Бәян

16.02.2018 2 (февраль), 2018

Ак читек


Дәвамы

***

Авыл җыелышы гаугалы үтте. Чүплек базын бетерү, чүп җыю өчен районнан машина билгеләү, үзара салым акчасы җыю турында сүз чыккач, залда башта дулкын йөгереп узгандай булды. Аннан кара тавыш купты. Һәркем нидер әйтергә тели, тик берәү дә аны тыңламый, үзенекен сөйли бирә. Район вәкиле, аптырагач, өстәлгә шап итеп китереп сукты да, зал аңга килгәнче, дилбегәне үз кулына алды:
– Фикерегез бар икән, һәркем аерым-аерым, әдәпле итеп әйтсен, иптәшләр, монда сарык абзары ясамагыз! – диде ул, үзе артык әдәпле сүзләрне сайлап тормыйча.
– Иптәш Сафиуллин, син менә шуны әйт әле. Чүп җыярга машина билгеләнә, дисең. Ә мин менә абзардан чыккан тиресне ул машинага төйи аламмы? – диде кепкасын кулына йомарлап урыныннан күтәрелгән бер агай. – Сыер, сарык, бозау асрыйбыз – аларның астын бер генә көн чистартмый кара – тездән батасың… Мин аны кая куярга тиеш булам, сезнең машинага көрәкләп ташыйммы? Әллә бу эш төптән бик каты уйлап, авыл халкы мал асраудан тәмам туктасын өчен эшләнәме? Җайлы бит, читтән кергән «Буш боты» бетсә, тагын да очсызга куш бот кайтартырсыз…
Залдагылар башта көлешеп алсалар да, абзыйның хаклыгын аңлап, җитди җавап көттеләр.
– Тиреснең урыны бакча инде аның, абзый, ниткән машина сөйлисең? Бөтен кеше атна саен абзар б…гын чүп машинасына төйи башласа, ни була ул? – Сафиуллин сүзгә кеше кесәсенә керә торганнардан түгел, бүлтәеп чыккан корсагын кочаклап, бик үткер җавап биргәндәй, канәгать елмайды. – Яки шәһәргә аппарып сатасың, бер баруда айлык пенсияңне эшләп кайтасың…
– Син, иптәш Сафиуллин, күзгә төтен җибәрмә әле. – Агайның күршесе дә аягүрә басты. – Моннан соң чүп базына әйбер ташымыйсыз, дисең, анысын аңладык. Примерга, мин менә бакчада агач-куакларны кыркыгач, аларны кая аткарырга тиеш булам, шуны әйт әле син миңа…
– Ягасың, абзый, ничек инде кая аткарасың? Мунчада булса да мичең бардыр бит?
– Ва-пирвых, мунча мичен дә газга көйләп бетердек бит инде, апаем. Икенчедән, ул чи ботакны мин ни рәвешле яндырыйм ди? – Агайның үҗәтлеге җитәрлек иде, тиз генә чигенергә ашыкмады.
Сафиуллин да мондыйларны гына күрмәгәнме? Тамак кырып, корсагын тагын да киеребрәк басты.
– Иптәшләр, болар бит барысы да шулкадәр вак мәсьәлә! Моның ишегә вакыт әрәм иткәнче…
Аны өченче берәү бүлдерде:
– Бәрәч, вак дип сикертә башласаң… Иске-москы диван-креслоларны ташлап буламы соң ул машинагызга? Хет шуны әйтегез…
– Әлләй, минем дә хан заманындагы халадилникны чыгарып томырасым бар бит…
– Келәтнең түлен алыштырганыем, искесе бер өем…
Залда янә ата-улны, ана кызны белмәслек тавыш кубарга маташа иде.
Баядан бирле каршысындагы шифалы су шешәсе артында посып калырга теләгәндәй утырган хуҗалык җитәкчесе, торып, трибуна артына барып басты.
– Иптәшләр, иптәшләр! Иптәш Сафиуллин дөрес әйтә, вакытны гына сузабыз бит болай телләшеп, ә… Нигә соң сез һәр яңалыкны штыкка гына алырга торасыз? Әзрәк уңай ягын да күрергә тырышыгыз инде, иптәшләр. Баз түгел, авыл үзе чүплеккә әйләнеп бара бит, күрмисезмени? Үлгән сарык-казларыгызга тикле бакча артына, инеш буена чыгарап атасыз – шулмы эш? Беркөнне холерадан кырылып үләсегез киләмени? Штраф салгач, без дошманга әйләнәбез…
– Әй, сөйләгәндә матур сөйлисең, Рафаил абый, – диде яңгыравык тавышлы чая хатын, зал уртасыннан күтәрелеп. – Авылда кайчан юл була, менә шуны әйт син! Яренгә, ди-ди, шуны көтеп, инде ничә буын үлеп бетте… Балалар кайтса, бутый күтәреп каршыларына барабыз, адәм гыйбрәте…
– Какрас шуның турында сөйләшергә җыенабыз бит, салым акчасы нигә тотылачак дисең син? – Җитәкченең сабыры төкәнеп килә иде, ул өстәл янына барып, пластик стаканга шешәдән су агызды, ялт күтәреп эчте дә коточкыч ялгышлык эшләгән кыяфәттә район вәкиленә борылып карады. Хатасын төзәтергә теләдеме, икенче стаканга да ашыга-ашыга су агызды, аны тизрәк Сафиуллинга сузды һәм: – Салкын түгел, әйбәт кенә, – диде, беркадәр гаепле йөз белән төче елмаеп.
Кеше башыннан елга ике йөз илле сум салым акчасы җыябыз, ул безгә дәүләттән күпкә артып әйләнеп кайта, дигәч, зал шартлады.
– Бер тиен дә бирмим!
– Сезнең кесәне калынайтырга исәрләр бар ди монда!
– Ул акчага юл төзеп буламыни?
– Артып кайткач бирермен…
– Үзебез көчкә очын-очка ялгап яшибез… Ике йөз илле сум, имеш…
– Балалар укытам…
– Башта зарплата бирегез!
– Машинага кредит түлим…
– Малайның ипотекасына булышам…
– Печән кибе аласым бар.
– Сөт тапшырган акчаны кисмәгез…
Нургаян арткы рәтләрнең берсендә, күршесе, укытучы Илсөяр белән янәшә утыра иде. Авылдашлары өчен шаккатыпмы, хәзерге дөньяны аңламаудан гаҗиз калыпмы, ул бөтенләй сүзгә кушыла алмады. Тегеләй дә уйлап утырды, болай да. Бер карыйсың – һәркем хаклы кебек: авылда эш урыны юк, кулга азмы-күпме акча алып эшләүчеләр мәктәп-почта-ферма тирәсендә генә калды. Авылның күзгә күренеп торган төп халкы – Нургаян кебек, пенсионерлар, аларга ай саен, акмаса да, җан асрарлык пенсия тамып тора. Икенче карыйсың – акча юк дип зарланудан бушамаган һәр йортта затлы машина. Яхшы җиһаз. Кибеткә көн саен кайтып торган тартма-тартма кәнфит-прәннекне, ящик-ящик аракы-сыраны, колбасаны, суелган тавыкны, йомырканы, эремчек-каймакны, әфлисун-бананны сыдырып алып кына торалар. Атна азагында, берсеннән-берсе кәттә машиналарга төялеп, күпләрнең ишегалдына шәһәрдән балалар-оныклар кайтып җитә. Өсләрендә – энә-җептән чыккан кием, кыйбатлы тун. Дөрес, аларның яртысы кредит дигән шайтанга богауланган, әмма нәфес дигән нәрсә ул богаулардан күпкә өстен. Кышын-җәен кайсы Дубайда, кайсы Төркиядә, Кытайда, Грециядә ял итеп, кара чутырга әйләнеп тә кайтып төшәләр. Төшәләр дип, үзләре кайтып төшкәнче үк Интернетка куелган фотоларыннан Мәймүнә түтинең уллары Кырымга киткәнне дә, Кәримәнекеләрнең Сочида икәнлекләрен дә, Халик бабай оныкларының Италиягә үк барып җиткәннәрен дә бөтен авыл белеп тора. Берәү дә бернәрсәгә дә шаккатмый.
Ә менә ике йөз иллешәр сум җыябыз, дигәч, шаккаттылар, ду куптардылар. Югыйсә, ул акчаларны җыеп, вәгъдә бирүләренчә, урамнарга таш түшәсәләр, баганаларга ут элсәләр, чишмә-кое буйларын рәткә китерсәләр, бер дә начар булмас иде дә соң…
Уйга чумып утыра торгач, янындагы Илсөярнең торып басуын да искәрми калган икән.
Укытучы хатынның тавышы тигез, залны буйсындыра, тыңлата торган иде – гөжләү әкренләп тынды.
– Авылдашлар, мин дә үз фикеремне әйтим әле, – диде Илсөяр, тамак кырып. – Бу акчалар, чыннан да, үзебезнең авылны матурлау өчен тотыла икән, нигә дип ду киләбез соң без? Акча юк дип авызны капларга ашыкмагыз. Анлык кына бар, үзегез дә беләсез. Мәктәпкә балаларыгыз унбиш-егерме меңлек телефон күтәреп килә, аңа табыла бит… Мин сезне Нургаян абыйлардан үрнәк алырга чакырыр идем. Үз исемен ишеткәч, Нургаянның битенә ут капты, берүк кирәкми, дип ялварып, Илсөяргә карады. Ләкин күрше хатыны аңа игътибар итмәде.
– Аларның тормышын барыбыз да беләбез. Берәр тапкыр зарланып авыз ачканнарын кем дә булса ишеткәне булдымы? Нургаян абый үзенең беренче пенсиясенә башта безнең урамдагы зиратка, икенче ай пенсиясенә аскы зиратка капка куйды. Мәчет ишегалдына да, зиратка да үз куллары белән будкалар төзеде. Авылыбыздан чыккан бер егетебез, эшләгән җиреннән, шәһәрдән узган атнада иске банерлар кайтарып сатты – Нургаян абый үз акчасына ике олы банер алып калды. Минәйтәм, печән өстен капларгадыр инде, дим. Юк, авылдашлар, үзенә алуы түгел. Хәлим бабайны җирләгәндә, коточкыч яңгыр иде бит, хәтерлисездер, шул көнне уена кертеп калдырган икән: явымлы көннәрдә кабер казырга туры килсә, туфрак чыланмас, өстенә капларбыз, дип алдым, зират будкасына илтеп куям, ди…
Нургаян, оялуыннан нишләргә белмичә, Илсөярнең җиңеннән тартты.
– Аның берәүгә дә, мин шулкадәр акча тоттым, дип хисап биргәне, кеше алдына килеп, акча теләнгәне юк. Авылыбызда иң күп гәзит-журналга язылучылар да шулар, «җан азыгы бит ул, акча жәлләп торырга», диләр. Нужәли шундый кеше безнең өчен үрнәк була алмый, авылдашлар? Бүген монда килгәндә сөйләшеп киләбез, Нургаян абый үзе өчен дә, Зәйтүнә өчен дә, улы-килене, оныклары өчен дә салым акчасы күтәреп килде. Көндез Зәйтүнә янында авызымнан ялгыш кына ычкынды: синнән кирәкмәс, сораучы булмас, Зәйтүнә, дигән идем, мине җир тишегенә керерлек итеп орышканын ишетсәгез… Үзара салым дигәч, тавыш күтәрергә ашыкмыйк, төптәнрәк уйлап карыйк, авылдашлар. Кирәксә, ул акчаларның ничек тотылганын күзәтеп торырга үз арабыздан ышанычлы кеше дә билгели алабыз бит. Җай булса, иң беренче эш итеп Түбән оч зиратының коймаларын яңартыр идек, башка авыллар алдында оят, җәмәгать, коймасы череп авып бетте бит…
Чебен очканны ишетерлек тынлык урнашты. Ул тынлыкны кызмачарак тавышлы бер ирнең:
– Әй, тотасыз да шул зират дисез, авылда бүтән проблема юкмы әллә? Башта исәннәр турында кайгыртырга кирәк әле монда. Магазинда аракыны иртәнге уннан да иртә сатмаска дигәнне күтәреп чыгыгыз, атминәйте шул котсыз карарны, дим, җук, мин әйткән сүз берсенә дә җарамый. Нургаян абый әйткәне – җарый, – дигән сүзләре өзде.
– Әй, Нургаян абыйның ишегалдында мужыт акча базы бардыр аның… Хөкүмәт тә булышадыр әле. Техника арты техника ала, яңа өй күтәрделәр, – дип кушылды икенчесе, телен көчкә әйләндереп булса да.
Нургаян әкрен генә урыныннан торды, Илсөяргә ачусыз гына баш чайкап, ишеккә юнәлде. Инде ачам, дип тоткага кулын салгач, артына борылып:
– Мин һәр көнемә «Аллага шөкер» дип яшим, шөкер иткән саен малым да, тынычлыгым да арта, – диде дә, берәүгә дә күтәрелеп карамыйча, чыгып китте.
Һе, зират дигән сүзне яратмыйлар. Бүген булмаса иртәгә шунда барып ятармын дигән уй башларына да кереп карамый микәнни соң кайберәүләрнең? Үлгәннәргә кирәкми ул син коеп куйган капка, син тоткан койма, исәннәргә кирәк; мәрхүмнәргә аларга, рухларына дога кылып торучы булса, шул җитә. Савап дәфтәренә бер гамәл булып язылыр иде ичмаса. Ахирәт турында башыңа уй салыр иде: анда баргач ни көтә?.. Дөрес, анда, бәлки, үзара салым акчасы бирдеңме, юкмы, дип сорап та тормаслар, әлеге дә баягы гамәл дәфтәреңне каршыңа китереп салырлар да, яхшысын-яманын бизмәнгә куярлар. Шунысыннан курка Нургаян. Соңгы елларда, мәчеткә йөреп, китаплар укып, күзе ныграк ачыла барган саен, ул курку көчәя генә төште: гөнаһ кылмады, гомер буе хәләл көч белән табылган икмәген ашады, соңлап кына булса да, намазга да басты, кулыннан килгән кадәр бүтәннәргә ярдәм итәргә тырышты-тырышуын. Тәмәке тарткан өчен дә, элегрәк, тракторы ватылып җанга тигән мәлләрдә, ачы-ачы сүзләр белән сүгенгән вакытлары өчен дә ул кадәр уттан чыгып суга төшми Нургаян. Курыкканы – кайчан да булса, ялгышлык белән, үзе дә сизмичә, Зәйтүнәсен рәнҗетмәде микән? Тормыш иткәндә гел авыз ерып, уйнап-көлеп кенә тормыйсың бит: ачу килгән, үртәлгән, җан әрнегән чаклар да була. Әнә шундый мәлдә Зәйтүнәсенә кырын күз белән карамады микән? Авызыннан андый-мондый авыр сүз очмады микән? Менә шунысын тегеләй дә уйлап карый ир, болай да – үз сорауларына анык кына җавап таба алганы юк.
Бүтән чак булса, ул, күңелендәге уйларын җыр сүзләренә күчереп:

Үпкәләмәде микән,
Ачуланмады микән?
Уйнап әйткән сүзләремне,
Зәйтүнәкәй, акчарлагым,
Чынга алмады микән?

– дип, җырлый-җырлый атлар иде. Тик хәзер җырлыйсы түгел, елыйсы килә…
Кеше күңелендәге хөсетлекне, нәфесне ул беркайчан да аңламады, аңларга да теләмәде. Нинди чир ул, каян йога, нигә йога – гел аптыраш инде менә. Кара, аның дөньясыннан көнләшүчеләр дә бар икән ләбаса! Авыл җыелышына бармаса, бөтенләй белми каласы булган бит. Шушында яшәп, үз авылдашлары арасында өр-яңа буын – ул белми, ул танымый торган буын үсеп җиткәнен дә абайламаган. Соңгы егерме-егерме биш ел эчендә авыл үзе дә танымаслык булып үзгәрде шул. Урамнары гына түгел, җаны коргаксып, бушап калды. Усалланды, бәгыре катты авылның. Катмас иде – бер колхоз булып яшәп яткан авылларны уңга-сулга чәчептаратып ташладылар, бер хуҗа кулыннан икенчесенә ыргыттылар, исем арты исем алыштырып, анысын банкрот, монысын банкрот дип игълан итеп, җиренсуын таладылар. Моңа тиклем Аллаһы Тәгалә нигъмәте саналып, яше-карты су коенган буа-күлләр дә, җиләк җыйган болыннар да аерым берәүләр кулына кереп йомарланды. Яшь гаиләләрне, бала-чагалары белән бергә, шәһәр үзенә суыра торды. Авыл йончып, картаеп калды. Яманнан да яманы – кешеләрнең күңелендә иртәгәсе көнгә ышаныч җуелып бара иде. Алар бүгенге көн белән яшәргә күнектеләр. Мал колына әверелеп, бүген типтереп яшәүне кулайрак күрделәр. Күп очракта өстәгеләргә каршы килергә җөрьәт итмәгәч, җөрьәт иткән очракта да файда урынына зыян гына күргәч, күңелгә утырган ул ачу якын-тирәгә, күрше-күләнгә, туган-тумачага таш булып атылды. Моңа тиклем гасырлар буе ике арада койма-киртә күрмәгән бәрәңге бакчасының ике карыш җире өчен күрше белән күрше ызгышты, ул ызгышны купайтып, гәзиткә язып, бер-берсен хурлыкка калдырып тәм таптылар. Атадан калган иске йорт өчен туган белән туган талашты, суд юлын таптап изаланды. Килене – каенанасын, каенана киленне яманлап, авылга телевидениегә кадәр чакыртып мәшәләнде. Мондый ыгы-зыгылар өчен, ни хикмәт, вакыт та, акча да табыла иде.
…Их, Илсөяр, Илсөяр! Зерәгә генә Нургаян турында сүз кузгаттың син. Яман нияттән әйтмәсәң дә, кирәкмәс иде… Бүген ишек төбенә килеп баскан гәзитче кызны да син чакырып китергән идең бит. «Җүнсез кешеләр турында язудан туктагыз, үрнәк булырдайларын языгыз», дип… Ә бит ир бер генә гамәлен дә кеше күзенә чалыну өчен эшләми. Күңел кушканына гына буйсына ул. Яраткан хатынын карап-тәрбияләп торуны да батырлыкка саный башласаң соң… И-и, тәнкәйләрең таза чагында, кемгә дә булса ярдәм итә аласың икән, йөгерә-йөгерә эшлисең. Әле бит дөньялары түгәрәк, шуңа канәгать була, шөкер итә белсәң, таң туган саен Аллага шөкер дип уянсаң, китек җире сизелми аның… Зират капкасы ясап кую белән мактанып йөрергә калса… Анысы бит аның күңелдә нәзер кебек йөргән ният иде… <…>


Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
Башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=40558

Картина docs.pp.ru сайтыннан алынды