«Ак җилкән»

21.11.2017

Татар буласым килә!


tat

Әлеге шигырьне бер ак яулык япкан татар
апасының оныгы белән тырыша-тырыша,
вата-җимерә русча сөйләшүен ишеткәннән соң
тетрәнеп яздым.

Ирина буласым килми –
Иркә буласым килә.
Галина буласым килми –
Гөлкәй буласым килә.

Маруся буласым килми –
Мәрьям буласым килә.
«Бабуся» буласым килми –
Оныгым үсеп килә.

Балаларга, оныкларга
Русча гына өйрәтсәң,
Күрше-күлән, дуслар белән
Русча гына сөйләшсәң,

«Мамаша» да булырсың,
«Папаша» да булырсың.
«Эй, бабуся!» — дип дәшкәндә,
Артка да борылырсың.

«Әбием», — дип дәшсен өчен
Оныгыма: «Балам! — дим. –
Әйдә әле минем белән,
Мин намазга барам», — дим.

Татар телем — туган телем
Шулкадәр хуш күңелгә!
…Урыс буласым килми шул,
Татар буласым килә!

 

 

 


фото: pixabay.com; Bess-Hamiti