Каләм тибрәтүчеләр

25.09.2017

Сагынам


mama

Инәкәем каршы алган вакыт
Кайткан чакта хәлен белергә,
Күз алдымнан китми, сакланадыр
Юксынудан йөрәк телергә…

— Ничек кайттың, кызым, арыдыңмы?
Утыр йомшак мендәр өстенә!
Өшеп, туңып беткәнсеңдер, балам,
Җиңел киенгәнсең өстеңә…

Нишләп калды кияү, оныкалар?
Кода-кодагыйлар ни хәлдә?
…Сорау бирә, җавабын да көтми,
Чәй әзерли үзе бу мәлдә.

Барлык тәм-том, күчтәнәчләр белән
Инәй куя өстәл тутырып.
Чәй эчәбез хәбәр сөйли-сөйли,
Икәү кара-каршы утырып.

Нинди рәхәт булган! Шул чакларның
Һәр мизгеле йөрәк түрендә.
Истәлекләр булып сакланалар
Торганда да гомер үрендә.

Сагышланам, инәкәем чәен
Бүтән эчү мөмкин түгелгә.
…Исән чакларында, бу тойгылар
Ник килмәгән икән күңелгә?!

Рәмзия Шәрәфетдинова-Зиннәтуллина. Башкортстан
Хәзерге вакытта Италиядә яши


Комментарий

    amina.sabitova.59@mail.ru:

    Нинди рәхәт булган! Шул чакларның
    Һәр мизгеле йөрәк түрендә.
    Рәмзиянең бар шигырләре дә тирән эчтәлекле, аның кешеләргә әйтер сүзе бар.Рәхәтләнеп укыйм шигырләреңне, рәхмәт сиңә.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.