Хикәя

03.10.2017 №10 (октябрь), 2017

Кырымга китү


krim

Ишек шакыдылар. Дөресрәге, кемдер сак кына тибеп карады. Мин җитди урында эшләмим, гәҗит идарәсе генә – кергәндә артык тәкәллефләнеп тормыйлар биредә, шакучы юк та юк инде, ишекне каерып ачалар йә тибеп керәләр; йөзләрендә кырыс таләпчәнлек: син кем әле монда, янәсе, син монда бер кәгазь көясе генә, көя! Син һәркемне елмаеп каршы алырга тиеш, йомышын тыңларга, юатырга, нидер юнәтергә… Мин ул заманда авыл хуҗалыгы бүлегендә эшли идем. Миңа гадәттә кем килә? – авылдагы влач белән риза булмаган гыйсьян җанлы адәмнәр. Алар инде итагать саклап тормый. Ә бу кемсә ишеккә сак кына тибеп карый, типми дә әле, аягы белән кыюсыз гына орына. – Керегез! Ишек акрын гына ачылды, бүлмәгә иң башта төсе уңып карарлыгы калмаган, әмма шактый зур букча шуып керде. Мин аңладым: аяк түгел, шул кагылган икән ишеккә кыяр-кыймас. Ләкин ул ялгыз түгел иде. Озак тоткарланмыйча бераздан букчаның иясе күренде. Инәсенең башмагы! Эт тиресеннән тегелгән йонлач бүреген сул кулы белән калкытып куюыннан ук таныдым мин аны. Сепер татары – күптәнге дустым Пулат бит бу!
Авызны ачтым да катып калдым. Аны бит үлгән дигәннәр иде! Биш ел элек үк… Үлеп ике ай үткәч кенә Төмәндәге фатирыннан табып алганнар, дип сөйләделәр. Ялгыз яши иде ул, инде сөяркәсе дә берәү генә калган – илледән узгач соң… Югалып торуы да гайре табигый түгел, юлда йөрергә ярата иде мәрхүм (мәрхүм дә дип әйтеп булмый бит әле!) – бүген Төмәндә, иртәгә Мәскәүдә, бер атнадан инде әллә кайдагы Төньяк котыпта… Гомерлек биләмче, төзәлмәс сәях! Ике ай бернинди хәбәре булмагач, сөяркәсе дә борчыла башлаган, мөгаен; фатир ишеген җимереп керсәләр, ул кухня идәнендә ята икән. Ул – ул түгел, Мәңгелек сәфәргә киткән мумия!
Бөтен Төмәнне ду китереп җирләгәннәр мумияне. Себер татар әдәбиятының Тукае дип игълан иткәннәр үзен. Барлык язганнарын бергә җыйгач, Себердә табылган фольклор әсәрләрен дә шунда кушып, Пулат хакындагы истәлекләр белән сипләгәч, саллы гына китап та килеп чыккан. Сепер татарлары бүтән татарлардан аерым халык, аларның үз әдәбияты бар, дип берәү әлеге китап нигезендә диссертация яклап доктор да булган, имеш. Мәскәүгә чакырып, ниндидер мидал да такканнар түшенә.
Шулай шаулап, өр-яңа милләт туу шатлыгыннан туйлар уздырып, җирләгәннәр теге фатирда табылган җәсәдне… Пулат яши! Пулат безнең белән киләчәккә бара! – дип фейерверк чөйгәннәр. Төмән губернаторы хәтта өч-дүрт туптан залп та бирергә риза булган. Канәгать булып таралганнар шуннан соң Сепер татарлары. Тынычланганнар. Безнең гомум татар гадәте буенча биш ел буена Пулат кабере өстенә таш утыртырга да вакытлары булмаган. Шуңа үпкәләп кабердән чыкмагандыр бит Пулат? Мөмкин хәл түгел безнең заманда. «Могҗизаларны үткән чорларда калдырдык. Пулат яши!» – дип кычкыруларны җитдигә алып булмый ич инде.
Мин үз-үземә ышанмыйча күземне угаладым. Тик ышанмыйча булмый иде, Пулат теп-тере кыяфәттә ашыкмый гына каршыма килеп утырды, каңсасын тимер чыбык белән чистартты да кайдандыр куен кесәсеннән чигелгән янчык тартып чыгарды, учында сикертеп авырлыгын үлчәп карагандай итте. Минем аңгырайган карашымны тотып:
– Сәйнәп пүләге, – диде. – Син пит Тукыз авылында танышкан идең аның пелән. Исеңдәме, пескә пер тырыс торнакүз алып килгән иде. Икенце көнне урманда сиңа арнап озан та атты.
Ул янчыктан вакланган тәмәкене бармак очы белән сак кына алып, каңсасына тутыра башлады. Дәшми-тынмый беравык утыргач, чакматашын чыгарды.
– Монда тартырга ярамый, – дидем мин, кабаланып. Гаҗәпләнүдән Пулатның ике кашы өскә күтәрелде.
– Тәмәке тартмыйца үләң цыгарып пуламы? – дип мыгырданды ул. – Аннары, казанча шивәгә күчәргә кирәк табып: – Шигырь язып буламыни төтен җибәрмичә? – дип кабатлады.
– Шигырь язучы юк хәзер, – дидем мин, кистереп. – Яудагы кебек кырылып бетте барысы. Сине дә бит биш ел элек үк…
– Юк сүз ул, – диде Пулат, мине бүлдереп. – Үлгән кеше Себердән үк килеп синең каршыңда утыра аламы? Каңсамны кабызсам, мин әле бөтенләй дә үлмәгән кебек!
Дөрес әйтә, каршымда нәкъ элекке Пулат иде. Себернең зәһәр җилләрендә кайрыланган кара-кучкыл бите, соры каймалы яшькелт-кара бадәм күзләре, почык борыны шул ук – берни үзгәрмәгән. Чыраенда борынгы татар сагышы. Күчем хан, безнең көннәргә кадәр яшәсә, шундыйрак кыяфәттә булыр иде, мөгаен.
– Мине үлгән тип уйладылар, ә мин Касанныкка кайтып киттем, – диде ул, бөтенләй диярлек әдәби телдә сөйләшә башлады. – Тышчаны калдырдым, нигә ул миңа? Искергән иде инде. – Ул йонлач бүреген салып өстәлгә куйды, торып басты. – Менә хәзергесе ничек? Гырнадир кебек бит, ә? Нәкъ элеккечә.
Мин берни дә аңламыйча аңа текәлдем. Аракы эчкәнгә дә охшамаган. Аек дип тә булмый, әллә ниләр сөйләгәч. Дөрес, ул элек тә сәер иде. Ләкин болай җук түгел. Тышчаны калдырдым, диме? Төмәндәге фатирының кухнясында ике ай ятып мумиягә әверелгән җәсәденме әйтә ул? Аннары телевизордан күрсәттеләр – Мәскәүдән! – быел язын Казанлык авылын тоташтан су баскан, беркем котыла алмаган! Ә Мәскәү ул андый хәлләрне хәбәр иткәндә алдамый, гадәттә. Әйе, фаҗига… Һуманитар катастрофа! Тик бер нишләп тә булмый, табигать шундый финтларны күрсәткәләп тора. Борынгылар тикмәгә авылны Казанлык дип атамаган, димәк, андый җирне иртәме-соңмы су басмый калмый.
– Ничек алыштырып була соң тышчаны? – дип сорадым мин, башны тилегә салып. – Искесен ташладың да ди, ә яңасын кайсы кибеттә саталар?
Бүлмәдә эссе иде, Пулат таушалган мутон тунын чиште, тун астындагы свитеры да миңа таныш шикелле булып күренде. Узган гасырның җитмешенче елларында ук, Хемингуэйга охшарга тырышып, икебезгә икене Мәскәүдә сатып алган идек. Шул шатлыктан калган тиеннәргә сыра да эчтек. Ансыз буламыни инде без яшь чакларда. Бераз башына киткәч, Мәскәүнең йөрәгенә басып, Пулат урысча язган бердәнбер шигырен кычкырды:

Я потомок Куцума,
Стою у ЦУМа.
И русским на диво,
Пью ихнее пиво!

Әйе, гаярь егет иде Пулат. Хәзер әнә йончыган шәүлә кебек утыра каршымда. Хемингуэй свитеры гына безнең бәхетле елларны искә төшереп тора сыман. Мин көлеп җибәрдем. Шатлык иде миңа бу свитерны күрү! Вакыт пәрәвезен аралап, Пулатның да йөзеннән мескен елмаю саркып чыккандай булды. Тышчасын алыштырса алыштыргандыр – мондый елмаюны мин хәтерләмим – тик киеме элекке иде Пулатның, иске иде. Анысы күңелгә ошады – яңа кием алырга ул яшь чакта да атлыгып тормады. Андый вак-төяккә акча тоту аның өчен җинаятькә тиң иде.
– Тышча ул вакыты чыккач үзе төшеп кала, ә киемнән арыну кыен, – диде ул, янә фәлсәфә томанына уранып.
– Кая урнашырга булдың? – дип сорадым мин. Әйе, бу чыннан да Пулат! Һәм аны болытлардан гөнаһлы җиргә төшерергә кирәк иде. Әлбәттә, кунакханәләр, кыйммәтле һотелләр аңа төс булмавы, алар тирәсенә якын киләчәктә бармаячагы ерактан күренә. Ә кая куначак? Элегрәк ул буйдак Мингалим дустыбыз фатирында туктала, шунда «Пулат, Пулат кайткан!» – дип ду килеп бәйрәм итә идек. Тик инде Мингалим дә икенче ел Казанда юк, Мәңгелек сәфәрдә вакыты.
Пулат букчасына ымлады: «Палык», – диде. Мин сәгатькә карадым, эш вакыты төкәнеп маташа, һәм, дөресен әйткәндә, эшлисе дә килми, чөнки Пулатны таныгач ук җирдәге һәр эшнең акыл өшерлек мәгънәсезлеккә ия булуын аңлаган кеше аңларлык иде. Бераздан инде без, буранлы Казан урамнарын кичеп, мин яши торган өйгә якынлаштык.
– Шәкә юкка чыкты бит! – диде Пулат, өйгә керер алдыннан. Шәкә Казанлык авылында клуб мөдире иде. Нишләп юкка чыкты икән соң ул? Ләкин өйгә кергәнче Шәкәнең язмышын мин күңелемә бик якын алмадым. Иң әүвәл хатынны күрәсе бар әле. Билгеле, ул бернинди кунак та көтми иде. Тик кунак килмәсенә дә иманы камил булмагандыр. Ара-тирә кунаклар гел килеп тора безгә. Дөресрәге, алар миңа ияреп кайта иде.
Дустымның Себердән үк килүен аңлаткач, кайчандыр бергә нужа күрүебезне дә искә төшергәч, хатын алай-болай сүз әйтмәде тагын, елмайган атлы булып табын әзерләде, чәй кайнатты. Пулат үзе, алъяпкыч бәйләп, балык чистарта башлады, үз кулы белән тоткан чөгәләрне кыздырырга иде исәбе.
– Шәкә юкка чыкты, дисеңме?
– Әйе, күз алдымда гаип булды. Җир йотты ахрысы.
– Син бүген гел юк сүз сөйлисең!
Пулат, пычагын өстәлгә куеп, урындыкка утырды, җансыз күзләрен почмакка төбәп, шомлы тавыш белән әйтте:
– Шәкә Кырымга китәргә ниятләде.
– Моның нәрсәсе гаҗәп? Кырымда быел алты миллион кеше ял итәчәк, диде әнә телевизор. Бу бит Рәсәйдәге бөтен татар халкы кадәр!
Пулатның күзенә җан иңгәндәй булды. Рәсәйне, дөресрәге, Советлар илен ярата иде ул. Хәтта патриот дисәң дә, бик ялгыш булмас.
– Кырым! Дөрес тартып алдык хахулдан! Ул безнең җир. Шәкәнең дә анда барып урнашасы килде. Урнашыр да иде… тик менә күз алдында юкка чыкты. Юкса, Кырым ул элек-электән ханнар кулында булган.
Пулат үзен Күчем хан нәселеннән саный иде, Шәкә белән алар чыбык очы туганнар, димәк, ул да хан ыруыннан… Әһә, менә бит! Кырымга Себердән дә тарихи дәгъва, кабул ит, мөртәт Украина! Тик Пулат белмидер: Киев кенәзе Владимир, киләчәктә урыслар Кырымны яуласын өчен, ханнарга кадәр үк Херсонеста чукынып куйган! Ә Киев әле ул чакта Украина башкаласы булмаганмы… Фу-у… безнең баш кына җитәрлек түгел монда.
– Әкият ул, – диде Пулат, шаккатмалы – ул минем уемны укый иде. – Әллә ничә гасырдан соң монахлар уйлап тапкан әкият. Елъязмалардагы Владимир – чынлыкта норман конунгы Вальдемар, һәм ул беркайчан да христиан булмаган. Башкисәр, илбасар, әйе, әмма…
Мин аны бүлдердем. Авыл хуҗалыгы буенча белгеч булганга, тарихта сай йөзәм мин, Путинның диңгез култыгында, су астына төшеп, борынгы амфора табып йөрүен дә аңламадым – янәсе бабалары шуннан шәраб эчкән, диюе идеме; аның инде кирәге дә юк – Кырымны кемгә дә барыбер кире бирмәячәк; мине Шәкәнең язмышы ныграк кызыксындыра иде. Ничек ул Пулатның күз алдында юкка чыккан?
– Башкисәрлек христиан булырга да, мөселман булырга да мишәйт итми, – дидем мин, – борынгы заманда әле ул хупланган да.
– Шәкә Кырымга китеп хан булмакчы иде, – диде Пулат, бераз тын торгач. Мин шаркылдап көлеп җибәрдем. Кыска буйлы, тар җилкәле, кысык күзен калын пыялалы күзлек белән каплаган Шәкәне һич тә хан кыяфәтендә күз алдына китереп булмый иде. Киноларда ханнарны бик куркыныч, әшәке итеп күрсәтәләр бит, ә Шәкәдән табигый итагатьлелек бөркелә, аңа карап нигәдер елмаясы гына килеп тора. Хәер, борынгы ханнарның нинди кыяфәттә булганын хәзер кем белә, бәлки нәкъ Шәкә кебек булганнардыр… Без дә бөтенләй төшеп калганнардан түгел, дигәндәй битараф кына әйтеп куйдым, янәсе, без сез белгәнне күптән киптереп элгән.
– Сез бит Шәйбан нәселеннән, биләмәгез – Күк Урда, Иделнең уң ягына хокукыгыз юк. Анда ханлык итү өчен Гәрәйләр нәселеннән булырга кирәк.
– Гәрәйләр нәселеннән тәхеткә утырырлык кеше калмады, – диде Пулат. – Тарихи миссияне безгә – Күчем хан токымына – үтәргә кала. Шәкә шул юлда гаип булды. Ул Кырым тәхетенә лаеклы кандидат иде. Хәтерлисең бит аны?
Хәтерләмичә!
Егерменче гасырның туксанынчы елы иде булса кирәк. Әлбәттә, милади. Һиҗринең әле ни икәнен дә белмибез. Пулат белән «Кысла» сыраханәсендә күрештек. Кремль астындагы әлеге пыяла бинада шагыйрьләр һәм бандитлар, рәссамнар һәм теләнчеләр, көйчеләр һәм йөкчеләр – Казанның бөтен түбән катлавы! – тулып ята, биредә кемне генә очратмыйсың! Иң түрдә, әлбәттә, Ленин портреты янында, кәттәдән дә кәттә булып бармен кукраеп баскан. Ул болай әллә кем дә түгел сыман – тирле кружкаларга күбекле сыра коя, керле тастымал белән кран төбен сөрткәләп ала; ә өстендә крахмалланган ап-ак күлмәк, муенында чем-кара күбәләк, дирижёр таякчыгы тоттырып бүгеннән сәхнәгә чыгарырлык. Бик якын килмә инде син аңа, агайне, мәгарә төбендәге үтә күренмәле су эчендә яткан таш салкынлыгы бөркелә сөмсере коелган битеннән. Һәркем белә – ул совет миллионеры һәм бандитлар арасында абруе зур. Исеме әле дә хәтердә. Мәхмүд! Мин аның белән кул бирешеп күрешә идем көнчел карашлар астында – ай нинди нәфрәтләнеп карый иде миңа шул чакта дус-иш, таныш-белеш. Көнләшү, безнең профессия кешеләренең яшәү рәвеше ул. Әлбәттә, бераздан Мәхмүдне атып үтерделәр. Һәм монда безнең профессия кешеләренең бернинди катнашы да юк иде, билгеле <…>


Хикәянең дәвамын «КУ» журналының 10нчы (октябрь, 2017) санында укыгыз.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *