Роман

28.11.2017 №11 (ноябрь), 2017

Атлы казаклар


zima

Дәвамы

5

Кышкы ачы җил котырына. Ишегалларын әйләндереп алган читәннәр яки такта коймалар селкенгәләп, үзләренең хәлләре өчен кемнәргәдер ләгънәтләр укыган шикелле итеп, рәнҗеп һәм калтыранып утыралар. Бик нык тузгытып җибәрелгән карлар, берсен-берсе узарга теләгән шикелле, очсыз-кырыйсыз киң дала буенча себерелеп йөриләр-йөриләр дә авыл ярлыларының кечкенә өйләрен һәм читән алачыкларын – Котырык Муллагалинең дала уртасында кышлап калган печән һәм ашлык кибәннәрен күмгән шикелле үк итеп – күмеп китәләр. Муллагалинең сары буяулы биек агач өе күл буе урамына урнашкан. Урам буенча бөтерелеп килгән карлар ташкыны ул өйнең һәм өй янындагы яшел буяулы карагай капканың түбәсенә менеп җитә алмый. Өй алдындагы биек такта коймага бәрелә дә, дулап килгән җилнең гайрәте кайта, ул кинәт кенә юашланып кала, һәм, Миңлебай өчен артык эш ясап, капка алдында зур кар тавы өелә.

Башка вакытлардагы шикелле үк, бүген дә буран күтәрелүгә чаң кага башладылар. Печәнчеләр җилнең түбән ягында иде. Алар, чаң тавышын аермачык ишетеп, шуның буенча авылга кайтып керә алдылар. Печәнгә дүрт чана белән барганнар иде. Алдагы ике үгезне Акмырза, арттагы үгезләрне Миңлебай куып кайтты. Миңлебай, чана тәртәсенә нык ябышып, кечкенәрәк өй зурлыгы кызыл үгезгә ышыкланып барды. Шулай итеп, аңа җил-буран тими. Ләкин ул аякларын көчкә-көчкә генә сөйрәп атлый. Аның чабаталарына кар тулган, киндер чалбар балаклары башта җепшек кар белән юешләнеп, юлга чыккач катканнар да, аяк атлаган саен, «кыштыр-кыштыр» килеп баралар. Кар астындагы кибәнне казып алу, буран башлангач, азаплана-азаплана печән төяү, кар күмеп киткән юлдан кайтулар Миңлебайны тәмам хәлдән тайдырды. Ул тизрәк кайтып җитү, Муллагалинең ишегалдындагы кирпеч алачыкка кереп ял итү турында уйланып барды. Әйе, нинди генә җил һәм бураннар булуга карамастан, кирпеч алачыкның эче һәрвакыт җылы була. Дөрес, байның бу тәбәнәк кенә алачыгы анда Акмырза белән Миңлебай торган өчен түгел, илледән артык сарык бәрәне асрагач, үзе шулай җылына ул. Яшь бәрәннәр туңмасын өчен, хуҗаның олы хатыны Хәят бу алачыкка суык көннәрдә өч күтәрәм камыш яки бер зур күтәрәм тал ягарга рөхсәт итә. Монда ягар өчен тизәк бирелми. Тизәк яхшы ягулыклардан санала һәм аны хуҗалар тора торган зур өйгә генә ягалар…

Миңлебай әнә шулар турында уйланып килгәндә, Акмырза үзенең үгезләрен туктатты. Мөгезләре белән алдагы чананың печәнен сөзеп, Миңлебайның үгезләре дә туктады.

– Энекәш, көрәгеңне алып кил әле, – дип кычкырды Акмырза. Егет, бастырык бавына кыстырып куелган киң генә агач көрәкне алды да, алдагы чаналар кырыеннан карга бата-бата Акмырза янына барды. Ул, кар-буран эченнән беленер-беленмәс кенә күренеп торган зур өйгә карап:

– Ә-ә, кайтып җиткәнбез икән, – дип куйды.

– Кайтып җиттек тә җитүен, ишегалдына кереп булырлык түгел әле, – диде Акмырза. Капка алдындагы кар тавына таба башы белән ымлап күрсәтеп һәм шундый артык эш килеп чыккан өчен ул үзен гаепле санаган шикелле, юаш кына тавыш белән: – Кая, энекәш, тиз генә көрәп ташлыйк инде, – дип өстәде.

Кар тавын икесе ике урыннан кискәләп ыргыта-ыргыта, капка ачылырлык юл салдылар. Акмырза:

– Энекәш, чаналарны ишегалдына кертеп, үгезләрне мин үзем тугарырмын, син алачыкка яга торсаң яхшы булыр, – диде.

Бүген аларның тал кисеп куярлык вакытлары булмады. Акмырза, Миңлебай үгезләр җигеп азапланган арада гына, йөгерә-йөгерә чоланга ике күтәрәм камыш кертеп калдырган иде. Миңлебай, көрәген чолан почмагына сөяп куйды да, алачык ишеген ачып, камышларны тиз-тиз генә эчкә кертә башлады. Акмырзаның ике күтәрәмен аңа дүрт мәртәбә кертергә туры килде. Сарык бәрәннәре уянып бетте һәм, бәрәнлек рәшәткәсенә сикерешә-сикерешә, колак тондыргыч ямьсез тавышлар белән бакырыша башладылар.

Миңлебай, камышны кертеп бетереп, алачык ишеген япкач, кинәт кенә үзенең чиктән тыш арыганлыгын сизде. Аның аяклары авырта, куллары сызлый, бөтен тәне, барлык сөяк-санаклары ватылып-уалып беткән шикелле булып тора иде. Идән уртасындагы камыш өеме аша үтеп, түр як шүрлектәге шырпыны алырга һәм мичкә ут кабызып җибәрергә үзенең көче дә, куәте дә җитмәс кебек тоелды. Һәм ул, кулларын җәеп, йөзе белән камыш өеменә капланды… Аз гына, бары тик бер генә минут ятып алыйм да… Ах, менә шулай. Сарык бәрәннәренең әчкелтем тирес исен җиңеп таралган яшькелт камыш исен сулый-сулый, бик озак итеп йокласаң икән… Тукта, тагын бер генә, ике генә минут…

Аны иртә белән Акмырза уятты:

– Тор, энекәш, тор! – дип йомшак кына эндәште дә иркәләп кенә аркасыннан кагып алды. Миңлебай, акрын гына ыңгырашып, аякларын сузып куйды, өстенә япкан сырма бишмәтен аяк очына таба шудырып, ашыкмыйча гына урыныннан кузгалды. Ул, йокысын ача алмыйча, берничә минут як-ягына карангалап утырды. Акмырза күптән торган һәм киенеп тә өлгергән иде инде. Миңлебай: «Бәлки, ул әле йокларга да ятмагандыр? – дип уйлады: – Тукта, мин ничек болай сәкегә менеп яттым икән соң?»

Акмырза алачыкның җир идәне уртасында басып тора. Иске генә саргылт чикмәне өстеннән билен бозау муенчагы шикеллерәк юкә бау белән бәйләп куйган. Бер кулында чит-читләре тузгып-өзгәләнеп беткән кама бүрек, икенчесе белән ап-ак итеп кырылган такыр башын сыйпаштыра. Ул бер-берсе белән кушылып торган киң кара кашларын сикертеп алды да:

– Йә, энекәш, йокың туйдымы инде? – дип сорап куйды.

Миңлебайның йокысы туймаган иде, һәм ул Акмырзаның соравын җавапсыз калдырды. Ул, үзенең оек һәм чабаталары мич алдына кибәргә куелуын күреп:

– Акмырза агай, мин кичә идәндә йоклап калган идем түгелме соң? – дип сорады.

Акмырза, башын аз гына кыйшайта төшеп һәм зур кара күзләрен уйнатып:

– Шулай, эшне бетереп керсәм, камыш өстендә йоклап ятасың, – диде. – Үзеңне күтәреп сәкегә салганны да, киемнәреңне чишендергәнне дә – берсен дә тоймадың.

– Ай-һай, бик нык арылды шул, арка-җилкәләр бүген дә авыртып тора әле – тоташтан катып калган шикелле.

Акмырзаның йөзендәге уенчак елмаю юкка чыкты. Ул, ачы әйбер капкандагы шикелле, чыраен сытып һәм моңсу гына юаш тавыш белән:

– Шулай инде, энекәш, язмыштан узмыш юк, дигәннәр бит. Бәхетең булмагач, әллә кая барып булмый, – диде.

Миңлебай Акмырзаның Алла һәм язмыш турында сөйләгән сүзләрен бик үк аңлап җиткерә алмый. Ләкин, аны олылап каршы да дәшми. «Менә ул, Акмырза, ничек армый икән? Ничек соң аның озак итеп, бик тәмле һәм ләззәтле итеп йоклыйсы килми икән? Әгәр дә Аллага Акмырза агай эшләгән кебек авыр эшләр эшләтсәң, шулай аз гына йокыга да түзә алыр идеме икән?..» Ләкин, шуннан соң ук, үзенең уйларыннан үзе куркып киткәндәй була. Тәүбәгә килгәндәй, авыз эченнән генә «бисмилла»сын әйтеп һәм ишеткән-белгән догаларын укыштыргалап ала, аягына чолгавын чорнарга һәм чабатасын кияргә керешә. Әйтерсең лә Алла дигәннәре, ниндидер канатлы зур күләгә булып, аның баш очында гына басып тора. Һәм ул, начар уйлары өчен, Миңлебайны үлгәннән соң җәһәннәм утында яначак «начар», «гөнаһлы» кешеләр исемлегенә язып куячак иде. Ә инде «бисмилла»ны әйтеп, догаларны укыганнан соң, әйтерсең лә Алланың күңеле булып китә: «Әй, шайтан малай икәнсең, бер юлга калдырып торыйм инде үзеңне», – дип әйтә дә үлгәннән соң җәһәннәм утында яначак кешеләр дәфтәреннән Миңлебайның исемен бозып ташлый…

Миңлебай, ишегалдына чыккач, иреннәр кибеп сусаган вакытта салкын чишмә суын эчкәндәге шикелле рәхәтләнеп, бераз гына саф һава сулап торды. Буран кичәге кебек үк көчле иде. Ялкау гына кагылган чаң тавышы бүген дә ишетелеп тора. Акмырза кыштыр-кыштыр лапас тирәсендә чуала. Миңлебай да аның янына барды.

Бер чана печәнне, буран тынгач лапас эченә тарату өчен дип, бушатмый калдырдылар. Ике чананы лапас түбәсенә ыргыттылар. Калган бер чана печәнне исә, үгез җигеп, Акмырза «аргы ишегалдындагы» мал-туарларга алып китте.

Акмырза киткәч, Миңлебай мондагы карларны көрәде, лапас эчендәге хайван тиресләрен чыгарды. Шуннан соң гына тузгып торган кар өермәсе эченә таң яктылыгы сирпелә барганлыгы сизелә башлады.

Миңлебай лапастан үгез алып чыкты һәм аны мичкәле чанага җигәргә кереште. Шулвакыт өй ишеге шыгырдап ачылды, һәм аннан байның олы хатыны Хәят чыкты. Аның өстендә озын һәм киң җиңле, җирдән сөйрәлеп йөри торган итәкле борынгы күлмәк. Эш арасында кия торган кара хәтфә бишмәтен җилкәсенә генә салып алган. Ире кыйнаганнан соң, Хәятның маңгае берничә урыннан күбеп, чигәләре күгәреп-күгәреп калган иде, алары кешегә күренмәсен өчен, яулыгын күзенә кадәр төшереп бәйләгән. Сул кулында зур җиз комган булып, комган борыныннан җылы суның пары чыгып тора. Хәят ачулы иде. Ул, кызу-кызу атлап, Миңлебайга таба килә башлады. Миңлебай, сыңар камытка гына җигелгән зур гәүдәле ялкау үгезне куып ишегалдыннан чыгып китәргә өлгермәде, Хәят аның каршысына барып чыкты. Ул:

– Һи-и, чукынчык урыс! Хәерче танау! Гарифҗанга нигә кагылдың? Кичәдән бирле авырып ята. Муллагали абзаң кирәгеңне бирер әле! – диде дә комганы белән Миңлебайның аркасына сугып калды.

Миңлебай мичкә өстенә атланып утырган иде. Җил алгы яктан исә. Миңлебай, муенын һәм битләрен чикмән якасына тыгып, җилгә аркасы белән әйләнеп утырды. Карт үгез үзенең һәр көнге юлын яхшы белә. Ул, башын селеккәләп һәм күзләрен йомгалап, Миңлебайның кууын да көтмичә, акрын гына атлап бара бирә. Миңлебай урамның як-ягындагы йортларга карап ала. Аларның кайберләренә ут алынган, морҗаларыннан төтен дә чыга; ә кайсы кешеләр исә, «үгезем юк урамда, кайгым юк буранда» дигән шикелле итеп, тыныч кына йоклыйлар иде әле. Челтәрләнеп тузган чикмән һәм аның эчендәге иске бишмәт аркылы салкын җил үтеп, Миңлебайның кар көрәгән вакытта тирләгән тәне буенча суык йөгерә. Һәм ул, арка-җилкәләрен куырып, утырган җиреннән кузгалгалап куя. Ара-тирә генә булса да, үзенең әле яшәвен, дөньяда бар булуын белдерергә теләгән шикелле итеп:

– Са-ап! Һай-й, са-ап! – дип, үгезгә тавыш биргәләп ала.

Аның аркасы, Хәят комган белән суккан урыны, тәненә суык үткән саен ныграк авырта. Аркасы авырткан саен, ул кичәге хәлне исенә төшерә.

Акмырза печәнгә бару өчен чаналар рәтләп, Миңлебай мичкәдән су бушатып йөргән вакытта, муеннарына зур букчаларын асып, Гарифҗан белән сеңлесе Сабира абыстай сабагыннан кайттылар. Алар капканы япмыйча керделәр дә, ишегалдындагы ике яшь үгез урамга чыгып китте. Акмырзаның моңа чиктән тыш ачуы килде. Ләкин ул, ачуын үз эченә йотып, сабыр гына тавыш белән:

– Энекәш, капканы ябып йөрергә кирәк! Әнә үгезләр чыгып китте, – диде.

Моңа каршы Гарифҗанның күзләре ачу очкыннары белән зәһәрләнде. Аның авызыннан, чукаеп алга чыккан иреннәре арасыннан, селәгәе агып төште. Ул, Акмырзаның ипләп кенә әйткән сүзләренә каршы:

– Әй, башкырт, үзең дә ябарсың әле, – дип җавап кайтарды. Аның янындагы Сабира исә, агасын яклап, Акмырзаны мыскыл итәргә кереште:

– Ак чук, зәңгәр чук,

Акмырзага чукынса да хатын юк.
Сабирага кушылып, Гарифҗан да такмакларга кереште:

– Башкырт-башкырт барана,

Кермә безнең арага;

Керсәң безнең арага,

Утыртырбыз бүкәнгә.
Алар тагын, бөтен ишегалдын яңгыратып һәм һәрбер сүзгә аерым-аерым басым ясап:

– Ак чук, зәңгәр чук,

Акмырзага чукынса да хатын юк,
– дип кычкырдылар.

Миңлебай, кашларын җыерып һәм ачулы күзләрен Гарифҗанга туп-туры текәп:

– Син нәрсә, үзеңнән олы кешене үчекләгән буласыңмы?! – диде.

Гарифҗан аңа каршы:

– Әй, хәерче! – дип җавап кайтарды.

– Хәерче, хәерче! Башкыртны яклаган була бит әле, – дип кушылды Сабира да.

Миңлебай Сабирага бөтенләй игътибар итмәскә тырышты. Ул, тагын Гарифҗанга карап:

– Син үзең кем, ә? Үрдәк авыз, селәгәй бит әле син! Селәгәеңне җыя белмисең, үзеңнән олы кешене үчекләп маташкан буласың, – диде.

Гарифҗан:

– Ах, с-син, хәерче! Ирәкә хәерчесе! Син әле мине мыскыл итәсеңме? – диде дә, аяк астындагы туң ат тизәген алып, Миңлебайга бәрде. Миңлебай мичкәдән чиләк белән су алып азаплана иде. Ат тизәге аның нәкъ маңгаена килеп тиде. Миңлебай, сулы чиләген тиз генә чана кырыена утыртты да, башын түбән иеп, маңгаен кулы белән тотып торды. Маңгае күбеп чыккан иде. Ләкин ул маңгаеның авыртуын тоеп җиткермәде. Аның хурлануы барысыннан да, хәтта тәненең әрнеп-әрнеп авыртуыннан да өстенлек алды. Аның йөрәге ачудан ярсып тибә башлады. Аның күзләренә яшь агымы килеп тыгылды. Ләкин ул: «Мин нәрсә, шул җебекиләр алдында елап тораммы?» – дип уйлады.

Гарифҗан, өр-яңа кара киез итегендәге карларны каккалый-каккалый, өйалды баскычыннан менеп бара иде.

Миңлебай аңа:

– Их-х, с-син! Нигә качасың, куян йөрәк? – дип кычкырды.

Гарифҗан яңадан Миңлебайга таба килә башлады:

– Кем кача? Кем куян йөрәк? Син миңа исем кушасыңмы, күпкән маңгай!

Миңлебай, чиләк белән суны тиз генә күтәреп алды да Гарифҗанның өстенә сибеп җибәрде: – Менә, мә! Миңлебай әнә шулар турында уйлады. Ул, үзен борчып килгән шул уйлардан арыну теләге белән:

– Са-ап, һай-й, са-ап! – дип, үгезгә һаман тавыш биргәләп барды.

Җаек сулары өзлексез агып торган кебек, Миңлебайның көннәре һәм еллары да, бер-берсенә үрелеп, әнә шулай акрын гына үтә тордылар.

6

Бер башы белән Җаек елгасына килеп төртелә торган озын гына күл бар. Аны Үле Җаек дип атыйлар. Ул, чыннан да үлеп калган шикелле, өстендә кыл да кыймылдатмыйча тын гына ята бирә. Саерак җирләрендә аны аксыл үги ана яфрагы каплап үскән дә, күлнең өсте үлгән кешенең көлсыман йөзен хәтерләтә. Аны урыны-урыны белән Җаекка караганда да киң һәм тирәнрәк дип исәплиләр. Аның ике як кырые да буйдан-буйга куе камыш һәм исәпсез-хисапсыз таллар белән каеп алынган.

Җәләй картның печәнлеге әнә шул Үле Җаек буена туры килде. Башка елларны ул печәнне кем белән булса да кушылып эшли иде. Күбрәк ул атлы кешеләр белән печәндәш булып килде. Быел ул эшне башкачарак итеп, болын печәнен үзе чалгы белән чабып, кызы Мәрьям җыеп бара торган итеп көйләде. Кыр печәнен кемгә булса да уртагыннан биреп эшләтергә булды. Бодай һәм солы саламы, ара-тирә кибәк-фәлән кушкаласа, аның бер аты, бер сыеры, бер пар үгезе һәм унлап сарыгына шул печән дә җитәчәк иде.

Җәләй карт чалгысын салмак кына селтәп печән чаба һәм акрын-акрын гына алга бара. Аның артында буй-буй тезелеп ямь-яшел печән покослары кала. Аның киң ак күлмәге һәм төбе капчык сыман салынып төшкән соргылт ыштаны, суга манып алган шикелле булып, тир белән чыланган. Кояш җыерчыклы муенын кыздыра. Тамагы тәмам кипкән һәм бер генә йотым булса да су эчеп җибәрәсе килә. Ләкин ул: «Тукта, шушы буйны гына алып чыгыйм инде», – дип уйлый һәм чабуын дәвам итә.

Шушы буйның башына барып чыккач, Җәләй карт, туктап, тын алып торды. Башта чалгысын янап куймакчы булган иде, ул уеннан ни өчендер кире кайтып, чалгысын иңбашына салды да, зур-зур атлап, кызы Мәрьям янына китте.

Мәрьям, акрын гына җырлый-җырлый, кипкән покосларны күбәләп йөри иде. Атасын күргәч, тырма сабына таянып, аның килеп җитүен көтеп торды. Җәләй карт кызының Җаек буенда гына очравы мөмкин булган нәфис сыек тал шикелле зифа буй-сынына сокланып карап куйды. Бу секундта аны эчке бер канәгатьләнү һәм горурлык тойгылары чорнап алгандай булды. Мәрьямнең кояшта янган бит урталары, өлгереп пешкән пар алма шикелле, кып-кызыл булып янып торалар иде. Ап-ак яулыгын артка каерып бәйләгән. Чит-читләре зәңгәр белән каелган кесәле, гармун итәкле ак алъяпкычы Мәрьямнең нечкә гәүдәсен килешле генә тулыландырып тора. Җәләй карт: «Сөбханалла, сөбханалла! Инде үсеп җитте, кызыма күз генә тия күрмәсен», – дип сөйләнә-сөйләнә, як-ягына төкеренгәләп куйды. Чал керә башлаган куе зур сакалы буенча агып төшкән тир тамчыларын сул кулы белән сыйпап алды да:

– Әйдә, кызым, арттан бай куып тормый әле. Рәхәтләнеп ял итеп алыйк, – диде. Мәрьям, анасы юк вакытларда атасының иркенрәк ял итәргә яратуын искә алып:

– Әти, әле берәү дә туктамый бит, иртәрәк түгелме соң? – дип сорады һәм иркәләнеп кенә елмаеп куйды. Җәләй, Мәрьямнең сүзләрен бөтенләй ишетмәгән шикелле итеп, бераз вакыт кояшка карап торды. Аннан соң: – Айһай, эссе! Бүген һава бигрәк бөркү булып тора, – дип өстәде. – Әйдә, төш авышканчы Җаекта су коенып, ашап-эчеп алыйк.

Мәрьям атасы артыннан иярде. Берәр минут алар сөйләшми генә бардылар. Тынлыкны Мәрьям бозды. Ул:

– Әти, кайчан кибән куябыз инде? – дип сорады.

Җәләй, кызына әйләнеп карамыйча гына баруын дәвам итте һәм:

– Алдагы атнаның башы белән керешербез, – диде. – Хисамый күршеләр белән кушылып өяргә булдык. Аларның Гатавы ат йөртер, син чүмәлә җибәреп торырсың.

– Аларның печәннәре бик күп түгелме соң? Алар дүрт пай, без бер генә пай алабыз бит.

– Юк инде, кызым, алар җиде-сигез елдан бирле бер генә пай чабалар. Өч пайның җирен Миңлебайларын Котырыкка биргән елны ук саттылар бит.

Аларның куышлары Үле Җаек буенда иде. Куыш бик гади генә эшләнгән: тал куагы янына куелган арбаның тәртәләре югары күтәреп бәйләнгән дә, аның өстенә эре-эре таллар салып, кояш кызуы һәм яңгыр-фәлән үтмәсен өчен, тал өстеннән калын гына итеп печән капланган.

Җәләй карт чалгысын арба күләгәсенә куйды.

– Кызым, син хәзер Җаек буена төш, коенып ал, – диде ул. – Шул уңайдан бер чиләк су да алып мен.

Мәрьямнең шомарган чабата табаны куыш алдындагы тапталып беткән үлән өстендә таеп китте.

– Әтекәем! – дип кычкырып җибәрде ул.

Җәләй карт, кызын елан-фәлән чакты микән әллә дип куркып, куыш эченә кереп барган җиреннән тукталып калды. Эшнең нәрсәдә икәнен күргәч, иркәләүле генә елмаеп:

– Ипләбрәк йөри күр, кызым! Бер-бер җиреңне авырттырып ала күрмә тагын, – диде.

– Юк-юк, әти, бернәрсә дә булмады, – диде Мәрьям.

Кызы су буена төшеп киткәч, Җәләй карт, кояш эссесенә чыгып, чалгы чүкергә утырды.

Менә ул чалгының бер ягын чүкеп чыкты. Баш бармагының битен чалгы йөзеннән йөртеп, чүкүнең нәтиҗәсен карап алды. Сандал өстенә чалгының икенче ягын әйләндереп салды һәм чүкүен дәвам итте. Өч корычның (сандал, чүкеч һәм чалгы) бер-берсенә сугылуларыннан чыккан саф һәм яңгыравык чыңлау авазлары Җаек буена, якындагы таллар арасына җәелеп торды. Моңардан үзенә бер матур көй хасил була, һәм Җәләй карт әнә шул көйне өзмәскә тырышып чүки иде.


Башын укырга:

картина авторы: Анатолий Бруно; artdosug.ru сайтыннан алынды