Логотип Казан Утлары
Роман

ЯУ (романның дәвамы)

Полк территориясендә сугышчыларга исем-фамилия белән эндәшү юк дәрәҗәсендә, хәзерге сугыш хәрәкәтләре шуны таләп итә. Айдарның да разведкадан кайтканнан бирле мулла кушкан исемен ишеткәне булмады. «Ябалак!» Бу позывнойны аңа, Донецк Халык Республикасы армиясенә кушылганда ук, батальон командиры биргән иде. Яшь егет иде ул. Минага эләгеп һәлак булды.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

16
30 август, 2024 ел. Җомга. Купянск юнәлеше.

Полк территориясендә сугышчыларга исем-фамилия белән
эндәшү юк дәрәҗәсендә, хәзерге сугыш хәрәкәтләре шуны таләп итә.
Айдарның да разведкадан кайтканнан бирле мулла кушкан исемен
ишеткәне булмады. «Ябалак!» Бу позывнойны аңа, Донецк Халык
Республикасы армиясенә кушылганда ук, батальон командиры биргән
иде. Яшь егет иде ул. Минага эләгеп һәлак булды. Айдарның белекле
элемтәче булуын аңлап алгач, акыл иясе икәнен ассызыклап, аңа
әлеге кушаматны «ябыштырып» куйдылар. Шуның белән сигез ел
яши, яуларда катнаша.
Шуңа күрә үзен башкаларга караганда иркенрәк тота иде. Батальон
командирының сәяси эшләр буенча урынбасары Мулканинның кергән
уңайга:
– Бикчурин, ял итеп булдымы? Әле һаман йокы бүсәсеңме? –
диюенә сәерсенеп калды Ябалак. Башыннан «бераз ял иттерсәгез дә
ярар иде» дигән уй йөгереп үтте.
– Йокларсың монда, – диде ул ачуы килгән шикеллерәк. – Төне буе
кыштыр да мыштыр. Тычканнар ишәйгән. Песи табып кайтасы булыр.
– Песиләр дефицит, – дип көлгәндәй итте Мулканин. – Әле
үзебезнең блиндаждагы мәчене эләктереп киткәннәр солдатлар.
Бездә дә шул ук хәл. Бер качып кайткан иде инде, тагын чәлдерделәр.
Әсирлектә интегә инде мескенкәй мәче. Мине бик тә үз итә иде.
Аңлый иде бүгенге сәяси вазгыятьне.
Мулканинның шаяртуы кәефне күтәрде. Ябалак яткан җиреннән
генә кул сәгатенә күз төшерде.
– Иртәләгәнсең, иптәш өлкән лейтенант, ашыгыч эш төштеме?
Бу хикмәтле вахтадан соң бераз ял бирерсез дигән идем. Кайтып
егылганга кайчан...
– Ял итәрбез. Дошманны җиңгәч. Исеңә төшерәсем килде.
Полкка кайткач, иң беренче эш итеп Икар турында сораштың. Мин
санчастьтан белештем, бүген төштән соң эвакуация төркеме киләчәк
икән. Икарны госпитальгә әзерлиләр. Әле кайчан күрешерсез, белгән
юк, саубуллашып кал дим.
– Рәхмәт, бу игелегең өчен мең гөнаһыңны кичерсен Аллаһ.
– Сезнең Аллаһ безнең Богка теләктәштер дип уйлыйм, теләгең
кабул булсын.

Мулканин шаяртып сөйләшергә ярата иде. Күпләр мондый
кешеләрне җиңел холыклы, төрле конфликтлардан читтәрәк йөрергә
ярата дип уйлый. Ялгышалар, андый елмаеп кына торган кешеләр
авыр холыклы була чынлыкта, уй-фикерләрен эчкә яшерүчән,
турысын әйтми, баш әйләндереп сөйләшергә яраталар. Сүз эшкә
кагылышлы җитди мәсьәлә булса, артык җәелеп тормыйлар, әйтәсен
әйтәләр дә китеп баралар.
Бүген исә Мулканин җитдилек күрсәтми. Ябалак төркеме өчен ул
җаваплы иде, төркем барысын да шаккатырып, моңарчы булмаган
эшләр кырып кайтты. Дошманнарга каршылык күрсәтү дисеңме,
үзебезнең әсир солдатларны йолып алу, «тегеләрне» әсир итеп алу.
Берсе хәтта безнең яктан торып, бандерачыларга каршы сугышырга
да әзер икән.
– Сер итеп әйтәм, беләсең, ул мәсьәләдә мин чуерташ кебек
шомарган кеше – полк командиры исеменнән сине орденга тәкъдим
кәгазе язылды.
– Икарга? – диде Ябалак, үзе хакында гына сүз барганны өнәп
бетермичә. – Ул да минем янда, бер үк бурычны үтәдек.
– Ашыкма, әйтеп бетергәнне көт. Икарга «Батырлык өчен» медале
дип торабыз. Кәгазь язылган, кул куелган. Әлегә кадәр батальон
командиры Зуев үзебезнекеләрне рәнҗетергә бирмәде. – Тагын да
җитдиләнеп, күңелен тынгысызлаган соравын да бирде. – Кара әле,
Ябалак, сез Икар белән туганнар булып чыккансыз икән. Ничек
моңарчы бер-берегезне белмәдегез соң?
Ябалак тимер кружкага өстәлдәге чәйнектән су салып эчте.
– Шулай була икән ул, иптәш капитан, белмәгәнбез. Ярый әле,
бер төркемгә эләктек, бераз гәпләшеп алган идек – шалт! Безнең
тамырлар бер икән. Ерак бабабыз Ибраһим Бикчурин зур яуларда
катнашкан яугир булган диләр. Революция туздырган нәсел без,
төрле тарафларга, илләр буйлап таралып беткәнбез. Кайсыларыбызны
төрмәләрдә атканнар, эзсез югалучылар бихисап... Кыскасы, нәселне
өйрәнәсе бар әле.
– Сугыштан соң беренче эшең итеп шуңа тотынырсың, – диде
Мулканин. – Мин дә үземнең нәсел-нәсәбемне бик үк яхшы белмим.
Кемнәр без, кай яклардан Себергә килеп чыкканбыз? Әйтә алган кеше
булмады. Югыйсә, фамилия күрсәтеп тора – ниндидер сер бар анда.
Мулканин, янындагы табуретканы бер читкә этәреп, өстәлгә кәгазь
куйды. Чыгу ягына кузгалган җирдән, тукталып:
– Әйтәсе килгән сүз шул иде, Икарны бүген алып китәләр. Төштән
соң. Яралары тирән, санчастьта гына дәваларлык түгел диләр.
Пропуск өстәлдә, сорау туса, әйтерсең! – дип искәртүне дә кирәк
тапты.
Капитан чыгып киткәч, Ябалак торып утырды. Кичә кайткач, батальон командирына рапорт биреп, «өн»дә булган хәлләрне сөйләп
биргән иде.
– Маҗара арты маҗара булган бу синең, – диде Зуев. Аның
позывное «Торос» иде, Ябалакны тыңлагач мактап та алды. – Син
бурычны шәп ерып чыктың, афәрин!
Ябалак мактауга эреп китмәде, сугышта ниләр генә булып бетми.
Кеше ышанмастайлары да булгалап тора. Бусы әле аның – ышанырдай
маҗаралар.
– Иртәгә санчастька барып, Икарның хәлен белешеп кайтырга
рөхсәт итегез, иптәш майор, – дип, Тороска үтенечен җиткерде.
– Әлбәттә, – диде комбат. Мулканинга эндәште. – Икар
санчастьтамы әле? Җибәреп өлгермәсәләр, бераз тоткарласалар да
булыр. Белеш тә иртүк Ябалакка пропуск яздырып бир. Анда болай
гына барып кереп булмас, берничә сакны үтәсе була, – диде.
Йоклар алдыннан мунча керде, чиста киемнәр киде. Тычканнар
кыштырдап йөрмәсәләр, төн бөтенләй әйбәт узасы иде дә...
...Санчасть мөдире озаклап сөйләшергә форсат бирмәде. Эвакуация
төркеме юлга чыккан икән, ун минуттан килеп җитәргә тиеш ди.
Шуңа ашыктылар, Икар белән сөйләшүнең рәте булмаса да, иң мөһим
сүзләр әйтелде кебек.
Икар яткан палаткага кергәндә, ул аны аякларына басып көтеп
тора иде инде. Мулканин кайгырткандыр инде, Икарга хәбәр биреп
өлгергәннәр икән. Куанычыннан ни әйтергә белмичә, сүзсез генә
кочаклашып күрештеләр.
– Ничек хәлләр, Бикчура баба оныгы? – диде Ябалак, Икарны
үзеннән этәрә төшеп, гәүдәсенә, төс-кыяфәтенә күз салып
алды. – Болай әйбәт күренәсең, яңакларың алсуланып тора, – диде
ул, гадәттәгечә тыенкы елмаеп.
– Шәфкать туташларын күр син, берсеннән-берсе чибәрләр, –
диде Икар, урта рәттән үтеп барган туташка күз кысып. – Авырып
ятарлыкмы соң!
Ябалак авырулар тирәсендә бөтерелгән ике шәфкать туташын
хәзер генә искәрде.
– Чибәрләр икән шул. Әмма Ижаудагы өеңдә сине көтеп тилмергән
газиз хатыныңны уйла, балаң көтә сине! – дигән булды Ябалак,
көлеп. – Икарны күреп калуына шат иде ул. – Бүген генә алып китәләр
икән, озаклаганнар...
– Җиңел эш түгел. Эвакуация төркемен дә дроннар күзәтеп кенә
тора. Һава тыныч чакларда гына алып китәләр яралыларны. Кичә
кичкә таба бер рейс ясадылар, авыр яралыларны алып киттеләр. Мин
уртача яралылар рәтендә, бүгенге рейсны көтеп ятам. Килеп җитә
алсалар, – дип, Икар сүзен икенчегә борды. – Безнең Карасьның хәле
ничек? Язмышы ничек булып бетәр? Сез булмасагыз, исән калмас та идем. Яралану җитди булган бит, сөякләргә дә зыян килгән. «Бәхеткә,
ярчыкларны алып, тиешенчә эшкәртү булган», – диде доктор. – Чын
профессионаллар кулына эләккәнсең».
– Шулай булмый соң, – дип көлде Ябалак. – Америка уколы,
дарулары килеште сиңа, тиз тернәкләнерсең болай булгач, – диде
ул, авызын ерып. – Бәхетең бар икән, чыннан да. Карась турында
барысын да сөйләп бирдем. Үзе дә ачык авыз түгел: «Сезнең сафка
кушылам», – дип торды. Беләсең бит, тәртип шундый, беренче
нәүбәттә, ныклап тикшерәчәкләр аларны, аннан белешербез. Бәлки,
барысы да тәртиптә булса, безнең полкка җибәрерләр.
– Ак атка рәхмәт, ташламады, – диде Икар. Бераз уйланып торгач,
күңелсезләнә төшеп, әйтеп куйды. – Сеңелкәш кенә үпкәләр инде,
бик нык үтенгән иде...
– Нинди үтенеч? – дип сорады Ябалак.
– Үткән атнада сөйләшкән идек. Бер айдан кияүгә чыгам, кайт,
абыем, – дип үрсәләнде. – «Башкалар шундый тантаналы мәлләрдә
кайтып керәләр бит, син дә сорап кара», – дигән иде. – Кемнән
сорыйсың хәзер, госпитальдән кем чыгарыр?
Ябалак сак кына Икарның сәламәт иңсәсенә кагылып алды.
– Икәү кайтып керәбез, миңа да сеңелкәш тиешле була ич ул! Сине
госпитальдән чыгару мәсьәләсен Зуевка тапшырабыз. Йоклап йөри
торган кеше түгел ул. Солдатлары өчен җанын да бирергә әзер. Үзең
дә беләсең, комбат шәп безнең! Туйга сюрприз ясыйбыз! Хәбәрләшеп
тор сеңелкәш белән, безгә дә кайда килеп эләккәнеңне әйтерсең. Зуев
эш йөртер, волонтёрлар безне очраштырып, Ижауга кадәр озатып
куярлар. Беләм мин аларны, бер эшкә алынсалар, ахырына кадәр
җиткермичә туктамыйлар. Тик бер шарт: кайтуыбыз турында сеңлеңә
дә, өйдәгеләргә дә әйтмә! Сюрприз булсын!
Икарның йөзе яктырып китте.
– Ну, баш синдә, Айдар абый! Әллә ниләр уйлап чыгарасың! –
диде ул. – Әти-әниләргә дә, хатын белән улыма да бәйрәм булыр иде.
– Әйе, бәйрәм булачак! Туйдан соң җыйнаулашып Чаллыга китәбез
– ике гаиләне очраштырабыз. Бикчура бабайның рухы шатланып,
безнең очрашып-танышып күрешкәнне карап торсын, – диде Ябалак.
Кинәт сорыйсы итте. – Кара әле, кияү безнең як кешеседер бит?
Икар әйе дигәнне аңлатып баш какты.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев