Истәлекләр

25.09.2018 №6 (июнь), 2017

«Менә шундый Зәйнәб инде мин…»


Минем дә очучы буласым килә

Ниһаять, авылга кайтып китәр көн дә килеп җитте.
Ур-ра, тагы самолётка утырам! Былтыр самолётка утыргач, очучы абыйларның үзләрен дә күрдем. Аларның үз бүлмәсе бар икән. Шунда кереп утыралар да, төймәгә басып, самолётны хәрәкәткә китерәләр, ди әни. Минем дә шул бүлмәгә керәсем, әлеге кара төймәләргә басып карыйсым килә… Менә без самолёт янында, баскычны да очкычка терәтеп куйдылар. Абый әти белән арттарак. Ә мин әни янында. Аның бер кулында олы чемодан, икенче кулы белән мине җитәкләгән. Күпме тарткалашсам да җибәрми. Самолётка кергәндә билет күрсәтергә кирәк. Әни безнекен чемодан кесәсенә тыккан. Ул кулымны җибәрергә дә өлгермәде, мин зур апа, абыйларның аякларын этә-төртә өскә менеп тә киттем. Менеп җитүгә, туп-туры алга таба йөгереп барып, эзләгән бүлмәмә килеп тә кердем. Ишеге ачык иде аның. Чыннан да, төймә өстендә төймә монда. Ләкин буем кыска шул әле минем, шуңа да аларны җүнләп карый алмыйм. Үрмәләп бер биек йомшак урындыкка менә генә башлаган идем, арттан берәү билемнән ике куллап эләктереп алып өскә күтәрмәсенме. Башымны дер калтырап бордым, беттем дип! Юк, ул хәтле усал түгел икән очучы абый. Елмаеп исемемне сорады. Мин фамилиямне дә, әни белән әтинең исемен дә әйтеп бирдем. Кепкалы абый кулыма конфет тоттырды да, бер апаны чакырып кертеп, аңа нәрсәдер әйтте. Ә ул апа мине әни белән әти янына озатып куйды. Качып китүем өчен бераз эләкте эләгүен, ләкин мине бу артык борчымады. Чөнки мин очучы бүлмәсен, андагы төймәләрне күрдем. Очучы абый үз кулы белән конфет бирде. Авылга кайткач, дус кызларга сөйлим әле боларның барсын да.

Су анасы белән

Сарлы дигән авылыбызда бар бала, минеке кебек матур су керү күлмәкләре булмаса да, рәхәтләнеп Ыкта йөзәләр. Мин дә беркөнне, әниләр күрмәгәндә купальнигымны киеп, каладан кайткан сары төстәге су керү боҗрамны алып, бакча аша гына елгага төштем. Берәү дә юк. Башка җирдә керәләр алар барысы да. Ә минем анда барырга вакыт юк. Әтиләр белгәнче кире кайтып та җитәргә кирәк. Башта суның киңлегенә, аның йөгерек агышына озак кына карап тордым. Аннары куркуны җиңеп, боҗраны киеп кереп киттем. Бераздан боҗрама яттым. Аякларым җирдән аерылды. Йөзәм рәхәтләнеп. Батыраеп китеп тагы да эчкәрәк кердем. Су кай җиремнән икән, кайткач абыйга сөйләп күрсәтәсе бар дип, аякны су төбенә тигезеп карарга булдым. Аягым таба гына алмый бит су төбен. Курку төште, боҗрамны яр ягына да борып карыйм, тыңламый, тагы да эчкәрәк алып китә. Кычкырып елап җибәрергә авызымны зур итеп ачтым – бәлки, берәрсе ишетер. Ләкин соң иде инде – су агымы мине боҗрамнан тартып чыгарып, йомычка урынына бөтереп алды да, шактый гына тизлектә үзенә ияртте. Әни белән туган апаның суга батып үлгән бер малай турында сөйләшеп утырганнары искә төште бата-калка агып барганда. Куркуымнан бертуктаусыз «мама», дип кычкырам. Әйе, кечкенә булсам да үлүнең нәрсә икәнен, үлгән кешеләрне җиргә күмеп куйганнарын да беләм. Үлүем шушыдыр дип күземне йомдым һәм шул мәлне кемдер авырттырып чәчемә ябышты. Әллә су анасы инде?! Су төбенә алып төшеп китә инде хәзер ул мине! Ләкин минем каршылык күрсәтерлек түгел, авыз ачып сүз әйтерлек тә хәлем юк. Су анасы мине нишләткәндер, белмим, ниндидер караңгылыкка очтым… Күземне ачканда чирәмдә ята идем. Янымда бер абый утыра. «Су анасы кайда, син су абыйсымы?» дип сорыйм моңардан. Бу абый: «Исән, исән», – диеп көлә-көлә, мине кочаклап алды. Кулын сузып исемемне сорады, үзенекен әйтте. Таныштык – балыкчы икән, мине ул коткарган. Тик шунысына гына ачу килде: чәчемнән тартып чыгарган бит, алай иткәч авырттырганын белми микәнни?.. Әни мине башта орышты, аннары кочаклап елап та алды. Ул елагач, миңа бик читен булды <…>


Башыннан укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=27803
  2. http://kazanutlary.ru/?p=28076

Фото: vk.com