Әдәби тәнкыйть

27.12.2017 №11(ноябрь),2016

Сикәлтәле юл кешесе


Рәфкать Кәрами әсәрләрен гади, гадәти тел белән яза. Вакыйгаларны да үзара «үреп китү» белән мавыкмый. Мондый стиль, асылда, журналистикага хас. Татар әдәбиятында Г.Ахунов шулай язды, В.Нуруллин шул эздән бара. Андый язу рәвешен галимнәр, М.В.Ломоносов (1711-1765) тәкъдим иткән бүленешкә нигезләнеп, «урта стиль» дип атыйлар.
Театрлар өчен язылган күпчелек әсәрләр, тарихи язмалар, элегия-мәрсияләр, сатира – болар барчасы да урта стильгә карыйлар, аның кысаларында язылалар. Ә менә комедияләр, җырлар, эпиграммалар, гадәти вакыйгаларны тасвирлаулар – «түбән стиль«гә карый. Ягъни, боларда уен-көлке, турыдан-туры язу таләп ителә. «Югары стиль«гә килгәндә, ул героик поэмалар, мәдхияләргә хас. «Югары стиль» нечкә зәвыкка корыла, тел – сурәтле, җентекләп «үрелгән», бизәкләргә «төрелгән», катлаулы. Әмма безнең татар әдәбиятында соңгы елларда стиль чуарланып китте. Моны замана шулай таләп итә. Сәяхәтнамәләрне дә, юморескаларны да «югары стиль«дә язучылар табылды. Бу хәл, баштарак, укучыны гаҗәпкә калдырды, сокланучылар да табылды, әмма зәвык ияләрендә «күңел кайтаргыч» тойгылар да уятты. Менә шушы соңгысы, көннән-көнгә арта барып, стиль буталышларын, ягъни жанрына мәслихәт стильнең сайланмавын төшенүгә этәрде.

Р.Кәрамине бу яктан, ягъни, стиль сайлый белмәүдә һич кенә тәнкыйтьли алмыйбыз. Ул – хаклы, ышанычлы юлдан бара. «Олы юл да сикәлтәле» трилогиясенә стильне дөрес сайлап алган. Моның әһәмияте тагын да шунда: һәр дәвер, заман үзгәреше, әгәр дә ул чын мәгънәсендә «үзгәреш» икән, яңа, үз чорына хас стиль таләп итә. «Һәр дәвернең үз җыры» дигән кебек, теле дә, стиле дә – үзенеке!

Стиль ул – әдәбиятта тел бизәкләре генә түгел, бәлки вакыйгаларны, геройларны, күренешләрне, детальләрне тасвирлау рәвеше дә.

Һәм менә без – социализм принципларыннан аерылып җитмәгән, үзгәрергә өлгермәгән хәлебездә, бүгенге көнгә кереп китә алмыйча гаҗизләнгән буын белән янәшә көн күрәбез. Алар безгә үз әсәрләрен тәкъдим итә. Мәсәлән, Камил Кәримов – «ироник реализм» кысаларында «үз тормыш тәҗрибәләрен» сурәтли, Тәлгат Галиуллин «драматизация» алымын куллана, башкалар да шул юлларга тартылып карый. Р.Кәрами дә «Олы юл да сикәлтәле» трилогиясендә узган гасырның 60-70 нче елларына «кайта», әмма аның сурәтләү манерасы, иҗат стиле – бөтенләй башка.

Трилогиянең төп герое – Габделнур Гаделҗанов. Калку буйлы, күркәм, акыллы, булдыклы кеше. Әмма аңардан кайвакыт астыртынлык, хәтта усаллык та аңкый. Үч алырга да мөмкин. Беркатлылардан түгел. Автор аның бу тискәре сыйфатларын яшереп бирүе белән дә укучыны мавыктыра. Титаник, бөек шәхес буларак күзаллана барган Габделнурның ахырда «контора күсесе«нә әверелеп калуы менә шушы эчке үзенчәлекләренә бәйле.

Ундүрт яшьтә авылдан чыгып киткән яшүсмер буларак күзалланган Габделнур, әсәрдә сурәтләнелгәнчә, шактый олы, гыйбрәтле тормыш юлы уза. Әүвәл техникумда белем ала, баянда уйнарга өйрәнә. Аның шәхес буларак формалашуында менә шушы Алабуга мәдәният техникумы зур роль уйный да инде. Андый уку йортлары, ягъни кешедән шәхес тәрбияләүгә бар көчен куйган, аның таланты ачылу юлларын барлаган белем учакларының кадерен җәмгыятьтә белеп кенә бетермиләр! Габделнур үзеннән баянчы ясауларын, җырга-моңга мәхәббәтнең көчен тоярлык дәрәҗәгә җитүен шушы техникум белән бәйли, әсәрнең башыннан ахырынача автор бу хакта искәртеп бара. Олы тормыш юлының мәдәният дөньясына бәйле башланып китүе аңарда шәхес сыйфатларын уята, ул үзенең җәмгыятьтә урынын дөрес тоемлый башлый. Дөрес, мәдәният дөньясында Габделнур тыныч яши алмаячак, аңа дәрәҗәле дә, мактаулы да, акчалы да эш кирәк. Ә ул чорда мондый кешеләр – гадәттә, эшче сыйныфыннан. Габделнур да моңа тиз төшенеп өлгерә. Хәер, акыл бирүчеләре дә, юл күрсәтүчеләре дә бар! Алар – аның бәхетенә! Трилогиянең беренче китабында менә шул бәхет стихиясендә күңел канатларын киң ачып җәйрәгән Габделнур солдатка алына, матрос булып хезмәт итә. Әмма янгын сүндерүче матрос кына булуы күңелен кимсетә. Моның өчен хәсрәт чигүләре – болар әсәрдә психологик планда матур ачылган. Габделнурның егетлек күрсәтәсе килә. Аның мәдәнияткә хезмәт итү юлын сайламавы, тормышын үзгәртеп җибәрүе дә шуңарга бәйле. Ул, эшчеләр арасына китеп, «черек интеллигенция» вәкиле булудан котыла, бәхетен социалистик җәмгыятьнең авангард сыйныфы вәкиле булуда таба. Әмма, югары белем алу мәсьәләсендә, университетның нигәдер тарих бүлеген сайлый. Тагын да шул «черек интеллигент» хәленә кайтырга җыена түгелме соң? Армия хезмәтендә чагында партиягә кергән егет, әгәр дә тарих бүлеген дә бетерсә, әлбәттә, кимендә партком җитәкчеләреннән берсе булырга тиеш иде. Моңа комачаулаучылар да юк кебек. Йөргән кызлары да кемнәр бит әле: чибәрләрдән-чибәрләр, назлыларданназлылар! Азлармы ул чорда шуларның иркә кочагында гөл булып күтәрелеп үсеп чыкмады да илнең күген каплап торырлык мәһабәт имәнгә әверелмәде? «Олы юл да сикәлтәле«дә алар матур яктыртыла. Хәер, ул юл да тибрәтеп, йоклатып кына алып бармый, сикерткәләп тә куя, төшереп тә калдыргалый. Ныклап тотынуың мәслихәт! Габделнур да уйсыз-аңсыз егет түгел. Дөрес, ул кемнәргә тотынырга, үзен кайсы яктан күрсәтергә кирәклеген белә. Егет изге идеал өчен үзен корбан итә белә. Моны «корбан ителү» дип атау уңышлы түгел, анысы. Чөнки автор ул хакта сүз дә кузгатмый сыман. Әмма мондый адымга герой табигый рәвештә, әсәр вакыйгалары эчендә үзеннән-үзе бара. Хәер, башкача була да алмый. Әсәр тукымасында ул сурәтләр соралып тора. Тормышның үзен тасвирлаганда, автордан фәлсәфә кору таләп тә ителми. Болай да аңлашыла. Бөек максатлар шәхесләрне вак-эре дәрәҗәләргә корбан булудан саклый. Габделнурның да бөтен сыйфатлары шундый шәхес икәнлеге хакында сөйли. Әмма бөек максаты нидән гыйбарәт соң? Монысын бер-ике урында укучыга аңлатып китәргә дә мөмкин иде. Хәтта кирәк иде! Сурәтне ул тагын да конкретлаштырыр иде. Ә менә Габделнурның бәхетле гаилә корырга теләве моны аклый түгелме соң? Бик тартып-сузып кына. Санаулы хезмәт хакына риза булып, бөек эшләр башкарган артистларны, җырчыларны, галимнәрне, язучыларны азмы беләбез? Габделнур, бу яктан, ягъни иҗтимагый эш ягыннан, дивар газетасы чыгаручы буларак кына сурәтләнеп, укучы каршында әллә ни отмый. Аңлашыла ки, егеткә эшче булу тормышын көйләп җибәрү өчен генә кирәк. Тиздән ул бөек максатына хезмәт итүгә күчүе белән укучыда шәхесенә карата соклану хисләрен көчәйтергә тиеш иде.

Болай гына булса, барысы да китапча килеп чыгар иде. Бездә ул тема инде шактый эшләнелгән. Р.Кәрами – акыллы, эзләнүчән, талантлы язучы. Ул безгә тормышта шәхеснең һәртөрле үзгәрешләргә, аяк чалуларга, түбәнсетүләргә әзер булырга тиешлеген күрсәтә. Әдәбият фәнендә «тәнкыйди реализм» исеме белән йөртелгән «җитди реализм» алымнарын яңадан тергезеп, аларга заманча юнәлеш бирә <…>


Мәкаләне тулаем «Казан утлары» журналының 11 нче (ноябрь, 2016) санында укырга мөмкин.

фото: «Казан утлары» архивыннан