Хикәя

06.12.2017 12 (декабрь), 2017

Өстемдәге затлы җиләнем…


sor ov

Казаныбыздан көн кичке якка авышканрак мизгелдә чыгып киттем. Аттан төшсәм, арбага эләктем, дигәндәй, ашыгып, кабаланып, кичке бишләргә мин инде Саескан тавында идем. Бүген бит җомга көн, кичке якта кичүдә беркем булмас, дигән идем. Болытлар да куерып тора. Ашыкмаска, кабаланмаска соң, печән өсте җитте бит. Чалгы уйнатырга кул, уч төпләре кычыта торган чак. Ә Карабаш тугаенда мине әле чалгы белән бер тапкыр да кизәнмәгән ун гектар болын көтә. Кичүгә халык кара болыт булып җыйналган. Җитмәсә, Алексеевск ягына ташучы паромнарның да бүген берсе генә пыш-пыш килә. Гадәттә алар бишәү була торган иде. Халык та кичүдә болай җыйналмый иде. Елга порты ниндидер бәйрәм чараларымы, әллә өйрәнү-учениелармы үткәрә, диделәр. Пассажирларны тыз да быз ике якка ташып торучы паромнарның дүртесен шул чараларга алганнар икән. Анысы да аңлашыла.
Болытлар куерып торганда, көн кичке якка сәлам биргәндә, яр кырыена кара болыт булып җыйналган халыкның халәтен күз алдына китерү кемгә дә кыен түгел. Һәркемнең яңгырга кадәр, аяк асты коры чакта өенә кайтып керәсе килә. Халык гасабилана, бер дә юктан кабынып китәргә әзер. Әнә ике исерек бер-берсенең күлмәкләрен ертып якалашалар. Ә бу башта чегәннәр «спектакльләрен» әзерлиләр. Чегән диаспорасы әлеге «спектакльне», чыр-чу, шоу-бизнесны, бик оста корылган режиссура буенча башкарырга җыена бугай. Кайбер ачыгавызларның игътибарларын җәлеп итү максатында. Аларның бу трюклары миңа таныш. Бер тапкыр Казанда авыл хуҗалыгы алдынгыларының республика киңәшмәсендә булдык. Киңәшмәдән соң барыбызны да «Татар ашлары» ресторанына алып бардылар. Ресторанның икенче катында, дүрт-биш өстәлне берләштереп, чегәннәр төркеме туймы, мәҗлесме уздыра. Бер дә галәмәт чыр-чу, шау-шу. Хатын-кызлары, төрле яшьтәге бала-чагалары өстәлләр тирәли тыз да быз чабыша. Ресторанда алай кылану килешми дә. Әмма аларны кисәтүче кеше дә күренми. Чегәннәр исә ашап-эчеп, гитаралар чиртеп, җырлашып утырган җирдән кинәттән генә кызып, талашып киттеләр. Бу баштарак утырган кап-кара чәчле чегән егете, теге очта утырган егетнең йөзенә стакан белән чәй тондырды. Ачы гына сүгенеп куйды. Тегесе шунда ук өстәлгә менеп басты. Гармошка итеп бөкләгән йомшак хром итеге кунычыннан кояш нурларында ялт та йолт ялтырап торган зур гына пычагын тартып алды, йөзенә усал елмаю йөгертте. Пычагын учында шаярып-мазар гына ялт-йолт уйнатамы дип торсак, йөзен үзенә килешле куе кара сакал баскан чегән егетебез, пычагын бөтен залга ялтыратып, аңа чәйле стакан тондырган бәхетсез өстенә китте. Өстәлләр өстеннән. Ә залда утыручылар, сыннары катып, ни була соң инде бу, дип көткән арада, әлеге чегән, өстәлләр өстеннән лап-лоп атлап, стакан тондырган кардәше янына барып та җитте. Менә нинди тамаша. Килеп җитте дә үгез чалырлык пычагын теге бичараның корсагына тыгып та җибәрде. Каны тамып торган коралын, күлмәк итәгенә сөртеп, кире кунычына тыкты.
Зур киңәшмәдән соң гөр килеп гәпләшеп, ашап-эчеп, бал кабып, тәмләп чәй эчеп утырган зал бу тамашадан «аһ» итте. Күбесе йөрәген тотып, тизрәк нитроглицерин кабарга ашыктылар. Теге бичараның, пычак белән һөҗүмне алдан ук көткән төсле, күлмәк эченнән бөркелеп кан чыкты. Китте шау-шу, ах та вах, кычкырыш. Бар дөнья, җир йөзе үзенең бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре, проблемалары белән чәнчелеп китсен шунда! Бар халыкның игътибары боларда, чегәннәрдә генә. Хәтта аскы каттан, раздевалкадан, ресторанга керүчеләрнең кием-салымнарын алып-биреп торучы пенсионер, һаман да акчага туймаган отставкадагы полковник-майор агайлар да бу тамашаны күрми калмаска, төркемнәре белән күтәрелгәннәр. Мондый тамаша, канкоеш, кул чабып сорасаң да дигәндәй, көн саен булып тормый.
– Милиция дәшәргә кирәк! «Ашыгыч ярдәм» машинасы! – дип кычкырдылар.
Чегән егетләре ул чакта бик талантлы режиссура сценариенә корылган «спектакльдә» уйнаганнар, халыкча әйтсәк, күз буганнар. Кул чабып, алкышлыйсы булган үзләрен. Пычак кадаганнан соң гөрләп кан акса да, чегәннәр милиция-мазар килгәнне, протоколлар төзегәнне көтмәделәр. «Канкоеш үзебезнең арада чыкты. Мы сами и разберёмся!» – дигән булып, бер-берсен ашыктырып, тиз генә чыгып сыздылар. Теге пычак кадалган егетнең дә күлмәк эчендә алдан ук канга охшаш сыеклык тутырган шешә булгандыр, мөгаен.
Чегәннәр куйган «спектакль»нең нәтиҗәсе шул: «Татар ашлары»на ашарга кергән ханымнарның бишәве шул мизгелдә кыйммәтле туннарыннан колак какканнар. Унике ир – чәшке бүрекләреннән. Чөнки киемнәрне биреп-алып торучы агайлар да тамашачылар иде бит.
…Саескан тавы ярында халык бүген аеруча күп. Кичүдә дә чегән дуслар чираттагы тамашаларын куярга җыйналганнар иде төсле. Ныклап ызгышып китәргә өлгермәделәр. Югыйсә, халык ата – улны, ана кызны белми мәш килгән чак. Кичү сәхнәсе аларга бер дигән мәйдан иде. Тик ярга, пыш-пыш килеп, соңгы кораб-паром килде. Килде дә, киерелеп, бар көченә гудок бирде:
– Әйдәгез, хөрмәтлеләрем, барыгызны да палубага чакырам. Ашыга төшегез. Әле миннән төшкәч тә байтак кына кайтасыгыз бардыр. Көн кичкә авышып бара! – диюе булгандыр.
Чегәннәргә шул комачаулады, ахры. Халык, унтугызынчы гасырларда французларның Бастилия төрмәсен штурм белән алган кебек, баржага ыргылды.
Шунда, дебаркадерның бер ышыграк читендә, дөньяның асты-өскә килсә дә, исем китә бик, дип, бернигә катнашмый, шаккатмый, мин бу тормышта атаклы художник Крамскойның «Помпейның соңгы көне» картинасындагы хәлләрдән дә хәтәррәк хәлләрне күп күрдем, дигән кыяфәттә, шактый таушалган куе зәңгәр джинсасының ике тезе дә ертык, өстенә ковбойлар кия торган эре шакмаклы бумази күлмәк кигән, күп булса егерме-егерме бер яшьләр тирәсендәге бераз сәер һәм серлерәк төсмерле бер егеткә игътибар иттем. Дөресрәге, күзем төште. Төшмәскә, әлеге егеттән бигрәк, аның янында, саф мәрмәрдән койган сын кебек, соры йонлы, гаҗәп сынлы овчарка утыра. Сын да сын, һәйкәл дә һәйкәл! Искиткеч күренеш. Мин үзем дә әүвәл-әүвәлтеннән, нәни бала чагымнан, эт-маэмай ыруы белән бер нәселдән. Аларның миндә Муйнак, Актүш, Акбай, Сарбай, Дүрткүз исемлеләре дә күп булды. Менә хәзер дә, аларны кайда күрсәм, очратсам да, нинди генә кызганыч шартларда булсалар да, сәлам бирәм, башларыннан сөеп узам, сыйпап, ипиле кулымны сузам.
Әлеге егетнең овчаркасы да прастуйлардан, урам маэмайларыннан гына түгел. Дворяннар кастасыннан булмагае! Беренче бәям – эт егете бик акыллылардан, интеллигент, эрудит затлардан булырга тиеш. Кеше телен, кирәкле командаларны аңлый, су кебек эчә булыр. Үзен-үзе тотышы да аристократларча. Кичүгә җыйналган халык арасында кайсылары аю кебек йонлач, бозау хәтле эре, ә гайреләренең тавык чукырлык та йоннары булмаган, уттай кызу җәй көне дә дер калтырап йөргән, өйдә асрашлы дворняшкалар да күренеп киткәли. Ә бу, мәрмәр сын, аларның ник берсенә борылып карасын. Аристократ!
Дебаркадерның такта идәнендә утыруын гына күр. Позасы – үз кадерен үзе бик белеп, горурланып утыручылардан. Безнең эрага чаклы 287-212 нче елларда яшәгән борынгы грекларның бөек галиме, катлаулы сызымнар өстендә озак баш ватканнан соң, ниһаять, өчпочмакның почмаклары квадратын исәпләп чыгаргач, «Эврика!» дип кычкырып җибәргән. Архимед агайныкы белән бер.
Хуҗа егет белән аның «мәрмәрдән койган сын»ы арасында сүзсез, кырыс әңгәмә бара. Анысын мин күреп сизәм. Алай да ни турында бәхәс тоталар икән алар?
Болар беркая да ашыкмыйлар, ахры. Халык, дебаркадер идәненә җәйгән чат шырпы калын такталарга абына-сөртенә, паромда үзләренә уңайлырак урын ала. Ә болар баскан урыннарында тора бирәләр. Кабалану исләрендә дә юк. Мондый чакта мин берәүгә дә сүз катмый узып китә алмыйм. Якынрак килдем, сүз катарга җыендым. Шунда егетнең артындагы стенада шактый эре хәрефләр белән язылган кәгазь кисәге күреп алдым. «Породистая овчарка Казбек. Три года. Срочно продаётся», – дип укыдым. Әһә-ә! Шуннан әлеге егеткә турыдан-туры сүз каттым. Колумб атлы булып чыкты ул егет. Геолог икән. Гади генә бер геологка мондый зур дәрәҗәле исем күбрәк түгелме, әй? Христофор Колумб – Америка материгын ачучы. Без аңа шуның белән бурычлы. Үзен кыю «диңгез бүресе» дип беләбез. Ярый, ярый, бу исемне син дә горурлык белән йөрт.
– Сколько же просишь, так сказать, за своего учёного пса, то-бишь волкодава? – дидем, тамагымны кырып.
– Вы правы, Казбек наш в самом деле с академическим образованием, очень умная служебная собака. Человеческую речь с полуслова понимает. Очень сложные команды легко выполняет. А на счёт цены… – Егет берара уйланып торды. – Тут ведь не рынок. Торговаться не будешь. Да и некогда, спешу я. Сколько дадите, как говорится, сколько не жаль. Казбек, мой пёс, очень добрый, рассудительный. Общение с ним – одна радость, одно удовольствие.
– Я вижу… – дидем мин.
Безнең үз өебездә дә тугры хезмәте өчен Чекист кушаматы алган Сарбай исемле дворняшкабыз бар. Бик яратабыз үзен. Өебезне дә бик тырышып саклый. Ишегалдыбызга күрше тавыкларын да кертми, аяк та бастырмый. Маэмай түгел, табыш! Әмма үземнең, һич югында, фасон өчен, дус-иш арасында бераз тәкәбберләнү өчен дигәндәй, Бөекбритания лордлары төсле, классик нәселле күркәмрәк маэмай, җитәкләп түгел инде, ияртеп йөрисем килә. Для понта, для фарса, рус интеллигентлары әйтмешли. Ике тез башы ертык джинсалы егет Колумбның бу бурзае миңа бер күз ташлау белән ошады. Маэмай миңа да үз итеп, хәтта ышаныч белән карый төсле. Әллә шулай тоела гынамы?
– За сколько же рублей оцениваешь голубчика, спрашиваешь?
– Да здесь не базар. Дай сто-о… сто пятьдесят! И дело с концом, получай товар!
– Сто пятьдеся-ят! Я не ослышался? – Мине җиңелчә очкылык тотып алды. – Хәзер бит базарда каз канаты да биш йөз тәңкәләр. Чынлап, ялгыш ишетмәдемме? Чәнчә бармагымны тыгып, уң колак тишегемне кашып куйдым. Мондый затлы маэмайлар, мондый овчаркалар! Иң түбән бәядән исәп-хисап йөрткәндә дә, кыш кышлаган тана бәясе, кимендә дүрт-биш мең торалар. Артыграк булмаса әле.
– В чём дело? Бик арзан сорыйсың түгелме? – дидем. Хәтта сәеррәк, шөбһәгә тарта. «Акылыңдамы соң син?» – дип, чүт сорамадым. Килешмәс, дидем.
– Үзем дә бик беләм. Кичүгә инде өченче көн чыгам. Йөз илле сумга да алучы юк. Урыны ул түгелме? Ә мин иртәгә Ерак Себергә, экспедициягә очам. Геолог мин. Калдырыр кешем юк. «Мин сине бик яратудан гына суям бит, кәҗәкәем», була инде. – Егет йөзенә җиңелчә генә көлемсерәү йөгертте. – Ничего не поделаешь.
Ә Казбек арт аякларына утырган хәлдә миңа төбәлгән. Утырып торуы ук килешле. «Ал мине, агай, ал! Мин сиңа тугры хезмәт итәрмен.Үкенмәссең!» – дия төсле. Авыз тутырып әйткән дә булыр иде, теле юк бит бичараның. Мин дә үземне, мондый малны кулдан ычкындырырга ярамый, дип кисәтеп куйдым. Тәвәккәллә!
Кесәмнән мең тәңкәлек чыгардым.
– Йөз иллесе маэмаеңа үзең куйган бәя. Калганы сиңа премиальный булсын. Бигайбә!
Мондый чибәр эт егетеңне әтәч, песиләр бәясенә генә ала алмыйм. Минем аны муенчагыннан тотып йә янымда йөртеп, кеше, дус-иш арасында да күренәсем бар.
Казбекның күзләрендә: «Ай, маладис та, егет икәнсең, агаем!» – дигән шатлыклы очкыннар күрдем. «Кая, бер кочаклыйм әле үзеңне!» – дигән сыман, миңа тартылып куйды.
Ә хуҗа егетнең – Колумбның әллә ни исе китмәде. Мин биргән акчаны йәлт кенә йомарлап, шакмаклы ковбойкасының түш кесәсенә тыкты. Алай гына да түгел. Егет бераз сәеррәк, хәтта шиклерәк тә кыландымы? Кичү мәйданыннан тизрәк сызу, ычкыну ягын карады. Минем белән дә, аристократ Казбек белән дә кая ул җылы саубуллашу, җылы аерылышу? Китте дә югалды. «Бу агай уеннан кире кайтмасын, овчарканы миңа кире кайтармасын тагы», дип шикләндеме? Аптырагански.
Паромга төялгәч бушап калган Кичү мәйданында без Казбек белән икәү генә. Күзгә-күз карашып, тын гына торабыз. Ул арада баржабыз кузгалырга өченче гудогын бирде. Мин, Казбекны җитәкләп, шунда ашыктым.
Баржа палубасы пассажирлар белән инкубатордагы чебешләр кебек шыгрым тулы. Агымга каршы йөзеп, Чистай пристанена кичке сигезләрдә генә килеп җиттек. Бу вакытта безнең Чияле тауга машина, автобус-мазар туры килүе турында уйлыйсы да юк. Кунарга туры киләчәк. Йоклап чыгарга урын, кунакханә-мазар эзләп киттек. Казбек, акыллы баш, мине шунда ук үзенең хуҗасы итеп таныды. Туктап-туктап, аны башыннан сыйпап, сөеп алам. Мин – тормыш дигән иксез-чиксез диңгезнең кайчакны авызга алмаслык ачы катыкларын байтак авыз иткән, татыган, ак сакаллы ук булмасам да, башыма ир-егет халкын бизәүче көмеш чал кергән чәчле агай. Педучилищедагы студентларга математика укытучы хатыным, берсе икенчесен куып үсеп килгән гүзәлләрнең гүзәле – өч кызымлы гаилә атасы!
Кама аша Саескан тавы кичүендә искиткеч оста режиссурага корылган «спектаклен» «Геолог» бик оста башкарды. Ул соңыннан дебаркадердан этешә-төртешә паром штурмлаган чегәннәр арасында күзгә чалынды. Чалынса да, Казбек аңа тартылмады. Ә минем – үз сөенечем. Мондый акыллы, күндәм маэмайның йөгәнен үз кулымда тотудан мин бик шат идем. Шушындый абруйлы, күрер күзгә дә сөйкемле овчарканы ияртеп, дус-ишләрем, күргән- белгәннәр арасында күренү минем күптәнге хыялым иде.
Чистай хәтле зур шәһәрдә анысы, кунар җир табарбыз да. Паспортсыз- нисез, бернинди документ-белешмәләрсез, бозау хәтле маэмай белән безне кунарга, йоклап чыгарга кертерләрме? Ул уй башыма хәзер генә килде. Урнаша алмасак, басуга чыгып, берәр печән кибәне төбендә кунарбыз. Көнаралаш явым-төшем булып торса да, җәй уртасы бит әле. Салкын булса, Казбекны кочаклап кунармын.
– Ризамы, дустым? – дим.
Сүземне аңлап, Казбек башын селки.
Ул арада Чистайның үзәк урамнарының берсендә маңгаена «Гостиница» дип язылган бер катлы төзек бина каршында туктадык. Эчкә уздык. Өстәл артында урта яшьләрдәге, ак чәчле, яшь чагындагы чибәрлеген җуймаган бер ханым утыра. Гозеремне белгәч:
– Что сез! Бездә ул якка бик строго! Сезне кертә, урнаштыра алмыйм, – диде. – Буш бүлмәләр дә юк.
Бездә, Рәсәйдә, элек тә булганнар, хәзер дә бар алар – адәм баласына кым-кырыс килгән чакларда, көтмәгәндә, миһербанлы кулларын суза торган тётя Нюралар, Нәсимә абыстайлар. Рәсәйне шулар аякта тота, шулар! Сау, исән-имин генә яшәсеннәр! Әлеге гостиницаның да түрендә, караңгырак почмагында, бер апай чиләк-швабралар белән дөбер-шатыр килә, җыештырып маташа иде, ахры. Администратор ханымның мине боруын ул да ишетеп торгандыр.
– Паром шулай соң килдемени? Бик соңга калгансыз бит, апайларым, – диде ул, бөтен интонациясе, безгә җылы мөгамәләдә дәшүе белән хәлебезне аңлавын күрсәтеп. – Сәгать тугызынчы. Җитмәсә сез икәү.
– Икәү шул, – дидем. – Юлдашымның документлары да юк. Алырга өлгермәдек.
– Хәзер кая барасыз инде? – Әлеге апай юеш чүпрәкләрен сыга төште.
– Беркая да китмәгез. Минем тирәдәрәк булыгыз. Надежда Ивановна тугыз тулгач китә ул. Буш бүлмәләре дә бар. Райком секретарьләренә дигән бүлмәләре һәрчак буш. Үзем җыештырып торам бит. Шунда урнаштырырмын. Әнә, бурзаеңның да йокысы килә бугай, күзен ачып-йомып утыра. Рәхәтләнеп, байлар номерында кунарсыз.
Бу мәрхәмәтле ханымның исеме Сәрия апай икән. Рәхмәтләр яугыры үзенә. Аның әйткән сүзе дә аткан ук булып чыкты. Администратор ханым китү белән, ул безне, җилтерәтеп, райкомның беренче секретаре урнаша торган элитный номерга урнаштырды. Әй, киң күңелле дә икән бу Сәрия апа, җаныем!
– Юл йөргән кешеләрнең тамагы һәрчак бүре йотарлык ач була. Сез дә кыстатып торучылардан түгелдер. Номердагы «Мир» суыткычын да чистарта төшегез. Аны барыбер көнаралаш чистартып, яңа продухтылар белән тутырып торалар, – диде мәрхәмәтле апабыз.

Ачып карасак, анда ни генә юк: колбаса, тәмле балык уылдыклары, шоколад конфетлар. Мин дә, Казбек та туйганчы сыйландык. Шулай итеп, беренче секретарь бүлмәсендә Казан байларыча киерелеп йоклап чыктык. Мин – ике кешелек киң караватта, Казбек – йомшак диванда. <…>


Хикәянең дәвамын «КУ» журналының 12 нче (декабрь, 2017) санында укыгыз.

Альберт ХӘСӘНОВ (1937) – язучы, публицист; «Җәнбәт җәвере», «Бүре баласы Чатан», «Яратмый мөмкин түгел» һ.б. китаплар авторы. Рафаэль Төхвәтуллин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Әлмәт шәһәрендә яши.

Каләмдәшебез бу айда үзенең юбилеен билгеләп үтә, аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.

фото: pixabay.com; isakarakus