Хикәя

30.08.2017 №8 (август), 2017

Кышкы яшен


94

Повесть
Дәвамы

4

– Тәүге эш итеп бүген үк әтиеңнең каберенә барып кайтыйк, – диде Фатыйма. – Сездә киез итекләр булмасмы?

– Булмыймы соң! – дип Раушания икесенә дә итекләр чыгарды.

– Мин иртән анда керә торган юлны көрәп куйдым инде, – диде Арслан. Зиннур көлеп җибәрде:

– Син йоклыйсыңмы соң, яшьти?

– Мин йөргәндә йоклыйм, йоклаганда сөйләшергә яратам.

Алар киенеп чыкканда, берән-сәрән генә кар төшкәләп тора, бернинди җил әсәре юк иде. Сарафаннан килеш кенә капка төбенә кадәр озата чыккан Раушания:

– Мунча ягам, арыганчы йөрмәгез, чабынырлык рәтегез калсын, – дип кисәткәндәй итте.

Алар өчәүләп зират очына таба атладылар. Зәңгәр коймалы биек йорт турына җиткәндә, Зиннур:

– Бусы Сәүбәннәр йорты түгелме соң? – дип куйды.

Барысы да туктап калдылар. Ярым ачык бәләкәй капкадан башына каракүл бүрек, өстенә ак тун, аягына кара итек кигән Сәүбәнне күреп алдылар. Ул урамга арты белән тора, абзар тирәсеннән нидер күзәтә иде бугай. Инде бик җайлы туры килде, дип, ишегалдына керделәр. Сәүбән, аларның сөйләшкәнен ишетеп, бөтен гәүдәсе белән артына борылды. Ул күзләрен кысып карап торгач, кунакларны таныды, кулындагы елык-елык килеп торган никель таягына таянып, аларга таба атлады. Юка иреннәренә елмаю җәелде, тип-тигез булып энҗедәй тезелгән вак тешләре күренде:

– Петербургтан делегация килгән!

Ул, таягын беләгенә элеп, иң элек Фатыйма белән күреште, аннары Зиннур белән кочаклаштылар.

– Сине кочаклау – аюны кочаклау белән бер, – диде Сәүбән, көлеп. – Укыганда беребездән дә артык түгел идең.

– Ветеринар буларак әйтәм: туа мөгез чыкмый, тора мөгез чыга, – дип куйды Арслан.

– Ну, астыртын гына шаярырга оста да идең! – Фатыйма бармак янап куйды.

– Булгандыр инде, апа…

Сәүбән авызының бер чите белән генә елмаеп алды.

– Аның кулы белән йөрүен әйт әле син, әни, – диде Зиннур. – Минем пәкегә бәхәсләшеп, Ык буеннан өйләренә кадәр кулларында атлап кайтты.

Барысы да көлешеп алдылар.

– Ул пәке исән, – диде Сәүбән. – Кире биримме үзеңә?

– Хәзер миңа пәке түгел, кылыч та кирәкми, – дип куйды Зиннур.

Сәүбән нишләптер әле аның йөзенә, әле аякларына тиз-тиз карап алгач:

– Әйдәгез, өйгә керик, – диде. – Хәзер хатынны да кибеттән дәшеп кайтарам.

– Чакыруың өчен рәхмәт, Сәүбән. – Фатыйма аның иңбашыннан кагып куйды.– Без әле Хөснулланың каберенә бара идек. Аңа Коръән дә укытабыз. Берсекөнгә сәгать унга. Килерсең бит?

– Ярар, барырга тырышырмын, – диде Сәүбән. – Йөрәк белән кан басымы кузгалмаса.

Алар артыннан Сәүбән авызының бер чите белән елмаеп карап калды.

Әтисенең каберенә куелган кара мәрмәр өстенә явып торган кар юка гына катлам булып түшәлеп килә. Кабер янында сүзсез генә басып торганда, Зиннур әтисенең күкрәп торган яшь чакларын хәтереннән үткәрде, вакыты белән аның ягымлы, вакыты белән кырыс тавышын ишеткәндәй булды. Әнисе перчаткасы белән мәрмәр өстендәге карларны сыпырып төшерде.

– Колхоз дип шулкадәр тырышмаган булса, бүген яши иде әле ул. – Әнисе озын итеп калтыранулы сулыш алды.– Егерме алты ел көнне-төнне белмичә чапты…

Арслан аның сүзен дәвам итте:

– Авылларда ул төзеткән мәктәпләр, кибетләр, почта, медпункт, идарә биналары бүген дә эшләп тора. Ферма торакларын, складларны, мастерскойларны әле һаман талап бетерә алмыйлар.

– Шуларны йөрәге күтәрә алмады. – Әнисе туктаусыз күз яшьләрен сөртте. – Мин генә беләм аның йокысыз төннәрен, уфтануларын.

Әнисе бераз тынычлангач, әтисе рухына кычкырып дога укыды, өчесе дә кулларын күтәреп дога кылдылар. Әтисеннән соң әби-бабаларының, тугантумачаларының каберләрен карадылар, истәлекләрен яңарттылар, алар рухына изге теләкләрен юлладылар. Зираттан кайтышлый алар үзләре яшәгән йорт каршына да туктап хәтер яңарттылар. Ул йортны әнисе Чаллы кешеләренә саткан иде. Алар биредә җәй көне генә яши икән. Өйнең эченә кереп карый алмасалар да, ата-баба нигезенең исән булуына сөенделәр.

Кайтып капкадан керүләренә, Раушания яланөс, яланбаш килеш чиләк тотып абзардан килеп чыкты.

– Әйдәгез, табын әзер, чәй эчәбез, – дип, аларны өйгә кыстарга тотынды.

Фатыйма аңа каршы төште:

– И, Раушания, әле ашарлык рәтебез дә юк, Шәкуров абыйны күреп чыгыйк инде без, – диде.

– Алайса Арсланны алып калам, аңа кушасы эшләрем бар, – дип, Раушания ризалыгын бирде.

Фатыйма сумкадан Нәҗип Шәкуровка дигән пакетын эзләгән арада Раушания аңа алып керергә бәлеш, ит, пешкән угыз, банка белән аш әзерләде.

Алар урамга чыкканда, инде караңгы төшеп килә иде. Рөхсәт сорап, сәламләп, карт укытучының өенә уздылар. Ал өйдә гөлт итеп ут янып тора. Тәрәзә төпләрендә, шкаф буендагы тартмаларда гадәттәгечә суган, петрушка, укроп үсентеләре ямьяшел булып күтәрелеп утыра. Менә түр яктан култык таякларына таянган Нәҗип абый үзе дә күренде. Зиннур әллә нишләп китте. Укытучының төс-кыяфәте дә, киеме дә шул ук, тик башын әйләндереп алган озын көмеш чәчләре генә аны әллә нинди серле, әкияти зат итеп күрсәтәләр иде. Гүя бу – көмеш чәчләр түгел, көмеш нурлар белән янып торучы факел иде. Ул, култык таякларын шакылдатып, аларга якынлашты. Аның йөзе элеккедән дә аграк, мәрмәрдәй шома, кашлары кара, ә коңгырт күзләре үтәли күргәндәй текәлеп, яндырып карыйлар. Менә ул култыгы белән таякларына таянган килеш артына борылыр да, тактага берәр мисал яисә алгебраик тигезләмә яза башлар шикелле тоелды. Укытучының бер гаҗәеп сыйфаты бөтен авыл халкы өчен сер булып калды. Шәкуров тактага нидер язганда берәр бала шаярса-нитсә, шылт иткән тавыш чыкмаса да, укучыларга таба борылып карамыйча гына, мәсәлән: «Абдуллин, тактага кара!» – дип кисәтә. Менә шул чакта аның укытучы түгеллеге, күктән иңдерелгән фәрештәләр затыннан икәнлегенә ышанырга туры килә иде.

– Эһе-һе-һе! – дип җиңелчә генә көлгәне ишетелде укытучының.

Шәкуровның «эһе-һе»сен шулай ук һәркем белә. Үзеңә карата аның мөнәсәбәтен авылның карты-яше әлеге «эһе-һе»се аша белә. Әгәр очраганда сиңа «эһе-һе»се ишетелсә, күкрәк киереп йөри аласың. Әгәр ул ишетелми икән, эш-гамәлләреңне Шәкуров абыең хупламый, төзәл, төзәлмәсәң, мәңге «эһеһе»не ишетә алмаячаксың. Аны кемнәрнең ишеткәне, кемнәрнең ишетмәгәне шулай ук бөтен авылга мәгълүм.

Менә шундый укытучы каршында басып тору Зиннур өчен Россия спорт федерациясе Президенты каршында басып торудан да җаваплырак иде. Шәкуров абый беркая бармыйча, мәктәп белән бәләкәй өе арасында култык таяклары белән йөреп, бернинди шау-шусыз барлык халык белән идарә итә шикелле иде. Ул колхозның алыштыргысыз партоешма секретаре булып, Зиннурның әтисенә кадәр дә, аның белән дә озак еллар буе эшләде. Коммунистлар да, райком да шуны сайлады. Ике аягы да тубыктан өзек шушы кешегә колхозны гына түгел, бәлкем ил тиклем илләрне тотарлык та зиһен бирелгән булгандыр. Әнисе, каршы барып, укытучының ябык кулларын кысты:

– Исәнмесез, Шәкуров абый!

Укытучы аңа хәйләкәр караш ташлады:

– Ай-яй, Фатыйма, син Петербург бюрократына әйләнгәнсең бит. Нишләп мин сиңа «сез» булыйм? Без бит инде кайда нәрсәдән төчкерүебезгә кадәр белүче кешеләр. Исәнме, балакаем! Эһе-һе-һе!

Аның «эһе-һе»сен ишеткәч, берни дә кирәк түгел иде инде… Зиннур белән күрешкәч, Шәкуров аны башыннан аягынача күзеннән үткәрде дә:

– Ныгыганың сизелә, – диде. – Хәзер йомшый башларга вакыт.

Карт укытучының бу сүзләрен Зиннур аңламады:

– Ничек йомшый башларга? – Аның битләре такта алдында математик биремне чишә алмагандагы кебек кызарып чыкты.

– Авылга ешрак кайтып, – диде Шәкуров һәм: – Эһе-һе-һе, – дип өстәде.

Әнисе полиэтилен букчадан алып, Раушания җибәргән күчтәнәчләрнең һәрберсен атый-атый өстәлгә тезде.

– Нинди изге кешеләр! – диде Шәкуров. – Мин аларга да, сезгә дә белем бирүем белән бәхетле… Әйдәгез, түргә узыйк әле.

Укытучы артыннан алар олы якка уздылар. Биредә шул ук яшел үсентеле тартмалар өстенә газеталар, «Аргументы и факты» атналыгы, «Вопросы философии», «Педагогика», «Наука и жизнь», «Казан утлары» журналлары күзгә чалынды.

– Утырышыгыз әле, балалар.

Зиннур белән әнисе утырырга ашыкмадылар. Пакеттан сарык тиресеннән тегелгән камзул алып, Шәкуровка кидереп тә куйдылар.

– Тап-таман, үзе шундый җиңел, – дип, укытучы рәхмәтләр укыды.

– Җылы тәнеңдә тузсын, – диде әнисе.

– Моны туздырып ук булмас булуын, шулай да тырышырга туры килер, – диде ул елмаеп. Күчтәнәчкә алып кайткан пакет-пакет җиләк-җимешләрне дә өстәлгә тезделәр. Шәкуров аларны кыстап өстәл янына утыртты да:

– Фатыйма, син урыныңнан тор әле, ялгыш әйттем, – диде. – Теге якка чыгып, термостан өчебезгә дә үлән чәе сал әле. Минем сыем шул булыр сезгә.

Әнисе аның кушканын үтәп, өч чынаяк күтәреп керде, өйгә тәмле үлән чәе исе таралды.

– Кичтән егерме төрле үләннән ясаган идем, авыз итеп карагыз.

Бу чәйнең тәмен бернинди сок тәме белән дә чагыштырырлык түгел иде. Мактау сүзен беренче Зиннур әйтте:

– Күпме җирләрдә булып, мондый тәмле эчемлекне очратканым булмады.

– Синең чәйләрне күп мәртәбәләр эчкән булды, ләкин мондыен хәтерләмим, – диде әнисе.

– Кеше картайган саен чәй аның иң төп ризыгына әйләнә шул, – дип көлде Шәкуров. – Күрәсең, мин дә чәй рецептларымны камилләштерә барамдыр.

– Ә бу яшел үсентеләрне кулланып бетерә аласыңмы? – дип сорады әнисе.

Укытучы кул гына селтәп куйды.

– Миңа күпме генә кирәк? Арслан авыл кешеләренә өләшкәләп тора. Чирләгәндә шуны ашагач, терелеп китәләр.

– Күз тимәсен, әле үзеңнең сәламәтлегең дә ару күренә.

– Туксан җидегә җиткәндә, билгеле инде ул. Тик мин бу дөньядан китә алмыйм әле. Сез беләсез, әтием Мирзаһит Украинада Винница өлкәсендә Зазов авылы янында танкта янып үлде.

– Малаегыз белән анда барып кайтканыгызны мин хәтерлим әле, – диде Фатыйма.

– Әйе, туганнар каберлегендә күмелгән. Безне бик зурлап каршы алып, иң якын туганнар кебек очрашуларда йөрткәннәр иде. Үземнең аяклар тубыктан өзелеп, Берлин янында ук калды. Мәзәк яшәү… Табигать математик төгәллек белән корылган югыйсә. Тулы гармония. Ә менә кешеләр тормышында мәңге башка китерә алмаслык хәлләр килеп чыга. Гитлер җирдә югары токым ариецлар гына яшәргә тиеш, дип, миллионнарның гомерен өзде. Инде бу хәшәрәтлеккә чик куелган кебек иде. Әмма чиста токым без генә, без генә яшәргә хаклы, дип тилерүчеләр арта бара… Украинадагы бүгенге хәлләр – шуларның эше. Гасырлар буе бертуган булып яшәгән халыкларны бер-берсен юк итәргә өстерү бара. Минем анда әтием кабере генә түгел, фронтташ дусларым яши. Россия белән Украина дуслашмый торып, минем бу дөньядан китәргә хакым юк!

Шушы сүзләреннән соң Нәҗип Шәкуров бик озак башын иеп, онытылып утырды. Зиннур белән әнисе аны ничек тын да алмыйча тыңласалар, аның бу халәтен дә бергә сабыр гына кичерделәр. Аннары рәхмәт әйтеп, җомга көнне мәҗлескә чакырып аерылыштылар.

Раушаниянең өстәле гадәттәгечә сый-нигъмәттән сыгылып тора иде. Ул аларга:

– Әгәр авыз итмәсәгез, «Былбылым» үпкәләячәк, – дип угыз китерде.

– Нинди былбыл ул тагын? – дип сорады Фатыйма.

– Сыерыбызның исеме. Икенчесенеке – «Җанашым». Өченчесе – «Алмакай».

– Катык кайсыныкы?

– Катык «Алмакай»ныкы. Иң тәмле сөтлесе ул.

Угыздан авыз итеп, башка тәм-томнарны каба-каба чәй эчкәч, Раушания Фатыйманы мунчага илтеп кайтты. Шулчак телефон шалтырады. Арслан телефонга килеп ашыгыч кына сөйләшкәч, трубканы куйды.

– Карамалыда бухгалтер Гөлнурның сыерын бозаулата алмыйлар. Елый да елый, юньләп аңлый да алмадым. Мин барып кына кайтыйм инде.

– Барып кына димә ичмасам, – диде Раушания тавышын күтәреп. – Әле юллары ничектер, унбиш чакрым бит.

Арслан киенә башлады.

– Өнәмим шул Гөлнурны, – диде Раушания. – Халыкның хезмәт хакын кисүдән бүтән эше юк. Әллә иртән генә барасыңмы? Үзе безне бик интектерә әле…

– Мин Гөлнур өчен бармыйм. Мал кызганыч бит.

– Мин дә синең белән барам. Иптәш тә булырмын, – дип, Зиннур да киенеп куйды. Машинаны гараждан алып чыгып, төн кочагына юл алдылар. Фатыйма мунчадан кып-кызыл булып чыкты, «бөтен тәннәрем эреде, яшәрдем, оҗмахта булган кебек булдым», дип рәхмәтләр укыды.

– Әйдә, утыр әле, Фатыйма апа, үзебезнең болыннарда, әрәмәләрдә үскән дару үләннәреннән ясалган чәй белән сыйлыйм үзеңне!

Фатыйма шулкадәр яратты аның чәен, эчә торды, тирли торды, Раушания һаман ясый торды, үзе җырлагандай туктаусыз сөйләде дә сөйләде:

– И, Фатыйма апа, җаным, мине бит син генә кеше иттең! Бәхетемә ярый сыйныф җитәкчебез син идең. Мин бит бик юбалгы идем. Минем умырткам юк иде, әле монда, әле тегендә, кулга ни эләксә, шуны эшләп йөрдем. Мин бит минут та тик тормадым. Син ничә мәртәбәләр безнең өйгә килдең, әйбәтләп тә, ачуланып та эзгә керттең. Шәкуров абый гел «ике»ле куя, шуны төзәттермичә туктамый иде. «Бөтен җиргә чәчеләсең, үзеңә берниең дә калмый», дип моның нәрсәгә китергәнен мисаллар белән аңлата иде ул миңа.

Шулай чөкердәшеп утыра торгач, Фатыйма:

– Бәй, тегеләр кайда соң әле? – дип, сораулы карашын Раушаниягә төбәде.

– Арсланны эшкә чакырдылар. Зиннур да аңа иярде.

Фатыйма стенадагы сәгатькә күз төшереп алды.

– Бу вакытта нинди эш инде. Бик соң бит.

– И, Фатыйма апа, аның эшенең күплеген белсәң! – Раушания инҗир җимешен аның алдынарак этте. – Капкалап утыр әле шуны, зиһенне яхшырта, диләр. Ул бит берүзе. Өч ветврач штаты каралган югыйсә. Диплом алганнары да бу пычрак эшкә килми. Өч йөз алтмыш биш көн туктап торганы юк. Әле сез килүгә көчкә ял алды. Дүрт-биш авыл халкының да малларын карый. Мал-туарны үлеп ярата үзе. Һәрберсе белән сөйләшә. Маллар аның телен аңлый. Кияләгән мал ул килүгә чиреннән айный башлый. Халыктан бер тиен дә акча алганы юк. Үзем дә әйтеп кенә торам. Болай да бик авыр яши халык. Яшьләр шәһәргә китә, безнең чордагыларның көчләре кими бара. Көчең бетсә, чирлисең икән – авылда яшәү газап ул.

– Беләм инде, беләм, – диде Фатыйма, аның сүзләренә куәт биреп.

– Арсланның эше барып карадым да бетте түгел. Кайчакта бер мал өчен атналар буе бара. Системасын да куя, ваграк операциясен дә ясый, ашказаннарына магнит та төшерә. Аны район ветстанциясендә дә профессор Абдуллин дип кенә йөртәләр. Эштән соң мин биргән сөт-катык, эремчек ише нәрсәләрне, Шәкуров абыйның яшел уҗымнарын карт-корыларга өләшә. Шулчакта син аны күрсәң! Cабый бала кебек куана! Мин үзем дә аннан ким куанмыйм. Өлкәннәр бит инде беркемгә дә кирәкми. Әгәр алар арасында йөреп тормасаң, аралары бөтенләй өзелергә мөмкин…

– Безнең Зиннур да – өйдә сирәк кунак, – дип, сүзгә кушылды Фатыйма. – Туктаусыз матчтан матчка, бер шәһәрдән икенче шәһәргә, бер илдән икенче илгә. Мәңге бетмәс күнегүләр…

– Мин аптырадым аның кайтуына. Ничек вакыт тапты соң әле ул?

Фатыйма теге аварияне, ул чордагы хафалы айларны, тагын бер мәртәбә хәтерендә яңартып, Раушаниягә түкми-чәчми сөйләп бирде. Сәгать тек-тек вакытны санады, Арслан белән Зиннур кайтмады, аларның әңгәмәсе куерып, балачаклардан, яшьлектән урый-урый, бүгенгегә күчте, дөньяларның кая таба баруы, милләтнең, авылның, үзләренең язмышлары, балаларның, оныкларның киләчәге – барысы-барысы көйле бер дулкын булып гади авыл өенә җәелде…

5

Нәкъ шушы вакытта тагын бер кеше уттай мунчадан да кайнаррак уйларын ничек сүндерергә белмичә, эссе ләүкәдә шабыр тиргә батып утыра иде. Бу кеше Сәүбән иде. Ул үзенең коточкыч булып корышкан уң аягын аяк йөзеннән бот төбенә ике куллап сыпыра, авыз эченнән бисмилласын, ләхәүләсен, аятел көрсиләрен укый. Күзләреннән тир катыш кайнар яшьләре ага. Бүген сыйныфташлары Арслан, Зиннур, укытучылары Фатыйма апасының ишегалдына килеп керүе аның тез астына кылыч белән китереп чапкан кебек итте. Сулышы кысылды, ишегалды әйләнеп китте, ул чак кына егылмады…

Кичен, кеше-караның йөрүе басылгач, ул алдан ук кайнарлап куйган мунчасына ашыга. Малае спортчылар гына куллана торган бик кыйммәтле дару алып кайтты. Бөтен өмете шушы даруда. Аның белән сылана башлаган көннән бирле ул үзен бик зур яшерен эшкә тотынган итеп тойды. Урамга чыгудан, кешеләр белән аралашудан туктады. Әгәр моны берәрсе күрсә, бер генә кеше сизсә дә, дәвасының шифасын урларлар, аягы һаман кибүен дәвам итәр, дип уйлады. Ни генә булмасын, ул бу хакта бер генә җан иясенең дә белмәвен теләде. Көтелмәгән кунакларның килеп керүе аны шушы эшендә җилкәсеннән эләктереп алып: «Әһә, эләктеңме, дускай?!» дигәндәй тәэсир итте. Алар ашка әйтеп чыгып киткәч, көч-хәл белән кереп караватына ауды. Башын утлы энәләр булып, мең төрле уй тырнады… Авылда кешеләрнең үзеннән читләшүен ул күптән сизеп йөри. Беркемгә дә начарлык кылганы да юк кебек. Бүген генә Арсланга биргән вәгъдәсендә тора алмады. Кичә ул Зиннурларның кайтасын әйтеп, асфальтка кадәр юлны ачтыра алмассыңмы, дип килгән иде. «Ярар, – диде Сәүбән, – малайга әйтермен, тракторын кабызып, иртүк эттереп кайтыр», – диде. Сәүбән малаена әйтергә онытты шуны. Арслан шалтыраткач, трактор кабынмаган, диде. Әллә соң ул аны онытмады, юлны ачарга малаена юри әйтмәдеме? Шуңа үпкә белдерергә керүләредер, дип тә курыккан иде Сәүбән. Алай булып чыкмавы ярады яравын. Менә шушы хәл аның яшерен уйларын уятып җибәрде. Ул аларны диванга кереп аугач та сүтә башлаган иде, һаман да сүтеп бетерә алганы юк. Аларның өчесе арасыннан иң элек Зиннур үрләде. Танылган боксёр булып җитеште. Хәзер Россиянең атказанган тренеры. Аңа кагылып булмый, аңа берничек тә теш үтә торган түгел. Хәтта аңардан көнләшеп тә булмый. Сокланып кына буладыр, тик Сәүбән, авылда күпләр соклануга карамастан, соклана да алмады. Бик теләде сокланырга, барып чыкмады. Үзеңне мәҗбүриләп эшли торган нәрсә түгел инде ул. Арслан белән мөнәсәбәтләр катлаулырак. Мәктәптә укыганда, ул парта өстеннән дә, койма башыннан да чапты, укуы уртача булды. Сәүбәнне искиткеч яхшы хәтере коткарды. Кош балалары әниләре алып кайткан җимне ничек йотса, ул да укытучылар авызыннан төшкән һәр сүзне өтере-ние белән йотып барды. Чишелгән мәсьәлә, сорауларга җаваплар, җөмлә тикшерү кебек өй эшләрен күчертергә сораучыларга Сәүбән дәфтәрен бирмәде. Ә нигә үзләре әзерләп килмиләр? Надан калачакларын уйламыйлар. Димәк, Сәүбән хаклы, аларга күчерттермичә ул гадел эш кыла. Үзе эшләмичә килгәндә, күчертергә дәфтәрләрен сорый – сыртлары белән генә борылалар. Зиннур беркайчан да күчертергә бирмәде. Арслан өй эшен эшләмичә килсә дә, «күчертегез әле» дип теләнмәде, укытучыга эшләргә өлгермәдем, дип дөресен әйтте. Сәүбәнне, яратмыйча, «карун» диделәр. Ул кушамат хаксыз тагылды, шуңа күрә аны әйтүчеләрне күралмады Сәүбән. Зиннур белән Арслан авызыннан да әйтелде ул. Шуңа күрә Коръән ашына барып, алар белән утырырга бик атлыгып тормый. Нигә икейөзлеләнергә? Турысын гына әйтер иде, беркем дә аңламаячак, авыл рәхәтләнеп аны чәйнәячәк. Гаделлекне Сәүбән үзе белгәч җитмәгәнмени? Арсланнан аермалы буларак, ул авылда нинди генә эштә эшләсә дә, кара тир түгәргә кирәклеген яхшы аңлады. Аттестат алгач та, Чаллыга китеп, Яңа шәһәр культура йортына шофёр булып урнашты. Акрынлап Алабуга мәдәният училищесын читтән торып укып бетерде. Тагын ике диплом алды. Бер бүлмәле фатир да бирделәр. Ул өйләнүгә, дөньялар болгана башлады. Ижаудагы җизнәсе шәһәр транспорты идарәсендә ниндидер начальник иде. Әтисе белән әнисе бер-бер артлы үлеп киткәч, Сәүбән гаиләсе белән авылга кайтты. Әзер өй, әзер ихата. Авылда башта шофёр, аннары бригадир иттеләр. Эшмәкәрлек дигән нәрсә чыккач, җизнәсе «Баллы» чишмәсенең суын тикшертеп, бик чиста, файдалы матдәләргә бай су икәнен ачыклаган. Тып-тын гына чишмәне әйләндерергә кушты. Сәүбән әйләндерде, басмаларын да йөрерлек итте. Мәктәп балалары тирә-юненә агачлар да утырттылар. Аннары җизнәсе бер иске «КамАЗ» машинасы алып кайтты. Күп йөри торгач, су сатарга лицензия дә булдырдылар. Шулай итеп шешәләп тә, ун, унбиш, егерме литрлы пластик савытлар белән дә суны элгәре Ижауга ташыды Сәүбән. Җизнәсе кибетенә тапшырды. Ару гына акча килә башлады. Аннары бүтән шәһәрләргә дә юл салынды. Ун ел эчендә Сәүбән үзенә өй салды, малаеның өен зурайтты. Арслан белән араның ерагаюына аның Раушаниягә өйләнүе сәбәп булды. Раушания кемгә чыкса да, Сәүбән риза иде. Әмма Арсланның Раушанияне эләктерүен күтәрә алмады. Шул мизгелдән алып, эченә Арсланга карата әйбәт булмаган нәрсә кереп оялады. Һәм ул ачуташ капкандай, эчендә гел сиздереп, борчып торды. Җитмәсә, Раушания белән аны газеталарда мактап торалар, телевизордан күрсәтәләр, чыгышлар ясаттыралар. Чишмә суы сату көйләнеп, Сәүбән авылның иң бай кешесенә әверелде. Әмма да абруе артмады, Арслан телдән төшмәде. Сәүбәнгә ул аңа тиешле абруйны аладыр кебек тоелды. Тыштан әйтелмәгән яшерен каршылыкны кичерү, күтәреп йөрү гаять тә авыр иде. Бу ничектер хәл ителергә тиеш, әгәр болай чиксез дәвам итсә, бер дә юньлелек белән бетмәячәк иде.

Ел ярым элек Сәүбәннең уң аягы үтереп сызлый башлады. Бармаган врачы, күренмәгән профессоры калмады, аптырап иңбашларын сикертүдән узмадылар. Аяк тоташ сызлады һәм күзгә күренеп юкарды, кипте. Сихердер дип, атаклы сихерчеләргә, экстрасенсларга йөрделәр. Аягын ванналарда, чемердәткеч электр приборларында тоттылар, каен, әрекмән яфракларына төрделәр, кызыл, зәңгәр балчыклар сыладылар, серкә очыргандагы арыш башаклары, сарут тамыры төнәтмәләренә утыртулар, кайнар мунчада сидек белән уулар – берсе дә калмады, тик файдасы гына булмады. Машинага малае утырып, суны ул ташый башлады. Ахырда җизнәсе Удмуртиядәге бер багучыны табып бирде. Ике ай элек Сәүбән беркемгә сиздермичә генә шунда китте. Багучы шакмаклы шадра йөзле, коры елны көйгән үлән төсле сирәк сакаллы бер карт иде. Аякка куллары белән кагылып-кагылып карады да:

– Син Ходай каршында бик зур гөнаһка баткансың, – диде.

Сәүбән аптырап калды, беркемгә дә яманлык кылганы юклыгын әйтте. Багучы үзенең күзенә туп-туры карарга кушты. Багучының күзләре коточкыч зур булып ачылган иде. Шуннан багучы сорау бирде:

– Төшеңдә корыган агач күргәнең бармы?

– Бар, берничә мәртәбә күрдем, – диде Сәүбән.

– Ул агач кайда иде?

– Чишмә буенда.

– Нинди чишмә?

Сәүбән Баллы чишмә, аның суын сату белән шөгыльләнүе турында сөйләп бирде. Шаманның кашлары югары күтәрелде:

– Син җиһанның кагылырга ярамый торган иң изге төшенә кагылгансың. Бу – зур гөнаһ!

Багучы аңа аягын сыларга шешәләргә салынган әллә ничә төрле майлар, әллә ничә төрле үләннәр биреп, аларны ничек файдаланырга икәнен яздырды. «Авыртуыңны бераз басар, аягың тулаем элекке хәленә кайтыр дип әйтә алмыйм, гөнаһың артык зур», – диде. Багучы телефонын биреп, хәлен хәбәр итеп торырга кушты. Чыннан да аягының сызлавы кимеде.. Тик ул сөяккә юка полиэтилен тарткан төсле кибә бирде. Аяк салкын, җансыз иде. Инде багучы биргән майлар бетте. Малае алып кайтканы да әллә ни түгел. Инде дөнья кайгысы да калмады шикелле, ә күңел нәрсәгәдер үрсәләнә, Арсланнарны, Зиннурларны узып яшисе, аларның борыннарына чиертәсе килә…


Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=30572
  2. http://kazanutlary.ru/?p=30909
  3. http://kazanutlary.ru/?p=31429

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *