Шигърият, Язучы блогы

25.08.2017 №8 (август), 2017

Әллә нинди дөнья бу…


donya

Әллә ничек кенә үтә гомер,
Шатлыкларга сирәк куану.
Кайгы-борчу басты адәмнәрне…
Әллә нинди генә дөнья бу.

Хәсрәт арты хәсрәт килә тора,
Күңелләрдә авыр сызлану.
Җиңеләйтер әмәлләр соң кая?..
…Әллә нинди генә дөнья бу.

Фаҗиганең иң хәтәре, юкса,
Адәм хәтле адәм югалу.
Кадере беттеме соң кешеләрнең?
Әллә нинди генә дөнья бу.

Киләчәкне оҗмах төсле күреп,
Матур уйлар белән юану –
Татлы хыял гына булып бара.
Әллә нинди генә дөнья бу.

Кемдер бүген очын-очка ялгый,
Хәлен җиңеләйтмәс кызгану.
Барыбыз да китек күңелләр без…
Әллә нинди генә дөнья бу.

Без үскәндә дөнья үзгә булган,
Татлы төштәй – яшьлектә яну.
Балачак та, яшьлек тә юк сыман…
Әллә нинди генә дөнья бу.

Әллә ничек кенә үтә гомер,
Бер урында тора тулганып.
Ни күрербез – тик бер Ходай белә…
Әллә нинди генә дөнья бу.


Лилия САДРИЕВА – шагыйрә; «Өр-яңа яз», «Күңелләр чәчәк тели» исемле китаплар авторы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Мөслимдә яши.


Комментарий

    Мин:

    Кызганыч кеше сез.

    Рифат Җамал:

    Кыен була кайчак –
    Үпкәлиләр “дуслар”:
    “Сиңа гына бәхет
    Нигә килә учлап?!
    Синең өчен генә
    Чыга бугай Кояш,
    Синең өчен генә
    Сөю – мәңге юлдаш!
    Синең күгең генә
    Нигә hәрчак аяз?
    Синең өчен генә
    Килә микән бу яз?”
    hәркөн Кояш чыгар,
    Язлар килер сезгә,
    hәрчак булса алар
    Күңел түрегездә.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.