көткән Кырым чуерташының бәхетле сәгате сукты.

фото: billionnews

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: