Яңалыклар

01.12.2017

«Елап утырсак, берни булмас иде» (гыйбрәт)


foto

Баласының авыру икәнен белгән әти-әни бер мәлгә югалып кала. Кайбер гаиләләр таркала, кемнәрдер, киресенчә, бер йодрыкка берләшә. Баласын барыбер терелтәм дигән максат белән яшәүче гаиләләр дә юк түгел. Имамиевлар гаиләсе белән танышкач, аларның язмышын башкаларга да бәян итәсе килде. Алар табиблар да өмет­сезләнеп кул селтәгән сабыйны аякка бастырган.

– Анэль – безнең беренче балабыз. Яшермим, сигез айда баламның күзе кылыйлана башлагач, нишләргә дә белмәдем. Бөтенләй куркып калдым. Балалар табибы, җитлекмичә туганга гына шундый ул, яшьтәшәләрен куып җитәчәк, диде. Улым чынлап та, куып җитте. Шундый матур, таза бала иде. Әллә күз тиде инде, ун айдан ДЦП диагнозы куйдылар. Нидер барлыгын сизенсәм дә, табибларның сүзен ишеткәч, миңа шок булды. Тик үземне бик тиз кулга алдым, – дип сөйли Анэльнең әнисе Ландыш. – Казанның 8 нче хаста­ха­нәсендә дәвалана башладык. Андагы табиблар миңа балага ничек ярдәм итәргә кирәклеген өйрәтте. Дүрт төрле массаж ясарга өйрәндем. Хәтта имтихан да тапшырдым.  Бала кечкенә, ә мин табиб кушканнарны үтим. Улымны, елатып-елатып, күне­гүләр ясатам. Кайчакта өйдә­ге­ләр мине аңлап та бетерми иде. Кызганып утырсам, улым бүгенге уңышларына ирешә дә алмас иде.

Ландыш баласы белән 6 ел өендә утыра. “Көн саен нидер эш­ләргә тырыштык. Һәр иртә эшкә йөргән кебек дәвалану үзәкләренә бардык. Ай саен диярлек хастаханәдә яттык. Күз буенча дәваланып кына чыгабыз, тагын керәбез. Өйгә кайтмыйча яшәгән чаклар да булды. 3,5 яшендә Анэльгә беренче операцияне ясадылар. 2 ай буе тоташ гипста ятты. Яңадан йөрергә өйрәнергә туры килде. Беренче сыйныфка барганчы да зур операция кичердек, – ди ул. – Тер­нәкләнү өчен кая гына йөрт­мәдек. Мин үзем – үҗәт кеше. Куй­ган максатымны, әйткән сү­зем­не үти торган кеше. Улым­ның талантлы, сәнгатькә гашыйк икәнен күреп алгач, аңа шартлар тудырдым. Балам бер яшьтә 40 сүз белә иде. Ике яшендә “Су анасы”, “Шүрәле”не яттан сөйләде. Янына утырып укымадым. Сабага кайтканда, юл буе улыма сөй­ли идем. Үзе дә кызыксына. Бер минутка йөз сорау бирә. Укытучылары да: “Улыгызда яшәү те­ләге шул кадәр көчле”, – ди. Үзем дә шаккатам һәм сөенәм. Димәк, тырышлык бушка китми”, – ди Ландыш.

Гадәттә, әти-әнинең баласын тыңларга вакыты юк, аның сорау­ларына җавап бирергә дә атлыгып тормыйлар. Ә менә Анэльгә бу яктан бәхет елмайган. Аның һәр сүзе, һәр җөмләсе мөһим. Әнисе аны бер караштан аңлый. “Баланы аңларга кирәк. Җыр­ларга яратуын күргәч, вокалга бирдек. Театр уйнарга да осталыгы бар. Шигырьләр дә сөйли. Ике төрле ансамбльгә, музыка мәктәбенә йөри.  Яңа һө­нәрләр белән кызыксына. Безнең өйдә пакет-пакет киемнәр тора. Хас­таханәдән кайткач, табиб булып уйный. Көрәшергә ярата. Бу нә­селдән килә. Күп еллар шуышып йөргәч, аның куллары көчле. Ел саен Сабантуйларда көрәшә. Уз­ган ел беренчелекне алды, быел икенче булды. Бертуган энем Ил­һам да көрәшеп йөри. Әнә шул абыйсы аның күңелен үсен­дерә инде. Өйдә дә өстенә “кө­рәш” дип язылган футболкасын киеп куя да  йомшак эт уенчыгы белән көрәшә”, – дип сөйли Ландыш.

11 яшьлек Анэль Казанның 78 нче мәктәбендә белем ала. Гел “бишле”гә генә укый икән. Нинди чаралар булса да, берсе дә Анэль­сез узмый.
– Улымның йөрүе генә начар. Аның да башка балалар кебек буласы килә. Кыш бабайга да, яхшы итеп йөрсәм иде, дип хат язган. Киләчәктә хирург булам, ди. Ә мин аның бу хыялларының кайчан да булса тормышка ашасын беләм һәм шуны телим дә, – ди Ландыш.


Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан