Бәян

07.02.2018 2 (февраль), 2018

Кендек каным тамган йорт


Гафур урта мәктәпне тәмамлаганнан соң авылда калды, институтка керергә документларын биреп, имтиханга бармады. Укытучы әнисе Суфия ханым бу хакта улы белән сөйләшеп карады, тик, Гафур әле үзенең кайда укыйсы килүен, кем булырга теләвен ачык кына белмәвен, шуңа күрә теләсә кая кереп укырга теләмәвен әйткәч, башка бу хакта сүз кузгатмады. Әнисе аны аңлады. Гафур белән мәктәп тәмамлаучыларның берничәсе генә укырга керә алды. Күбесе кире авылга әйләнеп кайтты. Ә кайберләре, ничектер җаен табып, авылга кайтасылары килмичә, Казанда эшкә урнашты.
Гафур исә, армиягә киткәнче колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде. Аннан аны армиягә алдылар. Ерак Байкал күле буена, Бурятиянең башкаласы Улан-Удэ шәhәренә, каладан ерак тормаган бер частькә китереп урнаштырдылар.
Авылда эш белән чыныгып үскән Гафурга армия тәртипләренә күнегү кыен булмады. Ул физик яктан көчле, киң җилкәле, көдрә чәчле, уртачадан бераз калкурак буйлы чибәр генә егет иде. Дөрес, беренче айда аларны хәрби частькә чыгармыйча, ябык карантинда тоттылар. Казарма да, уку бүлмәләре дә шул бер катлы, түбәсе шифер белән ябылган аерым бинада иде. Илнең төрле ягыннан җыелган, төрле милләттән булган, бик тә чуар егетләрне, армия тәртипләренә өйрәттеләр, хәрби уставны ятлаттылар. Көннең беренче яртысы уку белән үтсә, төштән соң – табаннары тәмам кызганчы казарма янындагы плацта строй белән йөрү иде. Кыскасы, бер ай эчендә чын солдат булып өлгереп, төрле роталарга таратылырга, хезмәт итә башларга тиешләр иде.
Хезмәт итәсе җирләренә бер капитан озата барды. Шулай килеп чыкты ки, юлда Гафурның урыны шул капитан белән бергә туры килде. Поездда, бөтен илне кичеп дигәндәй, дүрт тәүлек буе күп нәрсәләр турында сөйләштеләр. Сәер хәл, әллә инде капитан Гафурны ошатып өлгергән hәм, килеп җиткәч, аның турында уңай фикер әйткән. Әмма карантиннан соң егетне хезмәт итәргә частьнең штабына билгеләделәр. Алай гынамы соң, штабның да секретный бүлегендә хезмәт итәчәк иде ул. Хезмәт итәчәк дип әйтүнең дә бер сере бар – башта махсус органнардан рөхсәт килергә тиеш икән, шуннан соң гына әлеге бүлеккә кертәчәкләр. Өч ай буе бөтен нәсел-нәсәбен энә күзеннән үткәреп, бернинди шикле нәрсә табылмаса гына… Гафур әлеге бүлектә хезмәтен башлап җибәрде.
Кызыклы урын иде бу секретный бүлек дигәннәре. Гафур өчен өр-яңа дөнья. Моңарчы анда ике егет хезмәт иткән. Берсе – сыек гәүдәле Мәскәү егете, икенчесе – Украинаның Харьков каласыннан. Ул өлкән сержант дәрәҗәсендә булып, бүлектә өлкән санала, инде берничә айдан өенә кайтып китәргә җыена икән. Бер сүз белән әйткәндә – дембель. Ул каяндыр гантельләр, ике потлы гер юнәтеп, гел бүлектә тота, буш вакытларында шөгыльләнеп, мускулларын ныгыта, армиядән көчле спортсмен булып кайтып китәргә җыена. Мәскәү егете гергә якын килми, сирәк-мирәк гантельләр белән берничә күнекмә ясый да кире урынына куя. Аның фортепианода уйнап үскән нечкә аристократ бармаклары бу шөгыльгә яраклашмаган, ул бары тик хохол егете алдында бераз абруен саклау өчен генә гантельләргә тотынгалый иде. Ә менә Гафурга килгәндә, ул беренче көннән үк ике потлы герне баш өстенә чөеп, хохол егетенең хөрмәтен яулады. Авылда даими печән чабулар, утын ярулар, гомумән, авыл тормышының санап бетергесез эше Гафурны ныгыткан, чыныктырган иде. Алар монда бик ярап куйды.
Гафур хезмәт иткән хәрби часть СССРның ЦУКОС (Центральное Управление Космических Средств) системасына карый. Алар эшләгән бүлектә шушы өлкәгә нисбәтле техник документлар, «сов. секретно» грифы сугылган китаплар, төрле таблицалар белән тулган кулланмалар, Хәрби округтан көн аралаш килеп торган яшерен приказлар, шуның ише башка документлар тупланган иде. Яңа килгән документларны секретчик егетләр махсус журналга теркәп бара, аларга керү номеры сугып, реестер дип аталган махсус кәгазьгә исемнәрен күчереп яза, аннан часть командирына тапшыра.
Монда кызыклы документлар күп. Хәтта космонавтларның шушы часть өстеннән очып үткәндә нинди сөйләшү алып барганнарына тиклем бар иде. Әлбәттә, ул документларның төп нөсхәсе Мәскәүгә озатыла, биредә исә аларның күчермәсе генә кала. Ә бу сөйләшүләрне Гафур хезмәт иткән частьтәге махсус станцияләр язып ала.
Менә шундый кызыклы урында хезмәт итәргә туры килде Гафурга. Биредә күп нәрсәгә күзе ачылды, күңел офыклары гаять киңәйде. Авылда үскән егет өчен бу бик файдалы hәм гыйбрәтле тормыш иде. Ул армиядә хезмәт итүенә бер дә үкенми, биредә гомер әрәм үтә дип борчылмый иде.
Билгеле инде, армиянең язылмаган кануны буенча, иң авыр, интектергеч эшләре беренче ел хезмәт итүче яшь солдатлар – «салагалар» өстенә төшә. Өченче ел хезмәт итүчеләр, (ә Гафур солдатка өч елга алынган иде), үзләрен «дембель» саныйлар hәм иң авыр вазифаларны яшь солдатлар өстенә салыналар. Монда карышып маташудан файда юк, моны бернинди боерык белән дә үзгәртеп булмый. Шушы канун нигезендә яшь солдат Гафур Нигъмәтуллинга бүлектә төннәрен дә дежур торырга туры килә иде.
Частьта антенналары махсус ярымшар эченә яшерелгән күзәтү алып бару станцияләре көнен-төнен бертуктаусыз эшли. Станцияләрдә сменалап хезмәт итүче офицерлар эшкә барганда махсус әдәбият, таблицалар белән тулган китаплар алу өчен штабка киләләр, кул куеп кирәкле әсбапларны алалар, кечкенә чемоданнарына салып, эшкә китәләр. Көндезләрен, секретчик егетләрнең барысы да үз урынында булганда, бу бернинди кыенлык тудырмый, гадәти эш санала. Ләкин станцияләр бит эшне төнлә дә дәвам итә. Төннең теләсә нинди сәгатендә эшкә барырга чыккан офицер штабка сугыла, үз чемоданын алу өчен шушы бүлеккә керә. Төннең теләсә нинди сәгатендә секретчик аңа хезмәт күрсәтергә тиеш. Бу шулай куелган, офицер эшкә соңга кала алмый.
Әмма шунысы бар: секретчик төнлә бүлектә берүзе калырга тиеш түгел. Бу – катгый таләп. Секретчик үз ротасында йокларга тиеш. Эшкә баручы офицер штабка килүгә ротага шалтыратып, секретчикны чакырып ала, чемоданын алгач, станциясенә юнәлә.
Беренче елны, яшь солдат буларак, төнге дежур тору вазифасы гел Гафурга йөкләнде. Бүлектәге егетләр төнне рәхәтләнеп йоклап үткәрәләр иде. Гафурның хәленә керергә теләмәделәр. Йоклап киттем дигәндә генә, берәрсе шалтырата да, Гафурга, күзләрен тырнап ачып дигәндәй, штабка йөгерергә туры килә. Бу хәл төнгә берничә тапкыр кабатлана. Ярый ла көндез бераз йоклап алырга ирек бирсәләр, анысы да гел тәтеми иде шул Гафурга.
Гафур, йокы күрмичә, беренче елны бик нык ябыкты, нервлары да нык какшады. Көннәрдән бер көнне, штаб начальнигы подполковник Горохов, аның арган, суырылган йөзенә игътибар итеп: «Нигматуллин, син авырыйсыңмы әллә? Чыраең бик начарайган», – дип кызыксынды.
Әмма Гафур серне ачып салмады: «Юк, авырмыйм, иптәш подполковник», – дип җавап бирде дә йөзенә елмаю галәмәте чыгарган булды.
Тик hаман болай дәвам итә алмый иде. Гафур, үз хәлен җиңеләйтү өчен, нинди дә булса чара күрергә, көтелмәгән адым ясарга тиеш иде. Әмма нинди? Мәсьәлә менә шуңа килеп төртелде. Бу хакта Гафур күп уйланды һәм ике генә юлны күрде ул. Беренчесе – тавыш күтәрү, үз хәлен аңлатып, бүлек мөдире өлкән лейтенант бурят Цыденжапов белән ачыктан-ачык сөйләшү. Ул да мәсьәләне хәл итмәсә, штаб начальнигы подполковник Гороховка мөрәҗәгать итү, барысын да аңлатып бирү иде. Әмма, тавыш чыгарып, мәсьәләне уңай хәл иткән очракта да, аңа штабта калырга, шул ук егетләр белән эшне дәвам итәргә туры киләчәк. Мөнәсәбәтләр тәмам бозылачак. Секретный бүлек кебек җаваплы җирдә хезмәтне бер-береңә тулысынча ышанып алып бару кирәк. Мондый җирдә дошманлык бик хәтәр нәрсә. «Очраклы» рәвештә генә берәр документ югалып куйса, Алла сакласын, хезмәтеңне тәмамлап өлгергәнче төрмәгә дә кереп утыруың бар. Димәк, ниндидер икенче – йомшаграк юлны эзләргә кирәк hәм ул юл аның штабта калуына чик куярга тиеш.
Күп уйлана торгач, Гафур, шактый хәтәр булса да, әмәлен тапты шикелле. Ул бит көн саен иртә белән, яңа килгән документларны часть командирына тапшыра, аңардан реестрга кул куйдырып ала. Бу эш өлкәннәр тарафыннан Гафурга йөкләнгән иде. Әгәр дә ул – секретчик Гафур Нигъмәтуллин, беркөнне часть командиры танышкан документларны алырга кергәч, реестр буенча кабул итеп, «ялгыш» кына берсен командир өстәлендә онытып калдырса? Әлбәттә, бик хәтәр эш. Командирның онытып калдырылган ул документка игътибар итмәве дә бар. Аннан соң документның, өстәлдә яткан башка кәгазьләргә ияреп, бүтән папка эченә кереп яшеренүе дә бик ихтимал. Әйе, бик хәтәр эш. Ләкин Гафур тәвәккәлләргә булды. Часть командиры җирән чәчле, зур итләч борынлы, олы башлы, кызыл йөзле немец – бик игьтибарлы, үтә пунктуаль, пөхтә адәм иде. Гафур ышана, ул «онытылып» калган документка тиз игътибар итәчәк hәм шул сәбәпле эшнең зурга китүе дә мөмкин әле… <…>


Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Сурәт: pixabay.com