Шигърият

27.12.2017

Шигърияткә бирдем гомеремне (робагыйлар)


Кое кануны

Чүлдә – үлән, коеда су типте –
Гәрчә Кояш дөрләп янса да…
Китте халык, сулды-кипте кое,
Су калмады анда тамчы да!

Су алмасаң – чишмә кибә…

Без бит гасыр тирәнлекләреннән
Күтәрелгән нәсел ләбаса!
Корып-кибеп юкка чыга чишмә,
Үз ишләрен әгәр тапмаса…

Сөю җәмгыятен төзербез!

«Җир – Мәхәббәт планетасы…»
Антуан де Сент-Экзюпери

Мәхәббәттән кача алмабыздыр,
Матурлыкка һәрчак әзер без.
Планеталар бергә туганлашкач,
Сөю җәмгыятен төзербез!

Минем корал

Минем шигырь – дүрт көпшәле мылтык.
Оста ата беләм – мәргән күк…
Көпшәләрдән ләкин ядрә түгел,
Сүз коела энҗе-мәрҗән күк!

Уйла, каләм!

Сүз әйтердән алда уйла, каләм,
Юлчы юлны сайлаган сыман…
Маңгай бөкмик ялган көзгеләргә, –
Каләмчеләр исә – каһарман.

Шигырьләрем – кошларым

Дала сыман ачык шигырьләрем,
Белми дала аран-бикләрне.
Шигырьләрем – азат кошлар сыман, –
Канатлылар белми чикләрне.

Кем кулында дөнья?

…Күпләр күтәрелгән таҗ-тәхеткә
Һәм уйлаган: зирәк – ул гына…
Лира һәрчак читтә… Тәхетләрне
Тапшырыйк без Шагыйрь кулына!


Калган робагыйларны «Казан утлары» журналының 12 нче (декабрь, 2017) санында укыгыз.

 фото: pixabay.com