СУСАУ (хикәя)
Рәзилә менә дистә елдан артык инде мәктәптә балалар укыта. Аларны хәреф танырга өйрәтә, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Бу болгавыр, ата-ананы санга сукмаган заманда җиңел эш түгел. Әгәр син мәгариф стандартларыннан тыш укучыларыңны кызыксындырырлык төрледән-төрле чаралар уйлап тапмыйсың икән, алар, синең сөйләгәннәреңә колак та салмыйча, телефоннарына «төрткәләп» утырачак.
Кешеләр гомер буе үзләрен
тәрбияләргә тиешләр.
Риза Фәхретдин
Рәзилә менә дистә елдан артык инде мәктәптә балалар укыта.
Аларны хәреф танырга өйрәтә, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Бу
болгавыр, ата-ананы санга сукмаган заманда җиңел эш түгел. Әгәр син
мәгариф стандартларыннан тыш укучыларыңны кызыксындырырлык
төрледән-төрле чаралар уйлап тапмыйсың икән, алар, синең
сөйләгәннәреңә колак та салмыйча, телефоннарына «төрткәләп»
утырачак. Рәзилә, шөкер, андыйлардан түгел. Туган тел дәресләрендә
ул еш кына татар халык мәкальләрен файдалана. Табышмаклар әйтеп
тә, укучыларын җанландырып җибәрә. «Ипи түгел, су түгел, ансыз
яшәү мөмкин түгел. Ул нәрсә? Кем беренче булып җавап бирә, аңа
«бишле» билгесе! Йә, кем беренче кул күтәрә?» – ди. Кызлар активрак
шул. Кулларын да күтәрәләр, бер-берсен уздырырга тырышып, «Һава
инде, һава!» – дип җавабын да әйтәләр. Кайсысына «бишле» куярга
аптырап та каласың. Менә бүген дә сәгать кичке тугыз тулып килә. Ә
ул һаман дәфтәрләргә «кадалып» утыра. Юк-юк та борчылып, ишеккә
күз салгалап ала. Ул бит әле укытучы гына түгел, әни дә.
Ниһаять, подъездда таныш аяк тавышлары ишетелде. Ул кызын
аяк тавышларыннан ук таный. Ана йөрәге бу юлы да ялгышмады. Кабалана-кабалана (әйтерсең аның артыннан куып килгәннәр!), кызы
Лилия кайтып керде. Рәзилә җиңел сулап куйды. Шулай да кызын
җиңелчә генә шелтәләп алды.
– Нишләп озак йөрисең, кызым? Мин бит сиңа тугыздан да соңга
калмыйча ятарга куштым. Дәресләреңне әзерләдеңме?
– Әзерләдем, әзерләдем, – диде Лилия, аннары ут капкандай
сөйләргә тотынды. – Әни, әни, анда урамда безнең өй турында
ниндидер кеше басып тора. Ә үзе безнең тәрәзәдән күзен дә алмый.
Кызык бит, әйеме?
Рәзилә дәфтәрләреннән башын күтәрде.
– Аның нәрсәсе кызык? Азмы урамда үтеп-сүтеп, киләп сарып
йөрүче?
– Ул бит йөрми, басып тора. Кулында бәләкәй генә чемоданы да
бар. Урамда шундый салкын. Ә ул казык кебек баскан да безнең
тәрәзәгә карап тик тора.
– Йә, ярар, җитәр! Күп сөйләшмә. Чишен. Йокларга вакыт, – дигәч,
ул сүзем бетте, мине бүтән борчыма дигәндәй, музыканы да сүндереп
куйды.
Әмма ул уйлаганча килеп чакмады. Лилия кабат телгә килде.
– Юлаучыга кул бир дип кем әйткән әле, әни? – диде ул бу юлы
ягымлы тавыш белән.
Рәзилә тагын дәфтәрдән башын күтәрергә мәҗбүр булды.
– Йә, ачуландырма инде мине, кызым. Чишен дә ят. Күрмисеңмени,
эшем күп.
Әллә аңа әйттеләр, әллә бүтәнгә, Лилия кабат телгә килде:
– Ничек инде ул, әни, урамда, безнең тәрәзә каршында кеше
туңып торсын, ә мин йокларга ятыйм, ди. Мин барыбер йоклый
алмаячакмын.
– Юк анда беркем дә, юк. Ул кеше бәлки тәмәке кабызырга гына
туктаган булгандыр.
Лилия өзми-куймый үзенекен тукыды.
– Мин әйтәм – бар! Бәлки ул монда беренче мәртәбә килгәндер.
Бәлки адресын югалткандыр? – Ул түзмәде, тәрәзә янына барып,
пәрдәләрен күтәрде. – Әнә, әнә, ипидер менә, ул әле һаман шунда
басып тора. Мин аны чакырып керәм, әни. Бәлки аңа берәр төрле
ярдәм кирәктер.
Рәзиләнең дәфтәрләреннән аерыласы килмәдеме, кызының
өтәләнүе җавапсыз калды.
Лилия әнисенең дәшмәвен хуплау дип кабул итте, ахры, җәһәт
кенә чөйдән пәлтәсен эләктереп, урамга атылды.
Рәзилә күңеленнән генә «Әй бала, бала, кеше турында кайгырткан
була» дип уйлап алды. Нәрсә дисен, миһербанлы булырга үзе
өйрәтте. Үзенең тәрбиясе. Ул алдындагы дәфтәрен ябып бер якка куйды, икенчесенә үрелде. Дәфтәр битләрен ачканчы, аның карашы
тышлыктагы исем-фамилиядә туктап калды. Акмалов Әмир. Акыллы
гына малай. Ялкауланмаса, «бишле» билгеләрендә генә укыр
иде. Ничек тә моны «уятырга» кирәк дип күңеленә салып куйды.
Укытучы – балалар күңелендә мәгърифәт учагын тергезүче дә,
тәрбияче дә. Аңа ифрат та җаваплы вазифа йөкләнгән. Ә Рәзиләгә
класс җитәкчесе буларак, җаваплылык кибәне белән өелгән. Утыз
ике баланың әнисе дисәң дә, урынлы булыр.
Ул арада, аякларындагы карларны шапылдатып кага-кага, бүлмәгә
Лилия белән бер ир килеп керде.
– Әни, менә шушы инде безнең тәрәзә каршында басып торган
абый.
Ир, беренче сыйныф укучысы кебек уңайсызланып кына,
авызыннан берничә сүз сыгып чыгарды.
– Исәнмесез! Төнлә борчуым өчен гафу итегез инде. Поезд
соңлабрак килде шул. Болай төн ката сезне борчымаска да иде
исәбем. Йөрәк түзмәде. Соң булса да, сез яшәгән йортны күрим
дидем инде.
Рәзилә чемодан күтәреп кергән кешенең кем икәнен күз сирпеп алу
белән аңлады. Йөрәген күптән кичергән вакыйгалар дулкыны кагып
узды. Шулай да хисләрен йөгәнләп өлгерде. Бу – кызы Лилиянең
әтисе Гомәр иде.
– Исәнмесез!
Әнисенең халәтеннән бихәбәр Лилия Гомәр тирәсендә бөтерелергә
тотынды.
– Ә й д ә г е з , ә й д ә ! Ме н ә м о н д а д и в а н г а у т ы р ы г ы з !
Туңдыгызмы?
– Аз гына... Зыян юк. Борчылмагыз.
Кыз әле һаман ишек катында нәүмизләнеп торган Гомәрнең бер
алдына, биш артына төште.
– Тартынмагыз! Әйдә, узыгыз инде. Чишенегез! Әни, син нәрсә
инде кузгалмый утырасың. Бәлки чәй кайнатырга кирәктер?
Гомәр кулларын күкрәк тирәсенә күтәрде.
– Зинһар, борчылмагыз. Берни дә кирәкми.
Рәзилә, дәфтәрләреннән аерылып, Лилиягә борылды.
– Син, кызым, һәрвакыт шулай ашыктырасың. Бу иптәшкә бәлки
бездә уңайсыздыр.
– Юк, әни, уңайлы. Хәтта аңа ошый. Шулай бит, абый?
Лилиянең сабыйларча ихлас сүзләре Гомәрнең күңелен җылытып
җибәрде. Ул ихтыярсыз елмаеп куйды, хәтта җиңелчә генә баш кагып
та алды.
– Ой, әни, мин бик ачыктым. Әйдә, берәр нәрсә әзерлик әле.
Ул инде әнисенең кулыннан тотып алды, җитәкләп кухняга алып кереп китте. Анда озак тормады, чыкты да кабат Гомәр тирәсендә
бөтерелергә тотынды.
– Әни котлет җылыта. Сез котлет яратасызмы?
– Яратам.
– Минем әни һәрвакыт тәмле пешерә. Телеңне йотарлык була.
– Син бик акыллы кыз икәнсең. Сиңа ничә яшь?
– Унике.
– Монда әниең белән икегез генә торасызмы?
– Әйе.
– Бәлки энекәшең йә әтиең бардыр?
– Юк. Бернинди энекәшем дә, әтием дә юк. Булганы да юк.
– Әниең шулай диме?
– Әнием генә түгел. Барысы да...
Биленә алъяпкыч япкан Рәзилә кухнядан чыкты, әңгәмә өзелде.
Лилия, иркә песи баласыдай, әнисенә барып сарылды.
– Әни, миңа эш юкмы? Булмаса, мин ятам.
– Син ашыйсым килә дигән идең бит.
– Үтте инде. Абый, сезгә тыныч йокы!
– Рәхмәт!
Лилияне ай күрде, кояш алды. Актирәкләп сикерә-сикерә өч
адымны бер итеп, йокы бүлмәсенә кереп китте. Ул анда озак тормады,
мендәр кочаклап килеп тә чыкты.
– Абый, менә сезгә мендәр. Үз мендәрем. Шундый йомшак.
– Рәхмәт!
– Башыгызны менә бу якка куеп ятыгыз, яме. Уңайлырак
булыр.
– Ярар, ярар, кызым. Рәхмәт!
Гомәрнең Лилияне һич югы аркасыннан кагып кына булса да сөеп
аласы килгән иде, тыелып калды. Кыз кабат йокы бүлмәсенә кереп
китте.
Кайчандыр бер табактан ашаган Гомәр белән Рәзилә ничек
сүз башларга белми тынып калдылар. Дивардагы сәгать кенә,
минутларның кадерен белергә кирәген искәртеп, берөзлексез
текелдәде.
Гомәр ни өчен ерак җирләрдән килүенең максатын аңлатырга тиеш
икәнен белә, тик ничек сүз башларга кирәген белми аптырап утыра
бирде. Йомшак диван аңа чәнечкеләрен тырпайткан керпе сыман
тоелды. Кузгалырга омтылган кеше шикелле, талпынып-талпынып
куйды.
Ниһаять, бу җан өшеткеч салкын тынлыкны Рәзилә бозды.
– Ни эш бетереп йөрисең?
– Эш дип... Ничек аңлатыйм икән?.. – Ул туктап калды. –
Комачауламадыммы сезгә?
– Юк. Йокла. Өй иркен. Тик ничектер сәер... Уйламаганда,
көтмәгәндә... Күпме еллар үтте, күпме сулар акты...
– Йә, ничек яшисез? – Җавап урынына тагын сорау.
– Булганына шөкер итеп яшибез. Зарланырга урын юк.
– Укытасыңмы? – Янә сорау, әйтерсең сорау алырга килгән
тикшерүче.
Кочагына юрган күтәргән Лилия тагын бүлмәсеннән килеп
чыкты.
– Әни, менә абыйга юрганымны бирәм. Үзебез синекен ябынырбыз.
Кеше юлдан килгән, йокласын инде. Әйдә, әни, чыгыйк!
– Бар, бар, йокла. Минем дәфтәрләр тикшереп бетерәсем бар.
– Тыныч йокы, тәмле төш сезгә, абый.
Лилия йокы бүлмәсеннән ничек чыккан булса, кабат шулай җил-
җил атлап кереп тә китте.
Рәзиләнең әзерләгән ризыклары исенә төште.
– Әйдә, бераз тамак ялгап ал.
Гомәр башып чайкап алды.
– Минем ашыйсым килми. Рәхмәт! – Сусаган иде югыйсә. –
Карале, Рәзилә, син мине монда ник килде дип уйлыйсыңдыр?
Хатын җиңелчә генә иңбашларын сикертеп алды.
– Мин каян белим? Мин пәйгамбәр дә, экстрасенс та түгел, гап-
гади бер укытучы гына.
– Рәзилә, мин бит синең белән килешергә дип килдем. Килешергә
һәм икегезне дә үзем белән алып китәргә...
– Ә кая?
– Төмәнгә.
– Шулай укмыни? Бик тиз!
– Ә нигә? Төяләбез дә китәбез. Курыкма. Мин сине анда күз
бетереп, дәфтәр тикшертеп утыртмам. Балда-майда гына йөзәрсез.
Карале, Рәзилә син минем хатларны алдыңмы?
– Алдым.
– Ә синнән нибары бер хат... Акчаларны нигә кире җибәрдең инде?
Мин бит сезгә ярдәм булсын дип...
– Синең пособиедән башка да яшибез. Зарланмыйбыз бит.
– Ничек тә яшибез дип кенә булмый ул. Сезнең монда
укытучыларның хезмәт хакы мактанырлык түгел икәнен беләм.
Безнең Төмәндә беләсеңме күпме алалар?
Рәзилә Гомәрнең сүзен бүлде.
– Кеше кесәсен тикшерергә минем ни хакым бар? Алсыннар.
– Хатыңны алгач, миндә ничектер өмет уянды. Димәк, бөтенләй
онытмаган икән әле, югыйсә җавап язмас иде дим.
– Хәтерем ялгышмаса, мин аңлаешлы итеп язган идем шикелле.
Гомәр җиңелчә генә кулын селтәп алды.
– Хат нәрсә инде ул? Күреп сөйләшүгә ни җитә?! Менә шулай
уйладым-уйладым да килергә булдым.
– Беләсеңме, Гомәр, иртәгә иртүк кит син бездән.
– Димәк, куасың?! Ул кадәр мәрхәмәтсез булма инде, Рәзилә. Ярый,
без килешә алмадык, ди. Ә Лилия?
– Нәрсә Лилия?
– Аңа әти кирәк. Аңлыйсыңмы, әти?
Рәзилә ризалашкан шикелле башын тирбәтеп алды.
– Кирәк иде шул, кирәк иде... Син ташлап киткәч, ул сине бик
юксынды. Ишеккә берәрсе ялгыш кагылса да: «Әттә! әттә!» – дип
кабалана-егыла йөгерә иде. Нишләптер, кыз балалар әтине якын
итәләр. Биш яше тулгач: «Гүзәлнең дә, Алсуның да әтисе бар. Әйдә,
әни, без дә әти сатып алыйк», – дип теңкәмә тиде. Әтисе исән-
сау килеш балабыз ятим булды, китек күңел белән үсте. Нинди
миһербансызлык!
Гомәр, гафу үтенгәндәй, кулларын күкрәгенә куйды.
– Рәзилә, мин синең үпкә хисләреңне, кичерешләреңне аңлыйм.
Син дә мине аңларга тырыш. Ялгышканмын, хаталанганмын. – Ул
уч төбе белән ярыйсы гына каты итеп маңгаена чәпелдәтеп сугып
алды. – Хәзер бу башны диварга бәреп ватсаң да, үткән хаталарны
төзәтеп булмый. Булмый! Без барыбыз да – ялгышкан язмышлар
корбаны.
– Хак сүзләр. Синең тарафтан рәнҗетелгән, ятим үскән бала сине
беркайчан да гафу итмәячәк.
– Кызмале син, Рәзилә, кызма. Мин дә бит элеккеге Гомәр түгел.
Безнең яшәвебезнең бөтен мәгънәсе нәсел калдыруда бит. Әйдә, без
болай эшлик: Лилиягә барысын да ачыктан-ачык сөйлик, аңлашыйк.
Балигъ булып килә. Калганын үзе хәл итсен.
– Син юха телең белән Лилияне үз ягыңа аудармакчы, баланың
күңелен яуламакчы буласың инде. Син аңа оста! Тик син мине
дә исеңнән чыгарма. Кызымның ятим үскән гомере генә түгел,
минем дә заяга үткән гомерем бар. Сиңа рәнҗегән сәгатьләрнең
очына чыгарлык түгел. Беләсеңме, Гомәр, иртәгә иртүк кит син
бездән! Күршеләр күрсә, сүзе булыр. Бүген үк китсәң, тагы да
яхшырак.
Һәм ул, шуның белән сүзем бетте дигәндәй, йокы бүлмәсенә кереп
китте.
***
Рәзилә ял көне дип тормады, иртүк торып өч көн мәктәпкә килмәгән
Фәнис исемле укучысының өенә китте. Каядыр чыгып киткәнче,
малайның әнисен күреп сөйләшү иде исәбе. Ул укучысының махсус
хәрби операциядә катнашкан әтисен югалту хәбәрен ишеткән иде инде. Бер очтан кайгыларын да уртаклашырга кирәк. Кайчагында
иелгән башны күтәрү өчен бер җылы сүз дә җитә.
– Әтисен үлеп яратадырые шул, – диде әнисе күз яшьләре аша. –
«Әти булмагач, нигә миңа уку, мәктәпкә йөрмәсәм, тизрәк үсәрмен
дә әтием өчен тизрәк үч алырмын», – ди бит.
И беркатлы бала! Яңарак кына кырык яшен тутырган, типсә –
тимер, басса – бакыр өзәрдәй әтисен югалту, сүз дә юк – авырның
авыры. Ходай дошманыңа күрсәтмәсен! Ни хәл итәсең, үлгән
артыннан үлеп булмый. Тормыш дәвам итәргә тиеш. Нинди генә ана
баласының надан калуын теләр икән. Рәзилә Фәниснең әнисе белән
бик тиз уртак тел тапты. Аннары ипләп кенә укучысына якынрак
күчеп утырды.
– Беләсеңме, Фәнис, син, укып, генерал булырсың әле.
Тормышта без «тиеш», «ярамый» кебек сүзләрне күбрәк ишетәбез.
Адәм баласы һәрчак җылы сүзгә мохтаҗ.
Укытучы апасының, уенын-чынын бергә кушып, «генерал
булырсың!» дигән сүзләре Фәниснең боеккан күңелен беразга булса
да күтәреп җибәрде. Ул хәтта елмаеп куйды.
– Ә генерал булу өчен, беләсеңме, нәрсә кирәк? Күп белергә кирәк.
Ә күп белү өчен нәрсә эшләргә кирәк? – Укучысы өчен Рәзилә апасы
тагын үзе җавап бирде. – Тырышып укырга кирәк!
Рәзилә Фәниснең көрәш секциясенә йөрүен белә иде.
– Физкультура укытучысы Рәфыйк абыең да сине сорашты әле.
Тиздән яшүсмерләр арасында көрәш буенча республика чемпионаты
булачак икән. «Фәнис килмәсә, аның урынына Дамирны алырга туры
килер инде», – ди.
Укытучы апасының сүзләре малайның күңелендәге мин-
минлек хисләрен уятып җибәрде. Аның «генерал булырсың» дип
үсендергәне икенче планга күчте. «Һе, Дамирны алмакчылар икән.
Ул бит аны сыртына сала. Ю-у-ук, ул үз урынын Дамирга бирергә
тиеш түгел!»
Рәзилә аларда озак утырмады. Саубуллашканда, үз итеп:
– «Бишле» билгеләре сине көтеп калды, Фәнис. Дүшәмбе мәктәпкә
киләсең! – дип, малайның чәчләрен тузгытып алды.
***
Иртән чәй эчкәндә, Лилия Гомәргә сораулар яудырды. Җавап
табып кына өлгер!
– Абый, сез кем булып эшлисез?
– Нефтьче мин. Геолог.
– О-о, романтика! Менә, ичмасам, профессия! Очсыз-кырыйсыз
тайга! Аюлар... бүреләр... төлкеләр. Курыкмыйсызмы?
– Алар үзләре бездән курка.
– Абый, сезнең машинагыз бармы?
– Бар.
– Ә сез мине машина йөртергә өйрәтерсезме?
– Өйрәтермен. – Гомәр әниең риза булса дип әйтмәкче иде, ахыр
чиктә, тәвәккәлләп Лилиянең кулын кысты. – Вәгъдә бирәм!
– О-о, сезнең кулыгыз көчле икән.
– Мин бит өлкән кеше.
– И-их, мин шундый көчле булсам икән ул!
– Нишләр идең?
– Малайларга кундырып кына алыр идем.
– Малайлар сине кыйныйлармы әллә?
– Кайчакта. Ә мин барыбер бирешмим.
– Ә нигә әниеңә әйтмисең?
– Әнием миңа әләкләшергә ярамый диде.
Гомәр башын чайкап алды.
– О-о, синең әниең чын педагог икән!
– Мәктәптә әнине барысы да ярата. Аңа Рәзилә Исламовна дип
кенә мөрәҗәгать итәләр.
– Ярар, кызым, чәең бик тәмле булды. Рәхмәт! Өстәлеңне җыештыр
инде. Мин залда утырып торам.
Гомәр, залга чыккач, телефонын алып, вокзалга шалтыратты,
Төмәнгә китәсе поездның расписаниесен белеште. Вакытын чамалап,
таксига заказ бирде.
Сөйләшергә һәвәс Лилия кухнядан чыгу белән тагын «имтихан»
алырга тотынды.
– Гомәр абый, сезнең кызыгыз бармы?
– Бар.
– Исеме ничек?
– Исеме… исеме… Синең исемгә охшаш!..
– Сез аны яратасызмы?
– Яратам. Чөнки ул минем өчен дөньяда бер генә.
– Ул да сезне шулай ярата торгандыр инде?
Әйтерсең авырткан сөяленә бастылар. Гомәр ни әйтергә белми
тотлыгып калды.
– Э-э... белмим.
– Ничек инде белмисез?
– Э-э... Мин аны бик озак күрмәдем. Э-э... Минем ул хакта
сораганым юк. – Гомәр өчен БДИдан катлаулырак булды бу сорау.
Хәзер аңа ни дип җавап бирергә инде? Гомәрнең «тукмалган»
тавышына үкенү билгеләре өстәлде. – Бәлки аның яратуына минем
хакым да юктыр...
Гаҗәпләнүе соң чиккә җиткән Лилия күптән күрергә хыялланган
әтисе турындагы серен ачып салды.
– Әйттегез сүз! Әти кешене әти булганы өчен генә дә яратырга
кирәк. Чөнки ул – дөньяда бер генә.
Гомәр әрнү-үкенү катнаш сыкрану белән Лилиягә җавап
кайтарды.
– Син, кызым, яшь әле. Тормышның катлаулы икәнен белмисең.
– Сез, өлкәннәр, сүз берләшкәндәй, гел бертөрле сөйлисез. Әнием
дә миңа тормыш ул катлаулы, анда адашып калуың бар ди. Ә минем
беркайчан да адашканым юк.
– Син – акыллы кыз, адашмассың.
– Миңа әле күп нәрсәләрне белергә кирәк. Үскәч, барысын да
беләчәкмен. Әнием миңа: «Синең әтиең юк. Булганы да юк», –
ди. Ничек инде? Безнең сыйныфтагы кызларның барысының да
әтисе бар. Минем генә юк. Үскәч, мин барыбер әтиемне эзләп
табачакмын.
Гомәр, сабыеның сагыш тулы моңсу күзләрен күрмәс өчен,
карашын читкә борды. Әмма башны читкә борып кына, хаталардан
котылып булса икән?! Башыңны ташка орсаң да, үткәннәрне кире
кайтара алмыйсың шул инде. Аның йөрәген үкенечле хисләр чеметеп
узды. Ул – ир-ат, сабыр итәр, түзәр. Аңа ничек тә Лилиянең китек
күңелен күтәрергә, яраттыру юлын табарга кирәк.
– Кызым, әгәр әтиең минем кебек булса, син аны яратыр
идеңме?
– Сезнең кебек булса, ул мине ташлап китмәс иде. Ә ул мине
күрергә дә теләми. Минем турында уйламый да торгандыр әле. Бәлки
бөтенләй оныткандыр.
– Уйлый торгандыр, кызым, уйлый торгандыр. Синең кебек
акыллы кызны онытырга ярыймы соң?
– Уйласа, кайтыр иде. Һич югы, хат язар иде.
Ул инде еларга ук тотынды. Гомәр аның янына барып утырды,
кызның иңбашларын кага-кага, юатырга тотынды.
– Ярар, елама инде, Лилия кызым, елама. Мине дә елатасың хәзер.
Бәлки ул, чынлап та, кайтыр. Бәлки ул яшьлек хатасы белән чыгып
киткәндер. Хәзер үзе дә үкенеп бетә алмый торгандыр. Бәлки ул
минем кебектер?..
– Була, ди.
Кыз елавыннан туктады, күз яшьләрен сөртте.
– Әгәр ул минем кебек булса, син аны гафу итәр идеңме?
– Абый, сез хәйләкәр кеше, ахры. Минем өчен бу – математикадагы
«уравнение с двумя неизвестными» шикелле авыр мәсьәлә. Ярый, мин
гафу да итәрмен, ди. Минем әнием дә бар бит әле. Ул ничек кабул
итәр? Мин анысын белмим инде.
Гомәр күңеленнән генә хәзерге балалар ун классны бетереп туа
дигәннәре хак икән дип уйлап куйды.
Әтисен күрергә сусаган һәм ул теләк сүнмәс хыял булып күңеленә
сеңгән кыз:
– И-их, минем әтием булсамы!.. Әтием булсамы!.. Мин аны!.. – Һәм
ул көтмәгәндә Гомәрнең башын кочып алды. – Менә шулай кысып-
кысып яратыр идем!
Мондый хәлне көтмәгән Гомәр, нишләргә белми, берара югалып
калды. Исенә килеп, үзе дә ихтыярсыз Лилияне кочаклап алды, күкрәгенә
кысты. Кызының чәчләренә сеңгән шампунь исе аңа дөньядагы бар
хушбуйлардан да тәмлерәк тоелды. Ул күптән инде, бик күптән йөрәк
түрендә саклап йөрткән «Кызым!» сүзен әйтте дә туктап калды.
Тамагына төер утырды. Күзләренә яшьләр тыгылды... Еллар буе җыелган
күз яшьләре ир уртасы булып килгән Гомәрнең битен «юды». Ул аларны
кулъяулыгы белән күзен сөрткән атлы булып яшермәкче дә иде. Кая ул?!
Игътибарлы бала:
– Сезгә ни булды, абый? – дип аптырап калды.
Ир-ат дигәч тә... Аның да йөрәге таш түгел. Гомәр:
– Болай гына... – дип әйтте дә тагын «сөрлекте». Аның үкенүләр,
сагынулар белән тулган йөрәге сулкылдады. – Сагындым...
Кемне шулай өзелеп сагынуы Лилиягә сер булып калды...
***
Икесенең дә күңел ярларын тутырып аккан хисләр ташкыны
сүрелгәч, шахмат уйнарга утырдылар. Лилия өлгеррәк булып чыкты.
Фигураларын кискен генә күчерә-күчерә көндәшенең королен чолгап
алды. Гомәр абыйсына яхшылык эшләргә тырышып:
– Кире йөрмисезме? – дип тә куйды әле.
Гомәр кызның кайсы яктан һөҗүм итәсен чамалый алмады.
– Юк, – дип җавап бирде.
– Алайса, сезгә шах һәм... бер йөрештән мат!
Гомәр, нишләсен, җиңелүен танырга мәҗбүр булды.
– Шахматта начар уенчы мин.
– Әйдә, алайса, «Сукыр тәкә»ле уйныйбыз. Минем күптән
уйнаганым юк.
Гомәр сәгатенә карап алды. Аның вакыты бар иде әле. Сакаллы
сабый дип куйды ул эченнән генә. Чәчләрең чаларып барганда,
оялмыйча, бала-чага уены уйнамасаң... Әмма Лилия аңа: «Әйдә, Урал
тавы аша сикерергә!» – дисә дә, шатланып ризалашыр иде.
– Әйдә!
Лилия, сүз саен алмаш-тилмәш йә үзенең, йә Гомәрнең күкрәгенә
уч төбе белән җиңелчә генә суга-суга, такмакларга тотынды:
– Әке, бәке,
Ышкылаган сәке.
Карга, чыпчык!
Син кал, мин чык!
Мин чыктым, сез калдыгыз. Хәзер күзегезне бәйлим.
Ул каяндыр яулык алып килде дә Гомәрнең күзен бәйләргә тотынды.
– Ул кадәр каты кысма инде, кызым. Авырта бит, – дип, Гомәр
яулыкны бераз бушатып алды.
Лилия аңа шундук:
– Хәрәмләшмәскә, хәрәмләшмәскә! – дип кисәтү ясады.
– Курыкма, күрмим. Валлаһи, берни дә күрмим.
– Тикшереп карыйк әле. Бу нәрсә?
Ул баш бармагын тырпайтып, югары күтәрде.
– Кайда?
– Алайса, эзләгез... Күк-күк!.. Күк-күк!..
Гомәр, кискен генә сузылып, кызын тотып алмакчы булган иде,
Лилия кәҗә бәтие кебек бер якка сикерде. Тиз генә «Күк-күк!» дип
алды да шыпырт кына Гомәрнең артына төште. Икенче мизгелдә күке
тавышы бүлмәнең икенче башыннан килде...
***
Рәзиләләр беренче катта яшиләр. Ул, подъездына кайтып керүгә
фатирларында тупырдашкан аяк тавышлары ишетеп (әйтерсең тай
көтүе китереп япканнар!) сәерсенеп калды. Бу нинди әкәмәт? Гомердә
булмаган хәл!
Әкрен генә ишекне ачып керүгә, шундук аны күзләрен яулык белән
бәйләгән Гомәр кочаклап алды.
– Әһә, эләктеңме?
Ул бер кулы белән яулыгын маңгаена шудырды һәм... кочагында
Рәзиләне күргәч, егылып китә язды. Исенә килгәч кенә, Рәзиләнең
аяк тавышларын Лилиянеке дип хаталанганын аңлады.
– Гафу итегез! Зинһар... Ялгыш...
Рәзилә Гомәрнең кочагыннан ычкыну белән төксе генә:
– Ялгышу сиңа төс инде ул. Син әле һаман китмәдеңмени? – дип
куйды.
Гомәрнең уенга мавыгып кәефе күтәрелгән иде.
– Менә Лилия җибәрми бит әле. Командировка кәгазенә кул
куймый тора, – диде.
– Сез монда, нәрсә, спектакль куясызмы әллә? Кассирыгыз кайда
соң? – диде Рәзилә, чыраена мыскыллы кыяфәт чыгарып.
– Менә син булырсың, – диде Гомәр, елмаеп. – Финанс министры
итеп сине куярбыз. Шулай бит, Лилия кызым?!
Лилия бүлмә яңгыратып көләргә тотынды, кулларын чәбәкләп
алды.
– Ура! Минем әни – финанс министры!
– Президент итеп сайласалар да, ризалашмаячакмын. Мин
президент булсам, сезне кем укытыр?
– Әни, әни, беләсеңме Гомәр абыйның Төмәндә дүрт бүлмәле
фатиры, ике этажлы коттеджы, хәтта катеры да бар икән!
Мизгел эчендә Рәзиләнең күңеленнән тәки баламны үз ягына
аударган икән дигән уй сызылып узды.
– Безне шунда китәргә кыстады инде, әйеме? – диде ул, гәүдәсен
сорау билгесе кебек кызына авыштырып.
– Ю-у-ук, кунакка чакырды. Ошаса, торырга килерсез диде. Ул
анда нефтьчеләр начальнигы икән бит.
Рәзилә, кабарган ачуын тыеп кала алмасын чамалап, кызына дәште.
– Кызым, өлкәннәр ни сөйләмәс. Тыңлап утырма. Бар әле, йокы
бүлмәсенә кер. Дәресләреңне кара.
Лилия, авызын турсайтып, урыныннан кузгалды, үпкәләгәнен
сиздереп, йокы бүлмәсенең ишеген шапылдатып япты.
Бүлмәдә икесе генә калгач, Рәзилә күңелендә еллар буе җыелган
рәнҗү, ачуларын лаканы белән чыгарып түкте.
– Син нәрсә, безне марҗаңа өйдәш булып яшәргә чакырасыңмыни?
– Ни сөйлисең, Рәзилә? Нинди марҗа? Ике ел инде мин ялгыз
яшим. Ике мәртәбә өйләндем. Ике хатынның берсе дә миңа бала
бүләк итә алмады. Минем хәзер сездән башка беркемем дә юк.
Беребез дә мәңгелек түгел. Мин ул коттеджларны кабергә алып
китә алмам.
– Шулкадәр комсызланып байлык җыймаска иде. Ул дүрт бүлмәле
фатир нигә кирәк булды инде сиңа? Шул кемнеңдер өлешенә
кергәнсеңдер инде. Ул кеше сиңа әле дә рәнҗидер. Кеше рәнҗеше...
– Юк инде. Ул фатир миңа эшем буенча тиеш иде. Ә коттеджны
кешедән калышасы килмичә салдым инде. Хәзер мин аны ахмакларча
ут төртеп яндыра алмыйм бит инде. Елга буенда иң матур урында
ул. Пароходлар, кычкыртып, сәлам биреп үтәләр хәтта. Килсәгез,
ошатырсыз дип уйлыйм. Шунда хуҗабикә булып йөрерсең.
– Әйе, кешеләр гомер буе байлык артыннан куганнар, рәхәт
тормышка омтылганнар. Максатларына ирешү өчен хагын да,
нахагын да кылганнар. Илләр үзара сугышкан – кан койган.
Нишләтәсең, Рәзилә дә – шул гөнаһлы адәм баласы. Гомәрнең
балда-майда гына йөзәрсең дигән сүзләре аның да күңелен алгысыта,
уйландыра...
Гомәрнең хәтта шәхси катеры да бар икән бит әле. Аның күңелендә
берара икеләнү-шикләнү, хәтта өметләнү хисләре баш калкытып
алды. Хәзер аңа нишләргә? Кызы ни дияр? Әгәр ул рәхәт тормышка
кызыгып, яраткан эшен, сыйныф җитәкчесе буларак, аның күзенә
карап торган утыз ике баланы язмыш кочагына ташлап китсә, күңеленә тынычлык табармы? Гомәр вәгъдә иткән уч тутырып акча
алулар аны бәхетле итәрме? Ай-һай!
«Дөнья малы – дуңгыз каны. Байлык – бер айлык. Намусыңны,
кешелек сыйфатыңны югалтма, кызым, – ди торган иде аңа
әнисе. – Кеше бәхетсезлегеннән бәхет эзләмә. Юлаучыга һәрчак кул
бир. Ярдәм итәргә тырыш. Изгелек җирдә ятмас».
Гомәр Рәзиләнең күңелендә икеләнү бураннары уйнаганын сизеп
алды.
– Рәзилә, без болай да күпне югалттык. Әйдә...
– Нигә алай дисең? Эшеңдә зур үрләр яулагансың. Бәлки инде
«атказанган» исемнәрең дә бардыр?
– Яуланган үрләр гаилә җылысын алыштыра алса икән?! Рәзилә,
әйдә, үткәннәрне онытып, киләчәк белән яши башлыйк. Мин хәзер
сезнең өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләячәкмен. Ышан!
Бу синнән генә тора.
Рәзилә бер тын уйга калды. Әйе, вакыт үзенекен итә. Язмышларны
үзенчә талкый, үзенчә үзгәртә. Күңелдәге үпкә хисләре еллар үтү
белән кояшта озак торган ситса күлмәк кебек уңган, тоныкланган
иде.
– Хатын-кызның күңеле киң. Үткәндәге әрнүләрне, җандагы
яраларны кичерә белә. Ярый, мин сине гафу да итәрмен, ди. Ә
Лилия?..
Гомәр әле бүген генә Лилиянең әтисен ничек юксынганын үз
күзләре белән күрде, кичерешләрен үз йөрәге аша кичерде.
– Ул мине аңлар. Ул мине кичерер. Мин аңа ышанам.
– Әйдә, үзеннән сорыйк әле. Лилия кызым, чык әле монда!
Бер кулы белән китабын күкрәгенә кыскан кыз залга чыкты.
– Нәрсә бар?
Әмма, барысын да сискәндереп, көтмәгәндә урамда машина сигнал
бирде. Гомәр урыныннан сикереп торды.
– Гафу итегез! Такси килде. Миңа китәргә кирәк.
– Гомәр абый, сез кайчан мине машина йөртергә өйрәтәсез?
Гомәр җәһәт кенә килеп Лилияне кочаклап алды.
– Әйткән сүз – аткан ук, кызым! Вәгъдә – иман! Сине өйрәтер өчен
булса да кайтырмын! Әниең кертмәсә, өегез каршында куыш булса
да салып керермен.
Урамдагы машина тагын, бу юлы инде кыбырсып, сигналын
«пипелдәтеп» алды. Гомәр, ашыгып, чемоданын кулына алды, ишеккә
юнәлде. Ишек тоткасын тоткан килеш Лилиягә таба борылды.
– Укуларыгыз тәмамлануга кайтырмын, кызым! Көт! Сау булыгыз!
Ул ашыгып чыгып китте.
– Гомәр абыйны әйтәм, кызык кеше инде. Ике сүзнең берендә миңа
«кызым» дип дәшә.
Рәзилә нишләргә белми авыр сулап куйды. Кайчан да булса
барыбер әйтергә туры килер бит инде.
– Шулай дими, ни дисен? Синең әтиең бит инде ул, кызым!
Лилиянең гаҗәпләнүе соң чиккә җиткән иде.
– Аһ! Әти!.. Гомәр абый – минем әтием?! – диде ул тотлыга-тотлыга.
– Нигә аны ике көн буе миңа әйтми торасыз? Их, сез өлкәннәр?!
Ул диванга йөзтүбән капланып үксергә тотынды.
Рәзилә кызын юатырга кереште: чәчләреннән сыйпады, сөйде,
иркәләде... Ничек тә тынычландырырга тырышты.
– Борчылма, кызым, борчылма, тынычлан. Кайтыр. Әтиең сине
машина йөртергә өйрәтәм диде. Вәгъдә бирде. Өметләндерде. Ә
өмет – ул кешене алга әйди торган якты маяк! Уку елы бетәргә
күп калмады. Ничек тә түзәрбез. Кызым, әйдә, без әтиең кайтуына
сюрприз әзерләп торыйк.
Лилия башын күтәрде, торып утырды, күз яшьләрен сөртеп алды.
– Нинди сюрприз инде ул?
– Бу юлы вакыты кысан булгандыр. Әтиең икенче кайтуында,
минем кызым уку елын ничек тәмамлады икән дип, көндәлек-
дәфтәреңне караячак. Барлык фәннәрдән дә «бишле» булса, менә
шул сюрприз була инде. Ә син башка фәннәрдән «бишле» булса да,
математикадан артта сөйрәләсең.
– Геометриясе кызыграк инде аның. Ә минем нишләптер,
алгебраны җенем сөйми. «А»га «Б»ны кушкач, АБ килеп чыга. Ну и
что? Монда нинди мәгънә бар? Аңламыйм!
– Уку энә белән кое казуга тиң ул, кызым. Тырышсаң, төбенә
төшәрсең. Тамагым кипте. Сусадым. Бар әле, кызым, чәй куеп
җибәр.
Әнисенең гозерен берсүзсез үтәргә күнеккән Лилия кухняга
кереп китте. Анда плитәсен кабызырга өлгергәндерме-юкмы, авызы
колагына җиткән кыз кухнядан ук кебек атылып килеп чыкты.
– Әни, әни, карале, менә нәрсә таптым! – Ул әнисенә биш меңлек
купюралардан торган бер төргәк акча сузды.
– Каян таптың?
– Ашъяулык астыннан. Нишләп бу төше кабарып тора дип күтәргән
идем, шаккаттым! Төргәге белән ята. Ипидер менә, башланмаган да
әле!
Рәзилә акчаларны кулына алу белән моның Гомәр эше икәнен
аңлап алды.
– Әни, хәзер бу акчаларны нишләтәбез инде?
– Кызым, янында язуы юк идеме?
– Хәзер карыйм. – Ул кабат кухняга кереп тә китте, кулына
блокноттан ертып алынган бәләкәй генә кәгазь кисәге тотып килеп
тә чыкты. – Менә запискасы да бар.
Рәзилә тиз генә язуга күз йөртеп алды. Анда «чебен йөргән» почерк
белән: «Бу акчаларны кире миңа җибәреп мәшәкатьләнмәгез. Барыбер
алмаячакмын. Почтада ята-ята югалачак кына. Яраткан кызыма –
әтиеңнән!» дигән сүзләр язылган иде.
Лилия язуны укып чыгу белән, кулларын чәбәкли-чәбәкли, үрле-
кырлы сикерергә тотынды.
– Ура! Миңа компьютер алырбыз, әнием, әйеме?!
– Нишлисең, хәзерге заманда күптән кирәк иде инде ул, кызым.
Алырбыз, – диде Рәзилә. Бер тын туктап алганнан соң өстәде. – Бер
өлешен өч бала белән тол калган Фәниснең әнисенә бирербез, кызым.
Килешәсеңме? Безгә калганы да җитәр.
– Ярар, ярар! Килешәм!
Аннары ул, нидер исенә төшереп, әнисенең кулын чәбәкләргә –
«бәпләргә» кереште.
– Әни, әни, әтигә рәхмәт әйтеп «cмс» булса да җибәрергә кирәк
бит инде. И-их, адресын йә телефон номерын сорап калмаганбыз
бит, – диде ул, балтасы суга төшкән кешедәй, нишләргә белми
өтәләнеп.
Рәзилә, елмаеп, кызын кочаклап алды.
– Борчылма, кызым, әтиең визиткасын калдырды. Әнә өстәлдә ята.
Аннары сусаганын исенә төшерде.
– Бар, чәеңне кара әле, кызым. Әзер булгач, эндәшерсең. Минем
дәфтәрләр тикшереп бетерәсем бар.
Ул урындыгын өстәлгә якынрак шудырды да дәфтәрләр өеменә
үрелде…
«КУ» 10, 2025
Фото: Алинә Хәбибуллина
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев