Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Ак күңелле шәфкать иясе!

Кая барма – сызланулы җаннар...

Син һәркөнне бер үк: иңнәреңә

Гел ап-актан халат эләсең.

Игелегең салып йөрәгеңә

Тамчы-тамчы саулык бүләсең.

 

Кая барма – сызланулы җаннар:

Яше-карты, нәни балалар.

“Бар өметем синдә генә”, - диеп,

Күпме күзләр сиңа багалар.

 

Ачык йөзең, җылы сүзең белән

Күңелләргә шифа саласың.

Ярдәм өмет итеп килгәннәрнең

Һәрберсенә дәва табасың.

 

Изге синең кылган гамәлләрең,

Тәм табасың авыр эшеңнән.

Өстеңдәге ак киемең төсле

Күңелең дә акка төренгән.

 

Алларыңда башны иеп, сиңа

Килә бары “рәхмәт” диясе.

Меңнәр йөрәгенә шифа салган

Ак күңелле шәфкать иясе!

 

Эмиль Хәйруллин, Казан шәһәренең 149 нчы лицее укучысы

фото: авторныкы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев