Яңалыклар

24.11.2017

«Сине кызым җибәрдеме?» (гыйбрәт)


bab

Бу хастаханәгә эләгү тиз булса да, аннан чыгу җиңел түгел икән. Күчтәнәчләр илтергә барган җиремнән, башым томаланып, йөрәгем урыныннан кузгалып кайттым. Өлкәннәр дәвалана торган бүлеккә кергәч, бар дөнья үзгәргәндәй төсле тоелды. Газиз әти-әнисен бирегә урнаштырып, бу хакта онытучылар да бар икән бит.Шәфкать туташы безне Мөрши­дә апа белән таныштырды. “Әллә, кызым, син безнең районныкымы? Мине алып кайтырга килдеңме? Кызларым килә алмаган, шуңа минем арттан сине җибәргәннәрдер инде. Бик сагындым өемне, – дип елап җибәрде ул. – Өебез искерде шул, анда яшәп булмас инде. Берәр балам кышны үзендә чыгарга рөх­сәт бирсә, җәй көне ничек тә яшәр идем әле. Авылда да кеше калмады. Барысы да минем төсле картлар”.

Ире белән озак яшәргә насыйп булмый аңа – аерылышалар. Ике кызы аның өстендә кала. Сабыйларын берүзе тәрбияләргә тиеш була. Әнә шул авырлык аркасында бүгенге хәлгә калмады микән ул? “Мине үзенә чакырырлык туганнарым да юк. Олы кызым мине алмас, усал ул. Кечесе бераз миһербанлы иде. Кайсы алса да, пенсия акчасын тиененә кадәр бирер идем, – дип күз яше түгә әби. – Кызым, бу үте­нечемне үтәсәң иде. Зинһар, кече кызыма шалтырат әле. Менә телефон номеры, язып ал, онытма”.
Бер белмәгән кешенең мондый әманәтен үтәү җиңел булмады. Бер­ничә көн буе шалтыратырга кыюлык таба алмый интектем. Бер атнадан барыбер теге номерны җый­дым. “Мин аны әллә ничә тапкыр хастаханәдән алып чыктым инде. Ярты ел урын өстендә ятты да, хәле яхшыргач, өйдә тотып булмады аны. Чире шундый. Хәзер озакламый кыш җитә. Чыгып китеп югалса, ниш­ләтим мин аны? Аның ике бүл­мәле фатиры бар иде. Шуны сатты бит. Ник үзенең алдагы көне турында уйламаган? Аннары иске генә бер йорт сатып алды. Әмма анда яшәрлек түгел иде. Төзекләндереп рәткә керттек. Ә ул тоткан да йорт­ны кире хуҗа­ла­рына тапшырган. Әнине берничек тә үз яныма ала алмыйм. Коммуналь бүлмәдә яшибез, – дип сөйли Мөршидә апаның кече кызы. – Кызганыч дисезме? Сез бит барысын да белеп бетермисез. Апа белән мине әби тәрбияләде. Яшь чагында безнең кайгы түгел иде әнидә. Үзе кешечә булса, бездә аңа урын җитмәс идеме? Ул гел тавышлана, кеше белән яши алмый”.
Мөршидә апаның олы кызы үзе шалтыратты. “Әнинең хастаха­нәдә булганына әллә без борчылмый дисезме? Тапкан ана бит ул. Йөрәк әрни. Тик күңелдә аңа карата нәфрәт, ачу бетмәгән әле. Без бер рәхәт күргән балалар түгел. Мине, тугыз айлык сабыйны, ул әнисенә кайтарып аткан. Үзе эчеп йөргән. Җиде яшь тулгач, кабат аның янына күчтек. Ул чакта үги әти дә бар иде. Тик аның белән рәхәт күргән бер көнебез дә булмады. Кыйнады, җәберләде, – ди Нурания. – Без аны әллә ничә тапкыр өйгә алып кайтып карадык. Картайды, әмма тәртипкә утырмады. Беренче баламны табуга, эшкә чакырдылар. Ул чакта янә әбиебез ярдәм итте. Чын әниебез шул инде безнең! Безне тапкан ананы “әни” дияргә дә телем әйләнми. Психиатрия хастаханәсенә дә ул без салганга эләкмәде. Төнлә чыгып китеп, бер авылга барып кергән. Бер йорттан нидер урлап чыккан. Менә шуннан соң аны дәваланырга җи­бәрделәр. Алып кайтсак та, аны бикләп тотып булмый бит. Ә чыгып китсә, хәтәр чыгасын көт тә тор!”
Табиблар, Мөршидә апаның авыруы булса да, вакытында дару биреп торсаң, хәле яхшырганын әйтә. Ә ул барыбер кызларын көтә. Олысы, вакыты булса, әнисе янына барачагын әйтә. “Бер күрәсем килә дә, күңелем кузгалыр дип куркам, – ди ул. – Берәр хәбәр ишетсәгез, миңа шалтыратырга онытмагыз…”

 


Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан