Татар халык ашлары, Яңалыклар

26.10.2017

Парда пешкән катлама (рецепт)


катлама

Камыр өчен:

  • 500 г он
  • 1 йомырка
  • 0,5 стакан су
  • 0,5 балкашыгы тоз

    Фарш өчен:

  • 500 г бәрән яки сыер ите
  • майлау өчен 50 г атланмай

    Камыр басып, юка гына итеп җәяргә һәм атланмай белән майлап алгач, ит фаршы салырга. Фаршны җәелгән җәемгә тигезләп салгач, катлама итеп төрергә. Фаршлы катламаны парда 35-40 минут пешерергә.
    Табынга катламаны кисәкләргә бүлеп чыгаралар. Өстенә майда кыздырылган суган һәм кишер сибәргә мөмкин.

Тәмле булсын!

 

 


Татар ашлары