Бәян, Язучы блогы

20.09.2017 №9 (сентябрь), 2017

Үлмәс


ulmas

1

…Ул тәгаен генә үзе дә белми: бусагасыннан уздырырмы, әллә ләгънәт яудыра-яудыра, куып җибәрерме? Белми, берни дә белми… Ә барыбер кайта. Ничәмә-ничә чакрымнар үтеп, каргыш ишетергә кайта. Баш аска иелгән саен иелә: мәгәр күтәрелеп караса, ир бәндәсенең ачудан чатнаган пыяла күзе бәгыренә кадала. Йә, монысына ничек тә түзәр, чөнки кире борылырга ярамый! Өмет алга әйди. Алга, алга!

Юл буе уфылдаган ир, ниһаять, «шартлады»: теленнән зәһәр агуын тамызып:

– Син такый безне адаштырдың, май чүлмәге! – дип акырды. – Кайда монда авыл?! Кругом урман! Кругом саз! Батсак – хана! Үләксәңне дә тапмаслар!

Гәрчә, дәшмәскә дип тешен кысса да, хатын әйтеп калырга ашыкты:

– Батмабыз, җир таш төсле каты…

– Синең авырлыктан тимер дә сыгыла, ништу таш! Ваня, тәгәрмәчләр чүт сытылмый! Шофёр хуҗасыннан акыллырак иде:

– Сазлыкта черки мыжлар иде, Сәйфи Бариевич, монда аяк асты шыгырдап кипкән, – диде.

– Мужыт әле сез, бу урман да тегел, кыр диярсез, акыш-макышлар!

– Куактан азган урман анысы, Сәйфи Бариевич.

– Тормозга бас!

– Ник, Сәйфи Бариевич?

– Тирә-якны караштырыйк, миңгерәү! Без точно адаштык! Караңгыга тиклем моннан үкчә җалтыратырга кирәк. Черки жук тек, бүре до черта!

Кара джип корыган агач ботакларын изә-сыта туктагач, ирләр җиргә сикерде. Аңа да әзрәк кымшанасы иде. Утыра-утыра аяклар шар кебек өрелеп шеште. Әмма хатын сынын кузгата алмады. Аннары ул машина ишегенә яны белән генә сыя, тыштан берәрсе булышмаса, кысылып калачак иде. Урман һавасы белән борынга әллә нинди таныш ис бәрелде… Көлдә бәрәңге күмеп пешергәндә генә шундый татлы көйгән ис тарала лабаса! Димәк, ул беркемне дә адаштырмады: әнә теге куерып тыгызланган агач-куак артында тереклек бар! Бәлки, анда аның туган авылыдыр, ә? Ике араны шушы яшеллек дәрьясы гына бүләдер?

Ир бәндәсе киресенә катып сәфәрне өзгән тәкъдирдә, шул якка үрмәләргә әзер булып, хатын ишеккә табан янтайды. Тик фәрман белән дәрман икесе ике нәрсә иде: ул таш белән бастырган төсле, ярты сүәмгә дә урыныннан купмады. Ирләр, әйтерсең, аяк белән таптап юл сала, озакладылар. Авылдан чакрым ераклыктагы урман элек мондый ук караңгы чытырман түгел, каены, имәне, усагы тәртип белән генә үсә иде. Әзме качышлы уйнады бала-чага шунда, әзме бөрлегән чемләде. Ә тирә-юнь яп-якты: гүя кояшның алтынсу нурлары җәлпәк яфраклардан гына коела иде.

Хатын чәчелгән уйларын бер төенгә төйнәп, «уф!» дигәндә генә, машина «мөгезе» белән «сөзгән» чикләвек куагы селкенеп, ботакларын сарган колмак үләненең алкалары биешә башлады. Кемдер куак артына поскан иде. Әнә, аның гыж-гыж сулаганына кадәр ишетелә! Җиңел-җилпе Минап шаяра! Куркыта, янәсе.

Ләкин шофёр белән Сәйфи бөтенләй башка җирдән – уң яктан килеп чыккач, хатын өнсез калды. Ә анда кем соң алайса, кем?

– Әнә тегендә… Чикләвек куагы артында ниндидер кеше! – дип, ул тавышын калтыратып кычкырган иде, Минап, гәүдәсен урталай сындырып көлде:

– Һи, һи, сеңел, саташма! Мондый чытыр-мытырда нинди җүләр йөрсен!

– Без җөрибез, ватый! Безнең иркә бикәбез маҗара тансыклаган! – Ир, йөзендәге канәгать елмаю битлеген салып, сырт йонын кабарткан иде, шофёр аны тиз генә уңайга сыпырды:

– Алай бик ватылмадык инде үзе, Сәйфи Бариевич. Сезнеке кебек шәп машинага җиде йөз чакрым пүчтәк ул! Рульне ничек боргалаганымны тоймадым да мин!

– Җумалама, карт хөрәсән! Артка чиген давай. Анау теге уң җакта бер морҗадан төтен ургый. Аучылар җортыдыр. Тавык тәпиле ызбада җәшәгән убырлы карчык турында нидер әйтерләр мужытсы. Җанган үкчә, сызлаган буыннар өчен түләү итеп поши да атарбыз, ха-ха!

– Әй, юк белән мәшәкатьләнмик, Сәйфи Бариевич! Ризык хайванымыни поши. Пешерсәң – шулпасы әче, ди. Ите дә чәер кебек, ди.

– Ыспурлашма, надан! Поши ите кыздырырга якшы. Серкә, тоз, төрле тәмләткечләр белән җебетеп өч-дүрт сәгать тотсаң – авызда эри!

Кайнар мичкә тыктылармыни, хатынның тәне бөршәйде. Ишегалдындагы канлы эзләрне әле дә яңгыр юмагандыр, әле дә… Әй балачак, балачак! Күпме гомер хәтер дәфтәрендәге тапларны сөрттермисең бит син. Инде тагын берәүсе хайван рәнҗетмәкче… Ул «тимә!» дип, алгы утыргычка ишелгән иренең чәчен умырмакчы иде, машина кисәк кенә артка чигенде дә, терсәге ишек тоткасына бәрелде. Күзен яшь элпәсе каплады. Сөяге чатнап авыртканнан түгел, чарасызлык елата иде. Аның хәзер бу дөньяда бернәрсәне дә үзгәртерлек көче юк микәнни?! Ул бары тик кол кебек буйсынырга гына тиешме?! Кайда хатынның гайрәтле чаклары?! Әгәр дә мәгәр пыскып кына янган соңгы чырагы да сүнсә – яшәүнең ни кызыгы!

Чынлап та, тереклек бар дип искәрткәндәй, уң якта ат юлы сызылган, тик ул яшь үлән белән капланып беткән иде. Хатын инде кай тарафтан сыек кына төтен бөркелгәнен дә күрде. Шәт, юл туп-туры шунда табан илтер. Шәт, агачкуакка «төренгән» туган авылы да шушы тирәдәдер…

Баядан бирле кыбырсыган ир бәндәсе шофёрның кулына сукты:

– Ачтан үләм, туктале, Минап. Син берәр нәстә тыктыңмы?

– Казылык, әпәй һәрчак тартмада минем, Сәйфи Бариевич.

– Арытты, черки сытарлык та хәл җук, ниушто поши гөпелдәтергә.

– Соң, капкалыйк, әйдәме, Сәйфи Бариевич. Ач кешенең ачуы яман, дигән борынгылар.

– Синең карының ачтымы суң, майбикә? – Ир бәндәсе борылып хатынны үчекләде.

Әй, тамактан валчык та үтмәс иде. Аның йөрәге дөп-дөп типте, сулышы эчтә кайнарланып, иренен көйдерде. Авыл якын! Бөтен вөҗүде белән тоя, якы-ы-ын!

Ә Сәйфи, мәрхәмәте уянып:

– Ашамасаң – ашама, чеметем генә һава сула, атусә җан тәслим кылырсың, – дигәч, хатын киреләнмәде. Ирләр аны утыргычтан суырып алып җиргә бастырганда, тез буыны йомшарып, ул аска сыгылды.

– Әйдәме, сеңелне каенга терәтәбез, Сәйфи Бариевич, – диде Минап.

– Каенны аудара бит ул!

Айгыр төсле кешнәгән ирнең үртәвеннән гарьләнмәде хатын. Эш үртәлүләрдән узган иде шул… Икәү капот өстендә табын корганда, ул дүртаякланып торып басты, чайкала-чайкала нәзек каенга килеп сөялде. Кайчандыр хатын да шушы агач кебек зифа иде, сылу иде. Биш былтыр гынамы, ун былтыр элек. Ул хәзер һәр яшәлгән елларын өчкә тапкырлый, чөнки аның һәрберсе газап белән тамгалана. Һай, бу көн белән төннең озынлыгы! Тәүлек, күн төсле, тартылган саен тартыла. Ахырзаманда вакыт су кебек ага, имеш. Күрәсең, мәхшәр кубасы көннәр ерак, бик ерак әле.

– Сеңел, әз-мәз чәйнәштер. – Минап абзый аңа ипи кисәге сузды.

– Рәхмәт, мин тук, – диде хатын, аңарда ашау хәсрәте юк иде. Йөрәк һаман дөп-дөп бәреп колагын шаулатты. Кул сузымында гына аның авылы… Кайчандыр үзе үк каһәрләгән аймагына дәва эзләп кайтырмын дип, ул уена да китермәгән иде. Авылдашлары аларның нигезен көл иткәч, һәм дә әтисе шунда…

– Нәстә мәлҗерәдең? – Аяк өсте генә казылык белән ипи умырган ир бәндәсе аның йөзенә шешәдән су бөркеде. – Үлмә тагы, җәфа!

Бу каен сихәтләндерә микән әллә, хатын үзендә нәни генә үзгәреш сизгәндәй булды. Сәйфи белән ярты кәлимә дә алышмаска дип юлга кузгалганда ук теленә йозак салган иде ул, ә хәзер үзалдына шуның биге ачылды:

– Мин сиңа Минап абзый белән генә барам, дидем, Сәйфи! Чакрым саен битәрләгәч, нишләп безгә тагылдың?!

– Һо-һо! Сиңа кем ышанган ди, кадерле катынкаем! Мужытсы син, мине җәтим ясап, чит илгә кыякларсың. Махсус очкыч җаллап. Упшый самолётка утыртмаслар сине, күктән мәтәлербез дип шикләнерләр. Биш филдән дә авыррак син, катынкаем. Валлаһ, дим! – Ир бәндәсе, кул арты белән авызын сөрткәч, гыр-гыр кикерде дә, үпкәләгән тавыш белән: – Ит җакшылык, көт җаманлык, – диде. – Кайгыртуың өчен рәхмәт, Сәйфи, димисең, ватый. Машинада бөкләнеп бара-бара бил катты, муен кәкрәйде, ә син, ватый, нервыны кытыклыйсың. Минап, давай, май чүлмәген урынына шудырыйк! Кил, катынкаем!

– Сабыр, Сәйфи Бариевич, безнең арт көпчәк тишелгән бит!

– Мин куян куган арада тиз генә рәтлә, едрит-кудрит, – дип, ир бәндәсе сүгенә-сүгенә куаклыкка таба атлады.

Минап ах-вах килеп тәгәрмәч алыштырганда:

– Әшәке җан син, Сәйфи, ватый, – диде. – Утырган җиреңдә артыңны елан чаксын! Пинсәгә тагы ике ел, шуннан соң төкерәм мин сиңа, Сәйфи, ватый. Без аның белән авылдашлар, сеңел. Аның атасы Сергач якларыннан өйләнеп кайткан. Анасы Айшәттәйнең сөйләме үзгә иде. Мин дә мишәр дип мактана Сәйфи, ике сүз ятлаган да. Өчне ятлар иде, башында чүбек. Ямаулы ыштан кигән хәерче малае сиңа өйләнеп баеды, сеңел, иеме? Ялкау ятыр, бәхете артыр, диләр картлар.

Куаклыктан ялтырап ир бәндәсе чыккач, шофёрның «җыры» үзгәрде:

– Син, әйдәме, сеңел, мондый кайгыртучың барына сөен! Катын-кыз өчен Сәйфи Бариевич төсле борчылган ирләр сирәк, сеңел. Зифа апагызны шулай иркәләсәмме? Аягымны юып, суын эчә, билләһи! Маладис кеше безнең Сәйфи Бариевич!

– Көн кичкә авышты, давай җәтрәк эшлә, Минап! – дип әмер бирде ир бәндәсе. – Мине ни мактагыз, ни җаманлагыз – мыек очым да селкенми.

…Әйе, әле үзе дә юньләп тамыр ныгытмаган каен баласы ниндидер тылсымга ия кебек иде. «Көч-дәртеңне миңа да күчер», – дигәндәй, хатын тагын да җайлабрак аңа сыенмакчы иде, Сәйфи җиңеннән йолкыды:

– Син дә кымшан! Иту ыргытырмын да китәрмен бүреләргә азык итеп. Нужартып җәһәннәм читенә җөртәсең! Минап, давай, тауарны күтәреш!

Эткәли-төрткәли хатынны машинага керттеләр. Ул бәләкәй сумкасын итәгенә куймакчы иде, ир бәндәсе бавыннан эләктерде:

– Җул буе букчаңны кочакладың, ватый! Нәстә җәшердең? Шик уянды миндә, ватый. Нукы, бир! – Йонлач кул сумканы бутый башлады. – Мин сиңа алтынкөмеш әрбирләреңне алма, җугалтырсың, хәсрәт, дидем. Ызначит, тыңламадың, катынкаем. Нәстә бу, нәстә? – Ир бармагына ураган муенсаны әйләндерәтулгандыра тикшерде. – Карале, Минап, сихыр-михыр кулланмасы тегелме?

– Аллам, ник шаккаттың? Муенса инде, Сәйфи Бариевич. Яшь чакта безнең әниләр ат каштаны чикләвеген энә белән тишеп җепкә тезәләр иде.

– Синең анаң – авыл катыны, кәҗә бугын киптереп асса да шаккатмам! Ә минем бичәгә моның ни хаҗәте? Үдә тартма-тартма берлиант, муеныңа катлап-катлап так!

– Бир, бир! – диде хатын, өзгәләнеп, ләкин ир тыңламады, җирәнгән кыяфәт ясап, муенсаны куаклар арасына болгап атты <…>


Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *