Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дуамал мәхәббәт

Җил егете гашыйк булды кинәт, Ак ромашка күреп юлында.

(Баллада)

Җил егете гашыйк булды кинәт,

Ак ромашка күреп юлында.

Алар сөюенә сокландылар

Барча матур гөлләр болында.

Җил-егетнең тәмам баш әйләнде –

Ак ромашка матур, хуш исле.
Иркәләде назлы тынын өреп,

Таҗларыннан сыйпап гел исте.

Мәхәббәттә тыйнак иде чәчәк –

Нәзакәтле генә яратты.

Җилнең сөюенә җавап итеп,

Тирә-якка хуш-ис таратты.
Җил талымсыз иде мәхәббәттә,

Теләктәшлек көтте хисләре.

Җилнең ярсуларын басалмады

Ромашканың хушбуй исләре.

Җил-егетнең дәрте кайнар иде,

Болын буйлап исте тилереп.

Ромашканың сабаклары сынды,

Давыллады ярсып, илереп.

Бик нәзберек иде сылу чәчәк,

Түзалмады җилнең көченә.

Давыл кочагыннан атылды ул

Болындагы үлән өстенә.                                                

– Бар көчемне сиңа биреп истем,

Шашып сөйдем, шашып назладым.

Ник сыгылып төштең болай, гөлем,

Нигә сулды синең таҗларың?
Гөлне терелтәм дип иләс гашыйк

Ирек бирде ярсу хисенә.

Соңгы көчен җыеп әйтте чәчәк:

– Назлы иркәм булып ис кенә...

Мәхәббәтнең көче давыл түгел,

Ачы җилләр аны аямый.

Назларыңны сөеп бирү кирәк,

Чама белми ярсу ярамый.

Мәхәббәтнең көче илаһи зур,

Ташкын итә синең хисеңне.

Әгәр чынлап яратасың икән,

Сөю белән расла көчеңне!

Мәхәббәтен үтерде ул бүген,

Фаҗигасен соңлап аңлады.

Ни үкенеч, үзе харап итте,

Сөеклесен саклый алмады. 

 

"КУ" 07,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия баллада

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев