Логотип Казан Утлары
Публицистика

Замандашлары Сәгыйть Сүнчәләй турында

«Сүнчәләйнең (элегрәк) үлми калуы да кызык бит. Сталин дипломатларны җыеп үтерде бит барысын да» - Бакый Урманче.

Сәгыйть Сүнчәләйнең тууына 130 ел

Узган гасырның икенче яртысында халкыбызның әдәби-мәдәни мирасын тикшерүгә игътибар сизелерлек артты. Хәзер әдәбиятыбыз үсешендә «алтын дәвер» дип йөртелә торган XX гасыр башы классиклары мирасын текстологик өйрәнү юлында аеруча җитди адымнар ясалды. Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, текстологлары тарафыннан чагыштырмача кыска бер вакытта – унбиш-егерме ел эчендә Г.Тукай, Г.Камал, Г.Ибраһимов, М.Гафурилар әсәрләренең күп томлы басмалары әзерләнде һәм нәшер ителде. Шул ук вакытта әлеге чорның башка әдипләре иҗатын кайтару да актуаль төс алды. Алар арасында әсәрләренең үзенчәлекле лирик яңгырашы белән күренекле татар шагыйре Сәгыйть Сүнчәләй аерылып тора. Сталин репрессияләре чорында Соловкига сөрелеп, Ленинград өлкәсе УНКВДсы «өчлеге» нең 1937 ел, 9 октябрь карары белән атып үтерелгән бу танылган әдип мирасын барлау һәм, текстологик яктан тикшереп, укучыларга тәкъдим итү эше миңа тапшырылган иде. 1958 елда гаепсезлеге расланып, аклануы мәгълүм булгач, төзеп чыгарылган китабындагы (Сайланма әсәрләр. Төзүчесе – Шәриф Сүнчәләй. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1961. 112 б.) текстлар,  Г.Халит, Ә.Еники, Р.Мостафин, Р.Мусабәкова, Р.Ишморат, Ф.Фәткуллин һәм башкаларның мәкаләләре белән танышканда, Сүнчәләйне шактый якыннан белгән, төрле вакытларда аның белән аралашып калган олуг шәхесләрнең кайберләре, шөкер, бакый дөньяга әле күчеп өлгермәгәннәр иде. Болар – безнең атаклы иҗатчыларыбыз: язучы Әмирхан Еники һәм рәссам, сынчы Бакый Урманче, драматург Риза Ишморат. Озак гомер кичерсәләр дә, аларның әле зиһеннәре бик яхшы эшләвен, хәтерләре кем дә сокланырлык булуын ишетеп тә, кайчан төрле чараларда чыгыш ясауларын тамаша кылып та белә идем. Һәм алар белән әңгәмә кору фикеренә килдем. Әмирхан Еники белән очрашуга мин хезмәттәшем, әдәбиятчы Заһир Шәйхисламов белән бардым. Бакый ага фатирына исә хатыным, университет профессоры, әдәбият галиме Резеда Ганиева һәм студент улыбыз Булат белән – өчәүләп барып чыктык, әңгәмәгә аның җәмәгате Флора ханым да кушылды.  Әмирхан Еники белән корылган әңгәмә тулырак бирелде (мәчесен кулга алып, аны сыйпый-сыйпый сөйләште). Бу очрашу 1995 елның 6 декабрендә булган иде. Анда телгә алынган факт-мәгълүматлар, вакыйгалар шагыйрь әсәрләре томын баетуга, фәннилеген арттыруга хезмәт иттеләр (басылды: Сәгыйть Сүнчәләй. Әсәрләр һәм хатлар. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005. 367 б.; 2006 елның мартында туган авылы Иске Мостякта тәкъдим итү кичәсе дә уздырылды) дияргә кирәк. Билгеле ки, 1995 еллардагы бу очрашулардан соңра шактый гомер узды, ул арада Сүнчәләй тормышына, иҗади, иҗтимагый эшчәнлегенә караган яңа мәгълүматлар табылды (ниһаять, яңа чыгып килә торган «Татар әдәбияты тарихы»ның 4 нче томында аның иҗаты тикшерелгән махсус бүлекчә дә урнаштырылды). Укучыларыбыз, бу әңгәмәләр белән танышканда, аларның моннан 25 еллар элек үк алып барылганын истә тотсалар иде.

                                                                          Зөфәр Рәмиев,

профессор,  филология фәннәре докторы.

Бакый Урманче белән сөйләшү

Зөфәр Рәмиев. Бакый ага! Сәгыйть Сүнчәләй мәсьәләсендә беркадәр мәгълүматыгыз бар дип беләм. Бераз беләсе килгән иде. Егерменче гасыр башында иҗат иткән Тукай чоры шагыйрьләренең әсәрләреннән бер җыентык әзерләп ятам. Сиксәнләп кешенең әсәре минем кулда. Гарәп шрифты белән чыккан газеталардан, журналлардан, китаплардан үзем яхшы дип тапканнарны җыеп, бер җыентык төзим. Күләм, билгеле, чикләнгән, 500 бит чамасы гына. Шунда Сәгыйть Сүнчәләй дә бар. Сүнчәләй ул елларда бик актив булган бит инде. Тукай белән аралашкан, яхшы мөнәсәбәттә булган. Башкалар белән дә. Ләкин соңгы чордагы язмышы, беләсез инде, томан эчендә.

Бакый Урманче. Томан эчендә шул.

З.Р. Фатих Сәйфи-Казанлы редакторлыгында чыккан «Матур әдәбиятта буржуаз милләтчелеге» (1930) дигән китапта Сүнчәләй «буржуаз милләтче», «солтангалиевче» булып бара...

Б.У. Чыннан да шулай инде ул. Ләкин буржуаз милләтче булу яманмы, яхшымы? Аннан соң солтангалиевче булу яманмы, яхшымы? Ул мәсьәлә дә бар бит әле. Мин Солтангалиев гаиләсендә күп була идем. Чөнки аның хатыны Фатыйманың энеләре безнең белән бер вакытта Мәскәүдә укыдылар. Ә без инде Фатыйма өендә очраша идек. Солтангалиев хатыны өендә торды. Фатыйманың фамилиясе Ерзина бит инде. Мәшһүр Ерзиннар. Аның өч катлы өе бар иде, ул өй һаман да бар шикелле. Шуның бер бүлегендә Солтангалиев яшәде. Ул «правительственный» өйгә күчмәде. Менә шулай инде, аны солтангалиевче диюне мин начар дип аңламыйм.

Үземнең бертуган энем Һади Урманче – Солтангалиевнең якын кешесе. Ләкин Солтангалиев зур кеше, Һади студент кына иде. Ул аның тарафдары гына түгел, алар фикердәшләр дә булганнар. Мин аны соңыннан гына белдем. Ул безнең Һади янына килеп, үзенең иптәшләренә белгертмәс өчен «инкогнито» керә икән. Һади инде ул кадәр билгеле кеше түгел, правительство кешесе дә түгел, ул укучы гына. Без бит Һади белән бер фатирда торган идек. Икебез ике бүлмәдә. Мирсәеднең безгә килеп йөргәнен мин белмәгәнмен дә. Фикердәшләр белән очрашулар безнең фатирда булган икән. Басым ясап, миннән сорау алганда, «Солтангалиевнең сезнең квартирда булганы бармы?» – дип сораганда, мин «юк», дидем. Аның монда булганын миңа сеңлем генә әйтте. Соңрак кайбер нәрсәләр искә төшкәләде. Мирсәед белән безнең сүзләр булгалады. Ул мине шул үзенең группасына тарта иде.  Мин ул вакытта югарырак катлау кешесе исәпләнә идем. Ул вакытта мин – Казанның художество техникумы директоры. Мәскәүдә аның белән очрашмый идек. Бер очрашканда, ул миңа басым ясый башлагач, әйттем: «Мирсәед, мин үземнең гомеремнән разый. Менә минем кулымда зур эш. Сыннар ясыйбыз. Татар балаларыннан рәссамнар ясыйбыз. Аларны укытабыз. Техникумда бөтен эшне мин алып барам. Мин җаваплы. Шулай булгач, минем совет властена «поправкалар» кертергә хакым юк. Мин чын совет гражданины», – дидем. Мирсәед мине аңлады инде. Башкача аның белән бу турыда сөйләшмәдек. Һади бик кызу кеше, интересный малай иде ул. Ул Мәскәүдә «Коммунистический университет трудящихся Востока» бетерде. Аннан соң Үзбәкстанга барып эшләде, сәяси белемем җитми, бер специальность кирәк икән, дип, монда кайтты.

Ф.Әхмәтова. Сүнчәләйне сөйли идегез бит!

Б.У. Мин ни өчен әйләнеп сөйлим, чөнки соңгы тапкыр Сүнчәләйне дә, Солтангалиевне дә мин Соловкида күрдем. Мин Сәгыйть янына кереп йөри торган идем, чөнки Сәгыйтьнең бик әйбәт чәе була торган иде. Соловкида әйбәт чәй табу бик кыен иде. Шулай бер вакытны керсәм, моңарда Мирсәед тә утыра. Утырдык инде сөйләшеп байтак кына. Төрле сүз булгандыр инде анда. Соңгы күрүем Сәгыйтьне дә, Мирсәедне дә Соловкида булды. Әлбәттә инде, Сүнчәләй Мирсәед кешесе иде. Анда шөбһә юк. Сүнчәләйнең (элегрәк) үлми калуы да кызык бит. Сталин дипломатларны җыеп үтерде бит барысын да. Франциядә Раскольников котылып калды. Сәгыйть болар эченә керергә тиеш иде. Сәгыйть бит Төркиядә атташе булды. Димәк, Сәгыйть керергә тиешле. Керми калды. Ничектер, котылып калды.

З.Р. 1938 елда үтерелә ди бугай[1].

Б.У. Аны Әмирхан Еники төгәлрәк белә инде.

З.Р. Мин сораштым аңардан, Риза Ишмораттан да. Сәгыйтьнең Риза агайда хатлары бар икән... Аның бит хатыны актриса булган, Әминә Милүшева. Ул Азәрбайҗанның Гянҗә шәһәреннән. Сүнчәләй кулга алынганда, алар бергә тормаганмы – менә алары да билгесез булып кала.

Б.У. Сәгыйтьнең тормышында мин белмәгән дәвер бар. Мин бит 1929 елның башында кулга алындым. Шуннан соң 1959 елга кадәр Казанда булмадым. Татар халкыннан ерактарак булдым. Ә ул миңа ярдәм дә итте бит. Мәсьәлә болай тора иде. Безнең халыкның аралашуының хәвефле җирләре дә бар.

З.Р. Татар барда хәтәр бар бит.

Б.У. Соловкидан кайткач, монда инде паспортларны алыштырдым. 1933 елның ахыры бу. Минем гаебем булмаган, коллегия карары белән генә киткән кеше бит мин, следствие дә, протокол да юк, шул килеш. Әйткәннәр, Урманчене җибәреп карыйк әле дип (көләләр). Остаханәгә берәү килеп керде. Мине техникумда эшләгән җиремнән «торжественно» алып киттеләр. Мине артка утыртты, үзе – кучер. Тарантаска җигелгән әйбәт сары җирән атка утыртып өйгә алып киттеләр. Аты яхшы булса да, халык бит тегенең формасыннан таный каян икәнен. Өйгә кайтып кергәч, бөтен кәгазьләрне җыеп алдылар. Аларның беренче эше шул икән – өйдәге бөтен кәгазьне җыеп алу. Үзе минем белән матур итеп сөйләшеп йөри. Мин инде гаебем юк икәнен беләм, ике көн тотарлар да чыгарырлар инде, дип барам. Ике көн үтте, өч көн үтте, шуннан соң Хандыгин дигән кеше (соңыннан Мәскәүдә зур кеше булды, Мейерхольдларны да утыртты) карары белән Мәскәүгә алып киттеләр. Укырга-нитәргә һичбер нәрсә юк абсолютно. Менә шулай бернәрсә укымыйча, син гел уйлап торырга тиешле. Шуннан соң мин аңладым. Анда бер-ике көн утырталар да китерәләр Бутыркага, яисә инде бөтенләй җибәрәләр. Минем Берлин университетында укыта торган шәрыкчы галим Галимҗан Идриси белән язышкан хатларым бар иде, шул сәбәп булды, ахры. Һадидан да сорашканнар Мәскәүдә. Сәгыйтьне белүем дә роль уйнаган, ахры.

Сәгыйтьне исәплидер идек Тукайның варисы дип. Сәгыйтьнең шигырьләрен укый идек. Ул бит «Мөхәммәдия»гә дә килеп йөри иде. «Әл-Мансур»ны (пьеса) чыгарганда, бик мәшһүр чагы иде аның. Ул резонанс алды. Аның теле – Тукай теле. Тукайдан соң зур шагыйрь була торган кеше – шушы Сәгыйть дип белә идек. Без аның белән Мәскәүдә дә очраштык. Аның ул дипломатия эшенә китә торган вакыты иде. Бу 1926 еллар иде.

Бутыркада Сүнчәләйнең барлыгын белә идем. Әмма анда камералар бит, бер-береңне күреп булмый. Һава суларга чыкканда күрү ихтималы бар иде, шунда гына очраштык. Мирсәедне ялгыз камерада тоталар иде.

Ә Соловки бит ул бик зур. Аның һәр станциясендә бушлат кигән кешеләрне очратырга була иде. Соловецкий монастыренең Кремле бар. Сәгыйть шушы Кремльдә бер җирдә торып, яхшы гына урында эшләде. Хуҗалык эшендә иде ул. Мәркәзгә барган вакытта без аның янына кереп, кайсы вакытта чәй эчә идек. Берсендә Мирсәед белән очраштык. Ул Сәгыйть янына кереп йөри икән.

Казанга кайтып, паспортлар алгач, Казан мине тынычлыкта калдырмаячак дип, Мәскәүгә китеп чумарга булдым. Союзга кердем, кергәндә, Соловкида булуымны да, мулла малае булуымны да әйтмәдем, «из крестьян» дип яздым. Муллалар бит аерым сословие түгел, барыбер крестьян. Сталин чорында яшәгән кеше бит мин. Шулай итеп, Мәскәү рәссамнары арасына кереп киттем, анда минем кайда булуым берәүгә дә кирәк түгел иде. Казанда булсам, атлаган саен төртеп күрсәтерләр иде.

 

[1] С.Сүнчәләй Ленинград өлкәсе УНКВДсының «өчлеге» 1937 елның 9 октябрь карары белән атып үтерелә.

 

Әмирхан Еники белән сөйләшүне "Казан утлары" журналының 8 нче санында (2019) укыгыз.

 

"КУ" 8, 2019

Фото: wikipedia

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев