Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кояшлы күлләвектә, нур тамчыларын чәчрәтеп...

Әйе, кем уйлаган килер дип көн: шашар чиккә җитү шул уйлардан...

Кояшлы күлләвектә, нур тамчыларын чәчрәтеп,

чырык-чырык коенган нәни соры чыпчыктан көнләшер көн

килер дип кем уйлаган...

Җиһанны сискәндереп, сайрар кошлар өздерә,

сиреньнәр, миләшләр шау чәчәктә...

Тыңла, хозурлан югыйсә!

Ә юк,

Соры чыпчыкка исем китеп басып торам.

И исәр!

Алай дисәң, кем аңлаган бу күңелне, йөрәкне,

Нәкъ шул мизгелдә җанга ни кирәкне...

Кем уйлаган...

Әйе, кем уйлаган килер дип көн: шашар чиккә җитү шул уйлардан...

 

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев