Шигърият

22.02.2018 2 (февраль), 2018

Бәхилләшү


Таралды хәбәр җиһанга,
Таң белән, иртә белән.
«Үлде» дияргә тел бармый,
Бары тик «китте», диям.

Талгансың татлы йокыга,
Арып бар дөньясыннан.
Бер гасырлык тормыш йөгең
Яшәеш арбасында.

Анда ачлык, анда сугыш,
Ил белән күтәрешкән…
Чәчләреңне сүтә-сүтә,
Тын гына бәхилләшәм…

Ак кәфенлек – ак биләүдә,
Әйтерсең, сабый бала!
Әниләр үлә димени!
Әниләр каршы ала.

…Кулларымда чәчүргечең,
Бер сүтәм дә бер җыям…
Чәчләреңә кырау төшеп
Өлгермәгән дә сыман…


Фотолар Гөлзадә Бәйрәмова архивыннан