Гамьле әңгәмә

13.01.2018 1 (гыйнвар), 2018

Кайда да йөрәктә


Кентау шәһәрендәге «Татар-Башкорт» милли оешмасының җитәкчесе Фәрит ӘЮПОВ белән Илфак ИБРАҺИМОВ әңгәмәсе

Шемкент, Төркестан, Кентау – Казакъстанның көньягындагы чик буе шәһәрләре. Бүгенге көндә бу төбәк дөньяга өр-яңа салынган Ефәк юлы белән танылса, төрки телле халыклар өчен ул – бөек Әхмәт Хуҗа Ясәвинең ватаны, йөзләрчә еллар дан-шөһрәт тоткан Төркестан дәүләте буларак билгеле…
Сентябрь аенда Төркестан каласында төрки телле әдәби журналлар баш мөхәррирләренең чираттагы VIII конгрессы үткәрелде. Әлеге халыкара форумның программасы бик тыгыз булуга карамастан, без биредә яшәүче милләттәшләребезне дә барлап, аларның хәлләре белән танышырга теләдек. Дүрт көнлек чаралардан соң, ШемкентАстана-Мәскәү-Казан маршруты белән 22 сәгатьлек озын сәфәребезгә чыгарга 7 сәгать вакыт калып барганда, телефоннан биредәге «Татар-Башкорт» милли оешмасының Кентау шәһәрендәге җитәкчесе Фәрит ӘЮПОВ белән сөйләшә алдык. Бер сәгать дигәндә, ул Төркестанга, без урнашкан кунакханәгә килеп тә җитте. Безнең – Ләбиб Лерон, Фидаил Мәҗитов һәм мин фәкыйрегезнең язучылар икәнне белгәч, шунда ук телефоннан Кентауга шалтыратып: «Казаннан килгән язучылар белән очрашабыз. Бер сәгатьтән җыелып көтеп торыгыз», – дип эндәште. Юлга җыенуыбызны күреп, бер минутка да соңартмыйм дип, машинасына утыртып,утыз чакрымдагы Кентауга алып та китте. Кентауга кадәрге ярты сәгатьлек юлыбыз, мул табын артында 2-3 сәгать аралашып, җырлашып утыруыбыз, кабаттан Төркестанга кайтып, Шемкент аэропортына кадәрге юлыбыз, Кытай чигендә яшәүче өч меңнән артык милләттәшебезнең тормыш-яшәешен шактый якыннан аңларга, аларны Татарстан, татар дөньясы, милли әдәбиятыбыз, мәдәниятебез белән таныштырырга мөмкинлек бирде.
Танышу, очрашу, аралашу мизгелләрен, Фәрит әфәндегә юл буенча биргән сорауларыбыз, аның җаваплары белән хәтердә яңартып, сезгә дә җиткерергә булдык.

– Фәрит әфәнде, Сезнең телефоныгызны Казакъстандагы милли-мәдәни мохтәрият җитәкчесе Тәүфыйк Кәримовтан алдык. Ул – үзе дә язучы кеше… Татарча укымаса да, татар телендә бик камил сөйләшә. Сезнең дә әдәби телебездә аралашуыгыз бик күркәм. Ана телебезне ничек шул дәрәҗәдә өйрәнә алдыгыз? Безнең белән очрашуга килгән абый-апалар да үз ана телләрендә иркен аралашты. Алар бик зыялы күренде. Шул хакта сөйләгез әле?

– Әтием – Башкортстанның Гафури, әнием – Бишбүләк районыннан. Икесе дә – татар. Сугыштан соң Казакъстанга күченеп китәләр. Аларга әнинең ике апасы һәм энесе дә иярә. Өчесе дә шушында төпләнеп гаилә кора. Татар гаиләләре. Хатыным Галия дә – үзебезнең милләт кызы. Төркестаннан. Без – туганнар, бер-беребез белән фәкать татар телендә генә сөйләшәбез, милли гореф-гадәтләребезне саклыйбыз. Балалар да татарча аралаша. Гомумән, бездәге татарлар туган телебезне, мәдәниятебезне сакларга тырыша.

– Кентау – меңьеллык тарихы булган Ташкент, Төркестан калалары янында бик яшь шәһәр. Аның төзелүе биредә бакыр, кургаш ятмалары табылу, хәрби заводлар төзелүгә бәйлеме? Сез сөйләгәнчә, Бөек Ватан сугышында безнең армия өчен һәр тугыз патронның берсе монда эшләнгән бит… Биредәге милләттәшләрнең тамырлары кайдан? Бүгенге милләттәшләребезнең тормышы, яшәеше ничек? Эшлеме, ашлымы алар? Гаилә йолалары, миллилек ничек саклана?

– Әйе, Бөек Ватан сугышында атылган һәр тугыз пуляның берсе бездәге Ачисай полиметалл комбинатында эшләнгән. Предприятие эшчеләре арасында татарлар да күп. Элгәрләребезнең тамырлары Татарстаннан, Башкортстаннан, Оренбург өлкәсеннән һәм Россиянең башка төбәкләреннән. Соңгы чорда милләттәшләребезнең тарихи ватанга күченеп китүләре күзәтелә. Ата-бабаларыбызның туган җире тарта, күрәсең. Эшләгән кешегә эше дә, ашы да бар анысы. Телебезне, милли традицияләрне сакларга, берберебез белән аралашып, бердәм булып яшәргә татар-башкорт этно-мәдәни үзәге ярдәм итә. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә без бергә. Хәл итәсе мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәбез, җырлыйбыз, биибез, күңел ачабыз. Ел саен Сабантуй үткәрәбез, күркәм традицияләребезне яшьләр арасында пропагандалыйбыз. Форсаттан файдаланып, шушы үзәкнең җитәкчесе буларак, миңа һәрдаим ярдәм итеп торган татарларга һәм башкортларга ихластан рәхмәт әйтәм!

– Үзегезнең тамырларыгыз Башкортстанның Авыргазы-Толбазы якларыннан икән – Галимҗан Ибраһимов төбәгеннән. Томскида укыгансыз, югары белемле энергетик… Танылган спорт мастеры… Каратэ көрәше буенча Казакъстандагы җәмгыятьнең президенты… Кентауда бу спорт төре буенча мәктәп җитәкчесе… Сезнең шәкертләрегез халыкара ярышларда җиңү яулый… Күп милләтләр белән очрашасыз… Милләтпәрвәр булуыгыз нидән килә? Бу сыйфатларны яшьләрдә ничек тәрбияләргә икән? Сезнең мәктәптә яшь милләттәшләребез дә бардыр, шәт?

– Мин – Октябрь революциясе һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнарына ия булган Киров исемендәге Томск политехник университетын тәмамлап, инженер-электрик булдым һәм тугыз ел эшләдем. Физкультура һәм спорт өлкәсендә дә югары белем алдым. Бүген – Балалар югары спорт мәктәбе директоры, Казакъстан Каратэ-до Шотокан милли федерациясе директоры, Казакъстан Республикасының мактаулы спорт хезмәткәре, спорт остасы, кара билбау иясе. Шәкертләрем арасында дөнья чемпионнары да, дөнья беренчелегенә үткәрелгән ярышларда призлы урыннарны алучылар да бар. Татар егетләренең көчле, гаярь, кыю булып үсүен телим. Милләтпәрвәрлегем халкымны яратудан, тарихи шәхесләребезнең, әби-бабаларыбызның истәлегенә хөрмәт белән караудандыр.

– Инде ишеткәнебезчә, Сезнең оешма мәдәни-агарту чараларына күбрәк игътибар бирә. Фольклор-җыр ансамбле дә оештыргансыз… Шәһәркүләм чараларда катнашкансыз икән. Балаларыбызны ана телендә укыту ничегрәк тора? Әлбәттә, махсус мәктәпләр, ана телендә укыту сәгатьләре турында сүз алып барып булмыйдыр. Әллә, бик тырышканда, анысына ирешү дә мөмкинме? Әйтик, мәчетләр каршындагы заман мәдрәсәләрендә?..

– Кентауда 2000 елдан татар-башкорт этно-мәдәни үзәге эшләп килә. Татар телендә нәшер ителгән байтак китап, журналлар, аудио-видео материаллар тупладык. Аларны һәркем файдалана ала. Мәктәпләрдә – казакъ һәм рус, мәдрәсәләрдә казакъ, гарәп телләре өйрәтелә.

– Төркестан – төрки халыкларның рухи башкаласы. Бу Казакъстанның Илбашы Нурсолтан Назарбаев тарафыннан шулай билгеләнгән. Шәһәрдәге Әхмәт Хуҗа университетында очрашу вакытында, биредә татар яшьләре дә белем ала, дип ишеттем. Сез алар белән элемтәдәме? Сезнең милли оешма яшьләрне Казанга, Татарстандагы уку йортларына укырга җибәрүдә катнашамы? Әйтик, бездә Кытай, Кыргызстан, Төркиядән укучылар бар…

– Төркестандагы югары уку йортларында Татарстаннан һәм Башкортстаннан килгән студентларны да очратырга мөмкин. Аларның күбесе табиб булырга укый. Күптән түгел Кентауга концерт белән Татарстаннан җырчы Флүрә Талипова килгән иде. Аның да улы Төркестанда, университетта белем ала икән. Без Флүрә ханымга аның улы аша чыктык. Ватандашларыбызны Татарстан вузларында укытуны күздә тоткан махсус программа бар. Кызларым Динара белән Эльмира шушы программа ярдәмендә Идел буе (Казан) федераль университетында белем алдылар. Хәзер Казанда яшиләр һәм эшлиләр.

– Казан – Россиянең спорт башкаласы да. Сезнең спорт мәктәбенең Казакъстанда абруе бик зур. Татарстандагы спорт мәктәпләре белән аралашу, хезмәттәшлек итү турында уйлаганыгыз юкмы? Әйтик, милли спорт төрләре, көнчыгыш спорт төрләре, билбау көрәше һ.б., һ.б.

– Татарстан, шул исәптән, Казан Россиядә спорт өлкәсендә лидерлардан санала. Сездә дөньякүләм ярышларның үткәрелүен беләбез. 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты Казанда да узачак. Болар Казанның бөтен Җир шарына танылуы түгелмени?! Хәлбуки, без дә Казандагы спорт мәктәпләре белән бик теләп хезмәттәшлек итәр идек. Кем белә, бәлки, журналыгызда басылып чыгачак шушы әңгәмә безгә юл ачар…

– Кабаттан Сезнең шәхси тормышыгызга кайтыйк әле. Сезгә – 57 яшь. Иң күбе – 43-45 яшь бирерлек… Мондый саулык, әлбәттә, дөрес яшәү үрнәге алып барудандыр… Глобаль дөньяның тискәре «казанышлары», ни әйтсәң дә, милләтеңә карап тормый. Сез – дөнья күргән, күпне белүче шәхес… Милләтебезгә хас кайсы күркәм сыйфатларны күз карасыдай сакларга кирәк? Нинди сыйфатлардан арыну лазем безгә? Киләчәктә милләтебезнең кешелек дөньясындагы билгеле яклары, билгеле урыны булырмы? Милләттәшләргә, Татарстанда яшәүчеләргә нинди яңа ел теләкләре җиткерәсез?

– Иң мөһиме – намус кушканча яшәргә, сәламәтлегеңне кайгыртып торырга. Көнчелек, комсызлык, саранлык кебек тискәре сыйфатлардан арынырга. Татар халкының кешелек дөньясында үз урыны бар һәм булачак. Үткәнебез гасырларны колачлый. Дөнья тарихында биниһая зур мәдәни мирасы булган халык без. Яңа елда милләттәшләремә саулык, иминлек, сәгадәтле гомер, барлык теләкләрнең тормышка ашуын, Татарстаныбызның чәчәк атуын телим!

Әңгәмәдәш – Илфак ИБРАҺИМОВ.


фото «Казан утлары» архивыннан