Роман

04.08.2017 №7 (июль), 2017

Һиҗрәт (9 өзек)


volk

Һиҗрәт кәрваны

Ул арада олаулар Умба ягына таба, кыйбла якка карап тезелделәр, һиҗрәт кәрванының бер башы Ырыслы күл буенда, икенче башы Ям кугы дип аталган нарат урманына кадәр сузылган иде. Һавада Тайяр Тәһсиненең «Кузгалдык, җәмәгать! Аллага тапшырдык!» дигән сүзләре яңгырады, һиҗрәт кәрваны кузгалып китте… Авыл башында бу кәрванга Кумыслы һәм Аубатканнан килгән олаулар да кушылды, олы юлга таба башка авыллардан да атлы чаналар чыгып килә иде. Яланкүл халкы авыл башына хәтле мөһаҗирләрне елый-елый озата барды, хуҗаларыннан аерылган этләр дә олаулар артыннан һау-һаулап бераз чабып бардылар да, арып һәм аптырап, туктап калдылар. Гомер буе Тара белән Умба арасында ямщик булып йөргән Айтүкә бай олаучылары һиҗрәт кәрванын җай гына кыйбла тарафка таба алып киттеләр, инде Яланкүл авылы да ак томаннар артында күздән югалды…

Мөһаҗирләр шул чагында гына нәрсә югалтуларын аңладылар, юк, бу туган авылны гына күздән югалту түгел иде, бу – кендек каны тамган җирләрне, эчкән сулары белән канга сеңгән милли хәтерне, кемлегеңне дә югалтуның башы иде… Иман хакына, үз теләгең белән, үз-үзеңнән, үткәннәреңнән, яратканнарыңнан баш тарту иде… Бу югалтулар ачысына бары тик ныклы иман калканы белән генә каршы торырга, үзеңә дә юкка чыкмаска мөмкин иде…

«Хушыгыз, инде бөтенләйгә хуш-бәхил булыгыз, Туба, Мәртен, Чумарт атауларында киерелеп печән чапкан болыннар, инде сез татар мөһаҗирләренең төшләрендә генә шау чәчәктә утырырсыз… Хушыгыз, Ям кугы, Куртайлы, Койгалы урманнарында аю атып, бүре сугып, җиләк җыеп, эрбет коеп узган заманнар, хәзер монда без булмабыз инде… Хушыгыз, Яланкүлне чорнап алган зәңгәр күлләр – Рәҗәп һәм Каук күлләре, Мәүлет һәм Каргакүл, һәр елны аккошлар кайта торган Ырыскүл, йөрәк тамырларыбызда шушы күлләр суының шифа-дәрманын алып китәбез… Без гомер буе, соңгы сулышыбызны алганчы, туган якның исен-төсен, кышкы саф салкыннарын, язгы дәртле тамчыларын, җәйге җылы туфракларын, көзге сары яфракларын күңелебездә сакларбыз, шушы сагыну-җирсү хисен балаларыбызга, нәселебезгә дә тапшырып калдырырбыз… Хуш, туган җир, бәхил бул, безгә рәнҗеп калма…»

Соңыннан бу аерылу сагышы моң булып татар мөһаҗирләренең җыр-бәетләренә күчәр, Төркиянең чүл-далаларында яңгырар:

Карлыгачлар очмас карурмандин,
Кара кошлар очып барайды.
Башмагым төшмәс ят җирләргә
Башкынаем китеп барайды.
Карлыгачлар үтмәс кара таудин
Мөһаҗирләр үтеп барайды…

Кара урман башын, әй, кар алган,
Яшь йөрәгем башын сар алган.
Яшь башым белән яшь йөрәгем
Кайгы-хәсрәт өчен яралган.

Иртән лә торып тышка чыксам,
Ай туган ла җиргә, көн туган.
Күрербез Ходайның язганын,
Туып-үскән җирдән лә кем туйган…

Шулчак, барысын да сискәндереп, йөрәкләрне ярып, кышкы көнне урталай телеп, бер сәер аваз яңгырады. Ул кеше елавын да, бүре улавын да хәтерләтә иде, бу тавыштан тәннәр чымырдый, каннар өши, тыннар буыла иде… Бу дәһшәтле һәм шул ук вакытта гаять кызганыч, әрнүле тавыштан атлар барган җирләреннән шып итеп туктап калды, Тара йөкчеләре эшне аңлап алып, ау мылтыкларына ябыштылар – аларны арттан бүре куа килә иде. Әйе, озын тимер чылбырына уралып, гарип арт аягын карлы юлдан сөйрәп, гәүдәсен әле алга атып бәреп, әле йомгак кебек тәгәрәп китеп, һиҗрәт олавы артыннан Пүрехан чаба иде… Качкан, тимер чылбырын өзеп, агач казыгын чәйнәп чыгып качкан Пүрехан Яланкүлдән, ул менә хәзер балачактан бергә үскән Хөснибикә артыннан йөгерә, күккә карап улый-улый, җиргә ятып елый-елый, яшел күзле адәм баласы артыннан йөгерә ул…

– Тимәгез, атмагыз, бу бит Пүрехан! – дип кычкырып җибәрде Мөхәммәтҗан карт. – Безнең арттан килә ул, чылбырын өзеп качкан, бәгырь…

 Ул арада Пүрехан йөгереп килгән уңайга Хөснибикә утырган чанага сикерде, бәс каплаган борынын аның киез итегенә төртеп, әллә табу сөенеченнән, әллә тагы югалту кайгысыннан, өзгәләнеп-үксеп шыңшый башлады. Хөснибикә дә таянып торган җиреннән сикереп торды, Пүреханның башыннан кочып алды, алар үзләре генә белгән-аңлаган телдә нидер сөйләшәләр иде. Пүреханның да, Хөснибикәнең дә яшел күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәп төште, телсез кыз белән телсез җанварның сагыш-хәсрәтләре диңгез булып түгелде…

– Ярар, кызым, җибәр Пүреханны, кайтсын өйгә, – дип, Мөхәммәтҗан карт Пүреханны чанадан төшерергә тырышты, әмма ул куган саен яңадан сикереп менде.

Хөснибикә дә, атасын тыңлап, кул хәрәкәтләре белән, аһылдый-аһылдый, Пүреханга китәргә кушты, әмма бүре-эт аны да тыңламады, башын иеп, гарип аягын сөйрәп, чана артыннан баруын дәвам итте, артыннан, шалтырап, тимер чылбыры ияреп килә иде… Һәм Пүрехан егылып үлгәнче Хөснибикә утырган чана артыннан барачак иде… Ирләр белән киңәшкәннән соң, Пүреханны да Умбага кадәр үзләре белән алырга булдылар, аннан олау белән кире әйләнеп кайтыр, диделәр. Һәм юл буе шулай булды – Пүрехан әле олаулар янәшәсеннән юыртты, әле кызганып, Мөхәммәтҗан карт аны чанасына алды, ә туктаган авылларда Пүреханны тагы чылбырга бәйләп куйдылар, ни әйтсәң дә, бүре затыннан бит, дип уйладылар.

Юл шулай алдан сөйләшенгәнчә дәвам итте – төнгә татар-казакъ авылларында кунарга тукталдылар, көндезләрен исә такыр кышкы юлдан шәп кенә җилдерделәр. Намаз вакытлары җиткәндә, Мөхәммәтҗан карт, чанасына басып, кычкырып азан әйтте, шарты булганда, бергәләп, җәмәгать намазы итеп, туктап тормаганда, аерым-аерым укыдылар. Шулай итеп, бер атна дигәндә Умбага килеп җиттеләр, алдан сөйләшенгәнчә, туп-туры Мәтин байларга киттеләр. Айтүкә байларның уллары да шушы тирәләрдә генә тора икән, халыкның бер өлешен алар да үзләренә алды. Умбада туганнары, якын таныш-белешләре булганнар аларга китте, мәчеткә барып сыенучылар да булды. Әйберләрне бушатып, олаулар кире Тарага һәм Яланкүлгә, башка авылларга кайтып китте, бары тик Мөхәммәтҗан карт кына, мөһаҗирләр поезды килгәнче, Умбада калды.

Татар мөһаҗирләре башта Умба-Омскины күргәч, куркыбрак та калды, чөнки аларның күпчелеге беркайчан да туган авылларыннан читкә чыкмаган, дөнья күрмәгән, шуңа күрә бу таш кала бераз өркетә иде. Юанбаш Мөхәммәдиләр поезд мәшәкатьләре артыннан йөргән арада, мөһаҗирләр әкрен-әкрен генә шәһәргә чыгып, кирәк-яракларын алгалый башладылар. Йөреп кайткан бере исе-акылы китеп сөйләде – ул урамнарының озынлыгы, ул базарларында кешенең һәм әйбернең күплеге, ул күз явын алырлык матур таш йортлар, чат саен алтын тәреләрен ялтыратып утыручы чиркәүләр, алардан калышырга теләмичә, бер-бер артлы күтәрелеп чыккан мәчетләр дисеңме… Яланкүл ирләренең кайберләре Тарада булганы бар иде, аларның артык исе китмәде, әмма Тара – агач шәһәр, ә монда – тоташ таш, дип тел шартлаттылар. Мөхәммәтҗан карт та кызы һәм кияве белән Умба урамнарын әйләнеп кайтырга булды, бер уңайдан, таш мәчетне дә карап чыгармын, дип уйлады. Туктаган урында, Мәтин байларда Пүреханны бәйләп калдырырга уйласалар да, ул баш бирмәде, ырылдап, сыртын кабартты, күзләреннән ут чәчте. Аны да шул чылбырыннан тотып, үзләре белән шәһәргә алып чыгарга мәҗбүр булдылар.

Умба, чыннан да, зур таш кала булып чыкты. Мөхәммәтҗан карт үзе урыс хәрефләрен әллә ни белми, кияве Салих Тарада бераз өйрәнгән булып чыкты, бергәләп, урамнардагы язуларны укып бардылар. Монда Себер губернаторы сарае да, ул яши торган курчак өе кебек йорт та бар икән, ул театрлар, китапханәләр, чиркәүләрне инде әйтеп тә торасы юк – әллә каян кукраеп утыралар. Тимер юл вокзалын да барып карадылар – анда халык кырмыска кебек кайнап тора иде, ә поездлар ике яктан да ажгырып килеп чыгалар да, дөбердәп, борын төбеңдә туктыйлар. Бу хәлләрне күреп, Хөснибикә курка калды, чытырдатып иренең кулына ябышты. Пүрехан булып Пүрехан да, төтенгә батып утырган тимер аждаһаларны күреп, койрыгын кысты, Мөхәммәтҗан картның аякларына елышты. Ә халык Пүреханның үзеннән курыкты, чылбырга бәйләнгән әллә эт, әллә бүрене күреп, урысы-татары, үзбәге-казагы читкәрәк ашыкты, кырын-кырын карап, яннарыннан үтеп китте…

Мөхәммәтҗан картның бу таш урамнан эзләгәне – мәчет иде, һәм ул аны тапты. Яшел манаралы, алтын гөмбәзле, шактый зур гына бер таш мәчет булып чыкты ул. Әле янында килгән-киткән өчен кәрвансарай кебек озын агач йорты да бар икән, мөһаҗирләрдән дә берничә кеше шунда барып урнашкан икән. Пүрехан белән мәчеткә кереп булмаганга, Хөснибикәне аның белән урамда калдырып, Мөхәммәтҗан карт белән кияве кереп намаз укып чыктылар, анда җыелган казакълар белән бераз сөйләшеп утырдылар. Аларның һиҗрәткә кузгалган себер татарлары икәнлекләрен белгәч, казакълар кунакка кыстый башлады, юл сәдакасы дип, хәер бирде, Аллаһ мөсафирларының догаларын алып калырга тырышты. Дала казакълары дин тотуда алай каты булмасалар да, Аллаһтан куркалар, җае чыккан саен, Аллаһ ризалыгы өчен яхшылык эшләп калырга тырышалар иде. Алар Мөхәммәтҗан картка ияреп, мөһаҗирләр туктаган Мәтин байларга, Айтикиннарга да бардылар, көн саен куен-сарыгын чалып, мөһаҗирләрне туендырдылар. Хәер, Умбада яшәүче татарлар да, Тара ягыннан Истанбулга һиҗрәт сәфәренә чыккан милләттәшләре турында ишетеп, алар янына агыла башлады, һәркем мөһаҗирләргә ярдәм итеп, савап эшләп калырга тырышты.

Ун көнләп Умбада паровоз көтеп ятканнан соң, ниһаять, Барнаулдан мөһаҗирләр өчен махсус эшелон килде. Ул унике вагоннан булып, шуның унбере – юлаучылар өчен, уникенчесе мәчет һәм йөкләр өчен билгеләнгән иде. Вагоннарга исә туган туган белән, авыл авыл белән урнашырга тырышты, аларның да исемлеге алдан төзеп куелган иде. Мөһаҗирләрне озатырга бик күп татарлар килгән иде, әйтерсең лә бөтен Умба кубып чыккан! Һәркемнең кулында китүчеләргә күчтәнәч-бүләк, һәркем иман өчен изге юлга чыккан һиҗрәтчеләрнең догасын алып калырга тырыша… Вагоннар янында хушлашу ыгы-зыгысы, бәхилләшү һәм рәхмәт әйтешүләр башланды, гомерләрендә беренче тапкыр поездга утырган авыл халкына һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Ул арада ябалак-ябалак кар ява башлады, китүчеләрнең күз яшьләре белән буталып, сагышлы йөзләрендә эреп таралды, туган якның соңгы сәламе булып, артларыннан киемнәренә ябышып керде…

Мөхәммәтҗан карт кызы белән киявен вагонга үзе кертеп урнаштырды, алар аның кыз туганнары һәм Сахибзадә энесе, аларның балалары белән бергә иде. Инде Умбадагы тормышына бераз ияләнә төшкән, атасының һәм иренең янында булуына тынычланган Хөснибикә, бу ыгы-зыгыны күреп, тагы хәвефләнә калды. Ишетмәгәч, ул моның сәбәбен аңламады, сөйләшә алмагач, кая барабыз, дип сорау да бирә алмады. Аның күңелендә борчу, күзләрендә курку иде. Әтисе, Пүреханны өстерәп, вагоннан чыга башлагач, ул аның артыннан омтылды, әмма ире аны җибәрмәде, беләкләреннән кысып тотты. Хөснибикә поезд тәрәзәсенә капланды, урамда карт атасын күреп, тагы бер тапкыр аның янына талпынды. Шул чакта поезд каты итеп тартылып куйды, Хөснибикә чайкалып китте, соңгы тапкыр томырылып атасына карады, нидер белдерергә теләп, кулларын күтәрде, күкрәгеннән аһылдаган аваз бәреп чыкты… Эшелон кузгалып китте… Ә кышкы күктән әллә эре кар бөртекләре, әллә яралы аккошның ак каурыйлары коела иде… Әйтерсең лә салкын Себер шулай итеп үзенең ятим балалары белән бәхилләшә иде… Әйтерсең лә Мөхәммәтҗан карт нәселен аккош язмышлары, аккош каргышлары куа килә иде…

Бәнем ялгышларым җиттеме икән –
Ялгыз аккош авыл-лай күгендә?
Аккош каргышлары төштеме икән –
Парсыз калдым гомерем-ләй көзендә…
Кичерсәнә, Раббым, кичерсәнә,
Коткар нәселемне каргыштан.
Сакла нәселемне ул ялгыштан –
Аккошлардин калган язмыштан…

Хөснибикәнең тимер читлектә китеп баруын күргәч, Пүрехан башта улап күккә сикерде, аннан Мөхәммәтҗан картны өстерәп, поезд артыннан чаба башлады. Бу үзәк өзгеч күренеш иде – чылбырга бәйләнгән Пүрехан бәгырьләрне актарып, сулкылдый-сулкылдый улады, ә баласын мәңгегә югалткан Мөхәммәтҗан карт, үксеп-үксеп елый-елый, аның артыннан йөгерде… Аның хәле бетте, аяклары тотмый башлады, куллары оеп чыкты, ул үзен өстерәп диярлек йөгергән Пүреханны тыя алмасын аңлады, чылбырны ычкындырды да җиргә тезләнде, ак кар өстенә егылды… Пүрехан атылган ук кебек котырынып чабып китте, артыннан озын чылбыры сөйрәлде. Пүрехан эшелон артыннан күмелгәнче йөгерде, тимер юл буйлап ул әле тагы озак аксый-аксый чапты, аннан кырт кына урман ягына борылды да, күккә карап, тагы озак итеп улап торды. Куркыныч, шомлы, шул ук вакытта сагышлы-рәнҗүле дә иде бу тавыш… Аның кеше заты, бигрәк тә яшел күзле, тавышсыз кыз бала белән мәңгегә бәхилләшүе иде… Пүрехан Мөхәммәтҗан карт янына кире әйләнеп кайтмады… Бары тик соңыннан Яланкүл авылы тирәсендә төннәрен ялгыз бүре улавын куркып тыңладылар, иртәләрен аның гарип аяк эзләре буенча Пүрехан икәнлеген белделәр, әмма ул кешеләр янына яңадан әйләнеп кайтмады… Ул адәми затларның бу аерылу хыянәтен аңлый да, кабул итә дә алмады…

Мөхәммәтҗан карт, Тулпарына утырып, Яланкүлгә бер атнадан соң, ялгызы кайтып керде. Ул сөйләшмәскә, көлмәскә әйләнде, намазларын укыгач, кулына үзе ясаган скрипкасын ала да тимер өенә кереп бикләнә. Анда елый-елый, Сак-Сок көенә, инде телсез кызы Хөснибикәгә багышлап, бәет әйтә, бәет чыгара иде…

Мәзлүмәм идең, җаным-кызкаем,
Мөсафир кылдың үзеңне, назкаем.
Үгетли алмадык, ятып калмадың,
Олаулар китте тезелеп кыйбладин.

Һуштан ауганчы безләр сыктадык,
Кайгы-сагыштан бергәләп сыкрандык.
Күрешә алмабыз Сак белән Соктай,
Сөйләшә алмабыз су белән уттай.

Бәхетең ачылсын инде, балакай,
Ерак илләрдә калдың, колынкай.
Кошлар җиткерсен бәнем сәламем,
Кулда калтырый каурый каләмем.

Хәтфә бишмәтем туя кимәдем,
Газиз кызымны туя күрмәдем.
Маллар табылыр, башың сау булса,
Кайгың таралыр, бәхетең ачылса…

Ә ул бәхет ачылачак иде, ачылачак! Әмма моның өчен актарылып аккан диңгез суларын кичәргә, кеше менә алмаган биек таулар аша үтәргә, чүлләрдә пешәргә, җилләрдә өшергә, бер сынык икмәккә, бер йотым суга тилмерергә, иң якыннарын мәңгегә югалтырга, кеше почмакларында бәрелеп-сугылып йөрергә – Аллаһ биргән бөтен сынауларны да үтәргә туры киләчәк иде… Хәзергә моны Себердә калган Мөхәммәтҗан карт та, Төркиягә һиҗрәткә киткән Хөснибикә дә белмиләр иде…


Укырга

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.