Хикәя

27.11.2017

Кайтаваз


techen

Каяндыр ишетелер-ишетелмәс кенә моң агыла иде. Урал тавының ташлы итәгендәге мәгърур кыяфәтле сылу каеннар шавында идеме ул, әллә инде тау күкрәген ярып, кылтык кызлар тавышы белән челтерәгән инеш агышында идеме – ничек кенә булмасын, колакны иркәләгән әлеге моң таң калырлык иде.

– И Ходай Тәгаләнең кодрәте! Җирдәге оҗмахтыр бу, балалар. – Ана, машинадан төшкән шәйгә, аякларының авыртуын да онытып, тирә-яктагы илаһи матурлыкка текәлде. Үзе гомер бакый кыр-дала ягында яшәп, күккә ашкан тауларны, таш өстендә бии-бии аккан инешләрне тәүге тапкыр күргәч, сокланудан телсез калды. Яфракларын җәйге җилдә җилпәзә урынына лепердәтеп, иркәләнеп серләшә-серләшә болытларга үрләгән агачлардан карашын аермый гына, берара билен уып торды. Чал чәчләрем күренмәсен әле дигәндәй, ак яулыгын маңгаена ук төшереп, кысып бәйләде, камзулын төймәләде.

Кияве белән кызы исә җыелма өстәл белән урындыкларны җиргә куеп, табын әзерләү хәстәренә керештеләр. Аларга ни, бу якларга беренче тапкыр гына килүләре түгел шул, тау түбәсенә карап, авыз ачып тормаслар.

– Әнкәй, әйдә, тау елгасына төшеп, юынып меник тә чәйләп алырбыз. Әлләни озакламабыз, ят җирдә кем килеп чыкмас…

Ана, кызының сүзен җөпләп:

– Шулай, балам, юл кешесенең юлда булуы хәерле, – дип өстәп куйды.

– Ашыкма, иркенләп ял ит, әби, – диде кияү кеше, кечкенә өстәлгә кыяр-помидор, кыздырылган тавык, пәрәмәч ише ризык тезә-тезә. – Әле күлгә барып җиткәнче, күз күгәрер. Рәхәтләнеп аякларыңны язып ал, кузгалырга җитешербез.

Соңгы елларда ананың аяклары сызлап интектерә иде, шуңа да кияве белән кызы үзләре йөрергә яраткан тозлы күлгә алып барырга күндерде аны. Карчыкны юл ераклыгы, ару-талу куркытмады, мәчесен, тавык-чебешләрен сылтау итеп киреләнде. Янәсе, күрше-күләннең генә күз-колагы җитешмәс. Дөресен әйткәндә, балаларына артык мәшәкать тудырасы килмәгән иде, олы кешенең олыларча, яшьләрнеке яшьләрчә дигәндәй… Шулай да, ай-ваена карамыйча, тәки үзләренекен иттеләр: кияве машинаның арткы утыргычына йомшак мендәрләр түшәп, анага патшабикәләр урыны әзерләде, кызы җәһәт-җәһәт юл төенчеге хәстәрләде, йорт-кураны күршеләргә тапшырды. Төн пәрдәсен ертып, таң нурлары шәйләнә башлаган сәгатьтә юлга да кузгалдылар. «Мине кадерләгән кебек, үз балаларыгыз сезне кадерләсен» – ананың юл догасына изге теләк-фатихасы кушылды.

Ана һәм кыз гөлҗимеш куаклары белән каймаланган сукмактан җитәкләшеп су буена төштеләр. Дуамалланып, ярсып аккан елганың боздай салкын суында бит-кулларын югач, арыган тәннәренә мизгел эчендә көч, сихәт өстәлгәндәй булды, ананың ирен читендәге буразналарына якты елмаю эленде.

– И Ходайның хикмәте! – Аның соклануы, сөенүе, рәхмәте шушы сүзләргә сыйган иде.

Кызы эндәшмәде. Кайнап торган елгага карагач, авылның язгы ташуда кодрәтле дәрьяга әверелгән, җәйләрен чыпчык тезеннән генә булган нәни инеше, әнкәсенең яшь, үзенең сабый чагы күзалдына килеп, кинәт кенә күңеле нечкәрде. Кул сузымы арада гына иде ул чак, керфекләргә эленгән яшь пәрдәсен бармак очы белән тирбәтеп җибәрсәң, аермачык булып, тып итеп каршыңа килеп басар кебек иде…

Яр куенына язгы ташудан боз кисәкләре, чыбык-чабык, салам чүпләре сыенып калган. Авыл башындагы әлле-мәлле агач күперне, һәр елдагыча, ташу үзе белән алып киткән; аргы якка чыгыйм дисәң, үз кыюлыгыңа чытырдатып ябышырга һәм өстенә кадәр су менеп җиткән торба-басма аша тәвәккәлләргә генә кала. Кардан арчылып кына килгән бакчаның капкасы ачык калганмы, ишек алдыннан чыгып тайганмы – бүген-иртәгә бәрәнлисе олы сарыклары ниндидер могҗиза белән аръякка ук килеп чыккан иде. Хикмәт димә инде, шунда бәрәнләп тә куйган җитмәсә. Кемдер күреп, хәбәр итүгә, әнисе зур кунычлы резин итекләрен киеп, өйдән чыгып та чапты. Сабыйлыгы беләнме, кызык күрергә өметләнепме, кыз да аның артыннан иярде. Әнә аның әнисе, ашыга-кабалана инеш буена йөгерә. Шундый яшь, җитез, чәчләрендә көмеш бәсләрнең эзе дә юк әле. Аръяктагы сарыкның бертуктамый ачыргаланып мәэлдәве, күз күреп ияләнгән бер карышлык инешнең олы дәрьяга әйләнүе, әнкәсенең басма башында икеләнеп, чарасызлыктан кулын угалап торуы сәбәп булдымы – кызның күңеленә кинәт кенә шом йөгерде. Басма дисәң хәтере калырлык бу торбага аяк басса, әнкәсе таеп китәр дә каралып күренгән әлеге төпсез дәрья аны мәңгелеккә йотар кебек тоелды кызга. Кисәк кенә чәч төпләре тирләп чыкты, аркасына исә салкын йөгерде.

– Әнкәй! – Кызның ачы тавышы инеш буен яңгыратты. – Мин куркам, теге якка чыга күрмә!

– Бәрәне жәл бит, балам, апчыкмасак, өшеп үлә бит нарасый. Ходайга тапшырып, чыгып карыйм.

Бу ярда күзләрен чытырдатып йомган кыз секундларның, минутларның никадәр озын икәнен шул мәлдә аңлады… Әнкәсе яңа туган бәрәнне пәлтә изүенә тыгып, теге ярдан басмага атлыйм дигәндә, янә бер үлеп терелде.

Баласыннан аералар дип коты очкандыр, әлегәчә ярда арлы-бирле йөренгән сарык кинәт кенә җан-фәрман су буена атылды.

– Әй бу инәйләр… Бала дип бозлы суларга төшәргә дә әзер шул…

– Әнкәсе, бәрәнне күкрәгенә кыскан килеш, көйле тавыш белән сарыкка эндәште. – Төч-төч-төч, кил әле, җанкаем, көтеп кенә тор менә шушында, сине дә чыгып алырмын. Язгы суларга төшеп әрәм буласың киләмени, бәрәнеңне ятим калдырып…

Малда да адәм акыллары бар диярсең: сарык бертуктамый кычкырса кычкырды, үзе басма башыннан кузгалмады.

Әнкәсендә куш йөрәк микәнни соң – башта бәрәнне чыгарып, кызның куенына сыендырды, аннан, каяндыр килгән көч белән сарыкны ябык иңнәренә салып, тагын басмага аяк басты.

Әнкәсе белән ике арада, күп булса, ун-унбиш адым яткандыр. Ул араның чакрымнардан күпкә озын һәм карышлардан күпкә кыска икәнен кыз соңрак, үсә-үсә аңлаячак. Әлегә – якынаймый тилмерткән ике яр арасы. Әнкәсенең суга карамаска тырышып, аягын шуыштыра-шуыштыра ипләп кенә атлавы, җилкәдәге сарыкның тыпырчынып куюы, бу икәүне үз кочагына алырга теләгәндәй, инеш суының гөрелдәп агуы кызның котын очырды. Баягы кебек күзен йомып утырса, әнкәсе басма өстеннән юкка чыгар һәм ул шушы бәрәнне кочаклап, яр буенда гына түгел, гомумән, бөтен җиһанда берүзе калыр кебек тоелды. Кыз үз-үзен белештермичә, күзләрен шар ачып, кинәт сикереп торды да, бәрәнне җиргә яткырып, басмага таба атлады. Дөньядагы иң газиз кешесен югалтудан курку хисе өстенрәк булып чыкты – аяклары торба өстеннән бер… ике… кечкенә адым ясады.

Шул мизгелдә ул әнкәсенең куркудан күгелҗем төскә кергән күзләрен күрде, аның «Кермә!» дип ыңгырашкандай тешен кысып эндәшкәнен ишетте. Басма өстеннән тасмадай шуышкан агымга иелеп карауга, башы әйләнеп киттеме – ә дигәнче карасу ташкын аны үз кочагына алды. Калганында төш белән өн буталды. Ташудан соң тынычланырга өлгермәгән инеш-дәрья йөзендә әнкәсенең җанга якын күзләре генә чагылгандай булды…

…Елганың ике яры болытларда кушыла икән. Алай дисәң, ул болытларга нигәдер аларның өй исе, өй төсе сеңгән кебек. Ул болытларда яңа туган бәрәннең бөдрә йоны да чагылган кебек. Ул болытларга әнкәсенең: «Әй бу инәйләр… Бала дип бозлы суларга да төшәргә әзер шул» дип йомшак кына кабатлавы сарылган кебек… Кечкенә кызчыкның гелән дә зурларча итеп: «Әнкәем, газизкәем, кирәксә, мин дә синең өчен утка-суга керермен» дип үзалдына пышылдавы да кайтаваз булып болытлар итәгенә барып бәрелә кебек…

Соңыннан, авыл халкы бу вакыйганы «үзегез генә түгел, малларыгыз  да күлмәк киеп тугандыр» дип шаяру катыш искә төшергәндә, кызның башында бер генә сорау бөтерелә иде: гаҗәп, ә ул сарык бәрәнләгәнче аръякка басмадан ничекләр чыкты икән?..

Менә хәзер, тау елгасының шомарып беткән ташлар өстеннән дулый- дулый акканын күзәткәндә кызның күңелендә әлеге сорау тагын баш калкытты: гаҗәп, ә ул сарык аръякка басмадан ничекләр чыкты икән?..

– Балам, – диде шулчак әнкәсе кызны уйларыннан бүлдереп. – Кияү аптырагандыр анда, киттеләр дә югалдылар ди торгандыр, теркелдик булмаса.

– Әнкәй, сукмакка чыгыйк та, таудан аркага кочтырып менгерермен, аякларыңа көч килмәсен.

– Инде болай да бөтен авыл халкы «кызың белән киявең кулларында гына күтәреп йөртә» дип аһ итеп сөйли, балам. – Ананың тавышы калтырап китте, ул, бәхеттән мөлдерәмә күзләре ташып түгелә күрмәсен дигәндәй, башын югары күтәреп, бөдрә болытларга текәлде. Шул болытларга түбәләре тигән мәгърур таулар, әйтерсең, ана горурлыгы алдында баш ияргә теләде – кинәт кенә чүгеп, тәбәнәкләнеп куйды. Әле генә зекер әйтеп, шаулашып утырган агач яфраклары да, «бәхеттән елыйлар микәнни» дип аптырап, бермәлгә тын калды. Хәтта тау елгасының гөрелтесе дә шул мизгелдә тукталгандай тоелды. Гүя барысы да каяндыр ишетелер-ишетелмәс кенә булып агылган, колакны иркәләгән моңга, җил канатында тибрәлгән кайтавазга мөкиббән иде.


«КУ» журналының 1нче (гыйнвар, 2014) санында басылды.

фото: pixabay.com; Natalia_Kollegova