Зәңгәр чәчәк (хикәя)

Нинди хозурлык! Ә һаваның сафлыгы! Оҗмаһ дигәннәре әллә шул микән?!

Кулларын тирә-якка киң җәеп зыр түгәрәк әйләнгән Сәриягә бөтен дөнья әйләнә, шәмәхә төсләргә манчылып җемелди кебек тоелды. Ярата да соң ул шушы Яшьләр тавын. Нәнәсенә кайтканнан бирле көн дә диярлек килә монда. Ямь-яшел агач-куаклар белән капланган тау битләвеннән авылны күзәтергә ярата ул. Ә-ә-ә--нә, нәнәсенең йорты, нигез ташларына кадәр күренә хәтта. Их, Сабир да янында булса икән. Юк шул, ул инде хәзер студент...

Сәрия иелеп аяк астында гына үсеп утырган зәңгәр чәчәкне өзеп алды һәм матур истәлекләр дөньясына чумды.

***

- Күр инде, акыллым, нинди сөйкемле бала! Ә күзләре соң?! Әйтерсең төпсез диңгез – зәп-зәңгәр! Кемнәргә калдырасың соң, ал үзең белән, үкенмәссең. Киләчәктә бер иптәш булыр.

- Булдыра алмыйм. Әнием күзенә нихәл күренермен. Мин бит аның бердәнбере. Ояты ни тора! Егетем миннән баш тартты.

Мөнирә Саматовна яшь әнине күпме генә үгетләсә дә, тегесе ризалашмады, баланы калдырып, берни булмагандай палатадан чыгып китте. Күптән түгел генә дөньяга тәүге авазын салган кыз балага озак карап торды табибә. Дөнья булгач, төрлесен күрергә туры килде аңа. Һәм бу очрак та, бәлки, соңгысы түгелдер. Тик нигәдер, балага караган саен, аның йөрәге телгәләнде, бәгыре өзгәләнде. Озак уйланды ул бу хакта, ахыр чиктә, ире белән киңәшләшергә булды.

- Бигрәк сөйкемле бала. Әллә нинди кулларга барып юлыга, әйдә үзебезгә алабыз. Сабир белән бергә үсәрләр әле, аңа бер генә яшь ич, - дип һәркөн диярлек сөйләгәч, ире дә күнде.

Булса да була икән! Бәхет елмайды кечкенә кызга. Сәрия дип исем куштырдылар. Сөю-назларын әти-әни ике балага да бертигез бүләк итте. Бик дус, тату булып үстеләр Сәрия белән Сабир. Гаиләләре белән табигать кочагында үткәргән вакытлары бигрәк тә кызыклы була торган иде. Балалар туйганчы уйныйлар, учак өстендә пешкән аш белән бик тәмләп сыйланалар, кошлар сайравын тыңлыйлар, рәхәтләнеп күңел ачалар. Ә бервакыт Сабир Сәриягә зәңгәр чәчәк бүләк итте.

- Туганым, бу чәчәк сиңа. Нинди хуш исле ул! Ә төсе... нәкъ синең күзләр!

Барысы да көлештеләр. Әлегә кечкенә булса да, мондый мактауны ишетү күңелле булды кызга.

...Көннәрдән бер көнне Сәрия кинәт авырып китте. Тән температурасы күтәрелде, хәлсезлек тәмам аяктан екты. Мөнирә Саматовна, табибә буларак та, әни буларак та, бар тәҗрибәсен, белемен эшкә җикте. Тәүдә Сәрия дәваханәдә ятты. Әллә җил-күз кагылган, әллә эсселек, әллә салкын галәмәте – тын юллары ялкынсынган, үпкәгә дә зыян килү куркынычы бар. Температураны төшерә алмый берничә тәүлек азапландылар ак халатлылар. Сәрия янында һәрчак Мөнирә Саматовна үзе булды. Матур сүзләрен дә, ягымлы елмаюын да, саф күңелен дә, ихласлыгын да – бар булмышын кызга багышлады. Даими рәвештә үзгәрешләрне тикшереп торды, тиешле процедураларны утәде.

Бу кадәре хәстәрлекле куллардан, ышаныч, табибәнең сәләтеннән, тырышлыгыннан чир курыктымы соң әллә - акрынлап артка чигенде. Сәрия торып йөри башлады. Шулчак тәҗрибәле белгеч җиңел сулап: “Болай булгач барыбер җиңдек бит чир дип аталган куркыныч мәкерне”, - дип уйлады. Әле Сәрия дәваханәдән кайткач та, озак вакытлар даими курчалау, күзәтү, хәстәрлек таләп ителде. Юк, иренми Мөнирә Саматовна, кыенсынмый да! Киресенчә, кызны тагын да ныграк сөю-назларына күмә, мәрхәмәте белән били...

Тынгысыз табибәнең болай да һәр тәүлеге, Сәрия кебек күпме гөнаһсыз сабыйларның, үсмерләрнең гомере, сәламәтлеге сагында, авыр, җаваплы хезмәттә үтә! Көн дә диярлек аңа төрле авырулар белән очрашырга туры килә.

Табибә нинди генә очракта да тыныч кала белә, җентекләп тикшерә, күзәтүләр үткәрә, ахыр чиктә диагноз куеп дәвалауны билгели. Мөнирә Саматовнаның сәләтле табибә булуына беркем дә шикләнми. Сиземләве, осталыгы, бай тәҗрибәсе ата-аналарны да тынычландыра, өмет уята, ышанычларын арттыра.

***

Акрын гына еллар үтә торды. Үсә барган саен Сәрия белән Сабир бер-беренә ныграк ияләштеләр, бер сыйныфта, бер парта артында утырып укыдылар. Әтиләре Шамил Хафизович дәваханәдә хирург – көн дә диярлек операцияләр ясый, студентларга дәресләр бирә, фәнни эш белән дә шөгыльләнә. Шуңа да, балалар күпчелек Мөнирә Саматовна карамагында була. Ул һәрчак ягымлы, мәрхәмәтле, ярдәм итүче әни.

Инде мәктәп еллары да артта кала. Сәриянең дә, Сабирның да хыялы бер генә: медицина университетына укырга керү. Сабир конкурстан бик җиңел генә үтеп китсә, Сәриянең баллары җитми. Мөнирә Саматовна бу очракта да иң дөрес фикерне әйтә:

- Борчылма, кызым. Киләсе елда керерсең. Әлегә бераз өйрәнә тор, - дип, Сәрияне үз янына эшкә урнаштыра.

***

- Керергә мөмкинме? Минем кызым сезнең белән эшли икән, үз яныма алырга килдем...

Өлкән яшьләрдәге апаның бу сүзләреннән сискәнеп китте эш өстәле артында утырган Мөнирә Саматовна. Ул, күзлеген маңгаена күтәреп карагач, төпсез, инде тоныкланып барган зәңгәр күзләрдә Сәрия чалымнарын күреп, куркып калды хәтта. Акрын гына:

- Әйдә, үтегез, бездә кызлар күп, кайсысы икән?, - дигән булды.

- Сәрия исемлесе...

Табибәнең бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте. Ул ни дияргә дә белмәде. Ә теге апа, кемдер өйрәтеп тора диярсең, бер-бер артлы сүзләр белән атып кына торды:

- Миңа кызым барын да сөйләде. Ни үкенеч, элегрәк белмәдем. Ул хәзер юк инде. “Берүк кенә кызымны эзләп тап”, - дигән иде. Бу аның соңгы үтенече булды.

Мөнирә Саматовнага ни дә булса әйтерлек урын калмаган иде.

- Сәрия үзе ни дияр бит, ничек кабул итер бу яңалыкны, - дип кенә әйтә алды.

Кызны чакырып китерделәр. Чын дөресен сөйләү бик авыр булды Мөнирә Саматовнага. Ул үзен караклыкта, алдашуда тотылган кебек хис итте. Сәрия менә-менә килеп ябышыр кебек тоелды аңа. Юк, кыз алай эшләмәде. Баскан җирендә хәрәкәтсез калды. Ишетмәгәндәй, бер ноктага карап тора бирде. Кинәт ул, Мөнирә Саматовнаны кочаклап:

- Әнием, мин бер генә әниемне беләм. Ул – СИН. Сине башка берәүгә дә алыштырмам. Синнән дә кадерлерәк кешем юк минем, - дип, фонтан кебек бәреп чыккан кайнар күз яшьләренә ирек бирде.

- Балакаем минем, күз нурым, син дә минем өчен бик кадерле. Бу серне ничә еллар буена Шамил белән саклап килдек, ә хәзер...

- Ярар, ярар, бу тормышта төрле хәлләр була. Бик теләсә, Сәрия сезгә дә килеп йөрер.

Сәрия көчле рухлы иде. Ул үзен тиз кулга алды, җебеп төшәргә юл куймады:

- Апа, әлегә Сезне белмим. Миңа нәнәй буласыз хәзер. Ләкин мин үзебездә калам, ә Сезгә барып йөрермен. Авылыгыз матурмы соң? Мин табигатьне яратам, югыйсә, - диде...

...Татлы да, газаплы да хәтирәләреннән айнып киткәндәй булды Сәрия: нәнәсе дәшә икән. Кыз ашыкмый гына тавыш килгән якка юнәлде...

***

Башка берәү булса, бәлки, җибәрмәс тә иде. Их, Мөнирә Саматовна алай итә алмый шул. Һөнәрен яраткан кебек үк, тормышта да ул бар кешегә дә тик яхшылык кына тели, изгелек кенә итә. Әнисе генә иртәрәк китеп барган. Кызын күрсә, ни дияр иде икән?

Чираттагы эш көне әнә шундый эч пошыргыч уйлар белән башланып китте. Ирексездән табибә тәрәзә янына килде. Тышта инде сентябрь азагы булуга карамастан, бар да элеккечә, җәй уртасы диярсең. Куңелен кинәт бушлык биләп алды. “Сәрия хәзер үзаллы, ни теләсә шуны эшли ала. Безне якын күрсә, үз итсә, ташламас әле”, - дип фикер йөртте ул.

Шулчак ишек шакыдылар. Мөнирә Саматовна дәшәргә өлгермәде, төз гәүдәле, инде студент шулпасын уртларга өлгергән улы күренде. Ул, булган хәлләрне ишетеп, Казаннан кайткан икән.

Әнисе сүз башларга авыз ачкан гына иде, Сабир:

- Әнием, мин барын да беләм, ишеттем. Әтине дә, сине дә гаепләмим. Киресенчә, сезнең шундый изге күңелле булуыгызга шатланам гына. Безнең төркемдә кызлар күп. Тик аларның берсен дә күрмим. Күз алдымда һәрчак Сәриянең йөзе, аның ягымлы елмаюы, төпсез зәңгәр күзләре. Фатыйхагызны бирегез, киләчәк язмышымны аның белән генә бәйләргә телим...

Мөнирә Саматовна “лып” итеп урындыкка утырды. “Зәңгәр чәчәк! Безнең дә мәхәббәтебез, әле бала чактан ук, зәңгәр чәчәктән башланды түгелме соң?, - дип уйлады ул, серле генә елмаеп.

Сабирның булачак һөнәренә һәм кызга карата мөнәсәбәте янып торган күзләреннән үк күренеп тора иде. Шуңа да ул һич икеләнми ышанычлы итеп:

- Сәрия белән мин, тормышыбызны медицинадан башка күз алдына да китерә алмыйбыз, чөнки, кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә битараф түгелбез, - диде.

Әнисенә уй-ниятләре хакында да әйтте ул. Вакыты кысан булуга карамастан, әтисенең ризалыгын алырга, Сәриянең нәнәсе белән дә танышырга иде исәбе. Ә иң мөһиме: кызга күңел түрендәге саф хисләрен җиткерү.

Улының тәвәкәллеге ананы чиксез куандырды.

- Димәк, табиблар династиясе дәвам итә, – диде ул горурланып.

Флүзә Клявлина, Башкортстан, Иске Әпсәләм

 

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: