Хикәя

08.02.2018

Кешеләр шәп – була яшәп!


Кешеләрнең соңгы елларда миһербанлырак, мәрхәмәтлерәк була баруын үзегез дә шәйлисездер, әйеме? Элек, мәсәлән, Ельцин заманында дип әйтик, төнге урамга чыгудан гына түгел, тәрәзәдән карарга да курка идек. Ник дисәң, талаучыларның кансызлыгына, оятсызлыгына чыдашлы түгел иде: якаңнан элеп алулары була, шундук салып егулары була… Син һушыңа килгәнче кулыңдагы затлы сәгатең дә, колагыңдагы алтын алкаларың һәм бармагыңдагы кашлы йөзекләрең дә – барысы да юкка чыккан…

Менә хәзер адәм балалары алай тупас кыланмыйлар. Шуңа күрә төнлә йөрүчеләр дә күзгә күренгәли Казаныбыз урамнарында. Әйтик, бер дустымда кунакта булган идем беркөн. Төнге уникеләр үткәнче утырылды бит, каһәр. Кайтып барам шулай, биек үкчәле, дагалы түфлиләре белән асфальт тротуарга кәс-кәс кенә басып, телефоннан назлы тавыш белән сөйләшә-сөйләшә, бер чибәркәй узып китте. Адым саен бөтерелеп, җилпенеп барган итәгенең хушбуй исләре борынымны иркәләде хәтта!.. Күпме алгарак киткәндер, әллә каян гына моның каршына бер егет чыгып басты. Кыз да туктады. Әһә, мәйтәм, сөйгән егете каршы алды моны!.. Һәм, чыннан да, егетнең тавышы назлы икән. Очрашуга ук кызга әйтә бу:

– Бир миңа, гүзәлем, мин дә сөйләшермен, – дип, телефонын алды тегенең. Шундук: – Каяле, чибәрем, башыңны күтәребрәк тор, иягең мишәйт итә, – ди-ди яңагыннан үбеп алгач һәм матуркайның алтын чылбырын салдыргач, минем түбәтәй хәтлерәк кенә сумкасын да кулыннан ипле генә шудырып алды да, өстәп тә куйды: – Мондый нәфис кулларыңны авыр нәрсәләр күтәреп бозма, җәме, җаныем!

Әйе, сүзләре җылы булды кызга, әмма үзе, күзләремне йомып ачкан арада, юкка да чыкты. И сөенде теге хуш исле кыз, шатлыгыннан елый-елый, болай диде мин тукталган арада:

– Әле ярый суймады, абыем, кулында ялтырап торган кинжалы да бар иде бит югыйсә!..

Хәер, үземә дә очрады бер тәбәнәк кенә гәүдәле рәхимле егет, юлым караңгы тыкрыкка борылгач.

– Абый, – ди, – гафу итә күр, тәмәке кабызгычымны кесәгә салмаганмын. Шырпы-мазарың булса да юкмы?

Карашы шундый ягымлы, ә үзе, мине туктатуына кыенсыныптыр, сигаретын бармаклары белән әвәли-әвәли, баскан урынында тыйнак кына таптанып тора. Кабыздыргач, китү ягына бер ике адым атлавым булды, йомшак тавышы белән туктата бу мине:

– Ашыкмый тор әле, абыем. Бик файдалы бер нәрсә күрсәтәсем килә, – ди. Шулай диюгә үк, кесәсеннән пистолет тартып чыгара. – Менә күр әле, абый җаным, миндә нәрсә барлыгын. Көпшәсен сыйпау да җанга рәхәтлек бирә. Менә бу мушка дигән нәмәкәе дә күңелгә ышаныч иңдерә. Шундый төз ата үзе! Сокланып туймаслык.

– Әллә сатарга уйлыйсыңмы? – мәйтәм.

– Шту син, абый, ул бит минем тормышымда бердәнбер таянычым. Ул булмаса ачтан үләсе кеше мин. Мактанасым гына килде синең алда…

Аннары болай дип куйды:

– Абый, бик мәрхәмәтле күренәсең… Акчаң булса, ярдәм ит әле. Мин сиңа гомерем буе ихтирамлы булыр идем…

Шундый кешегә акча жәлмени?! Кесәмә дүрт 500лек тыккан идем чыкканда, чалбар кесәмдә казынгач, шуның берсен нурлы карашлы егеткә чыгарып тоттырдым.

– И рәхмәт, абый! – ди. – Мең яшә!

Аннары тавышы төшенке яңгырый башлады моның.

– Шулай да, абый, саранрак икәнсең… Тагын да бардыр бит әле кесәңдә?…

– Юк шул, энем, – дидем, бераз аптырап калгач.

– Шулай да, үзем кулны тыгып карыйм әле кесәңә, абый, бәлки калгандыр. Үпкәләмә түлке, җәме?

Кесәмнән тагын өч кәгазьне чыгаргач, үз кесәсенә сала-сала, мондый киңәш тә бирде:

– Син дә минем кебек культурный, намуслы кешегә охшагансың, абый. Сиңа алдау килешми. Моннан соң әфтәритеңне югалтмаска тырыш, җәме, – диде дә, уң кулындагы наганын сулына күчереп, кулымны кысты. – Сау булып тор, абый, очрашкан чаклар булыр әле, – дип, тамак төбе белән генә «Озата барма, җаный, озата барма» көен көйләп, салмак кына китеп барды.

Нәрсә генә димә, кешеләрнең мәрхәмәтләнә баруы нык сизелә хәзер. Элек, мәсәлән, берәр ир хатынын башка ир белән тотса (кайда, ни хәлдә икәнен әйтеп тормыйм, үзегез дә беләсез) хатынын рәхимсез рәвештә ут өертеп кыйный иде. Ә хәзерге ирләр маладислар, орды-бәрде кызып китмиләр, һәр вакыйгага сабыр нәтиҗә ясый беләләр. Мисалга да ерак барасы юк. Каршы йортта гына торучы ир яз уртасында Төмәнгә йөреп эшли башлаган иде. Ягъни нефтьче һөнәренә гашыйк булган иде күптән түгел генә өйләнгән бу егет. Көннәр җылытып җибәргәч, ишек алдындагы эскәмиягә чыгып утыруым булды, каршыма килеп басты. Хәл-әхвәл белешкәч, кәефсез генә сөйләп алды.

– Хатыным бик оятсыз булып чыкты бит әле минем, Әхтәм абый. Кайтыр вакыт җиткәч, фәлән көнне кайтам дип телеграмма да суккан идем югыйсә. Ә ул, кайтып керүемә, икенче ир белән кайнаша. Аерам!

Соңгы елларда үзем дә бик сабыр кешегә әйләнә баруым хикмәтедер, болай дип киңәш бирдем егеткә:

– Бик ашыгып хәл итмә әле, энем. Төбенә төшеп ачыкла, бәлки, күзең ялгыш күргәндер, хатының гаепле түгелдер, – дидем.

Вәйт, дөрес акыл биргәнмен күршемә – икенче көнне үк рәхмәт әйтергә чыкты!

– Дөрес әйткәнсең, абый. Хатынымда булмаган икән гаеп. Телеграмма ташучы кабахәт ир аркасында нахак бәйләнгәнмен җаныкаема.

– Әллә шуның белән йөргәнме?! – дип соравымны сизми дә калдым, каһәр.

– Юк! – диде күршем, кистереп. – Шул ысбулыч вакытында тапшырмаган икән телеграмманы. Икенче көнне иртән үз кулыма кертеп бирде, оятсыз!

Менә шулай, мыекташлар, хатыннарыгызга бәйләнгәнче, ул изге затларга кул күтәргәнче, чын хакыйкатьне ачыклагыз. Нахакка рәнҗетсәгез, тәмуг кисәве булуыгыз ихтимал.

Бая әйткәнемчә, үзем дә сабыр була башладым соңгы вакытта. Элек, мәсәлән, хөкүмәтне сүгә идем: «Биш-алты процент пенсия өстәгән саен, тауар бәяләре ике мәртәбә арта. Хәтта көн саен имә торган сигаретымның бәясе дә 6 сумнан 36 сумга җитте бит инде, ачуым да килмәгәе!» – дип. Хәзер, аларны гаепләүдән тыелып, үз-үземне ипле генә юатып утырам: «Шул ук Путин да миннән күбрәк алмастыр әле пенсияне, чөнки стажы минекеннән дә бик күпкә кимрәк», – ди-ди… Әнә, март уртасында пенсияләрне 3 процентка тагын арттырачагын әйтте бит әле ул! Кайгырта бит! Мәсәлән, минем пенсиягә дә ярты кило итлек акча өстәләчәк. Пенсияләрнең ни өчен, кем гаебе аркасында аз күренгәнен дә яхшы беләм. Һаман да шул Америка шомлыгы бу, җәмәгать! Безне юри кимсетү, мыскыл итү нияте белән үз гражданнарына пенсияне егерме утыз мәртәбә күбрәк түлиләр дә президентлары, Россиябезгә, аның җитәкчеләренә карата нәфрәт тудырырга ниятлиләр. Тәтеми торсын! Сез дә, ватандашлар, аң булыгыз, Россиянең стабилизм һәм модернизация байрагын югары тотыгыз! Патриотлар булуыбызны күреп, Американың йөрәге янсын! Хәерчелектән ыштансыз калсагыз да сер бирмәгез! Вәйт шул сезгә киңәшем…


Хикәя «Казан утлары» журналының 2нче санында (2014) басылды.

Сурәт: pixabay.com