Яңа исемнәр

12.12.2017 12 (декабрь), 2017

Язмыш кайтавазы


plachushhaya-devushka-kak-sdelat-animaciyu-iloveimg-cropped-iloveimg-cropped

Бәян

1

Кышкы юлдан машина белән җилдерүләр рәхәт тә соң! Бульдозерлар, яңа яуган кар өемнәрен як-якка эттереп, олы юлны бик яхшылап ачканнар. Машина алга җилдерә, ике яклап ак бөркәнчек япкан агачлар, авыр башларын бер якка салып, арттан иярергә тырышкандай итеп озатып калалар. Кар өстендә берберсен куышып кояш нурлары шаяра. Күңелдә нигәдер рәхәт тантана. Радиодан салмак кына көй яңгырый. Юл иркен, машиналар да әллә ни күп түгел.

Әмма бу шатлык озакка бармады.

Авыл каршына килеп җитү белән, Сания «шып» итеп тукталды, машинасыннан төште. Әнә, ул барып керәсе авыл аяк астында җәйрәп ята. Йорт түбәләре һәм морҗалар ак бүрек кигән. Якындагы зират рәшәткәләре өстенә дә толып якасыдай булып калын кар яткан. Болары – сагындырган матур күренешләр. Тик менә авыл урамына машина белән ничекләр итеп керәсе икән? Үтеп-сүтеп йөрүчеләр эзеннән ясалган «кәҗә сукмагы» гына чекерәеп күзгә бәрелеп тора.

Саниянең бу авылга йомышы бар. Кире борылып китү турында уйлыйсы да юк. Шуңа күрә ул үзенең машинасын юл читенә куеп калдырды да «кәҗә сукмагы»ннан атлап китте.

Кайда икән соң бу авыл советы дигәннәре? Элек мәдәният йортында иде ул. Инде югары очтагы мәдәният йортыннан хәрабәләр генә утырып калган. Анда авыл советы да, почта да, колхоз идарәсе дә, хәтта саклык кассасы да – бөтенесе бергә тупланган иде бит. Бу җирләрдән ниндидер дәһшәтле сугыш узып киткән диярсең, бар да җиргә иңгән. Кайчандыр гөрләп торган авыл үзе дә ничектер тынып, моңсуланып калган. Ап-ак кар юрганы астына чумып, әйтерсең, ул татлы йокыда.

Авыл гына түгел, монда яшәүчеләр дә йоклый бугай, урамда хәтта адашып йөргән этләр дә күренми. Сания чарасызлыктан як-ягына борылып карады, олы юлдан шулкадәр изаланып кереп тә авыл советын таба алмый китсенмени инде?!

Шулчакны ул авылның икенче очында кар көртен көчкә ерып килүче олы яшьтәге бер апаны күрде. Аның килеп җитүен көтеп торса, шактый озак вакыт узасын уйлап, аңа таба атлады.

– Исәнмесез, авыл советының кайдалыгын әйтә алмассызмы икән?

Хатын, чит кешене танырга тырышып, сагышлы караш белән аңа төбәлде һәм: «Кем буласың, сеңлем, нигә кирәк ул сиңа?» – дигән урынсызрак соравын әйтеп ташлады. Ә аннары үз соравыннан үзе үк уңайсызланып: «Мәктәптә утыра алар хәзер, әнә тегендә…» – дип, аскы урам ягына төртеп күрсәтте. Сания рәхмәт әйтергә дип авызын ачарга да өлгермәде, күптән берәр кеше белән сөйләшергә сусаган бу апа үзенекен тезеп тә китте:

– И-ии… кызым, ничекләр итеп кердең соң син безнең авылга, җәяү кердеңме? Быел персидәтел бигрәкләр азды, клуб буеннан олы юлга кадәр генә ачтырта да, вәссәлам, урамнарны эттертми. Үз машинасы «виздихут» булгач, безнең кебекләргә әйләнеп тә карамый. Балалар да шуңа юньләп кайта алмый, кайткан саен интегәләр… Алар кайттымы, тәмам хафага төшәм, ничек кайтып керерләр, аннары ничек чыгып китәрләр дип йокысыз калам. Җәен дә шул хәл инде, балакаем, яңгыр яуса – батып яталар. Бетте авыл. Яшьләр юк, безнең ишеләр дә елдан-ел сирәгәя. Нинди бай колхоз иде бит заманында, барын да талап, юкка чыгарып бетерделәр, имансызлар. Без эшләгәндә, сыер фермасы дүртәү, сарыкныкы икәү иде. Атларны әйткән дә юк. Ничәмә машина, күпме трактор тезелеп торды. Кайда алар хәзер? Үзләре череп баеп беттеләр әнә, – дия-дия, урам башындагы ике катлы хансарайга ишарәләде… – Уллары да, кызлары да кыйбатлы машиналарда йөри, фермадагы соңгы таналарны быел көзен төяп алып чыгып киткәч, колхоз бетте. Бар эшкә яраклысы әнә шул алпавытка ялланып эшли. Кеше байлыгын күпсенә дип уйлый күрмә, кызым, авылны бетерүләренә генә эчем поша минем, – дип, күз яшьләрен җиңе белән сөртеп куйды.

– Алай ук булмас әле, Алла теләсә, – дип, Сания аны юатырга теләсә дә, гомер юлында күпне күреп, шактый вакыйгаларның шаһиты булган бу апа һаман үзенекен сукалады:

– Булмаган кая, ул бит үз хезмәте белән мал табып җәфаланмый, авылның бар булганын сатып рәхәт күрә. Амбарга кадәр сүтеп озатты. Монда яшәүчеләргә рәхәт дисеңме? Үзенә каршы чыккан һәркемне сугып ега, авылдан куа. Үзсүзлеләр читкә эшкә йөри, ә юашлар, барыр җире булмаганнар – моның колы. Җир кишәрлекләре бүлеп биргән булдылар. Элек ичмаса печәнен, икмәген, балын бирәләр иде. Хәзер алырсың шайтаннан иман! Авылны шушының кебек адәмнәр кулына тапшырып, хөкүмәт ни уйлыйдыр, белмим… Басуларда алабута белән шайтан таягы үсә. Ферма, амбарларны утынга сүтеп ташып бетерделәр. Җәен авылда казлар коенырга буа буучы да юк бит хәзер. Күперләр череп беткән. Зиратка ел саен су керә. Авыл советы да берни эшләми. Менә шундый хәлләр, кызым. Мин газеталар алдырам, телевизор карыйм. Кечкенә генә авылларга тау ярып, асфальт җәйгәнен күрсәттеләр әнә, безгә ике чакрым да кертә алмыйлар. Ходай гына сакласын инде, каты авырып китсәң, ашыгыч ярдәм дә керә алмый безгә. Авылда табиб та юк, кибет тә ябылырга тора… Менә кибеткә барышым иде әле, хәзер халык шунда гына очрашып бер-берсенең хәлләрен белешә. Күршегә күрше керү дә бетте. Бушка ярты кашык тоз да бирмиләр, олыларга ярдәм итү дигән нәрсә бөтенләй юк инде ул. Безнең балалар үскәндә, атна саен олыларга «тимурчылык»ка йөриләр иде ичмасам, су алып кайтырга, утын ватарга ярап куялар иде. Хәзерге балалар менә шушы тар сукмакта каршы очрасалар, сине шунда көрткә төртеп калдыра бит…

Сания әлеге апаның озын-озаклап зарлануларын, туйганчы эчен бушатуын көтеп тора алмавын аңлап, як-ягына каранды да, рәхмәт әйтеп, тын гына аңардан аерылып китәргә ниятләде. Апа кеше шуны сизеп бугай:

– Ии-и, кызым, кичер инде башыңны юк-бар белән чуалтканга, әнә теге сукмактан аска таба төш, яме, – дип ишарәләде. Сания уңайсызланып булса да мәктәп юлына борылды, кичкә кадәр шәһәргә кайтып җитәсе дә бар бит әле аның.

Әйе, бу авылны танырлык түгел, шушы урамнардан гөрләп мәктәпкә ашыккан сабыйлар, ашыга-кабалана эшкә барган халык кая китеп югалган? Балачакта Санияләр үз авылларыннан тракторның зур бер чанасына төялеп мәктәпкә киләләр иде. Алардан гына күпме бала, шуның өстенә тагын күрше авыллардан килеп укучылар бар. Бер сыйныфта егерме-утыз бала иде. Ничә тапкыр шушы тыкрыктан чана белән ауган очраклары да булды аларның. Шул хәлләр исенә төшеп, Сания үзалдына елмаеп куйды.

Бервакыт шулай тракторчы Самат абыйлары борылыштан кискен борылды һәм чанадагылар юл буендагы кар өстенә борчактай сибелде. Чана кырыена ябышып, хезмәт укытучысы Илдус абый гына калган иде. Ничек шундый да зур корсаклы абый тотынып калырга өлгергәндер, Ходай белсен. Җепшек карга битләре белән килеп төшкән балалар һәм укытучылар чыр-чу килә. Кемдер берәүнең башына баскан, кемдер олы гәүдәле Фәрдәния астында калган, ә инде каладан практика үтәргә кайткан укытучы Рузалия апаның куян бүреге кар астында ук күмелеп калган. Шулай аунап-әүмәкләшеп алганнан соң, яңадан чанага төялделәр. Юлның-юл буе гел шул хакта сөйләшеп кайтты алар ул көнне. Их, балачак хатирәләре, бигрәкләр дә татлы шул алар! Күңелнең иң нечкә кыллары тибрәнеп куя. Хәзерге балаларның искә алып сөйләрлек мизгелләре бар микән? Аларның вакыты күбрәк телевизор, компьютер каршында үтә, рәхәтләнеп урамнарда, болыннарда чабып уйнаганнары да юк. Дуслаша да белмиләр. Киеменә, әти-әнисенең кем булуына карап кына аралашалар. Элек бар да тигез, балалар инкубатор чебиләре сыман бер «кием»нән иде. Хәтта хәллерәкләр дә балаларын аздырмады. Авылда берәрсенә матур кием алсалар, икенчесе дә шәһәрдән шундыйны алып кайттыра. Ул заманнарда баштарак әйбере, ахырдан акчасы булмады. Үсмер чагында әнисе ваучерга сатып алган бер яшел кофтасын бик яратып киюен әле дә яхшы хәтерли Сания. Башкаларда юк иде ул, шуңа да кадерләп, саклап киде. Менә шул кофта уен вакытында кадакка эләгеп ертылган иде. Сания аны кайткач тексә дә, ул беренче матурлыгын югалтты. Әнисе, кызының борчылуын сизеп, Казанга баргач, яңасын алып кайтачагына өметләндергән иде. Тик ни генә алып кайтсалар да, анысы кебек килешеп торганы очрамады бугай.

Мәктәп елларының татлы хатирәләренә бирелеп, авыл советына – элеккеге мәктәп бинасына килеп җиткәнен дә сизми калды Сания. Шул ук яшел ишек, шул ук сары идән такталары… тик коридорны тутырып шау-гөр килеп торган бала-чагалар гына юк, ниндидер шомлы тынлык.

Шулчак Саниягә кемдер исеме белән эндәшкән кебек булды, ул ирексездән коридорның аргы башына борылып карады. Чү, ни бу? Күзенә күренә бугай – сыйныфташы Камил басып тора түгелме соң анда? Әйе, элеккечә йомшак тавышы белән ул эндәшә икән:

– Нишләп йөрисең, Сания? Кайчан кайттың? Сине күрмәгәнгә…

– Әйе шул, күпме гомер үткән, – диде Сания үзен нәрсәгәдер гаепле сизеп.

Шушы киеренкелекне өзү өчендер, күрәсең, Камил үзенә генә хас елмаю белән:

– Күпме сулар аккан, сабакташ… – диде дә җиңелчә генә Саниянең иңбашына кагылып алды. Инде кырык яшенә якынлашкан Саниянең бөтен тәне ниндидер рәхәтлек тоеп чемердәп китте. Күптән бу ләззәтле дулкынны тоймаган икән ич Сания. Классташы Камил аны әнә шул дулкыннарда тирбәтә түгелме? Кайчандыр үсмер чакта кичергән татлы сөю хисе әле дә исән микәнни? Хатынның йөрәге ничектер ярсып җилкенеп куйды. Камил әллә ни үзгәрмәгән үзе, шул ук уйнап торган зәңгәр күз, кайчандыр аны яшертен генә үпкән тулы-назлы иреннәр, иркәләп кочкан киң җилкәләр. Бары Сания тузгытып шаяртырга яраткан чәчләрен генә чал ала башлаган, алар тәрәзәдән төшкән кояш яктысында көмештәй ялтырап тора…

– Сулар аккан шул… – диде Сания, дулкынлануын сиздермәскә тырышып. – Син үзең монда нишләп йөрисең, Камил?

– Әнинең вафатыннан соң йортны һаман да үз исемемә күчерә алганым юк, менә шул мәшәкать белән йөрим әле. Ә сине монда нинди җилләр ташлады?

– Минем дә синең кебек кәгазь эше белән йөрүем. Хәзер кайда соң син, Камил? Авылдан китәргә мәҗбүр иткәннәр, дип ишеткәнем бар иде барын, бу дөресме?

Бу сорауны ишеткәч, Камилнең нишләптер төсе үзгәреп китте, йөзенә ниндидер кызыллык иңде. Сания үзенең кирәкмәгәнне ычкындырганын аңлап, сүзне икенчегә борырга тырышты:

– Балаларың да зурдыр инде, мәктәптәме һаман? – дип сораган булды.

Камил турында барын да белеп гомер итә иде югыйсә. Хатынының кем булуын да, ничә баласы барлыгын да, ничә яшьләрдә икәнен дә яхшы белә. Күптәнге танышы Зәйнәп барын да аңа сөйләп тора, шул авылныкы булганлыктан, бөтен мәгълүматны кайткан саен Камилнең җиңгәсеннән белешеп килә дә бәйнә-бәйнә Саниягә чәй янында тезеп сала.

– Балалар үсә, без дә олыгаябыз инде, Сания. Малай унбердә укый, кызыбыз алтынчыда, – дип җаваплады Камил.

Шулчакны, алар тавышын ишетептер, мөгаен, элеккеге география кабинетының ишеге ачылып китте һәм аннан яшь кенә бер кыз килеп чыкты:

– Исәнмесез, сез минем янгамы?

– Авыл советы секретаре сез булсагыз, сезнең янгадыр, – диде Сания, аның каршысынарак атлап.

– Узыгыз, кереп утыра торыгыз. Мин хәзер киләм, – дип, кыз коридорның икенче башына таба китте. Сания белән Камил бер-берсенә карашып алдылар да, бүлмә эченә узып, өстәл янындагы урындыкларга кереп утырдылар. Стенада шул ук карталар, хәтта шкаф башында да алар укыган вакытлардан калган глобус басып тора. Камил, глобуска күз ташлап:

– Сания, хәтерлисеңме? – дип, серле ым белән, шкаф башына ишарәләде.

Хәтерләми ни: Сания белән Камил аны ялгыш икесе төшереп ватканнар иде бит. Бервакыт класс бүлмәсен җыештырырга калгач (ул чакта аларның очрашып йөрүен беркем дә белми иде әле), Сания шкаф башындагы әнә шул глобусны сөртергә дип менеп китте. Шаян табигатьле Камил, форсаттан файдаланып, дус кызының урындыгын селкеткән булып кыланды. Менә шулчак глобус кыз кулыннан ычкынып китте дә идәнгә төшеп ярылды! Куркып калудан берберенә караштылар, аннары тиз генә чүмәшеп, икегә аерылып киткән глобусны күтәреп алдылар. Сания тәмам елар дәрәҗәгә җиткән иде. «Борчылма, Сания, хәзер ябыштырабыз аны», – диде Камил, кызны тынычландырып. Егет җитез адымнар белән укытучы өстәле тартмасыннан келәй табып килде һәм алар икәүләп ябыштыру эшенә керештеләр. Кыз егетнең назлы карашын тоеп кыенсынды, шуңа да күзләрен күтәреп карарга да кыймады. Камил глобус турында уйлап та бирми иде шикелле, аңа сөйгәненең җылы сулышын тою, аның озын керфекләренең тибрәнүен карап тору рәхәтлек бирә иде. Менә ул түзмәде, Сания сизмәгәндә генә кызның иреннәренә үрелде… Бу – аларның беренче үбешүләре иде.

…Әлеге хатирәләр исенә төшеп, Сания Камилгә карап янәдән елмаеп куйды. Шулчак бүлмәгә теге чандыр гәүдәле кыз да килеп керде:

– Тыңлыйм сезне… күрше авылдан Бибинур апа кызы бит әле сез? – диде ул, Саниягә күз ташлап.

– Әйе, сезгә шалтыраткан идем, кәгазьләр әзер, дигән идегез…

Кыз өстәлдәге кәгазьләр арасында актарынды да Саниягә, ике урынга кул куярга кушып, белешмә кәгазен кулына тоттырды. Сания, рәхмәт әйтеп, ишектән чыгу юлына кузгалган гына иде, шулчак Камил, ашыгып кына:

– Сания, мине көт әле, яме, – диде.

Озак тормады ул, алар бергәләшеп урамга чыктылар. Әкрен генә буран чыгарга азаплана иде. Камил Саниянең машинасы авыл башында калуын белгәч, үзенеке белән озатып куярга булды. Сания ризалашты, сыйныфташыннан тиз генә аерыласы килми иде аның. Көч-хәл белән авыл башына чыгып җиткәнче бер авыз сүз сөйләшмәсәләр дә, аерылышыр чак җиткәч, бер-берсен уздыра-уздыра сөйләп киттеләр.

– Сания, нигә соң син теге вакытта классташлар очрашуына килмәдең? Аннары бөтенләй әллә кая күченеп киттең дә югалдың, ни телефоның, ни адресың юк… Әлегә кадәр шуны һич аңлый алмыйм… гафу ит, мин сине үпкәләттемме әллә? – дип тезеп салды Камил бер сулышта.

– Камил, син үзең мине гафу ит… Кеше сүзе белән юләрлек эшләдем ул чакта. Башка берәүне сөя, әйтергә генә кыймый, диде бит дустың Алмаз.

– Ә син шуңа ышандыңмы? Ул бит үзе сине сөя иде, менә нәрсә!..

– Соңрак аңладым шул, ул вакытта сиңа үч итеп башкага кияүгә чыгарга ризалык биргән идем. Горурлыгым бәхетемә аяк чалды… Камил, беләсеңме, син әле дә минем йөрәгемнең иң түрендә… Сине уйламаган бер генә көнем дә булмады. Тик байтак гомерләр үткән, икебезнең дә үз тормышы, үз гаиләсе, безнең элеккеге эзләребез инде җир өстеннән югалган, язмышка буйсынмый ни эшли алабыз соң, – дип, Сания читкә, тәрәзәгә таба борылды. Күзләренә тыгылган энҗе яшь бөртекләрен күрсәтәсе килми иде аның.

Камил бу халәтне тоеп, аңа комачауламаска теләп, икенче як тәрәзәгә борылып тын гына утыра бирде. Аның да тамагына төер тыгылган иде. Шул рәвешле тын гына берникадәр вакыт утырдылар. Икесе дә үзенең тирән уйларына бирелгән иде. Ниһаять, тынлыкны Камил бозды:

– Сания, мин сине, ай-хай, озак көттем, Түбән Камага күченеп китте, дигәч, анда барып чыгарга уйлаган идем, военкоматтан повестка килеп төште. Ә хәрби хезмәттән кайткач, синең кияүгә чыгуыңны әйттеләр. Институтка укырга кергәч, мин дә Миләүшә дигән кыз белән таныштым. Яратуым көчле булмаса да өйләндем, әниемә авылда ярдәмче кирәк иде бит.

– Камил, нигә авылга кайткач, кабаттан шәһәргә киттең соң? Авылыбызны алдынгылар рәтенә кертеп, телевизорлардан күрсәтә башлаганнар иде бит. Ә син бер мәлне барын да ташлап китеп бардың… – дип, сүзне икенчегә ялгарга омтылды Сания.

– Ул чагында якыннарымның гомере авыл язмышыннан өстенрәк булды шул…

– Әйе, ул чакта авылда булган хәлләр әле дә башка сыймый, ничә кешенең гомере өзелде. Нигә диген әле? Кемнеңдер баш бирәсе килмәве аркасында бит, – дип, Сания бозлана башлаган тәрәзәгә төбәлеп авыр уйларга чумды.

Камилнең дә хәтерендә ул елларда булган сәер вакыйгалар тезмәсе яңарды…


Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

фото: gylhataj.ru