Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Сәйфи Кудашның Рәдиф Гаташка язган хаты

Мин ике ай больницада ятып, аннан үз аякларым белән чыктым. Өйгә кайтып керүгә, мине «Казан утлары» нурлы йөзе белән каршы алды. Күзләр сукырайгач, мин хәзер үзем уку бәхетеннән мәхрүм калдым. Укырга кирәкле нәрсәләрне зур кызым Сөембикә укый.

Мөхтәрәм Рәдиф туган!
Мин ике ай больницада ятып, аннан үз аякларым белән чыктым. Өйгә кайтып
керүгә, мине «Казан утлары» нурлы йөзе белән каршы алды.
Күзләр сукырайгач, мин хәзер үзем уку бәхетеннән мәхрүм калдым. Укырга
кирәкле нәрсәләрне зур кызым Сөембикә укый. «Казан утлары»ның 11 нче санындагы
«Бабич»ны иң элек Сөембикә ике тапкыр укып чыкты. Ул ара да булмады, аның кызы
Наилә эштән кайтып керде. Ул арып һәм ачыгып кайтуга карамастан, «Бабич»ны укыгач
кына, өстәлдәге ашка кашыгын сузды. Сәгать унда, арып-талып, Сөембикәнең гомер
юлдашы проф. Рөстәм Кузеев эштән кайтып керде. Журналны аңа тоттырдылар...
Рөстәм «Бабич»ны эчтән, үзе генә укып чыкты. Без тыннарыбызны эчтән генә алып,
аның кыяфәтен күзәттек. Ул укып чыккач, иң элек кулының сырты белән журналга
сукты да: «Шәп!» – дип кычкырып җибәрде. Шуннан соң кычкырып, яңадан укыды. Бу хәл миңа больницада врачлар бирмәгән бер шифалы дару кебек тәэсир итте. Әллә
нишләп, җегәрләнеп киткәндәй булдым.
Шул минутта Бабичны терелтәсе һәм журналны үзенә укытасы килде.
Күзләрем сукырайгач, минем башланган, кайсысы яртылаш, кайсысы өч өлеш,
кайсысы каралама план рәвешендә җылатып яткырган дүрт кулъязмам бар. Шуларның
берсе – «Мәхәббәт һәм матурлык шагыйре» исемлесе Ш.Бабич турында аерым
истәлекләр китабы. Аның 95 сәхифәсе машинкадан чыгарылган, тик «Бал корты
турында баллада» дип аталган иң зур бер главасы гына язылып бетмәгән. Бу бүлек
әсәрнең төп идея-эчтәлеген тәшкил итә. Аны «Галия»нең ун еллык юбилей тантанасын
тасвирлап һәм азактан әдәбият кичәсендә Бабичның З.Камалига багышланган «Бал
корты» исемле балладасын уку белән тәмамлап була.
Бабич бу балладаны үзенә генә хас осталык белән укып бетергәч, иң элек
Г.Ибраһимов сикереп аякка басты. Аңа ияреп, барлык тамашачылар тордылар. Шуннан
шул хәлдә кул чабулар астында Бабич балладасын кабатлап сөйләде.
Бу әсәрне башлап «Казан утлары»нда чыгарырмын дип уйлаган идем.
Икенче кулъязма 195 бит, менә шулай мин язган рәвештә ята. «Шагыйрьнең язылып
бетми калган дәфтәрләре» дип атала. Яки М.Гафуриның соңгы көннәре турында.
Өченче язмам – «Күктә юл эзләүчеләр». Революциягә чаклы татар шәкертләренең
казакъ халкын агарту юлындагы хезмәтләре, татар нәшриятларының казан телендәге
әдәбиятны бастырып чыгарулары, татар мәктәп-мәдрәсәләрендә казакъ яшьләренең
укулары һ.б., һ.б. турында язылачак.
Күрмичә язам, укый алмасаң, утка ташла.
Менә шул. «Казан утлары»нда эшләүчеләргә туганнарча сәлам!
Сәйфи Кудаш

 

«КУ» 08, 2024

Фото: архив

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев