Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Иван, сәкедән торгач: – Мут икәнеңне белә идем, Начтук түти, ну бу кадәре үк түгел... Исән бул! – дип, матаена атланып, авылның икенче башына төшеп киткән. – Сине дә Ходай сакласын, – дип, капканы ябып калган артыннан әби.
«Коры закон»
Халык ябырылып, басу эшенә керешкәндә, милиционерлар авылга
«алкоголизм белән көрәшергә» төшкәли башлады. Башта халык моңа
көлеп кенә карады. Аннары бу турыда телевизордан да бик кырыс
итеп, куркытып сөйләделәр, халыкка карата нинди җәза ысуллары
кулланылачагы хакында әйттеләр16.
– Әнә, ишәк чумарын ишеп башлады инде эшен сөйгән Горбачёвың, –
дип сукранды Янсуар бабай әбигә. Әйтерсең бу «коры закон»ны
Янсуар әби белән Горбачёв, бабайдан качып кына, бергә уйлап
чыгарганнар һәм икәү кабул итеп тә куйганнар.
Әби моңа каршы әйтергә әллә ни яхшы дәлилләр тапмагангамы,
тастымалы белән, ачулы итеп ышкый-ышкый, өстәл өстен сыпырып
куйды. Үзе авыз эченнән генә мыгырданды:
– Тагын, теләсә нәрсә чөмереп, дөмегә башлый икән инде халык...
Кәнсәләр алдына, рупор аша чакырып, авылны җыйдылар да
яңа законны аңлатты райком кешеләре белән милиционерлар.
Таралышканда, бигрәк тә өлкән абзыйлар, милиционер дәдәйләрнең
иңнәренә матур гына итеп каккалап та куйды:
– Бүтән эшегез беткән булса, кешегә комачау итеп җөрмәгез инде
сез, оланнар, җәме, кызу эш өстендә...
Әбиләр, авызын яулык чите белән каплап, үзара кеткелдәште:
– Бүтән тотар кеше калмаган булгач, без инде коммунизмга
җиткәнбездер, шәт...
– Әйтәм аны, дөнҗалар җакшырып китте, кибет киштәләре көннән-
көн аэродромга охшый бара... Консервы да калмаса, җил генә оча
башлар инде, фьют-фьют...
– Сөйли иделәр аны коммунизмда һава белән туенып җәши
башлаячак халык дип…
16 1985 елның 7 маенда «Алкоголизм һәм эчкечелекне җиңеп чыгу, самогон кудыруны туктату турында»
карар кабул ителә. Хәмер сатып алу аерым сәүдә үзәкләрендә генә, көндезге 14:00 дән 19:00 сәгатькә кадәр
рөхсәт ителә башлый. Легаль рәвештә хәмерне бары туйга һәм җеназага гына махсус талон буенча саталар.
Халык арасында, өй самогоны белән беррәттән, одеколон, ацетон, дихлофос, политур популярлаша. Читтән
кертелгән техник спирт эчеп, күпләп агуланалар, «пузырь»ны валюта урынына куллана башлыйлар.
Көньякта йөзем плантацияләрен массачыл рәвештә юкка чыгаралар, элиталы, уникаль сортлар харап
ителә, аннары алар яңадан торгызылмый. Эчкечелек өчен партиядән чыгару, эштән куу очраклары ешая.
– Басу сөргәндә җә бакча сызганда, сезне чакырып китерә торган
булырбыз инде, бәбекәчләр, «корыга» сызып чыгарсыз, җәме...
Янсуар борын-борыннан әче, зәһәр, әмма туры телле булуы белән
билгеле. «Коры сүз белән генә ышандырып та, коры кул белән генә
алып та булмый янсуарларны», – дигәнен ишеткәнем бар Кибәч
бабайның. Әмма Янсуарны «гадел усаллар» дип йөртәләр.
– Без, кибәчләр, кызым, бил бирмәс көрәшчеләр үстергән авыл,
ә менә сез, янсуарлар, бармак та селкетеп тормыйча, тел белән генә
сугып җыгарга можете... – диештерә кечкенә чакта, ятим калгач,
Янсуарда торып алган Гәүрүк җырак бабам да еш кына.
Шулай итеп, милиционерлар белән халыкның «этле-мәчеле»
уеннары башланды. Самогон кудыруны ташлавын ташламады халык,
әмма аны төннәрен, ишек-тәрәзәләрне томалап, морҗадан төтен
чыгарга кечкенә генә тишек калдырып, капкага бала-чагадан кайсын
да булса «күз-колак булырга» куеп, яшереп башкарырга кереште. Кем
кайсы йортта самогон куганын кәнсәләргә, хәтта районга да барып
«сатып» кайтучылар табылды.
Төн уртасында килеп, өстенә кереп тотып алып киткән кешеләргә
«дело» тегәләр, ә «сатлыклар»га акча түләнә дип сөйли әбиләр.
Андыйларны берничә мәртәбә тотып, кул-аягын бәйләп, башы белән
инешкә тыгып, ыштанын төшереп, кычыткан белән яру очраклары
да булган диләр. «Инде лагерь заманнары бетте, тагын нәрсә кирәк
сезгә, каһәрләр!» – дип, артлары күбенеп чыкканчы ярганнар, имеш.
Анысына да әлеге дә баягы милиция килде. Өй борынча сорашып
йөреп чыкты:
– Кем дә булса беләме моны кем эшләгәнне?
Авыл халкы, башын дуракка салып, каш кына сикертте:
– Үзегез дөмбәсләп кайтаргансыздыр әле, кемгә кирәк ул
мөртәтләр...
Әти мәктәп директоры булгач, безнең өйгә дә сугылды милиционер
дәдәйләр:
– Николай Николаевич, сез бит инде беләсез кемнең авылда нәрсә
эшләгәнен, сөйләнгәнен... Кемгә барыйк соң, кушаматлары белән
генә әйтерсез мужет?
Андый чакта әни, табын корып, аларны ашата-эчертә дә, әти матур
гына итеп озатып куя:
– Җегетләр, безнең бит эшебез өйгә кайта – кичләрен без Нина
түтиегез белән дәфтәр тикшерәбез, журнал тутырабыз, иртәгә
укытасы дәрескә план җазабыз... Кем күргән инде кем-кемне
дөмбәсләп җөргәнен, бер дә вакыт калмый белешеп торырга... Сезгә
авырга килә инде, билгеле...
Янсуар әбиләрдә куна калганда, алар самогон куса, мин
«авызымнан сүз чыкмый» дип вәгъдә биреп куям. «Ипием, беркемгә
дә әйтмим!» – дип, папай тотып ант итәм.
Бабай белән әбинең самогон куа торган аппараты зәңгәр төстә,
ул бөтен аш ягын тутырып урнаша. Ә менә Кибәч әби белән бабай
самогонны карөйдә кудыра. Аннары самогон шешәләрен теге мин
качып ята торган печән кибәне астына алып барып, качырып күмеп
куя. Кышын, түбәнөйгә төшереп, бәрәңге астына да күмәләр. Әмма
милиционерларның түбәнөйгә фонарь тотып төшә торган гадәте бар,
шуңа анда күмү ышанычлы юл түгел, табулары бар.
Халыкта милиционерларны ничек дуракка чыгаруларын сөйләп
көлешә торган гадәт йөри. Кем-кемне уздырганын тыңлап, без, бала-
чагалар да, шаккатабыз. Дөрес, моны авыздан чыгарырга, чит-ятка
сөйләргә ярамый.
Янсуар әби самогонны кура арасына да күмеп карады, тимер сетка
белән уратып алынган «тавыклар сарае»нда тизәк астына да. Ә шулай
да иң кыю карары – капка алдында торган, бөтен кеше атлап кереп
йөри торган яссы дәү таш астында чокыр казып, шунда төшереп
тезеп утыртуы. Дүрт 5 литрлы шешә сыя анда. Яшь кенә милиционер
егетне, баздан чыгарып, сөзмә белән сыйлап, артыннан үзе фонарь
тотып озатып йөрде-йөрде дә Янсуар әби капка алдындагы ташка
басып, озак кына әдәбият турында гәпләшеп торды тегенең белән.
Аннары, тегене таш өстенә бастырып калдырып, җәлт кенә өйгә кереп
китте дә «Казан утлары» журналын алып чыкты:
– Менә монда җазганын укып кара әле син аның, шаклар ката
торган, улым, шулай да җазып була бит...
Теге милиционер, инде арып-әлсерәп, күршеләргә таба юнәлгәндә,
таш өстендә басып торган әби, бик борчылып:
– И, бигрәкләр дә имансыз инде эшегез, балакай, уңышлар инде
үзегезгә, – дип кычкырып калды.
Ә менә Кибәч әбинең очрагы Янсуар әбинекен дә каплап салды.
Моны Янсуар әби үзе дә танырга мәҗбүр булды: «Начтук җөрәкле,
батыр, кәнишне!» – дип сызгырып куйды хәтта. Мин ул чакта үзем
Кибәчтә түгел идем, әмма Чебен Лиза түти белән Тыгыный Марина
түти аны шулкадәр тәмләп сөйли – кинодан карап торгандай буласың...
...Кибәч әбинең карөйдәге корылмаларны җыештырып куеп,
ишек-тәрәзләрен ачып, җилләтеп кенә бетергән чагы булган. Күрше
Тыгыный Марина түти, арт бакчага чыгып торган агач бәдрәфнең
үзебезгә һәм күршеләргә генә билгеле авыш бер тактасын кайтарып
сузылып кергән дә:
– Башың бетә, Начтук әби: «Капкалары бикле, өйдә җуклардыр», –
дип, түр җактан көчкә алып киттем теге Питрәчтә милиция булып
җөри торган Лаксандыр17 малае Иванны. Хәзер Тукраннарны
тикшерә, әйләнеп, кире сугылам диде сиңа да…
17 Лаксандыр – Александр исеменең керәшенчә әйтелеше.
– Ай Алла каргаган гына нәстә икән, Кибәчнеке дип җибәргәннәрдер
инде, кемнең кем икәнен белә дип...
Әби, тапрыкланып, Иван дигәннәре инде капкага килеп җиткәндә
генә самогонны пич каршында торган чишмә суы тутырып йөри
торган олы кәстрүлгә агызып салган да, капкачын каплап, чүмечен
өстенә бастырып куйган. Капканы чыгып ачып:
– Ә-ә-ә, Ибан18 балакаем, син икән әле... Без бит җәен өйдә
тормыйбыз... Кайтсак-китсәк тә, утар аша гына, арт рәшәткәдән
җөрибез... – дип, моны өйгә дәшкән.
– Самогоның кайда, Начтук түти, синең самогонга җитми авылда,
җук дип сөйләп тә торма, беләм чыгарганыңны, – дигән Иван, әбигә
чигенергә юл калдырмыйча.
Әби дә «ык-мык» килеп ялганлап торырга кирәк тапмаган бу
сүзләрдән соң:
– Каян күпме табасың, Ибан, барысы да – синеке! Мин менә монда,
кечкенә эскәмияне куеп, малларга пешкән бәрәңгене генә турый
торыйм әле, җәме. Көтүдән кайтыр чаклары җитә... Ә син тартынып
торма, чит кеше түгел ич, эзлә кинәнеп, – дигән.
Тотынган Иван эзләргә әбинең самогонын. Мунчаны, утарны,
тупракса, карөй, аксарай, келәтне, абзарны, чоланны – берсен бер
калдырмый эзләгән. Ул арада хафаланып әбиләргә Чебен Лиза түти
кереп җиткән:
– Начтук, сез исәнме? Кырый Лаксандыр малае сиңа кереп китте дә
суга төшкәндәй җук булды дип сөйлиләр, – дип, әби янына утырып,
шулай ук бәрәңге турашырга керешкән.
Инде кар базларын кубарып ачтырып эзләп менгәннән соң, тәмам
хәлдән тайган Иван, суың булмасмы дип, әби артыннан өйгә кергән.
Өстәлдә торган кувшиннан агызып, су сузган моңа әби.
– Исе бар бит, Начтук түти, әйт, эзләр хәлем калмады, – дигән Иван.
Өйне актарып чыккан, тапмый икән. Шуннан, булмый инде дип
чыгар алдыннан, пич янындагы ак кәстрүлгә күзе төшкән.
– Син монда чишмә суы салып җөри идең, тирләп-пештем, салкын
чишмә суы чөмерәм дә китәм, – дип, чүмечкә чумырып алып, чөмереп
тә җибәргән.
Әйтәм бит, Янсуар әби белән Кибәч әби самогоныннан «пяриштә
җәрдәменнән башка гына җомакка менеп китә» кешеләр дип. Монда
да Иван башта сулыш ала алмыйча катып басып торган... Әби, баш
яулыгын салып, борын төбендә җилпегәч кенә, аңына килеп, сулап
җибәргән. Пич кырыендагы сәкегә чүгеп, исен җыя алмыйчарак,
берара исәнгерәп утырган.
Әби белән Лиза түти, аннан күз дә алмый, бу хәлнең ни булып
бетәрен көткән.
18 Ибан – Иван исеменең керәшенчә әйтелеше.
Иван, сәкедән торгач:
– Мут икәнеңне белә идем, Начтук түти, ну бу кадәре үк түгел...
Исән бул! – дип, матаена атланып, авылның икенче башына төшеп
киткән.
– Сине дә Ходай сакласын, – дип, капканы ябып калган артыннан
әби.
(Дәвамы бар.)
«КУ» 09, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев