Тукай һәм татар әдәбияты

07.08.2017

Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар


Без имени

Сафиуллина Флёра Садри кызы (1938-2011) – ярты гасыр аннан белем алган  укучылары күңелендә тирән белем иясе булып сакланган педагогтыр. fleraТелче галимә булуына карамастан, әдәбиятны чиксез сөйгән, аның белән тирәннән таныш, яңа китапларны укып барган һәм һәрберсенә карата үз бәяләмәсен булдырган, бик күп әсәрләрне һәм авторларны тел белемендә фәнни әйләнешкә керткән бер зат иде ул хөрмәтле Флёра апабыз. Теге яки бу язучы белән очрашса, сүзе һәрчак иҗат турында барыр. Яңа хезмәтләрдән тапкан һәр матур җөмләгә, һәр яңа образга, көтелмәгән әйтемнәргә балаларча куаныр, хәтереңдә калырлык итеп, шулар турында сөйләр иде ул. Казан дәүләт университетында укытканда, әдәбиятчы һәм телче галимнәр арасында шулкадәр тыгыз бәйләнеш, эчке дуслык һәм гыйльми хезмәттәшлек иде ки, аларның йә тегеләрен, йә боларын үз фәннәре һәм өлкәләре белән генә бәйләп тә булмый иде.
Флёра апаның дәресләрдә китергән мисалларыннан бигрәк тә Мөхәммәт ага Мәһдиевнең иҗатына мөкиббәнлек тоела иде. Ул Ә.Еники, А.Гыйләҗев һәм башка күренекле әдипләр прозасын бик яхшы белә иде. Фәнни мәкаләләреннән галимәнең егерменче гасыр башы прозасын укыганы, шуннан, әлбәттә, барыннан да бигрәк Ф.Әмирхан белән Тукайны ныклап өйрәнгәне күренә иде.
Филология фәннәре докторы (2000), профессор Ф.С.Сафиуллинаның татар теленең төрле өлкәләренә караган 500дән артык хезмәте калды. Ул бигрәк тә җитмешенче елларда татар шигъриятендә тасвир тудыру чараларын өйрәнү эше белән ныклап шөгыльләнә һәм шул уңайдан Тукай мирасына да еш мөрәҗәгать итә. Әнә шул чакта ул аның талантына, тел осталыгына таң кала һәм шуннан бирле Тукайга аеруча еш таяна башлый. Моңа галимәнең һәм стилистикага, һәм морфологиягә, һәм лексикага караган язмаларыннан бихисап мисаллар китерергә мөмкин. Әйтик, галимә «Тел дигән дәрья бар» китабына (1979) кергән «Сүзләрне төркемлиләр» язмасында хис-тойгы белдерүче сүзләргә мисалларның өчесен Тукайдан ала, «Башы – бер, мәгънәсе – мең»дә мәгънә күчешләренә аннан ике мисал китерә, башка авторларның да Тукайга мөнәсәбәтле юлларын цитата итә.
Китапка кергән соңгы мәкаләдә Флёра апа Тукай шигъриятенә бәйле түбәндәге юлларны нәтиҗә рәвешендәрәк яза: «Г.Тукайдагы милли агачлар, эш агачы, гомерем таңы һ.б. тезмәләр /…/ тел осталарының әдәби телгә керткән яңалыгы, аларга кадәр беркем дә игътибар итмәгән бизәкләр, төсмерләр булып тора». Галимә башка хезмәтләрендә дә Тукайдан өзекләр китерү белән генә канәгатьләнми, аның теге яки бу сүзләрне куллануына мөнәсәбәттә, төрле гомумиләштерүләр ясап бара. Мәсәлән, омонимнар Тукай әсәрләрендә аеруча күп, анда көтелмәгән мәгънә төсмерләре чагыла («Аттым карга, төште карга»); антонимнарны контрастлар чарасы буларак куллануның матур үрнәкләрен Тукай әсәрләреннән дә табарга була («Тәмле дә, тәмсез дә тел»), дип белдерә.
Җитмешенче елларда заман сүзлекләре төзү, шул исәптән Тукай мирасын да сүзлекләр аша яктырту кирәклеге мәсьәләсе күтәрелгәч, Флёра Сафиуллина, беренчеләрдән булып, бу эшкә дә алына. Галимә үзе яисә шәкертләре белән берлектә төзегән антонимнар, фразеологик әйтелмәләр һәм башка тематик сүзлекләрдә Тукай әсәрләреннән дә мисаллар китерелгән.
Флёра Сафиуллина җитмешенче еллар башында Тукай теленең сүзлеген төзү проблемасын күтәреп чыга, соңрак ул КФУда үзе җитәкләгән кафедра хезмәткәрләре белән Тукай әсәрләрендәге лексик катламнарның ешлык сүзлекләрен төзү эшенә керешә. Бу татар тел белемендә әлеге тип белешмәлек төзүнең беренче тәҗрибәсе була. Галимә Л.М.Ризванова белән берлектә язган мәкаләсендә хезмәтне шактый тәфсилле яктырта. Фәнни эзләнүләрнең төп материалы сыйфатында галимнәр тарафыннан Тукайның башлангыч һәм соңгы чор иҗатлары алынган, 13675 сүздән торган 116 шигырь компьютерга кертелгән икән.


Мәкаләнең дәвамын «КУ» журналының 8нче (август, 2017) санында укыгыз.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *